Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Да Ди До Ду Дә Дө Дү З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Дибаҗ ис. 1) Чәчәкле ботак бизәкләре. 2) Шундый бизәк төшерелгән тукыма. Яшел дибаҗдан түшәк вә юрган үзрә утырыр. (К.Нас.)

сущ. 1) Цветущая ветвь дерева. 2) Шёлк, парча.


Дибаҗә ис. 1) Кереш сүз, 2) Китапның төрле бизәкләр белән бизәлгән беренче бите.

сущ. 1) Введение. 2) Разукрашенная первая страница книги.


Диван ис. 1) Бер шагыйрьнең шигырьләр җыентыгы. 2) Дәүләтнең югары советы. Падишаһ ачуланып диваннан чыгып китте. (К. Нас,) 3) Диван.

сущ. 1) Диван (сборник стихотворений). 2) Высший совет государства. 3) Диван, софа.


Дивана* ис. Тиле, юләр, тинтәк.

п.сущ. Безумный, умасшедший, юродивый, помешанный.


Дивар ф. ис. Стена. Дин хәзер иске, аварга торучы черегән дивар. (Г.Тук.)

п.сущ. Стена.


Дидар ф. ис. 1) Очрашу, юлыгу, табышу, кавышу. 2) Йөз, бит, чырай. Хөррият шунда ук бөтен дөньяга күрсәтте дидар. (М. Гаф.)

п.сущ. 1) Визит, свидание, встреча. 2) Лицо, облик, вид.


Дидә ф. ис. 1) Күз. Нур дидә — күз нуры, 2) Күргән. Җиһан дидә — дөнья күргән, күп йөргән, күп яшәгән.

п.сущ. 1) Глаз, око. 2) Много повидавший, опытный, бывалый.


Дикъкать* ис. 1) Нечкәләп тирә нтен уйлаучылык, караучылык, тикшерүчелек. 2) Күңел бирү, игътибар. Дикъкатә лаек... татарның яшьләре. (Г. Тук.)

сущ. 1) Аккуратность, точность, тщательностЬс. 2) Внимательность; внимание.


Дил ф. ис. Күңел; йөрәк; акыл Оча далдән бөтен шик-шөбһәләр һәм мин, җылый башлыйм. (Г. Тук.)

п. сущ. Сердце; душа; мысль, разум.


Дилавәр ф. с. Йөрәкле, батыр, курыкмый торган.

п. прил. Мужественный, храбрый, отважный.


Дилазар ф. с. 1) Күңел калдыручы, хәтер калдыручы. 2) Рәхимсез.

п. прил. 1) Огорчающий; обижающий. 2) Жестокий, немилосердный.


Дилара, диларам ф. с. Күңелне бизәүче, күңелне рәхәтләндерүче, хушландыручы, тынычландыручы. Йөзе аның маһру дилараи дик. (Мөхм.)

п. прил. Возлюбленная букв. "услаждающая душу"; успокаивающая.


Дилбәр ф. с. Сөекле, сөйдерүче, күңелне үзенә тартучы, күңелне биләүче. Миһербаным, әлфирак, дилбәр җаным әлфирак. (Ә. У. К.)

п. прил. Возлюбленная, привлекательная.


Дилбәстә ф. с. Күңеле бәйле; гашыйк, сөюче.

п. прил. Привязанный (душой), влюблённый, любящий.


Дилгир ф. с. Рәнҗетелгән, хәтере калган, үпкәләгән, кайгылы, хәсрәтле.

п. прил. Оскорблённый, обиженный, печальный.


Дилдадә ф. с. Башы-күзе әйләнгән, сокланган, гашыйк булган. Ки Зөһрә дилбәр ул, дилдадәсе мән (Сай-яди).

п. прил. Увлечённый любовью, влюблённый, очарованный.


Дилдар ф. с. 1) Күңелне тоткын итүче, күңел агулаучы; кыю. 2) Сөекле, сөелгән. Зөләйха әйдер: "Аңлагыл сән ая дилдар". (К.Гал.)

п. прил. 1) Пленаящий, очаровывающий; отважный. 2) Возлюбленный, возлюбленная.


Дилкәш ф. с.Күңелне үзенә тартучы.

п. прил. Привлекательный; заманчивый.


Дилкәшад ф. с.Күңел ачучы, шатландыручы. ... бер җан дилкәшад иде.(К.Нас.)

п. прил. Веселящий, увеселяющий; радующий.


Дилмөрдә ф. с. Күңеле үлгән, үле йөрәкле; күңелсез.

п. прил. Вялый, не жизнерадостный; скучающий.


Дилнәваз ф. с. Күңелгә ошаган, күңелне хушландырган, күңелгә хуш күренгән. Сәлам и миһрбан дилнәвазым. (К. Нас.)

п. прил. Ласкающий сердце, понравившййся, приглянувшийся.


Дилпәзир ф. с. Күңел теләгән, сөекле.

п. прил. Желанный, любимый.


Дилпәсәнд ф. с. Күңелгә ягымлы.

п. прил. Приятный, милый.


Дилроба ф. с. Күңелне буйсындыручы, күңелне басып алучы; гүзәл, матур. Шикәрдин татлы сүзле дилроба син. (Хорәз.)

п. сущ. Восхитительный, обаятельный; красавица; возлюбленная.


Дилситан ф. с. Йөрәк талаучы, йөрәккә баскынлык итүче; матур, гүзәл. Сәламемне тикер (җиткер) ул дилситата. (Хорәз.)

п. сущ. Возлюбленная; красавица.


Дилсухтә ф. с. Йөрәге янган, күңеле азап чиккән, бәхетсез.

п. прил. Горестный, печальный, страдающий, несчастный.


Дилсәрд ф. с. Күңеле суынган, күңеле кайткан.

п. прил. Охладевший, разочаровавшийся.


Дилсүз ф. с. Йөрәге янган, тойгыланган, ачынган. Бу сүзи ишетеп Таһир дилсүз (Саияди).

п. прил. Подверженный влиянию, огорченный; расстроенный.


Дилтәнг ф. с. Күңеле төшкән, гамьле, күңелсез.

п. прил. Грустный, тоску ющий, скуча ющий; невесёлый; неприятный.


Дилфикяр ф. с. Күңеле яраланган, йөрәге җәрәхәтләнгән. Кайчан кем Мәҗнүн дилфикяр ителде фәүте Ләйләдән хәбәрдар. (Дәрд.)

п. прил. Опечаленный, огорченный; разочарованный; убитый горем.


Дилфруз ф. с. Күңелне сөендерүче, шатландыручы.

п. прил. Услаждающий, приятный, веселящий, радующий.


Дилхуш ф. с. Күңеле булган, шат, канәгатьләнгән.

п. прил. Довольный, радостный, удовлетворённый.


Дилхәраш ф. с. Үзәкне өзүче, коточкыч; үкенечле.

п. прил. Душераздирающий, потрясающий; прискорбный.


Дилшад ф. с. Шат күңелле, күңеле шат, сөенечле.

п. прил. Довольный, осчасгливленный, в приподнятом настроении.


Дилшикяр ф. с. Күңел аулаучы, күңелне үзенә тартучы (әсир итүче).

п. прил. Привлекательный, чарующий.


Дилшикәстә ф. с. Күңеле сынган, сынык күңелле, күңеле китек.

п. прил. Огорчённый, обиженный, оскорблённый.


Диләфкяр ф. с. кара: дилфикяр.

п. прил. см. Дилфикяр.


Дилҗу ф. с. Сөекле, сөелгән, күңелгә якын булган, күңел теләгән.

п. прил. 1) Участливый, ласковый. 2) Пленительный, приьлекательный; желанный.


Димаг ф. с. Ми.

п. прил. Мозг.


Динар* ф. с. 1) Борынгы алтын акча. 2) Гыйрак акчасы.

п. прил. 1) Динар (древняя зслотая монета). 2) Основная денежная единица в Ираке.


Диндар* ф. с. Дин тотучы, динле.

ар.-п. прил. Религиозный, благочестивый, набожный.


Дини* ф. с. Дин(гә), дин эшләре(нә караган).

прил. Относящийся к вере; религиозный.


Дираз ф. с. Озын, озак, дәвамлы. Аның дуслыгы дираз улмас. (К. Нас.)

п. прил. Длинный, долгий, длительный, продолжительный.


Дираять ф. с. Зирәклек, акыллылык; тирән аңлау, төшенү, белү, ерактан күрү. Бәян идәм ишет сән, кыйл дираять. (Һ. Сал.)

сущ. Знание, осведомлёнңость, разумение, понятливость, проницательность.


Дирга ф. с. Өс киеме, җөббә. Күлмәк өстеннән, йоннан бер дирга кимешдер. (К. Нас.)

сущ. Одежда, одеяние, вид рубахи.


Диргы ф. с. 1) Өс, киеме. 2) Вак тимер боҗралардан эшләнгән һәм сугышта киелә торган кием, борынгы телебездә күбә дип аталган кйем-калкан.

сущ. 1) Рубаха. 2) Кольчуга (за щит на я одежда из металлических колец или в виде сетки), панцирь.


Дирһәм ф. с. 1) Борынгы көмеш тәнкә. 2) Үлчәү берәмлеге драхма = 3,12 гр.

сущ. 1) Дирхем, серебряная монета. 2) Драхма.


Диянәт ис. Динлелек, дин тотучылык. Килеп җитте кыямәт, сизелде һәр хыянәт, инде ялган диянәт файда бирми тидия. (Г. Кам.)

сущ. Благочестие, набожность, религиозность.


Диянәткяр гф. с. Динле, дин тотучы.

ар.-п. прил. Набожный, верующий, религиозный.


Дияр ис. Дар I-нең к. Кырым дияры илә Казахстанда тереклек әйләгән. (К. Нас.)

ар.-п. прил. мн. от дар I.


Диять ис. Берәүне үтергән, зәгыйфьләгән өчен түләнгән мал. Диятьләрне түләтеп мәнкульләрне разый кылдык. (К. Нас.)

сущ. Плата за (пролитую) кровь (замена кровной мести), вира.


Диһкан ис. Игенче, крестьян. Диһкан иген игәр. (К. Нас.)

п. сущ. Дихкан, крестьянин, селянин, земледелец, пахарь.

 


Өскә
А Б В Г Да =>Ди<= До Ду Дә Дө Дү З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ