Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Бa Би Бо Бр Бу Бү Бы Бә Бө В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Бәбде-бәҗвин ст. Бәбде-бәҗвин (әбҗәд хисабы буенча хәрефләр белән тапкырлау җәдвәле: бәб (2х2) = д (4).

сс. Бәбде-бәҗвин (таблица умножения при помощи букв арабского алфавита).


Бәвасир ис. мед. Бабасыр (юан эчщк шешү авыруы).

сущ. Геморрой.


Бәвел ис. Сидек.

сущ. Моча.


Бәгуза ис. Черки; сукыр черки.

сущ. Комар; мошка.


Бәгъдә бәйл. Соң, соңра, аннан соң, аннары. Вә бәгъдә айрылып киттем, тәәссеф. (Г.Тук.)

пред. После; через; за.


Бәгъзы алм. Кай, кайсы, кайсыбер. Түбәләре бәгъзы такта, бәгъзы тимер, бәгъзы кабык исә дә, күбрәге салам белән ябылмыштыр. (З.Һад.)

мест. Некоторые из...; нечто.


Бәгъзән р. Кайчак, кайвакыт.

н. Иногда; когда...; когда...


Бәгыйд ср. Ерак. Җан гаҗиб, идеал бәгыйд булган белән дәрман гариб. (Дәрд.)

прил. Далекий, отдаленный.


Бәгыл ис. Качыр (ишәк белән ат аралашудан туган хайван).

сущ. Мул (Помесь лошади и осла).


Бәгыс ис. 1) Күндерү, җибәрү. 2) Вәкил итеп, сайлап җибәрү. 3) дини Үлеләрнең терелеп кабердән кубарылуы.

сущ. 1) Посылка, отправление. 2) Миссия. 3) рел. Воскрешение.


Бәд ф. с. Начар, бозык, явыз, яман, шыксыз.

п. прил. 1. Дурной, плохой. 2. Дурно, плохо.


Бәдавәт ис. Күчмәлек, күчмә тормыш.

сущ. Кочевая жизнь.


Бәдаигъ ис. Бәдигъ-ның. к. Ни бәдгъларны тезде, тезде хөсне багына. (Дәрд.)

сущ. мн. от бәдигъ.


Бәдандиш ф. с. Һәркемгә начарлык теләүче, бозык уйлы, кара эчле, усал фикерле.

п. прил. Недоброжелательный, враждебный.


Бәдасыл гф. с. Начар нәселле, түбән чыгышлы.

ар.-п. прил. Дурного, низкого происхождения, неблагородный.


Бәдаһәт ис. 1) Ачыклык, билгелелек, билгеле булучылык. 2) Аксиома.

сущ. 1) Очевидность, ясность. 2) Аксиома.


Бәдаһәтән р. Аңсыздан, көтмәгәндә, искәрмәстән.

н. Сразу, неожиданно.


Бәдбуй ф. ис. Начар ис, сасы ис.

п. сущ. Дурной запах, вонь.


Бәдбәхет* ф. с. 1. Явыз бәхетле, киләчәге яман, бәхетсез. 2. Явыз.

п. прил. 1. Несчастный. 2. Злоумышленник.


Бәдгөман ф. 1. Начар уй. 2. Начар уйлы. Җамәсе көһнә улана бәдгөманмәтлуб имәс (киеме сәләмә булганга гына начар уйда булу ярамый).(Ак.)

п. прил. 1. Злая мысль. 2. Злоумышленник.


Бәддога* гф. ис. Явыз (начар) теләк, каргыш, явыз дога.

ар.-п. сущ. Недоброе пожелание; проклятие.


Бәдер ис. Ундүрт көнлек ай, тулган ай.

сущ. Полная (четырнадцатидневная) луна.


Бәдзәбан ф. ис. Усал телле, начар телле.

п. сущ. Злоязычный, ругатель.


Бәдига с. кара: бәдигъ 1.

прил. см. бәдигъ 1.


Бәдигъ с. 1) Охшашы, үрнәге булмаган, искиткеч гүзәл (әйбер). 2) Татлы телле.

прил. 1) Изумительный, блестящий, великолепный, превосходный, чудесный. 2) Красноречивый.


Бәдиһи с. 1. Ап-ачык, көн кебек ачык, билгеле. 2. Ачык хакыйкать. Әфкяре мөштәрәк уланнар арасында мәхкәм дуслык мәйданы кәләсе бәдиһидер. (М.Ак.)

прил. 1. Очевидный, ясный, непреложный. 2. Очевидная истина, аксиома.


Бәдиһият ис. Бәдиһи-нең.

сущ. мн. от бәдиһи.


Бәдиһә ис. Алдан хәзерләнмичә сөйләгән матур сүзләр.

сущ. Экспромт.


Бәднам ф. ис. Начар исем, чман ат.Остазның бәднамына сәбәп булды. (З.Биг.)

п. сущ. Дурное имя, позор, бесславие.


Бәдруй ф. с. Ямьсез йөзле, шыксыз, кыяфәтсез.

п. прил. Уродливый, обезображенный, некрасивый.


Бәдсурәт гф. с. Начар, ямьсез күренешле, ямьсез кыяфәтле.

ар.-п. прил. Некрасивый, безобразный.


Бәдтәр ф. с. Битәр, начаррак.

п. прил. Хуже.


Бәдхаль гф. с. 1. Начар хәлле, хәле начар. 2. Начар хәл.

ар.-п. прил. 1. Недомогающий, болезненный, хилый. 2. Плохое состояние.


Бәдхаһ ф. с. Начарлык теләүче.

п. прил. Недоброжелательный.


Бәдчәһрә ф. с. Начар, ямьсез, ямьсез йөзле.

п. прил. Безобразный, с некрасивым лицом.


Бәдәвам р. Дәвамлы рәвештә, һаман, өзлексез.Киңлек бирде бәдәвам. (Г.Тук.)

н. Беспрерывно, непрестанно.


Бәдәви ис. Күчмә тормыш белән яшәүче.

сущ. Бедуин, кочевник.


Бәдәвиять ис. Күчмә тормыш, күчмәлек.

сущ. Кочевой образ жизни.


Бәдәл ис. 1) Бәя, хак. 2) Бәясенә, урынына алмаштырырга яраклы әйбер. 3) Бер әйбер урынына бирелгән нәрсә. 4) Үзе урынына кеше яллап хаҗга җибәрү. Теге гарәпләргә кодасының бәдәлен алып бирү турында да аңлатты. (Г.Газиз).

сущ. 1) Денежное возмещение. 2) Эквивалент. 3) Даваемая взамен вещь, замена; заменитель. 4) Наемное поломничество.


Бәдәлче - Кеше урынына ялланып хаҗга баручы.

Совершающий поломничество вместо кого-нибудь.


Бәдән ис. Гәүдә, тән.

сущ. Тело, туловище.


Бәдәни Тән (гә бәйләнешле).
Бәдәни тәрбия - тән тәрбиясе, физик тәрбия.

1. Телесный. 2. Физический.


Бәдәнән р. Тән ягыннан.

н. Телесно, физически.


Бәдәэ ис. 1) Башлау, эшкә керешү. 2) Башлангыч.

сущ. 1) Начинание, инициатива. 2) Начало.


Бәдәэлмәгариф гыйб. Башлангыч белем; мәгърифәт башлангычы.

фр. Начало знаний, начальное знание; начало просвещения.


Бәзел ис. 1) Үз теләге белән бирү, (акча) тоту, юмартлык күрсәтү. Ниндәен саран булса да, кулы ачылып бәзәле мал кылыр. (К.Нас.) 2) Бүләк.

сущ. 1) Щедрость; трата. 2) Дар, подарок.


Бәзем ф. ис. Җыелыш, кичә, уен-көлке кичәсе.

п. сущ. Вечеринка; пиршество.


Бәзер ис. Ашлык орлыгы, чәчүлек орлык.

сущ. Семена.


Бәззаз ис. Бәз сатучы, кызыл малчы, мануфактура сатучы.

сущ. Торговец тканями.


Бәйгать ис. Берәүнең хакимиятен тану һәм аңа буйсыну өчен сүз бирү. Ил булсагыз, атайга барыгыз, бәйгать бирегез, диде. (К.Нас.)

сущ. Присяга на верноподданство.


Бәйзаэ с. мнс. Ак, ак төс.

прил. жен. от әбъяз.


Бәйин с. Ачык, ап-ачык.

прил. Ясный, очевидный, явственный, явный.


Бәйинат ис. Бәйинә-нең.

сущ. мн. от бәйинә.


Бәйинә ис. Дәлил, факт.

сущ. Доказательство; показание, свидетельство.


Бәйнәлмиләл ст. Халыкара, интернациональ.

сс. Международный, интернациональный.


Бәйнәлхәүфи вәрриҗа гыйб. Курку белән өмет арасында.

фр. Между страхом и надеждой.


Бәйнәләһали ст. Халык арасында.

сс. Между людми, среди народа.


Бәйнәннас ст. Кешеләр арасында.

сс. Среди людей.


Бәйт ис. 1) Өй, йорт. 2) Тезмә әсәрнең һр ике юлы; бәет.

сущ. 1) Дом, жилище, помещение. 2) Бейт, стих.


Бәйтелгарус из. Кызның кияү каршылау бүлмәсе.Хатыннар кызны бәйтелгаруска керттеләр. (К.Нас.)

из. Комната, где невеста встречается с женихом; брачная комната.


Бәйтелмал из. Казна, дәүләтнең байлыгын саклый һәм җыя торган урын.

из. Казна; казначейство.


Бәйтелмөкаддәс из. Иерусалим (Кодс) шәһәрендәге изге гыйбадәт йорты.

из. Свяенный храм в Иерусалиме.


Бәка ис. 1) Мәңгелек. 2) Үзгәрми мәңге саклану.Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала (тарта ала). БГ.Тук.) 3) Яшәү, дөньяда булу; гомер.Бәка вөҗүдең өчен кифая кадәр ризыкка канәгать кыл. (К.Нас.)

сущ. 1) Вечность. 2) Неизменный. 3) Пребывание, существование; жизнь.


Бәкъкаль ис. Ашамлык әйберләре кибете, яшелчә кибете тотучы.

сущ. Бакалейщик; торговец зеленью, овощами.


Бәкъия ис. Калдык, артып калган әйбер.

сущ. Остающийся, остаток.


Бәкярәт ис. Кызлык, кыз хәлендә булу, гыйффәтлелек.

сущ. Девственность, целомудрие.


Бәлдә ис. Шәһәр, кала. Бәлдәи Казанга килдем. (М.Ак.)

сущ. Город, местечко.


Бәли ф. кис. Әйе, шулай, дөрес.

п. част. Да, так; правильно.


Бәлиганә гф. р. Матур итеп, җитештереп (сөйләү).

ар.-п. н. Красноречиво, выразительно (говорить).


Бәлигъ с. Матур, төзек, тулы мәгнәле итеп (язылган).

прил. 1. Красноречивый, выразительный. 2. Красноречиво, выразительно.


Бәллүр кара: биллүр.

см. Биллүр.


Бәля ис. Кайгы, бәла, борчу, авыр хәл.

сущ. Беда, несчастье.


Бәлябил ис. к. Сандугачлар.

сущ. мн. (от былбыл) Соловьи.


Бәлягать ис. 1) Үсеп җитү, буйга җитү.2) Сүз сөйләүдә яки язуда булган матурлык; тулылык, төзеклек.

сущ. 1) Достижение совершеннолетич. 2) Красноречие, дар слова.


Бәляи газыйм гыйб. Олы бәла, зур бәла.

фр. Великое несчасте, великое горе.


Бәләд ис. кара: бәлдә.

сущ. см. Бәлдә.


Бәләди с. 1) Шәһәргә караган, шәһәргә бәйләнешле. 2) Җирле.

прил. 1) Городской. 2) Туземный, местный.


Бәләнд ф. с. 1) Биек, югары. 2) Бөек, зур.

п. прил. 1) Высокий, большой. 2) Великий.


Бәнәгяһ ф. р. Аңсыздан, көтмәгәндә, уйламаганда, кинәттән.

п. н. Неожиданно, случайно, вдруг; ни с того, ни с сего.


Бәнат ис. Бинт-нең. к.

сущ. мн. от бинт.


Бәнд ф. ис. 1. 1) Бәйләү, теркәү. 2) Бәйләвеч, бинт. 2. Шигырьдә һәр куплеттан соң кабатланган юллар, кушымта.

п. сущ. 1. 1) Связь, узы. 2) Повязка, бинт. 2. Куплет, строфа.


Бәндә* ф. ис. 1) Кол, Алла колы. 2) Кеше.

п. сущ. 1) Раб. 2) Человек.


Бәндәги, бәндиг ф. ис. 1) Коллык, бәндәлек. 2) Үзенә бәйләү, үз хөкеме астына алу.

п. сущ. 1) Рабство. 2) Подчинение во всем.


Бәни ис. Бин-нең к. Бәни адәм адәм балалары.Бәни Исраил - Исраил балалары - еврейлар.

сущ. мн. от бин.


Бәни әсфар ст. 1) Сары җенес, сары кавем. 2) Борынгы легендаларда көнчыгыштан көнбатышка килүче билгесез бер халык исеме. Ул заман сәдде чин артыннан яэҗуҗ-мәэҗуҗләр, бәни әсфарлар көтелә иде. (Җ.Вәл.)

сс. 1) Желтая раса. 2) Название неизвестного народа в древних легендах востока, двигающегося с востока на запад.


Бәрабәр ф. с. Тигез, бертигез.

п. прил. Равный.


Бәрагать ис. 1) Бер кешенең башкалардан берәр сыйфатта (матурлык, батырлык, юмартлык, гыйлем кебек сыйфатларда) өстен булуы. 2) Осталык, сәләтлелек, белемлелек.

сущ. 1) Превосходство в каком-либо качестве. 2) Искусство, умение, знание.


Бәрай ф. бәйл. Өчен.

п. пред. Для, ради.


Бәраәт ис. 1) Гаепсез булу, гаепсезлек, катнашы булмау. 2) Судта аклану, котылу.

сущ. 1) Невиновность, непричастность. 2) Оправдание.


Бәраһмә ис. Бәраһманнар, Һиндстанда бәраһмин динендәге кешеләр.

сущ. Брамины, брахманы.


Бәрбад ф. с. Юкка чыгарылган, көле күккә очкан, һавага очкан, асты өскә килгән, пыран-заран китерелгән.

п. прил. Седенный на нет, уничтоженный, разрушенный, развеянный.


Бәрббәр ф. ис. 1) Чәч алучы, чәч кыручы. 2) Варварлар. 3) Бер кабилә исеме.

п. сущ. 1) Парикмахер, брадобрей. 2) Варвары. 3) Название племени.


Бәрббәриять ис. Варварлык.

сущ. Варварство.


Бәрд ис. Салкын, суык.

сущ. Холод, прохлада.


Бәрзәх ис. георг. Муен, муентык (ике коры җирне тоташтырган тар урын).

сущ. георг. Перешеек.


Бәриэ с. Кимчелектән азат, кимчелеккә катнашмаучы, гаепсез, пакь.

прил. Свободный от недостатков, невинный, невиновный, непричастный (к чему-либо).


Бәрия ис. 1) Чүл, сахра; дала. 2) Җан иясе, кеше.

сущ. 1) Степь, пустыня. 2) Создание, тварь, человек.


Бәрк (бәрг) ф.ис. Яфрак. Кызыл гөл бәрке бик рәңге сулыптыр. (Сәйяди).

п. прил. Лист (дерева, бумаги).


Бәр карар гф. с. Урнашкан, нык, какшамас.

ар.-п. прил. Укрепившийся, установившийся, непоколебимый, прочный.


Бәррак с. 1) Ялтыравыклы, якты, нурлы. 2) Саф, чиста.

прил. 1) Блестящий, сияющий, сверкающий, ослепительный. 2) Чистый.


Бә тарафгф. ис. 1) Читләтү, ераклаштыру, читкә кагу. Шуның сәясендә күкнең казасы бәр тараф булды. (Г.Ибр.) 2) Хезмәттән чыгару; кире кагу.

ар.п сущ. 1) Устранение, удаление, отдаление; отталкивание. 2) Увольнение, отказ.


Бәр тәкъдиргф. ст. Әгәр була калып, әгәр мондый очрак булып. Ихсан иясе һәлакәткә төшмәс, бәр тәкъдир төшсә дә таяначак җир табыр. (К.Нас.)

ар.п сс. И в таком случае; что и...; и хотя...; и если даже...


Бәр фәразгф. ст. Уйлап карыйк, уйга китерик; мәсәлән. Эзләмим читтән мисал мин, син менә, бәр фараз, булса бик аз фәһмең генә. (Г.Тук.)

ар.п сс. Допустим, предположем; что...; если только...; например.


Бәрхордарф. с. Өлешле, дәүләтле, мул тормышлы. Һәмишә шад вә бәрхордар булгыл. (Хорәз.)

п. прил. 1) Пользующийся, извлекающий пользу. 2) Счастливый, довольный.


Бәрык ис. 1) Яшен ялтырау. Шимал яктан чыгып бәрык орды бер нур. (Г.Тук.) 2) Ялтыравыклар, җемелдәп торучы әйберләр.

сущ. 1) Молния. 2. Блёстки.


Бәрыс ис. Махау (тән череп төшү авыруы).

сущ. Проказа.


Бәрәд ис. Күктән яуган боз.

сущ. Град.


Бәрәкәт* ис. 1) Киңлек, муллык. 2) Күпкә, озакка җитүчелек, бәрәкәт; әрәм-шәрәм итмәүчелек. 3) Юньлелек, файдалылык. 4) Татар телендә гаҗәпләнү ымлыгы итеп тә кулланыла.

сущ. 1) Изобилие, благоденствие. 2) Экономность, бережливость. 3) Полезность. 4) В татарском языке употребляется и как междометие для выражения удивления.


Бәс ф. р. 1. Җитте, булды; җитәрлек, канәгатьләнерлек (эш яки сүзнең дәвамын туктату өчен кулланыла). Моннан артык сөйләп торырга урын юк, бәс! 2. Шулай булгач, бимәк, нәтиҗәдә, күренә ки. Акчасы юк, бәс, бу мәҗлестә аның беткән эше. (Г.Тук.)

п. н. 1. Довольно, достаточно. 2. Таким образом, в итоге..., значит...


Бәсаләт ис. Батырлык, йөрәклелек, егетлек.

сущ. Храбрость, неустрашимость, мужество, доблесть.


Бәсарәт ис. кара: бәсыйрәт.

см. Бәсыйрәт.


Бәсим с. Ачык, көләч йөзле кеше, шат табигатьле кеше.

прил. Улыбающийся, весёлый.


Бәстә ф.с. 1) Бәйләнгән, нәрсәгә дә булса бәйләнешле ителгән. 2 Ябык, ябылган. Йөримем ...гаклым кошын бәстә кылып. (Мөхм.)

п. прил. 1) Связанный, зависящий. 2) Закрытый.


Бәстәр ф. ис. 1) Түтәл. 2) Җәелгән урын, түшәк.

п. сущ. 1) Грядка (огородная). 2. Разостланная постель.


Бәстәре госса - хәсрәт түшәге. Падишазадәнең хәсрәте вә рәнҗе көннән-көн зиядә булып балинегамь вә бәстәре госсада ятып дөньядан нәкыл кылды. (Мәҗмәгыл хикәят).

Ложе скорби.


Бәсыйр c. 1. Күрүче. 2. Күңел күзе белән күрүче, төшенүчән, аңлаучан.

прил. 1. Видящий, различающий. 2. Проницательный; разумный, понятливый.


Бәсыйрәт иc. 1) Аң. 2) Аңлылык. 3) Алдан күрүчәнлек, үткен күзлелек. Һәр вакыйгадан гыйбрәт алгучы бәсыйрәт әһленнәндер. (К.Нас.)

прил. 1) Разум. 2) Сознательность. 3) Проницательность, дальновидность.


Бәсыйт c. 1) Кушылмасыз, гади, катлаусыз. ...Һәм теләгем кушмасы юк, бик бәсыйт. (С.Рәм.)

прил. 1) Простой, несложный. 2) Простошный, наивный.


Бәталәт иc. 1) Тик йөрүчелек, иренчәкле. 2) Эшсезлек.

сущ. 1) Бездеятельность. 2) Безработица.


Бәтаәт иc. Йөрештә акрынлык, авыр йөрешлелек, сүлпәнлек.

сущ. Медлительность, нерасторопность.


Бәтыйэ c. Әкрен, акрын, әкрен хәрәкәтле, авыр хәрәкәтле. Икъбальнең хәрәкәте бәтыйэ. (К.Нас.)

прил. Медленный, медлительный, вялый.


Бәтыйэлһазым гыйб. Авыр сеңешле, сеңдерүе авыр булган (аш).

фр. Плохо усваимаемый (о пище).


Бәтын ис. 1) Корсак,карын, эч. 2) Нәсел, буын. Киләчәк бәтын өчен. (Җ.Вәл.)

сущ. 1) Живот, желудок. 2) Внутренность, середина, недра. 3) Поколение.


Бәхак гф. р. Хак (хокук) өчен. Бәхаккыл валидәен - ата-ана хакы өчен.

н. Ради права.


Бәхер ис. 1) Диңгез. 2) Гарәпчә шигырьләрдә: төзелеш, вәзен, үлчәү.

сущ. 1) Море. 2) Размер в арабском стихосложении.


Бәхет* ис. 1) Язмыш. 2) Бщхет, сәгадәт.

сущ. 1) Судьба, фортуна. 2) Счастье, везение.


Бәхеш ф. ис. 1) Бләк, бушлай бирү, бүләк итеп бирү. Хәким бин Мотталабны бер касыйдә белән мәдех иттем, дүрт мең куй, дүрт мең динар, йөз тәвә бәхеш кылды, диде (К.Нас.)

п. сущ. 1) Дарение, преподнесение в качестве подарка. 2) Доля.


Бәхил ф. ис. Саран, комсыз.

сущ. Скупец, скряга.


Бәхре мөнҗәмид җәнүби ст. Көньяк боз диңгезе.

сущ. Южное ледовитое море.


Бәхре мохыйт атласи ст. Атлантик океан.

сущ. Атлантический океан.


Бәхре мохыйт кәбири ст. Тын океан.

сущ. Тихий океан.


Бәхре мохыйт мөнҗәмид шимали ст. Төньяк боз океаны.

сущ. Северный ледовитый океан.


Бәхре мохыйт Һинди ст. Һинд океаны.

сущ. Индийский океан.


Бәхре Сияһ гф. ст. Кара диңгез.

ар.-п. сс. Черное море.


Бәхре Сәфид ст. Урта диңгез.

сс. Средиземное море.


Бәхре Хәзәр ст. Каспий диңгезе.

сс. Каспийское море.


Бәхрән р. Диңгез юлы белән, диңгездән.

н. По морю, морем.


Бәхтияр ф. с. Бәхетле. Ике яшь бер-берсенә бакышып бәхтияр улдылар. (М.Ак.)

п. прил. Счастливый.


Бәхшиш ф. ис. кара: бәхеш. Каланыны мәңа бәхшиш кылгыл имди. (К.Гал.)

см. Бәхеш.


Бәхәс* ис. 1) Берәр әйбер яки акча салып җиңшү, бәхәсләшү. 2) Берәр мәсьәлә турында ныклап тикшерү, фикер алышу. 3) Фәнни әсәрләрнең аерым мәсьәләләрне тикшерә торган зур бүлеге - тема. 4) Сүз көрәштерү.

сущ. 1) Пари. 2) Обсуждение, рассуждение. 3) Изычкание, исследование, расследование. 4) Спор, диспут, дискуссия.


Бәччә ф. ис. Бала, малай.

п. сущ. Дитя, ребенок.


Бәшарәт ис. Шатлык, шатлыклы хәбәр.Бәшарәт сезгә, әй карсак японнар. (Г.Тук.)

сущ. Добрая весть, радостное сообщение.


Бәшашәт ис. Шат, көләч йөзлелек; шатлык, күңеллелек.

сущ. Приветливость; веселье, радость.


Бәшир с. Сөендерүче, куанычлы хәбәр китерүче.

прил. Приносящий радостную весть, вестник радости.


Бәшәр ис. Кеше; кешеләр.бәни вәшәр - адәм балалары.

сущ. Человек; род человеческий, люди.


Бәшәриять ис. 1) Кешелек. 2) Кешелек табигате.

сущ. 1) Человечество, род людской. 2) Человечность.


Бәэс ис. 1) Зарар. 2) Куркынычлык, сакланырга тиешле нәрсә.

сущ. 1) Зло, вред. 2) Опасность.


Бәяз ис. 1) Аклык. 2) Аклама.Әүвәл карага язып, соңра бәязга күчерү. (К.Нас.)

сущ. 1) Белизна. 2) Беловик.


Бәян* ис. 1) Аңлату; телдән яки язма рәвештә ачыклап, төшендереп бирү. Халь - тел белән бәян итеп утырасыз (М.Гаф.) 2) Әдәбият теориясенең метонимия, метафора, аллегория һәм чагыштыру кебек сурәтләү чаралары турында сөйли торган бүлеге.

сущ. 1) Разъяснеие, объяснение, пояснение. 2) Раздел теории литературы.


Бәянелхак ст. Дөреслекне төшендерү, дөреслекне бәян итү (аңлату).

сс. Объяснение правды, пояснение действительного положения.


Бәүваб ис. Ишек сакчысы, швейцар; капка сакчысы.

сущ. Привратник, швейцар, вратарь.


Бәүвабе җәннәт ст. дини Җәннәт ишеге (капкасы) сакчысы. Дидем, әй хәзрәте бәүвабе җәннәт. (Г.Тук.)

сс. рел. Страж райских ворот.


Бәҗай ф. р. Җиренә җиткереп, урынлы. Бу шартларны бәҗай кылмак өчен өемә кайтып киләем. (Г.Фәез.)

п. н. 1) Уместный. 2) Уместно.


Бәҗәд ф. р. Җитди рәвештә, таләпчән рәвештә. Бу эштә сән яулак мәхкәм бәҗәд улгыл. (М.Гаф.)

п. н. Настоятельно, серьезно.


Бәһа ф. ис. Бәя, хак; кыйммәт.Халыкларга бирермен чын бәһа. (М.Гаф.)

п. сущ. Цена, стоимость.


Бәһадир кара: баһадир.

см. Баһадир.


Бәһадирәнә кара: Баһадирәнә.

см. Баһадирәнә.


Бәһаим ис. Бәһимә-нең к.

сущ. мн. от бәһимә.


Бәһанә ф. ис. Сылтау, сәбәп, гозер; ялган сәбәп. Эчәсем килмәсә дә, янына барырга бәһанә кылып, су сорап бардым. (К.Нас.)

п. сущ. Предлог, повод, случай; ложный предлог.


Бәһар ф. ис. Яз, яз көне. Кайчан соң и фәкыйрь милләт бәһарың, кайчан китәр кичең, нәһарең. (Г.Тук.)

п. сущ. Весна; весенний день.


Бәһариять ф. ис. Язга караган ннәрсәләр, яз күренешләре. Кыш уртада бәһариять укыен (укыйм). (Хорәз.)

п. сущ. Приметы весны.


Бәһий с. Матур, гүзәл, яхшы.

прил. Красивый, великолепный, блестящий.


Бәһимә ис. Дүрт аяклы мал, терлек.

сущ. Скотина, животное.


Бәһрә ф. ис. 1) Өлеш, пай, кисәк; аң-белемнән өлеш. Бәһрәсез адәм булыр икәнсең. (З.Биг.) 2) Файда, керем.

п. сущ. 1) Часть, доля, пай. 2) Польза, выгода.


Бәһрәмәнд ф. ис. 1) Өлешләнүче, файда алучы. 2) Пайчы, катнашучы. Фикерле кемсә тәҗрибәләренең һәр каюсыннан бәһрәмәнд булыр. (Г.Фәез.)

п. сущ. 1) Пользующийся, получающий долю. 2) Пайщик, участник.


Бәһәр тәкъдир гф. ст. Һәр очракта, һәрхәлдә, ничек кенә булса да. ...бәһәр тәкъдир ахыры минем өчен начар гына иде. (Ф.Әмир.)

ар.-п. сс. Во всяком положении, во всяком случае, в любом виде, как бы то ни было.


Бәһҗәт ис. 1) Матурлык, ягымлылык. 2) Шатлык, куаныч.

сущ. 1) Великолепие, красота, прелесть. 2) Радость, ликование, веселье

 


Өскә
А Бa Би Бо Бр Бу Бү Бы =>Бә<= Бө В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ