Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Аб Ав Аг Ад Аз Ай Ак Ал Ам Ан Ар Ас Ат Аф Ах Аш Ая Аһ Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

A - Tатар һәм гарәп әлифбасында беренче хәреф булып, гарәпчәсе "әлиф" дип атала. Әлифнең төп язылышы беренчел формада дүрт төрле укыла: а, ә, ө-о һәм и.

Алиф - первая буква арабского алфавита, имеет четыре варианта чтения в начале слова: а, ә, ө-о, и.


Аб - ф. ис. Су. Әдәбиятыбызда күбрәк башка сүзләр белән бәйләнгән хәлдә очрый: абруй (йөз суы, авторитет), абхәят, абелхәят, әбелхәят - (терек суы), абереван агымсу. Хак ризасы өчен мәңа бир аб вә нам. (Мөхм.)

п. сущ. Вода. А татарской литературе часто встречается в фразеологических сочетаниях типа абруй -авторитет, абхәят, абелхәят, әбелхәят - живая вода, абераван - проточная вода.


Абад I - ис. Әбәд-нең к.

сущ. мн. от әбәд.


Абад II, Абадан ф. с. 1. 1) Һәрнәрсәсе җитеш, мәдәниләшкән, төзек (урын). 2) Утрак (җир), халык яши торган урын. 2. грам. Гыйбарәләрдәүзе кушылган исемаңлаткан предметның урынын һәм күплеген белдерә.

п, прил. 1. 1) Обработанный, цветущий, благоустроенный. 2) Населенный (пункт). 2. грам. В словосочетаниях придает значению основного слова оттенок изобилия и указывает на его местонахождение.


Абаэ әб-нең к. Аһ, кем! Абаэмез һәм лихъялы сыйбъян имеш. (Г.Тук.)

сущ. мн. от әб.


Абдәст ф. ис. 1. Төп мәгънәсе: кул юар өчен су. 2. Юыну, тәһарәт алу.

п. сущ. 1. Осн. зн. вода для мытья рук. 2. Омовение.


Абдәстханә ф. ис. 1) Юыну бүлмәсе, тәһарәт ала торган урын. 2) Бәдрәф.

п. сущ. 1) Помещение, место для омовения. 2) Уборная, отхожее место.


Абелхәят гф. из. ис. Мәңгелек суы, тереклек суы. Ник ләгыйн абелхәят урлаган? (Ш.Баб.)

ар.-п. из. сущ. Живая вода.


Абруй* ф. ис. Абруй, йөз суы, йөз аклыгы, авторитет. Абруй өчен хәзрәт кызы мәслихәт. (З.Биг.)

п. сущ. Честь, достоинство, авторитет.


Абүнә ф. ис. Абүнә, акча түләп язылу (мәс., газетага)

п. сущ. Абонирование, подписка.

 


Өскә
=>Аб<= Ав Аг Ад Аз Ай Ак Ал Ам Ан Ар Ас Ат Аф Ах Аш Ая Аһ Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ