Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әх ис. Бертуган ир кардәш (ага, эне).

сущ. Брат.


Әхадис Хәдис-нең к.

мн. от хәдис.


Әхак с. Хаклырак. Хокукка мөстәхикъ, бәлки, ахаксыз. (Г. Тук.)

пр. ст. от хак —право, правый.


Әхас с. 1) Иң хас, иң үзенчәлекле, хасрак. 2) Берәр нәрсәгә караган, хасланган, аерып алынган.

пр. ст. от хас — 1) Особый, особенный, специальный. 2) Касающийся (чего-либо).


Әхбаб Хәбиб-нең к.

мн. от хәбиб.


Әхбар Хәбәр-нең к.

мн. от хәбәр.


Әхбаре дахилия - эчке хәбәрләр.

Сообщения о положении внутри страны.


Әхбаре хариҗия - чит ил хәбәрләре.

Сообщения из-за границы.


Әхбаре сәхихә — дөрес хәбәрләр.

Правильные новости.


Әхбаре садыйк — чын, дөрес хәбәрләр. Вә һәр яхбаре садыйк, гайре кязиб. (Г. Тук.)

Достоверные сообщения.


Әхбаре җәдидә — яңа хәбәрләр.

Новости, новые сообщения.


Әхвале рухия ст. Психик хәлләр, эчке кичерешләр, рухи торышлар.

сс. Моральное, психическое состояние.


Әхвале сәясия ст. Политик хәлләр.

сс. Политическое положение.


Әхваль Халь-нең к.

мн. от халь.


Әхвалят Әхваль-нең к.

мн. от әхваль.


Әхез м. I. Алу, кулга алу, кабул иту. Дөньяда гыйлем күптер, яхшырагын, файдалырагын әхез кыйл, диде. (К. Нас.)

м. I. Взятие, получение, принятие.


Әхзан Хөзен-нең к. Дулу сәбгы сәмават һәп сәнең атәшле әхзаның. (Г. Тук.)

мн. от хөзен.


Әхзар с. Яшел.

прил. Зелёный.


Әхзәм с. Иң акыллы, иң төпле, алдан күреп эш итүче. Гакыйл әхзәм бәлане төшмәстән борын, тоеп дәфгынә һиммәт сарыф кылыр. (Кт. Нас.)

пр. ст. прил. Самый благоразумный, предусмотрительный.


Әхи ис. Кардәшем, энем, абыем.

сущ. Мой брат.


Әхибба ис. Хәбиб-нең к. Хәбәр вирсен бераз хәле әхиббадан вә әгъдаэдан. (Г. Тук.).

мн. хәбиб.


Әхилля Хәлил I-нең к.

мн. от хәлил I.


Әхир ис. Соң, актык, азак, ахыр.

сущ. Конец; окончание.


Әхирә ис. Әхир-нең мнс.

жен. от әхир.


Әхирән р. 1) Соныннан, иң азакта. 2) Ахыр чиктә.

н. 1) В самом конце 2) Наконец.


Әхкар с. Бик түбән урын тоткан, хуррак, әшәкерәк.

пр. ст. от хәкыйрь — низкий, низменный, презренный, ничтожный.


Әхкям ис. к. Хокемнәр, карарлар, законнар.

сущ. мн. Решения, постановления, веления шариата.


Әхля с. Бик татлы, татлырак, тәмлерәк. Сөям кәүсәрдән яхля ирнеңне. (Г. Тук.)

пр. ст. от хөлу — сладкий, приятный.


Әхлякъ* ис. 1) Холык-нын к. 2) Әхлак, кешелек сыйфатлары, мораль. Әхлякъ, вөҗдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә... (Г. Тук.)

сущ. 1) мн. от холык. 2) Нравственные качества, мораль.


Әхлякый* с. Холык(ка), әхлак(ка бәйләнешле).

прил. Моральный, нравственный, этический.


Әхлякыят ис. Әдәп-әхлак турындагы белемнәр, әдәп-әхлакка караган нәрсәләр.

сущ. 1) Мораль, моральные ценности. 2) Учение о морали.


Әхлякыюн ис. к. Әдәп-әхлак белгечләре; әдәп-әхлак белеме белән шөгыльләнүчеләр.

сущ. мн. Моралисты; люди, занимающиеся учением о морали.


Әхлям ис. к. Бәйләнешсез төшләр; хыяллар. Әмма төштә күрелгән һәрбер әхлям безгә татлы тоела. (Җ. Вәл.)

сущ. мн. Спутанные, бессвязные сны.


Әхлят ис. к. Катнашмалар, катнашкан элементлар.

сущ. мн. Смеси.


Әхляты әрбәга ст. Борынгы медицина карашында тере организмны тәшкил иткән дүрт элемент: кан; үт; кара үт; төкерек-селәгәй.

сс. Четыре главных элемента, которые, по представлениям древней медицины, входили в состав живого организма: кровь, жёлчь, чёрная жёлчь и слизь.


Әхләф Хәләф-нең к.

мн. от хәләф.


Әхмак* с. Ахмак, тинтәк, тиле, сантый.

прил. Глупый, дурак.


Әхмәр с. Кызыл (төс).

прил. Красный.


Әхрар с. к. 1) Азатлар, ирек сөючеләр, иреклеләр. Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда зан итәм. (Г. Тук.) 2) Аксөяк, аристократлар.

прил. мн. 1) Свободные, независимые, вольные. 2) Свободолюбивые. 3) Благородные, аристократы.


Әхсән с. Бик күркәм, бик гүзәл, бик матур.

пр. ст. от хәсән—хороший, красивый.


Әхтар Хәтәр-нең к.

мн. от хәтәр.


Әхтәр ф. ис. 1) Йолдыз; йолдызлар төркеме. 2) Йолдызлар буенча язмышны билгеләү.

п. сущ. 1) Звезда, созвездие. 2) Гадание по звёздам, предзнаменование.


Әхтәри ис. 1) „Әхтәри кәбир" дип йөртелә торган гарәпчә-төркичә сүзлек. 2) Татар телендә уен картасы мәгънәсендә дә кулланыла.

сущ. 1) „Ахтарн кебир "- название арабско-тюркского словаря. 2) В татарском языке употребляется и в значении игральной карты.


Әхфад Хәфид-нең к. Синең зиярәтең әхфадең каршында мәщһүл. (М. Гаф.)

мн. от хәфид.


Әхшаб Хәшәб-нең к.

мн. от хәшаб.


Әхьян Хин-нең к.

мн. от хин.


Әхъянәк р. Вакыт-вакыт, ара-тирә, кайбер вакыт.

н. Временами, время от времени, иногда.


Әхъяр ис. к. Яхшы кешеләр, яхшылык (изгелек) кылучылар. Янә Болгарда күп әхъяр карап торганда егълап зар. (Г. Чок.)

сущ. мн. Добрые люди, доброжелатели, благодетели.


Әхәб с. Бик сөекле, сөеклерәк.

пр. ст. прил. Самый любимый, любимейший.


Әхәват ис. к. Бертуган кыз кардәшләр; апалар, сеңелләр

сущ. мн. от өхт (өхет)— сестра.


Әхәд сан Бер, ялгыз, берәү.

ч. Один; единица.


Әхәдиять ис. 1) Берлек, ялгызлык. 2) Үзе генә булучылык.

сущ. 1) Единичность. 2) Одиночество.


Әхәдә гашрә сан Унбер.

ч. Одиннадцать.


Әхәф с. Җиңелрәк, җитезрәк, иң җиңел.

пр. ст. от хәфиф—лёгкий; прыткий.


Әхҗар Хәҗәр-нең к.

мн. от хәҗәр.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф =>Әх<= Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ