Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гаувас ис. 1) Бик оста чумучы. 2) Су төбенә төшеп әйберләр чыгаручы. Безгә кирәк диңгез төбе гауваслары. (Г.Тук.)

сущ. 1) Хорошо, часто ныряющий в воду. 2) Водолаз.


Гаудәт ис. Кайту, кире кайту.

сущ. Возвращение.


Гаун ис. Ярдәм, булышлык. Шарлатан Шакир юрист, ай-һай горурлы фиргавен! Фиргавеннәр бик күбәйде, Тәңрем, үзең бир гаун. (Ш.Баб.)

сущ. Помощь, содействие.


Гаур ис. 1) Суның, чокырның иң тирән җире, тирән төп. 2) күч. Тирән мәгънә, тирән фикер. Бәхерең асыл гаурына чуммак кирәк. (Ут.Им.)

сущ. 1) Глубь, дно. 2) перен. Глубокая мысль, важное значение.


Гаурәт ис. 1) Гаурәт (тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган җире), оят җир. Йөзеңне, беләкләреңне, тавышыңны, чәчеңне гаурәт дип хөкем итеп торсыннар. (Ф.Әмир.) 2) Хатын. 3) Хатын-кыз.

сущ. 1) Срамные части человеческого тела. 2) Жена. 3) Женщина.


Гаус I ис. 1) Ярдәм. 2) Берәүнең кайгысын җиңеләйтү, уртаклашу.

сущ. 1) Помощь. 2) Сочувствие; соболезнование.


Гаус II ис. Суга чуму, су төбенә төшү.

сущ. Погружение в воду; ныряние.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат =>Гау<= Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ