Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ирад м. IV 1) Китерү, мисал итеп, дәлил итеп китерү, нәрсәгә дә булса таянып яки нәрсәне дә булса күздә тотып сөйләү. "Аның ишегеннән дә керә, тишегеннән дә керә", - дәүләте алга барган кемсә турында ирад кылыныр. (К.Нас.) 2) Күчми торган милектән алынган керем, килер. 3) Килер бирә торган мал-мөлкәт.

м. IV 1) Приведение доходов, доказательств, ссылка (на что-либо). 2) Доход, поступление. 3) Имущество, достояние, дающее прибыль, доход.


Иради с. 1) Теләк(кә), омтылыш (ка бәйләнешле). 2) Ихтыяри.

прил. 1) Добровольный, 2) Вольный.


Ирадә м. IV. 1) Теләү, эстәү, омтылу. 2) Кешедә булган теләү һәм ирек-ихтыяр үзлеге. Тимер кулы, куәтле лрадәсе белән әхвәлне үзе теләгән якка бора. (Г. Ибр.)

м. IV. 1) Намерение, желание, охота, добрая воля. 2) Добровольность.


Ирадәи ля язаль гыйб. дини Алла теләве, алла кушуы. Бәс моның сәбәбе... вә багыйсы ирадәи ля язальдер. (Г. Фәез.)

фр. рел. Воля, веление бога.


Иракаэ м. IV. Агызу, түгү.

м. IV. Литьё, пролитие.


Ирикаэддәм из. Кан агылу.

из. Пролитие крови.


Ирас м. IV 1) Мирас калдыру. 2) Китерү, бирү. 3) Бер нәрсә икенче бер нәрсәнең булуына сәбәп булу. Якут ташын янда йөртмәк вәкарь вә мәһабәтне ирас кылыр. (К. Нас.) 4) Берәүне үзенең варисы итеп билгеләү.

м. IV. 1) Оставление в наследство. 2) Принос; отдача. 3) Причина порождения. 4) Определение (кого-либо) наследником.


Ирахә м. IV Тындыру, тынычландыру; рәхәтләндерү, ял иттерү, сулу алдыру.

м. IV. Отдых, покой; успокоение, облегчение (кому-либо).


Ираэә м. IV Күрсәтү, күрсәтеп өйрәтү, белдерү.

м. IV. Показ, показывание, обучение.


Ирваэ м. IV 1) Сугару. 2) Су бирү. Агыз яшьләрне, кыл төшләрне ирваэ. (Дәрд.)

м. IV. 1) Орошение. 2) Выдача воды.


Иргаб м. IV Кызыксындыру, кызыктыру.

м. IV. Возбуждение желания, интереса.


Ирза м. IV Ризаландыру, күңелен табу.

м. IV. Удовлетворение, ублаготворение, угождение.


Ирзаг м. IV Сөт имезү, бала имезү, имдерү.

м. IV. Кормление грудью.


Ирс ис. 1) Ата-анадан яки башка туганнарыннан калган малга ия булу, мирас ашау. 2) Мирас. 3) биол. Ата-анада булган сыйфатның балага күчүе, нәселдән нәселгә күчү.

сущ. 1). Наследование. 2) Наследство. 3) биол. Наследственность.


Ирсал м. IV. Җибәрү. Китаплар ирсал хакында мәктүб яз. (М. Ак.)

м. IV. Отправка, посылка.


Ирси с. 1) Мирас(ка бәйләнешле), мирас рәвешендә күчә торган. 2) Нәселдән нәселгә күчә торган.

прил. 1) Унаследованный. 2) Наследственный.


Ирсән р. Мирас рәвешендә, мирас буларак.

н. По наследству.


Иртибат м. VIII. 1) Бәйләнеш, бәйләнү, ябышу. 2) Арадагы мөнәсәбәт, элемтә. Тәм белән зәүкъ арасында иртибат бардыр. (К. Нас.)

м. VIII. 1) Связанность, связь. 2) Взаимосвязь, взаимоотношение.


Иртигаб м. VIII. Курку, өркү.

м. VIII. Чувство страха, испуг.


Иртигаш м. VIII. 1) Калтырау, дерелдәү. 2) Көзән җыеру.

м. VIII. 1) Дрожь, содрогание. 2) Судорога, конвульсия.


Иртидад м. VIII. 1) Кайту. 2) Кайтару. 3) Диннән чыгу, мөртәд булу. 4) Тоткан юлын, идеясен үзгәртү. Зогфе хактан хәүф итеп, сез иттеңезме иртидад. (Г. Тук.)

м. VIII. 1) Отход, отступление. 2) Возвращение. 3) Отступничество. 4) Перемена идеи, изменение своих взглядов.


Иртиза м. VIII. Риза булу, ризалык, яхшы дип тану; канәгатьләнү.

м. VIII. Признание удовлетворительным, удовлетворение.


Иртизаг м. VIII. Сөт имү.

м. VIII. Сосание груди.


Иртизак м. VIII. Туклану өчен эшләп ризык табу.

м. VIII. Зарабатывание на жизнь; пропитание.


Иртикаэ м. VIII. Ашу, югары күтәрелү, культурада күтәрелү, алга китү, тәрәкъкый итү.

м. VIII. Постепенное развитие, рост, эволюция. 2) Возвышение; прогресс.


Иртикяб м. VIII. 1) Гаеп; начар һәм тыелган эшне эшләү, гөнаһка төшү. Ни кәбаирдер, мисакта рухым иткән иртикяб. (Дәрд.) 2) Ришвәт алу.

м. VIII. 1) Совершение преступления, впадение в грех. 2) Получение взятки.


Иртифаг м. VIII. 1) Югары күтәрелү, менү. 2) Дәрәҗәгә менү, югары урынга күтәрелү. 3) Югарылык, биеклек, калкулык.

м. VIII. 1) Повышение, подъём. 2) Повышенйе (в должности). 3) Высота; возвышенность.


Иртифаган р. Югарылык ягыннан; күтәрелү ягыннан.

н. 1) Высотой, по высоте. 2) По степени (подъёма).


Иртихал м. VIII. 1) Күчү, күчеп китү. 2) күч. Үлү, вафат булу, дөньядан күчү.

м. VIII. 1) Отправление, отъезд, эмиграция. 2) перен. Смерть (переход в другой мир).


Иртиша м. VIII. Ришвәт (взятка) алу.

м. VIII. Взяточничество.


Иртияб м. VIII. 1) Шикләнү, шөбһәләнү, икеләнү. 2) Оялып калу.

м. VIII. 1) Сомнение, недоверие, подозрение. 2) Смущение.


Иртиҗал м. VIII. 1) Кинәт илһамлану (алдан хәзерләнмичә, тик үтәү вакытында гына тиз уйлап шигырь уку, көй чыгару яки речь сөйләү). 2) Кинәт илһам белән сөйләнгән сүз, шигырь.

м. VIII. 1) Внезапное вдохновение; импровизация. 2) Экспромт.


Иртиҗалән р. Кинәт илһам белән.

н. Экспромтом.


Иртиһан м. VIII. Әҗәткә биргәндә берәр әйберем алып калу.

м. VIII. Получение залога, заклад.


Ирфәгь фиг. 1) Күтәр. 2) Алып кит. Ирфәгъ ...ганна бу карангу хаили. (Күтәр... бездән бу караңгы пәрдәне.) (Г.Тук.)

гл. 1) Подними, возвысь. 2) Сними, удали, убери.


Ирхас м. IV. (Әйбернең) бәясен төшерү, арзанайту, очсызлату.

м. IV. Удешевление, снижение (цен).


Иршад м. IV. Юлга салу, туры юлга кертү, юл күрсәтеп җибәрү.

м. IV. 1) Насгавление на путь истины. 2) У казание, инструкция.


Иршаднамә гф. ис. дини Ишанлык документы. Иршаднамә алыр бу; зәңгәр йортлар салыр бу ... (Г. Тук.)

ар.-п. сущ. рел. Религиозный документ на право быть ишаном.


Ирҗаг м. IV. Кире кайтару; аслына кайтару.

м. IV. Возврат, возвращение.


Ирһаб м. IV. Куркыту, өркетү.

м. IV. 1) Спугнуть. 2) Запугивание, устрашение.

 


Өскә
А Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин =>Ир<= Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ