Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әүвәл* сан 1) Беренче. 2) Башта, элек.

ч. 1) Первый. 2) Сначала, сперва.


Әүвәлин ис. к. Ата-бабалар, әүвәлгеләр, электә булганнар.

сущ. мн. Предки, древние люди.


Әүвәлият ис. к. 1) Башлангычлар. 2) Төп матдә. 3) Вакыйганың барлыкка киләчәген белдерүче билгеләр.

сущ. мн. 1) Начало (чего-либо). 2) Основной элемент. 3) Первые признаки (какого-либо события).


Әүвәлән р. Иң элек, иң башта, беренче булып, башлап. Әүвәлән гадәтчә самовар мәйданга чыкты. (М. Ак.)

н. Во-первых, сперва, сначала.


Әүдия Вади-нең к.

мн. от вади.


Әүзаг Вазгы-ның к.

мн. от вазгы.


Әүзан Вәзен-нең к.

мн. от вәзен.


Әүзах с. Бик ачык; шикләнүгә, башкача уйларга һич урын калдырмаслык ачык.

ст. от вазыйх — Ясный, очевндный. 2) Чёткий, отчётливый.


/

Әүкат ис. 1) Вакыт-ның к. 2) Аш, ризык, мал. Әүкаты бар кеше теләгән вакытында ашар. (К. Нас.)

сущ. 1) мн. от вакыт, 2) Пища, пропитание; продукты питания.


/

Әүлия* ис. дини Изге кеше.

сущ. рел. Святой угодник.


/

Әүля с. Артыграк, өстенрәк, алдынгырак, яхшырак. Болай сайрау кавышканнан соң булыр әүля. (М. Гаф.)

прил. Лучше, удобнее.


/

Әүляд Вәләд-нең к. Иң сөекле эшче әүлядым быел ач калды дип, изге шәфкатьле анамыз, мәрхәмәтле җир җылый. (Г. Тук.)

мн. от вәләд.


/

Әүләвиять ис. Алдынгылык, артыграк булу, өстен тору, артыграк, яхшырак булу.

сущ. Первенство, превосходство, преимущество.


/

Әүрак Вәрәкъ-нң к. Сезгә тәслим әйләмеш милләт бөтен әүракыны. (Г. Тук.)

мн. от вәрәкъ.


/

Әүрам ис. к. Шешләр.

сущ. мн. Вздутие, опухоль.


/

Әүридә ис. к. Вена (канны йөрәккә китерә торган кан тамырлары).

сущ. мн. Вена.


/

Әүсан Вәсән I-нең к.

мн. от вәсән I.


/

Әүсат I Вәсат-ның к.

мн. от вәсат (вәсәт).


/

Әүсат II с. Урта, уртадагы.

прил. Средний, срединный.


/

Әүсаф Васыф-ның к. Әүсафы вә әхлакы күркәм булган кешегә якынлык яхшы эштер. (К. Нас.)

мн. от васыф.


/

Әүтад ис. к. Казыклар.

сущ. мн. Колья, столбы.


/

Әүтан Ватан-ның к.

мн. от ватан.


/

Әүҗ ис. Бер әйбернең иң югары ноктасы, биек урыны, түбәсе.

сущ. Высшая точка, вершина, апогей.


/

Әүҗгир ф. с. Иң югары дәрәҗәгә ирешкән, иң югары чыккан; күтәрелүче.

пр. прил. Набравший высоту, поднявшийся на большую высоту; поднимающийся, возвышающийся.


/

Әүҗә р. Урынлы, иң уңышлы. Бу фән китабын рауза дип атамак әүҗәдер. (К. Нас.)

н. Уместно, более подходяще.


/

Әүһам Вәһем-нең к.

мн. от вәһем.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя =>Әү<= Әҗ Әһ Ө Җ Һ