Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әна алм. Мин.

мест. Я.


Әнам иc. Халыклар, кешеләр.

сущ. Люди, род человеческий, смертные.


Әнаниять иc. Мин-минлек, үз файдасын гына күзәтү. Анда бер гаҗәп әнаниятъ хөкем сөрә иде (Г. Газиз).

сущ. Эгоизм, себялюбие.


Әнар ф. иc. Әнар җимеше.

сущ. Гранат (плод).


Әнбия Нәби-нең к.

мн. от нәби.


Әнваг Нәугъ-ның к. Газетның дөрлү әнвагы күбәйсен көн бә кан кат-кат. (Г. Тук.)

мн. от нәүгъ.


Әнвар Нур-нын к. Бән дә әнварың илә парланаем, парланаем. (Г. Тук.)

мн. от нур.


Әнвәр с. Бик нурлы, бик якты.

пр. ст. от нур —лучистый, светлый.


Әнгам ис. к. Хайваннар. Безә күстәрдегез һиммәт, йөреп ашларга кәл әнгам. (Г. Тук.)

сущ. мн. Скот.


Әнгиз ф. с. Куптаручы, чыгаручы. Фитнә әнгиз — фетнә куптаручы, тавыш-гауга чыгаручы.

п. прил. Поднимающий, возбуждающий.


Әнгөшт ф. ис. Бармак.

п. сущ. Палец.


Әнгөштәр ф. ис. Йөзек, балдак.

п. сущ. Перстень, кольцо.


Әндад ис. к. Охшашлар, тиңдәшләр, ишләр.

сущ. мн. 1) Равные, подобные. 2) Ровня, чета.


Әндазә ф. ис. 1) Чама, үлчәү, дәрәҗә. Телләре козыг сувига түрт бармак әндазә[се]нчә торыр (Мәхмүд бине Гали). 2) Симметрия. 3) Пропорция.

п. сущ. 1) Мера, размер; количество, степень. 2) Симметрия. 3) Пропорция.


Әндам ф. ис. 1) Гәүдә, сын, фигура; буй. Мәндә нә хәд бар кем, монда әнгамга лаек вә хур гөл — әндамга муафыйк булгаймын (Мәҗмәгыл хикәять). 2) Гәүдәнең аерым өлеше, әгъза.

п. сущ. 1) Стан, тело. фигура; рост. 2) Член тела.


Әндахтә ф. с. Ташланган, ыргытылган; атылган.

п. прил. Выкннутый, заброшенный.


Әндиш ф. ис. Уйлаучы, фикер итүче. Гакыйбәт әндиш — һәр эшнең ахырын уйлаучы. Монда гакыйбәт әндиш булган, кемсәнә гыйбрәт тапмасмы. (К. Нас.)

п. сущ. Думающий, предполагающий.


Әндишә ф. ис. 1) Уй, төшенчә; идея. 2) Шикләнү, тынычсызлану, борчылу, кхрку, котырык. 3) Кайгы, хәсрәт, гамь, борчылу, мәшәкать.

п. сущ. 1) Мысль, понятие; идея. 2) Забота, беспокойство, опасение. 3) Скорбь, печаль, горе.


Әндишәи хәят - тормыш мәшәкате.

Суета жизни.


Әндуз ф. с. Казанучы; туплаучы, жыючы.

п. прил. Достигающий; откладывающий, копящий, собирающий.


Әндәр с. Бик сирәк. Надир вә әндәр улан әсәрдән күпләгәне кәнде лисаннарина тәрҗемә итеп, асыл нөсхәләрене яндырмышлар. (Р. Фәх.)

пр. ст. от надир — очень редкий.


Әндәрун ф. ис.. 1) Эчке як, йортның хатын-кызлар тора торган ягы. 2) грам. -да .-дә, -та -тә (урын килеше кушымчасы).

п. суш. 1) Женская половина дома. 2) грам. Суффикс, указыаающий место действия или направление.


Әнеф ис. Борын.

суш. Нос.


Әнис ис. Якын иптәш, якын күргән дус. Сөт имешкән Һәмдәмемдер, кан әнисемдер телем. (Дәрд.)

суш. Друт, собеседник.


Әнмузәҗ ис. Үрнәк, мисал.

суш. Образец, образчик, модель, пример.


Әнсаб Нәсәб-нең к.

мн. от нәсәб.


Әнсар ис. к. 1) Ярдәм күрсәтүчеләр. Шәтрәбәнең көче синекеннән унлап артык, әтбаг вә әнсары күп. (Г. Фәез.) 2) Мөхәммәтнең ярдәмчеләре, сәхабәләре.

сущ. мн. 1) Помогающие, помощники, приверженцы, сторонники. 2) рел. Сподвижники Мухаммеда.


Әнсәб с. Иң туры килгән, нң яраклы, иң муафыйк.

пр. ст. прил. Очень подходяшнй, соответствующний; юдный, пригодный.


Әнфас Нәфәс-нең к. Заигъ иттем форсаты вә гомереме, әнфасымы. (Һ. Сал.)

мн. от нәфәс.


Әнфәгъс с. Файдалырак, бик файдалы.

пр. ст. от нафигъ — полезный, выгодный.


Әнфәс с. Бик матур, бик нәфис.

пр. ст. от нәфис — изящный, красивый, прелестный.


Әнҗам ф. ис. 1) Ахыр, азак, соң. 2) Йомгак, нәтиҗә.

п. сущ. 1) Конец, исход. 2) Результат.


Әнҗемән ф. ис. Җыелыш, жәмтыять, мәҗлес; клуб.

п. сущ. Собрание, общество; клуб.


Әнҗемән даныш —академия.

Академия.


Әнҗемән шәһәрдари — шәһәр идарәсе.

Городской муниципалитет, городская управа.


Әнһар Нәһер-нең к.

мн. от нәһер.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм =>Ән<= Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ