Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаһ Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гобар ис. Тузан.

сущ. Пыль.


Гобудиять ис. 1) Коллык, коллык итү. 2) Буйсынучанлык.

сущ. 1) Рабство. 2) Поклонение, служение.


Гобур м. I Кичү, елга аркылы чыгу.

м. I Переход, переправа, прохождение.


Гобус с. Чытык йөзле, караңгы чырайлы.

прил. Хмурый, нахмуренный, суровый, мрачный.


Гобусәт ис. Чытык йөзлелек, караңгы чырайлылык.

сущ. Хмурость; суровость.


Годван ис. 1) Дошманлык. 2) Ачу. 3) Агрессия. 4) Гаделсезлек.

сущ. 1) Враждебность. 2) Злоба. 3) Агрессия. 4) Несправедливость.


Годул ис. Фикердән, сүздән кире кайту, юлдан чыгу.

сущ. Отступление, отказ.


Гозат ис. к. Яулап алучылар, сугышып алучылар.

сущ. мн. Завоеватели, захватчики.


Гозер* ис. 1) Сылтау, сәбәп, бер эшне эшләүгә мөмкинлек бирмәгән сәбәп. 2) Ялыну, инәлү, ялвару, йомышны үтәүне сорау.

сущ. 1) Оправдание. 2) Предлог; помеха; препятствие. 3) Просьба, прошение, мольба.


Гозза ис. Гозза (гарәпләрнең борынгы заманда табынган потларыннан берсенең исеме). Ки калсын кәгъбәи пакь-пакь мәнаттан, лят вә гоззадан. (Г.Тук.)

сущ. Гозза (имя собственное одного из идолов у древних арабов).


Гозләт ис. Кешедән читләшү, кешеләр белән аралашмау, ялгызлыкка бирелү. Бер дәрвиш кеби гозләт сөя. (Г.Тук.)

сущ. 1) Уединение, одиночество. 2) Изолированность.


Гозу ис. 1) Орган (гәүдәдә). 2) Состав, элемент. Комнар, балчыклар кушылып ниһаять атауның асыл гозуы хәлендә тәхәҗҗер итәчәк. (Җ.Вәл.) 3) Член, әгъза (оешмада). (Бу соңгы мәгънәдә татар телендә гозу урынына әгъза сүзе кулланыла һәм күплеге татарча әгъзалар формасында ясала.

сущ. 1) Орган (тела). 2) Состав, элемент. 3) Член (партии, общества).


Гозубәт I ис. Буйдаклык, өйләнмәүчелек.

сущ. Холостая жизнь.


Гозубәт II ис. Ачы теллелек, усал теллелек.

сущ. Злоязычность.


Гокаля ис. Гакыйль-нең к.

сущ. мн. От гакыйль.


Гокба ис. дини Ахирәт Дөньями, гокбами ектым яэс вә хирманың да бән. (Г.Тук.)

сущ. рел. Загробный мир.


Гокдә ис. 1) Төен Күңелдә бер гокдә калды. 2) Читенлек.

сущ. 1) Узел. 2) Трудность.


Гокубәт ис. 1) Азап, җәза. 2) Авырлык, кыенлык. Аның гокубәтен алдан уйларга кирәк. (К.Нас.)

сущ. 1) Наказание, возмездие, ка'ра.


Гокым ис. Бала булмау; кысырлык.

сущ. Бесплодие, яловость.


Гол ис. 1) Муенга сала торган богау. 2) Чылбыр.

сущ. 1) Железный ошейник. 2) Оковы, цепи.


Голям ис. 1) Ир бала, яшсмер, үсмер егет. 2) Хезмәткә йөрүче малай.

сущ. 1) Малчик, юноша, парень. 2) Слуга, гарсон.


Голяма* ис. Галим-нең к. (Бу сүз галим мәгънәсендә кулланылып, күплеген голамалар дип тә сөйләнә)

сущ. мн. от галим.


Голү I ис. 1) Югарылык. 2) Бөеклек. Нифак иттем үземдәге голүгә. (Г.Тук.)

сущ. 1) Высота, высший предел. 2) Величие.


Голү II ис. 1) Мавыгып зурайту, арттырып җибәрү, зур итеп күрсәтү; булуы мөмкин булмаган нәрсәләр турында сөйләү. 2) Яшьлек дәрте, ярсуы, ялкыны.

сущ. 1) Преувеличение, чрезмерность. 2) Усердие, рвение, пыл.


Голүви с. Югары, күккә караган. Саф сабыйлык дәвере пакь вә голүви мөнәсәбәт белән илаһи бер күренеш шикелле узып китте. (Г.Ибр.)

прил. Высший, небесный.


Голүвият ис. к. Бөек уйлар, югары фикерләр, идеяләр.

сущ. мн. Великий замысел, возвышенные идеи.


Голүвиять ис. Югарылык, бөеклек, мәгънәвилек. Сандугач голүвиять белән сайрап җибәрде. (М.Гаф.)

сущ. Возвышенность, приподнятость.


Голүм ис. Гыйлем-нең. к. Голүме нәкълия - телдән-телгә күчү юлы белән алына торган белемнәр.

сущ. мн. от гыйлем.


Гомдә ис. Таяныч, терәк, таянырлык һәм ышанырлык нәрсә.

сущ. Основа, опора, база.


Гомер* ис. 1) Тормыш. 2) Тереклек вакыты, һәркемнең яшәү чоры. 3) Бервакытта да, һичкайчан. Барчасы юк сүз аларның, булганы юктыр гомер. (Г.Тук.)

сущ. 1) Жизнь. 2) Возраст. 3) Никогда.


Гоммал ис. к. Эшчеләр, эшләүчеләр.

сущ. мн. Рабочие.


Гомран ис. 1) Эшкәртелгәнлек, эшләнеп бетеп җитешкән булу, төзеклек. 2) Югары дәрәҗәгә ирешкән хәл. 3) Мәдәният, культура.

сущ. 1) Возделывание; завершение. 2) Достижение. 3) Цивилизация, культура.


Гомуд ис. Үрә, текә, туп-туры торган багана яки сызык.

сущ. 1) Столб. 2) Шест, мачта. 3) Колонка.


Гомуди ис. Текә, үрә тора торган, вертикаль.

сущ. Перпендикулярный, вертикальный.


Гомудән р. Текә, үрә кисеп, текә рәвештә итеп.

н. Перпендикулярно, отвесно, вертикально.


Гомум* I ис. Масса, барлык халык.

сущ. 1) Всеобщность, всё. 2) Публика, весь народ, все.


Гомум II ис. Гамь II-нең к.

сущ. мн. от гамь II.


Гомуми* с. Гомуми, тулай, масса(га бәйләнешле).

сприл. Всеобщий, общий.


Гомумиять ис. Гомумилек, тулайлык, бер йбернең массага бәйләнешле булуы.

сущ. Вопросы, имеющие общее значение.


Гомумән* р. Гомумән, тулаем алганда.

н. Вообще.


Гомык ис. Тирәнлек.

сущ. Глубина.


Гонван ис. 1) Дәрәҗә атамасы, данлыклау исеме (титул). 2) Китап (бүлек) исеме, газета яки мәкалә исеме. Әллә ничә гонванда газеталар. (Ф.Әмир.)

сущ. 1) Титул. 2) Заглавие, название.


Гонеф ис. Катылык, усаллык; көч куллану. Гонеф әйләп хиҗаләт вирмәс ирдем. (Ут.Им.)

сущ. Жестокость, угнетение, притеснение, насилие.


Гонк ис. 1) Муен.

сущ. Шея.


Гоннә ис. 1) Тыңкышлык, борын аша сөйләшү. 2) Борын эченнән чыккан тавыш; борын авазы.

сущ. 1) Гнусавость; говорение в нос. 2) фон. Назализация.


Гонсыр ис. 1) Элемент (катлаулы әйбердә була торган һәрбер аерым төп матдә). 2) Состав өлеше. 3) Яралыш, табигать. 4) Токым. Синең ганасыйрың (гонсырларың) бозыктыр. (К.Нас.)

сущ. 1) Элемент, вещество; материя. 2) Составная часть. 3) Происхождение, природа. 4) Порода.


Гонуд ис. Үзсүзлеләнү, киреләнү, үзсүзлелек, үҗәтлек.

сущ. Упорство, уклонение (от чего-либо).


Гончә, гонҗә ф. ис. Ачылып җитмәгән чәчәк, чәчәк бөресе. ...берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр. (Г.Тук.)

сущ. Бутон, нескрывшийся веток.


Гораб ис. 1) Карга. 2) Козгын. Син гораб дип уйлаганың аслы шункар улмасын. (Ак.)

сущ. 1) Ворона. 2) Ворон.


Гораба ис. Гариб-нең к.

сущ. мн. от гариб.


Горбәт ис. 1) Мосафирлек, иленнән, туганнарыннан аерылап чит, ят илләрдә булучылык. 2) Ялгызлык. Бимәкян вә бичара горбәт чигеп, йөрәкендә хәсрәт уты янар икән. (М.Кол.)

сущ. 1) Удаление от родины, странствование. 2) Одиночество.


Гореф* ис. Йола, гадәт.

сущ. Обряд, традиция, обычай.


Горрә ис. 1) Ай, көн, таң башланышы. 2) Бер көнлек ай. 3) Кашка (хайван маңгаендагы ак тап). 4) Яктылык, ялтыравык.

сущ. 1) Новолуние; заря. 2) Однодневная луна. 3) Белая звезочка (на лбу лошадей). 4) Лучезарный; блестящий.


Горуб ис. Бату, баю.

сущ. Заход, закат.


Горур* ис. 1) Горурлык, мактаныч. 2) Кәпрәю, масаю борын чөю, борын күтәрү, һавалылык. Бик горурлы ул сиңа һич ихтыяҗы төшмәсә. (Г.Тук.)

сущ. 1) Гордость. 2) Самообольщение; тщеславие; высокомерие.


Горуранә гф. р. Горурланып, масаеп, борын чөеп. БХаммат хаҗи үзе беренче сафта горуранә басып тораю. (Г.Газиз.)

ар.-п. н. Гордо, высокомерно, надменно.


Горфи с. Йола(га), электән килгән гадәт(кә бәйләнешле); гадәттәгечә, гадәт буенча булган.

прил. 1) Обычный; традиционный. 2) Условный.


Горфә ис. 1) Балкон. 2) Бүлмә.

сущ. 1) Веранда, балкон. 2) Комната.


Горфән р. Йола буенча, урнашкан гореф-гадәт буенча.

н. Обычно, согласно обычаю.


Горьян с. Ялангач, шәрә.

прил. Голый, обнаженный, нагой.


Горсарә ис. Сыгынты, әйбердән сыгып алынган су.

сущ. Сок; экстракт.


Госас ис. Госса-ның к.

сущ. мн. от госса.


Госел ис. 1) Коену. 2) Юу.

сущ. 1) Купанье. 2) Мытье.


Госелханә ис. Коену, юыну бүлмәсе.

сущ. Ванная комната; помещение для омовения.


Госер ис. Госер соңында йөсер килер. (К.Нас.)

сущ. Затруднение, трудность.


Госса ис. Гомере госса, гамь илә. (Г.Кан.)

сущ. Горе, горечь; печаль; тоска.


Госун ис. Бөгелә торган яшь агач, агач ботагы.

сущ. Ветка молодого дерева; сучок.


Готас ис. Төчкерү, төчкерек.

сущ. Чиханье.


Гофран ис. дини Гафу итү, гаепләрне кичерү, каплау. Син Галиәсгар Гафур, Гофран таләп ит Алладан. (Ш.Баб.)

сущ. 1) Прощение. 2) рел. Отпущение грехов; помилование.


Гофунәт ис. 1) Черү. 2) Черек исе, сасы ис. 3) Черек Ишек алды тирес вә пычрак булса, гофунәттән бохар күтәрелеп сыйкхәткәмозыйрдыр. (К.Нас.)

сущ. 1) Гниение. 2) Гнилость, гниль. 3) Гнилой запах.


Гошер* сан 1) Уннан бер. 2) Уышның уннан бере күләмендә дини налог.

ч. Одна десятая. 2) Десятина (налог).


Гошшак ис. Гашикъ-ның к.

сущ. мн. от гашикъ.


Гоюб ис. Гайб II-нең к.

сущ. мн. от гайб II.


Гоюн ис. Гайн II-нең к.

сущ. мн. от гайн II.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаһ Ги =>Го<= Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ