Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Игадә м. IV 1) Кире кайтару, кире бирү, кайтару. 2) Кабатлау, кабат эшләү. 3) Элекке хәленә китерү.

м. IV 1) Возвращение. 2) Повторение. 3) Пере (перевыборы, пересмотр и т.д.).


Иганат ис. Иганә-нең к.

сущ. мн. от иганә.


Иганә*, иганәт м. IV. 1) Ярдәм, булышлык. 2) Берәр яхшы эш өчен халыктан җыелган акча, иганә акчасы.Иганәт эстәдек без чөн буңа дак гайре мәүладан. (Г. Тук.)

м. IV. 1) Помощь, поддержка, содействие. 2) Пожертвование.


Иганәтән р. Булышлык итеп, ярдәм йөзеннән.

н. виде помощи, в качестве поддержки.


Игашә м. IV. Кичендерү, яшәтү, ашату.

м. IV. Пропитание, поддержание жизни.


Игъбирар м. IX. 1) Тузанлану, өстенә тузан куну; 2) Хәтер калу, үпкәләү.

м. IX. 1) Запыление, покрытие пылью. 2) Огорчение, обида.


Игъва м. IV Аздыру, юлдан яздыру, начарлыкка өндәү; котырту. Бәлки бакмаслар иде шайтаннары игъвасына. (Г. Тук.)

м. IV. 1) Обольщение, искушение. 2) Наущение; подстрекательство.


Игъван ис. кара: әгъван.Анлары мөршид санап игъваннары ахмак имеш. (Г. Тук.)

сущ. см. Әгъван.


Игъдад м. IV. 1) Хәзерләү. 2) Берәүне укытып өйрәтеп бер эшкә хәзерләү.

м. IV. 1) Подготовка 2) Обучение какому-нибудь делу.


Игъдади с. Хәзерләү(гә караган).

прил. Подготовительный.


Игъдадия ис. Мәдрәсәдә югары белем алуга хәзерләү класслары.

сущ. Подготовительные классы в медресе (для поступления в высшую школу).


Игъдам м. IV. 1) Юк итү, юкка чыгару. Милләта иһдам идән, игъдам идән шунлар имеш. (Г. Тук.) 2) Закон нигезендә үтерү.

м. IV. 1) Уничтожение 2) Казнь.


Игъзаз м. IV. Хөрмәтләү, кадерләү, олылау.

м. IV. 1) Оказание внимания, почтения. 2) Почтительность.


Игъзазе гыйззәт ст. Кадер, хөрмәт, олылау. Татый бер-берени агъзазе гыйззәт. (Сайяди)

сс. Почесть, уважение, почтение.


Игъзазән р. Хөрмәтләп, олылап, кадерләп.

н. Почтительно, с почтением.


Игъзам м. IV. 1) Зурайту, кирәгеннән артык әһәмият биреп күтәрү, 2) Кечкенә әйбер яки эшне зурайтып, күпертеп карау.

м. IV. 1) Почитание; возвеличивание. 2) Преувеличение.


Игъля I м. IV. 1) Күтәрү, югары итү, 2) Шөһрәтле итү, атказандыру.

м. IV. 1) Подъём, возвышение. 2) Прославление.


Игъля II м. IV. 1) Әйбернең бәясен күтәрү. 2) Бәя кую.

м. IV. 1) Повышение, подиятие цен. 2) Оценка.


Игълякъ м. IV. 1) Бикләү, йозаклау; киртәләү. 2) Сүзне аңлаешсыз итеп, бутап сөйләү.

м. IV. 1) Закрытие, запирание на замок. 2) Путанное объяснение.


Игълям м. IV. 1) Белдерү, аңлату. Килсә кайгы гәр аңар, игълям кыладыр күз, йөзе. (Г. Хар.) 2) Аңлатма; белдермә, хәбәр.

м. IV. 1) Уведомление, извещение. 2) Объяснение; сообщение; 3) Известие.


Игълян* м. IV. 1) Белдерү. 2) Мәйданга чыгару, ачык итү, халыкка белдерү.

м. IV. 1) Объявление, извещение. 2) Обнародование, публикация.


Игъляне ифляс из. Бөлгенлеккә төшүне фаш итү, банкрот булганлыгын белдерү. Байларның игъляне ифляс итүләренә сәбәп булдың. (М. Гаф.)

из. Объявление банкротства, разорения.


Игъма м: IV. һушсыз булу, хәлдән таю.

м: IV. Обморок, обморочное состояние.


Игъмаз м: IV. 1) Күз йому, күрми китү, карамый узу. 2) Күрмәмешкә салышу.

м: IV. 1) Попустительство, поблажка, потворство. 2) Притворство.


Игъмаль м: IV. 1) Эшләү, ясау. 2) Барлыкка китерү.

м: IV. 1) Применение, делание. 2) Создание.


Игъмар м: IV. 1) Эшкәртү, төзек итү. 2) Утраклау, мәдәниләштерү.

м: IV. 1) Возделывание. 2) Заселение.


Игъра м: IV. 1) Берәүне берәр кешенең зарарына эш итәргә кызыктыру, котырту. 2) Комсызландыру, хирысландыру.

м: IV. 1) Побуждение, подстрекательство, соблазн. 2) Побуждение к жадности, скаредности.


Игъраб м: IV. грам. 1) Сүзләрнең төрләнүе. 2) Сүзләрне тәнвиннәре белән язу, уку.

м: IV. грам. 1) Изменение по флексиям (имени) или изменение по окончаниям (глагола); флексия. 2) Чтение, написание с полными окончаниями.


Игърак м: IV. 1) Суга батыру; су басу. 2) Акылга сыю ягыннан мөмкин булып та, гадәттә булуы мөмкин булмаганча арттырып мактау яки яманлау. Г. Ибраһимовның: „Ул өшәнчеге, бирнәсе дисәң, адәм әйтеп, адәм бетермәс, әйтәм бит, өеңә сыймас... авылыңа сыймас...", дигән җөмләсендә игърак бар.

м: IV. 1) Затопление, наводнение. 2) Преувеличение, превышение меры (в хвале или хуле).


Игъта м: IV. Бирү, өләшү, алга китереп бирү.Зыя бине Җәләлетдин Сабитовка имам хатыйб вә мөдәррислек рөтбәсе игъта кылынды. (Г. Ибр.)

м: IV. Предоставление, отдача, раздача.


Игътибар* м. VIII. 1) Әһәмият бирү, күңел бирү. 2) Хөрмәтләү, санга санау. 3) Сүзе үтемлелек, танылганлык, авторитет. 4) Илтифат.

м. VIII. 1) Принятие во внимание. 2) Уважение, авторитет, почет. 3) Значение, престиж. 4) Внимание.


Игътибарән р. 1) Әһәмият биреп, санга санап, илтифат итеп, истә тотып, игътибарга алып, искә алып. Минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән... (Г. Тук.) 2) Башлап. Бу көннән игътибарән — бу көннән башлап.

н. 1) Принимая во внимание. 2) Начиная с...


Игътидад м. VIII. Исәпкә алу.

м. VIII. Принятие в расчет.


Игътидал м. VIII. 1) Ике хәлнең, ике якның уртасында булу. 2) Урта сызыкта булу, уртача фикердә булу. Мин үзем игътидал тарафында. (Ф. Әмир.)

м. VIII. 1) Умеренность; равновесие. 2) Соразмерность, симметрия.


Игътидаэ м. VIII. 1) Дошманлык күрсәтү. 2) Рәнҗетү, золым итү. 3) Көчләү.

м. VIII. 1) Враждебность, враждебное действие. 2) Обида, притеснение/ гнёт. 3) Насилие.


Игътиза м. VIII. Туену, ризыклану.

м. VIII. Насыщение.


Игътизал м. VIII. 1) Аерылу, читкә китү, халык арасыннан читкә кагылу. 2) Хезмәт урыныннан чыгу. Игътизал иттеки соң Мәгарринең кадере артмыштыр. (Р. Фәх.)

м. VIII. 1) Отшельничество, жизнь в уединении. 2) Уход с работы, оставление должности.


Игътизар м. VIII. 1) Бер эшне эшләү, яки эшләмәвенең сәбәбен күрсәтеп үзен аклау. 2) Гозерне кабул итүен үтенү. 3) Гафу үтенү. Имде бу вакыйгане кешегә сөйләмә, ... дип агътизар кылды. (К. Нас.)

м. VIII. 1) Объяснение причин иевыполнения обязатёльств. 2) Мольба о прощении. 3) Извинение.


Игътикад м. VIII. Ышану, чын күңелдән ышану, инану; күңел беркетү, күңел бәйләү. Шул юлны туры юл дип игътикад итәр. (3.Һад.)

м. VIII. Верование, верат убеждение, доверие.


Игътикяф м. VIII. дини 1) Берәр изге саналган урыннан (мәчеттән) чыкмый берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту. Булчы син миңа мөрит, мине аркаңда йөреш, ачыйк гамәл кибетен, игътикяфларга керик. (Г. Тук.) 2) Бер урында ябылып яки тукталып тору.

м. VIII. рел. 1) Продолжительное моление не выходя из храма. 2) Упорное занятие (чем-либо).


Игътиля м. VIII. 1) Югары ашу, күтәрелү, биекләнү, югары менү. Игътиля итсәц, канатың ач, вакыт җитте бугай. (Г. Тук.) 2) Дәрәҗәсе күтәрелү.

м. VIII. 1) Восхождение, подъём, возвышение. 2) Возвеличение.


Игътимад м. VIII. 1) Таяну, аркалану, ышану. Нык үзенә игътимады һәм сүзенә игътакад. (Г. Тук.) 2) Ышаныч, таяныч.

м. VIII. 1) Вера, доверие. 2) Опора.


Игътимадән р. 1) Ышанып. 2) Таянып, аркаланып.

н. 1) Доверяя. 2) Опираясь (на что-либо).


Игътинаэ м. VIII. 1) Әһәмият бирү, булдырырга тырышу, бик нык дикъкать итү, игътибар итү. 2) Игътибар.

м. VIII. Внимание, забота.


Игътинам м. VIII. 1) Сугышып трофей алу. 2) Кан, җан биреп алган мал кебек кадерле күрү.

м. VIII. 1) Захват трофеев. 2) Считать (считание) драгоценным, дорогостоящим (добытым ценою крови).


Игътинам форсат ст. Вакытның кадерен белү.

сс. Знать цену времени.


Игътираб м. VIII. 1) Чит җиргә китү, туган-үскән иленнән аерылу. 2) Башка милләттән хатын алу.

м. VIII. 1) Отъезд на чужбину, удаление от родины. 2) Бракосочетание с женщиной другой нации.


Игътираз м. VIII. 1) Бер фикер яки карарга каршы төшү, каршы сөйләү, кире кагу. 2) Фикернең дөреслегенә сәбәпләр, дәлилләр сорау, каршы дәлил, сәбәп кую; аркылы төшү. Әхмәт кызык өчен атасына игътираз итте. (Ф. Әмир.) 3) Хур итү, намуска тукыну.

м. VIII. 1) Противодействие, возражение, протест. 2) Требование веских дрказательств. 3) Посрамление, скомпрометирование.


Игътирар м. VIII. 1) Алдану, зыянсыз дип уйлап.зыянга төшү. 2) Масаю, горурлану. 3) Сизмичә, белмичә калу.

м. VIII. 1) Обман, заблуждение. 2) Самодовольство, зазнайство. 3) Неведение, неосведомлённость.


Игътираф м. VIII. Үзенең гаебен тану, әйтү, кимчелекләрен тану, өстенә алу. Үзегезнең мәсьүл икәнлегегезне игътираф итеп, адәм балаларына башка юллар эзләргә... чакырмыйсызмы? (Г.Ибр.)

м. VIII. Признание (своих ошибок, недостатков и. т. д.).


Игътираф м. VIII. Тартып алу, жәберләп, талап алу, көчләп алу, үзенеке итү.

м. VIII. Похищение, узурпация, грабёж; присвоение.


Игътисал м. VIII. Юыну, коену.

м. VIII. Обмывание, купание, умывание.


Игътисам м. VIII. 1) Тотыну, кулы белән ябышу. 2) Бер-бер нәрсәдән һич аерылмау. 3) Гаепле булудан үзен саклау.

м. VIII. 1) От гл. (гасамә) — крепко держаться за что-либо. 2) Нежелание расстаться с чем-либо. 3) Избежание обвинения.


Игътисаф м. VIII. 1) Туры юлдан язу, юлдан сабу. 2) Хаксызлык.

м. VIII. 1) Уклонение от прямого пути. 2) Притеснение, несправедливость, жестокость.


Игътишаш м. VIII. 1) Хәйлә, яман ният белән яхшы сүз әйтү. 2) Бозык уй белән эшләнгән яки сөйләнгән дип уйлау.

м. VIII. 1) Плутовство, хитрость, двуличие. 2) Выраженйе недоверия к сказанному или сделанному.


Игътияд м. VIII. 1) Гадәтләнү, гадәткә кертү, гадәт итү, 2) Гадәт, гадәткә кергән нәрсә.

м. VIII. 1) Привыкание, приучение. 2) Обыкновение, привычка.


Игъфал м. IV. Белемсбзлеккә төшерү, йомыклыкка төшерү, алдау, сиземсез итү. Сез, әй, чалмалылар, безне моңа дшс (чаклы) иттегез игъфал. (Г. Тук.)

м. IV. Введение в заблуждение, обман.


Игъҗаб м. IV. Гаҗәпләнүгә төшерү, гаҗәпләнүгә сәбәп булу.

м. IV. Вызвать удивление, привести в восторг.


Игъҗаз м. IV. 1) Гаҗизлеккә төшерү, аптырауда калдьфу. 2) Һәркемне гаҗәпләндерә һәм беркем дә эшли алмый торган гадәттән тыш нәрсә. Ушбу мэзкүрлэр аныц ләфзыида булган, агъҗаздыр. (К. Нас.)

м. IV. 1) Ослабление; обессиливание, делание неспособным (к чему-либо). 2) Удивительное явление, чудо.


Игъҗал м. IV. Ашыктыру, тизләтү.

м. IV. Потарапливание, ускорение.

 


Өскә
А Б В Г Д З Иб =>Иг<= Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ