Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Изага м. IV 1) Бетерү, югалту, юкка чыгару.2) Бушка җибәрү, әрәм итү.

м. IV 1) Потеря; уничтожение. 2) Напрасная трата.


Изака м. IV 1) Татыту, тәмен татыту. 3) Зәвыкландыру.

м. IV 1) Давать пробовать. 2) Удовлетворение (вкуса).


Изалә м. IV Китәрү, җибәрү; бетерү, юк итү.

м. IV Устранение, уничтожение.


Изар ис. 1) Киң юбкасыман эчке кием. 2) Гәүдәне билдән түбән каплау өчен билгә бәйли торган җәймә — өреткеч.

сущ. 1) Ширркое нижнее платье, 2) Покрывало для прикрытия нижних частей тела.


Изафә ис. 1) Кушу, тоташтыру. 2) грам. Изафә (иялек килешендәге исем белән бирелгән аергычның аерылмышка мөнәсәбәте).

сущ. 1) Присоединенйе, добавление, дополнение. 2) грам. Изафет (определение в род. палеже.)


Изах м. IV. Аңлату, ачыклау, ачык итеп аңлату. Бер җөзаф сүз булса да гәр (гәрчә) бер изахсыз үтмәек. (Ш. Баб.)

м. IV. Разъяснение, объяснение.


Изахат м. IV. Изах-ның к.

сущ. мн. от изах.


Изахен р. Ачыклап, ачык итеп сөйләп.

н. Ясно, чётко (объяснять что-либо).


Изгаф м. IV. Зәгыйфьләү, көчсезләндерү.

м. IV. Ослабление.


Издиваҗ м. VIII. Өйләнешү, парлашу.

м. VIII. Брак, бракосочетание, женитьба.


Изен ис. Рөхсәт, эшләргә ирек бирү юл кую.

сущ. Разрешение, позволение.


Изкяр м. IV. Искәртү, исенә төшерү, хәтерләтү.

м. IV. Напоминание.


Излял I м. IV. Юлдан яздыру, адаштыру, саташтыру, аздыру.

м. IV. Сбивание с пути, введение в заблуждение; совращение.


Излял II ис. Кимсетү, түбәнәйтү, санга санамау. Мәгариф эһлидән чук күрдем излял, җәһаләт каумидин тәхкыйр вә излял. (Ут. Им.)

сущ. Унижение, пренебрежение.


Измар м. IV. 1) Яшерү, сер игеп тоту. 2) Яшерелгән уй.

м. IV. 1) Сокрытие, умалчивание. 2) Тайный замысел.


Израр м. IV.Зарар иттерү, зыянга кертү.

м. IV. Нанесение вреда, причинение ущерба.


Изтыйраб м. VIII.1) Дулкынлану. Ул миңа моңарчы таныш булмаган изтыйраблы бер тавыш белән әткәй вафат" диде. (Г. Ибр.) 2) Икеләнү. 3) Көенү. 4) Йөдәү; аптырау; интегү; мәшәкатькә тару, азаплану, борчылу. Мин алдан ук икенче класста бер урын яздырып куйганлыгымнан, бик изтыйрабка төшми утыруымда дәвам иттем. (Ф. Әмир.)

м. VIII. 1) Волнение. 2) Колебание. 3) Возбуждение, смута, замешательство. 4) Пута ница, неясность. 5) Затруднение, беспокойство.


Изтыйрар м. VIII. Көчләнү, чарасыз булу, мәҗбүр булу.

м. VIII. Вынужденность, необходимость.


Изтыйрари с. Чарасыз; мәҗбүри. Күбрәк ашаганнары арпа иде, бу хәлне ихтыяр кылмакы, әлбәттә, изтыйрари иде. (К. Нас.)

прил. Вынужденный.


Изһар м. IV. Күрсәтү, ачып салу, мәйданга чыгару. Телләре белән изһар кыла шатлыкларын. (М. Гаф.)

м. IV.1) Обнаружение, выявление. 2) Показ.

 


Өскә
А Б В Г Д З Иб Иг Ид =>Из<= Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ