Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й Ка Ки Ко Ку Кы Кя Кә Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Кә тер. кара: кәл.

см. кәл.


Кәбаб* ис. Куырдак, куырма. Гыйшык уты белән йөрәге кәбаб улып... (К. Нас.)

сущ. Кебаб (рубленое мясо, изжаренное на огне).


Кәбаир ис. Кәбир-нен к. „Гөнаһе кәбаир" — олы гөнаһлар.

сущ. мн. от кәбир. Гөнаһе кәбаир — грехи великие.


Кәбир, кәбирә с. 1) Олы, зур, дәү, өлкән, бөек. 2) Мөһим.

прил. 1) Большой, огромный; великий. 2) Важный, серьёзный.


Кәбисә* ис. Феврале 29 көннән килә торган ел.

сущ. Високосный (год).


Кәбәд ис. 1) Бавыр. 2) Үзәк, йөрәк.

сущ. 1) Печень. 2) Середина; сердце.


Кәбәш ис. Тәкә, куй тәкәсе.

сущ. Баран.


Кәбүтәр ф. ис. Күгәрчен.

п. сущ. Толубь.


Кәвакиб ис. к. Йолдызлар.

сущ. мн. Звёзды.


Кәвакиб сәйярә ст. Планеталар.

сс. Планеты.


Кәвен ис. 1) Булу, барлыкка килү. 2) Барлык галәм, космос.

сущ. 1) Бытие, существование, состояние. 2) Мировое пространство, вселенная, космос.


Кәгыб ис. Тубык, тубык сөяге.

сущ. Лодыжка.


Кәгъбә ис. 1) Мәккә шәһәрендә борынгы бер гыйбадәтханә булып, мөселманнар гыйбадәт кылганда йөзләрен шуңа таба юнәлтәләр. 2) күч. Тоткан юл, идея, алга куелган максат. Үз кәгъбәсенә ирешү юлында әллә ничаклы җирдән урап йөреп һәляк булган талантлы шагыйрь Бабич. (Г. Ибр.) 3) күч. Сөйгән кыз.

сущ. 1) Кааба (мусульманский храм в г. Мекке). 2) перен. Цель, идея. 3) перен. Любимая девушка, возлюбленная.


Кәдбану ф. ис. Хуҗа хатын, бикә, ханым. Йә кәдбану, нә сәбәптән хәтерең тар, җәмалең саригъ улмыш, нә госсаң вар. (К. Гал.)

п. сущ. Хозяйка, дама, госпожа, барыня.


Кәдәр ис. Кайгы, хәсрәт, көенеч, сагыш. Кәмәрдән хали булмаен үткән көнгә тәәссеф кыйлыныр. (К. Нас.)

сущ. Беспокойство, горе, печаль.


Кәдү ф. ис. Кабак (яшелчә).

п. сущ. Тыква, кабачок.


Кәдүрәт ис. Кайгылы булу, көенү, борчылу.

п. сущ. Горе, неприятность.


Кәеф* ис. 1) Күңел торышы, күңел хушлыгы дәрәҗәсе. 2) Хозур, күңеллелек. 3) Саулык, сәламәтлек.

сущ. Хорошее расположение духа, настроение, веселье; удовольствие, наслаждение, довольство. 2) Здоровье.


Кәеф-сафа ст. Хозурлану, типтерү. Байларның кәеф-сафада йөрүләре һаман да күз алдымда торалар. (М. Гаф.)

сс. Пир, гулянье.


Кәза, кәзалик алм. Шулай, шулай ук, тагы, тагы да, яңадан, кабат, шуның кебек. Кәсебкяр булмакыгызга сәбәп кәзалик үзегездер. (М. Ак.)

мест. Так. так же, та ким образом, вот такой.


Кәззаб ис. Бик ялганчы, бик алдакчы.

сущ. 1) Весьма лживый 2) Лжец, обманщик.


Кәзым м. I. Ачу йоту, ачу килгәндә үзен кулга алу, үзенә хуҗа булу.

м. I. Сдерживание, обуздывание гнева; проявление сдержанности.


Кәйд ис. Хәйлә, мәкер, алдау.

сущ. Обман, козни, махинация.


Кәйф ис. кара: кәеф.

см. кәеф.


Кәйфиять ис. 1) Бер әйбернең үзенчәлекле хәле (рәвеше). Камыл төрле кәйфиятьтә буладыр: түгәрәк, өч кырлы, дүрт кырлы камыл. (К. Нас.) 2) Бер вакыйганың ничек булу сурәте (рәвеше). Бу кәйфаятьтә Маһруй хәстәханәдә ике җомга микъдар сыр-хап ятты. (3. Биг.)

сущ. 1) Качество, состояние, свойство (предмета). 2) Образ, форма (события).


Кәйфә алм. Ничек? Кәйфә халәкә? — хәлең ничек?

мест. Как, каким образом?


Кәл тер. Кебек, шикелле. Кәл матари — яңгыр кебек. Безә күстәрдегез һиммәт йөреп ашларга кәл әнгам. (Г. Тук.)

союз. Подобно; как; словно как.


Кәлб ис. Эт.

сущ. Собака.


Кәлим с. Аңа сүз сөйләнгән, үзенә сөйләгәнне тыңлап торучы.

прил. Слушающий, собеседник.


Кәлимә ис. Сүз.

сущ. Слово.


Кәлисә ис. Чиркәү. Санки (гүя) гыйшкың бер кәлисә бән аның накусием. (Г. Тук.)

сущ. Церковь.


Кәллә ф. ис. Баш.

сущ. Голова.


Кәлял ис. Ару, талу, талчыгу, хәлдән таю, алҗу.

сущ. Усталость, утомление.


Кәлям ис. Сүз, сөйләм.

сущ. Связные слова, фраза, речь, разговор.


Кәлямулла ст. дини Алла сүзе, Коръән. Ул хәзер алган „Сабах"тан бер кәлямулла сатып... (Г. Тук.)

сс. рел. Коран, „слово божье".


Кәма тер. Ничек... шулай; ничек булган булса, шулай.

союз. Как, равно как...


Кәмаль ис. 1) Җитешкәнлек, тулылык, өлгергәнлек, булуы җиткәнлек, пешкәнлек. Кеше үзен-үзе таныса кәмаль гакылы шуннан беленер. (К. Нас.) 2) Кимчелексез, тулы, бөтен.

сущ. 1) Полнота, законченность, совершенство. 2) Без недостатков; совершенный.


Кәмаләт ис. кара: кәмаль. Кәмаләтең бөек синең Өммекәмаль. (Ш. Баб.)

сущ. см. Кәмаль.


Кәма янбәгый гыйб. Ничек кирәк, шулай; тиешле рәвештә. Җинаятьләре өчен кәма янбәгый җәзасын илмыш. (3. Биг.)

фр. Как следует, как необходимо; так, чтобы; как надлежит.


Кәма һүә гыйб. 1) Нәкъ үзе, нәкъ шул, шуның шикелле үк, бөтенләй шул. 2) Ничек булган шулай. Кәма һүә тәфсыйл вә бәян кылды. (3. Биг.) 3) Бөтенләй тулысынча, баштанаяк, кирәгенчә.

фр. 1) Как раз, точно так, так же. 2) Как оно есть. 3) Полностью; совершенно.


Кәминә ф. с. 1) Ким, түбән дәрәҗәле; хур. 2) Яшерен.

п. прил. 1) Малый; ничтожный; позорный. 2) Скрытый.


Кәммая ф. с. Суммасы аз. 2) Заты түбән, бәясез, кыйммәте юк, арзан.

п. прил. 1) Обладающий недостаточным капиталом; несостоятельный. 2) Недостойный, дешёвый, неблагородный.


Кәмьяб ф. с. Сирәк очрый торган, аз була торган, аз табыла торган.

п. прил. Трудно находимый, редкостный, редкий, уникальный.


Кәмәнд ф. ис. Бау, аркан. Ул кичә Таһир Зөһрәнең сараена килеп, кәмәнд илән юкар чыкты; Зөһрә таң аткан вакытта Таһирны ефәк кәмәнд илә җиргә иңдерде. (Ә. У. К.)

п. сущ. Аркан, лассо.


Кәмәр* ф. ис. Билбау, эзәр.

п. сущ. Пояс, кушак.


Кәнар ф. ис. 1) Кырый, чит. 2) Яр чите, елга буе, диңгез кырые. Сәламәтлек кирәк булса диңгезгә кермә, ул кәнарда торыр димешләр. (Г. Фәез.) 3) Як.

п. сущ. 1) Край. 2) Берег (реки, моря), край (дороги и т. п.). 3) Сторона.


Кәнд ф. ис. 1) Шәһәр, ныгытмалы шәһәр. 2) Ныгытма, крепость. Әйтелде шәһре Болгар кәндләрендә. (М. Кол.)

п. сущ. 1) Город, поселение. 2) Крепость, цитадель.


Кәнеҗ ис. Кара: гәнеҗ.

сущ. см. Гәнеж.


Кәнизәк* ф. ис. Кол хатын, җария.

сущ. Рабыня, невольница.


Кәрамәт ис. 1) Хөрмәтлелек, затлылык. 2) Кадер, хөрмәт. 3) Изге кешеләр тарафыннан күрсәтелгән гадәттән тыш хәл, могҗиза. Ишанның кәрамәте күп ашап тиз сеңдермәктер. (3. һад.) 4) Юмартлык

сущ. 1) Честь, достоинство, престиж. 2) Почесть, уважение. 3) Чудо. 4) Щедрость, великодушие, благородство.


Кәраһиять ис. кара: кәраһәт.

сущ. см. Кәраһәт.


Кәраһәт ис. Чиркәнү, җирәнү, көчләнеп эшләү.

сущ. Отвращение, антипатия, ненависть.


Кәраһәтән р. Җирәнеп, чиркәнеп, мәкруһ күреп.

н. С отвращением, с ненавистью.


Кәрб ис. Борчылу, эч пошу; кайгы, хәсрәт.

сущ. Горесть, скорбь, печаль, тоска, мука.


Кәрван* ф. ис. Юлчылар төркеме, мал йөртүчеләр төркеме.

п. сущ. Караван.


Кәрван кыйран ф. ст. Таң йолдызы, Чулпан йолдызы.

п. сс. Утренняя звезда; Аврора.


Кәрдигяр ф. ис. Бар итүче, тәңре. Яри бирсә ул яраткан кәрдигяр. (Мөхм.)

п. сущ. Творец, создатель.


Кәрим с. 1) Юмарт, рәхимле, киң күңелле. 2) Хөрмәтле, кадерле, бөек, газиз.

прил. 1) Щедрый, великодушный, благородный, милостивый, любезный. 2) Почтенный, великий; уважаемый; дорогой.


Кәриманә р. 1) Кадер (хөрмәт) иясенә лаек рәвештә.2)Юмартлык белән.

н. 1) Великодушно, благородно. 2) Щедро.


Кәримә с. 1) Кәрим-нең мнс. 2) Атаның кызы. Кәримәгез Фәхрияне дә балам кебек сөя идем. (3. һад.)

прил. 1) жен. от кәрим. 2) Дочь.


Кәриһ с. Чирканыч, җирәнеч, шыксыз, сөйкемсез, кыяфәтсез. Синең миндә кәриҺ күргән нәрсәң бар? (К. Нас.)

прил. Противный, неприятный, отвратительный, ненавистный.


Кәриһелмәнзарә из. Шыксыз кыяфәтле, ямьсез төсле, җирәнеч күренешле.Синең миндә кәриҺ күргән нәрсәң бар? (К. Нас.)

из. Человек с отвратительным видом; неприятный, противный.


Кәриһеннәфәс из. Сулышы, авызы исле.

из. Зловонное дыхание, дурной запах изо рта.


Кәриһә с. Кәриһ-нең мнс.

прил. жен. от кәриһ.


Кәррар с. Атакалаучы, һөҗүм итүче.

прил. Атакующий, нападающий.


Кәррат с. к. Кат-кат, әллә ничә тапкыр, бик күп тапкыр.

сущ. мн. Многократно; много раз.


Кәррат вә мәррат гыйб. Күп тапкырлар һәм күп мәртәбәләр, бик күп тапкыр, бик күп мәртәбә, әллә ничә кат. Гарәп вә гаҗәм хәкимнәренең кәррат вә мәррат тәҗрибә кыйлынмыш дүрт сүзләре бардыр. (К. Нас.)

фр. Многократно, очень часто.


Кәррә ис. 1) Тапкыр, кат. Кем чакырып бер кәррә сыйласа, аңа җир биреп... (3. һад.) 2) (Бер) һөҗүм, контратака, һөҗүмгә каршы һөҗүм.

сущ. 1) Раз. 2) (Одно) нападение, контратака.


Кәрәм ис. Юмартлык, сорамастан бирү; киң күңеллелек. Я, ашка да, чәйгә дә кәрәм боерыгыз. (3. Биг.)

сущ. Щедрость, великодушие, благородство.


Кәрәмкяр гф. с. Киң күңелле, рәхимле, шәфкатьле, ярдәмле, юмарт, игелекле.

ар.-п. прил. Щедрый, великодушный, благородный, милостивый.


Кәрәмкяри гф. ис. Киң күңеллелек, шәфкатьлелек, рәхимлелек.

ар.-п. сущ. Великодушие, щедрость.


Кәрәмкяранә гф. р. Киң күңеллеләрчә, киң күңеллеләрчә булып, киң күңеллелек күрсәтеп.

ар.-п. н. Великодушно, милостиво, щедро.


Кәрәфс ис. Сельдерей (яшелчә, тамыры ашка салына). Кәрәфс мигъдагә куәт бирер вә агызга хуш ис китерер. (К. Нас.)

сущ. Сельдерей (огородное растение).


Кәрһ ис. 1) Җирәнү, чиркәнү, начар күрү. 2) Көчләнү, ирексезләнү.

сущ. 1) Отвращение. 2) Неохота, невольность.


Кәрһән р. 1) Җирәнеп, чиркәнеп. 2) Көчләнеп, теләмичә, ихтыярсыз.

н. 1) С отвращением. 2) Неохотно; поневоле.


Кәc ф. ис. Кеше, адәм, шәхeс. Һәр кәс үз эшендә калды. (М. Ак.)

п. сущ. Человек, личность, особа.


Кәсад ис. 1) Кадере китү, үтмәү, базарсыз булу, базары булмау, үтми торган булу. 2) Кытлык, азлык, сирәклек.

сущ. 1) Застой в торговле, отсутствие спроса на товар, падение цен. 2) Недород; нехватка, недостача.


Кәсаләт ис. 1) Ялкаулык. 2) Сүлпәнлек.

сущ. 1) Лень. 2) Утомление, вялость.


Кәсафәт I ис. 1) Тыгызлык, куелык, сыекчаның чагыштырмача дәрәҗәләре. 2) Юанлык, калынлык. 3) Дорфалык, тупаслык. 4) Акыл, зиһен тупаслыгы.

сущ. 1) Густота, плотность. 2) Толщина. 3) Грубость. 4) Несообразительность, тупость.


Кәсафәт II ис. 1) Болганчыклык, ачык булмау. 2) Начарлык, зарар, зыян. Бер яманның кәсафәте яхшы кешегә сираят итәр. (К. Нас.)

сущ. 1) Помрачение, затмение, непрозрачность. 2) Вред, плохая черта.


Кәсби с. 1) Казанылган, казанып барлыкка китерелгән. Кәсби сыйфат - тумыштан булмыйча, казанып булган сыйфат. Гакыл ике кыйсемдер: гакыл табигый, гакыл тәҗриби, ягъни кәсбидер. (К. Нас.) 2) Эшләп табыла торган.

прил. 1) Добытый, приобретённый. 2) Заработанный.


Кәсби һава из. 1) Һава алмаштыру, һава алу, һавага чыгып йөреп кайту. 2) Сәйранга чыгу.

из. 1) Проветривание, прогулка по свежему воздуху. 2) Туристический поход.


Кәсеб* ис. 1) Казану, табу, булдыру; эшләп табу. 2) Шөгыльләнү, тереклек итү өчен бер эш белән шөгыльләнү. Гакыл кәсби кәсеб белән артыр, тәкрар вә тәкрар тәҗрибә белән гакылга күплек вә кәмаләт хасил булыр. (К. Нас.)

сущ. Добывание, снискание пропитания, приобретение. 2) Промысел, занятие.


Кәсер ис. 1) Сындыру, ваклау, кисәкләү. 2) Сыну. 3) мат. Вакланма. Әй Вәлиш, „мин мин" Вәлиш, ныграк чалыш (шөгыльлән) „кәсрең" белән, башкаларның айгырыннан көлмәгел качырың белән. (Ш, Баб.)

сущ. 1) Ломанье, разбивание. 2) Разлом, надлом, перелом. 3) мат. Дробь.


Кәсер гади ст. Гади вакланма.

сс. Простая дробь.


Кәсер әгъшари ст. Унарлы вакланма.

сс. Десятичная дробь.


Кәсир с. Күп, мул, еш.

прил. Обильный, многочисленный, значительный.


Кәсир с. 1) Куе, тыгыз; еш, 2) Калын, юан. 3) Аңгыра, дорфа, тупас, мәнсез.

прил. 1) Густой, плотный, частый. 2) Толстый, тучный. 3) Несообразительный, тупой.


Кәслян ис. Ялкау, иренчәк.

сущ. Лодырь, лентяй.


Кәсрә ис. Ас (гарәп орфографиясендә тартык аваз хәрефенә кыска „и" авазын ялгап уку өчен кулланыла торган диакритик билге).

сущ. Диакритический значок, обозначающий звук „и", ставится под согласной буквой.


Кәсрәт ис. Күплек, муллык, артыклык, өстенлек. Сиңа гашыйк булып кәсрәт. (Г. Кан.)

сущ. Множество, многочисленность; изобилие.


Кәсәл ис. 1) Ялкаулык, иренчәклек. 2) Сүлпәнлек. 3) Авыру, сырхау.

сущ. 1) Лень, леность, нерадение. 2) Вялость, недомогание. 3) Болезнь.


Кәтем м. I. Яшерү, астыртын эшләү, сер итеп тоту, кешегә фаш итмәү. Тогры сүзне нинди файда кәтемдә бар. (Г. Тук.)

м. I. Скрывание, утаивание.


Кәтеф ис. анат. Калак сөяге, кулбаш сөяге.

сущ. анат. Лопатка; плечевая кость.


Кәттан ис. 1) Җитен. 2) Җитен сүсе. 3) Җитен тукымасы.

сущ. 1) Лён. 2) Льняное волокно. 3) Льняная ткань.


Кәтхода ф. ис. 1) Йорт хуҗасы. 2) Авыл старостасы; кечерәк эшкә билгеләнгән начальник, старшина.

п. сущ. 1) Хозяин дома. 2) Староста; небольшой начальник.


Кәтәбәһе фиг. „Язучысы" (китапның азагында языла торган сүз).

гл. „Написавший" (слово, приписываемое в конце книти перед именем автора).


Кәф I ис.1) Кул, уч. 2) Хайванның аяк табаны.

сущ. 1) Кисть, ладонь, рука. 2) Нижняя часть копыта животного.


Кәф II м. I. Тыю, туктату.

м. I. Удерживание, воспрещение.


Кәфаләт ис. 1) Ышандырып уз өстенә алучылык. 2) Гарантия бирү; берәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алу; йөгенә керү.

сущ. 1) Ручательство, поручительство. 2) Обеспечение, залог, гарантия.


Кәфаләт биннәфес гыйб. Кешенең үзенә кәфил булу, берәүне йолып алу.

фр. Личное поручительство, личная гарантия.


Кәфаләт мөтәсәлсәлә гыйб. Ике яки икедән артык кешенең бер-берсен йолып алуы.

фр. Круговая порука.


Кәфаләтнамә гф. ис. Кафәләт турында язышкан кәгазь.

ар.-п. сущ. Гарантийное письмо; поручительская расписка.


Кәфаләтән. р. Кәфаләт белән.

н. Ручаясь, поручаясь.


Кәфаф ис. Тереклек өчен кирәк булган кадәр ризык. Мәгыйшәтендә кәфаф вә канәгатьне мөлязим кил. (К. Нас.)

сущ. Пропитание, достаток.


Кәфгир ф. ис. Тишекләнгән сай чүмеч, күбек чүмече, плау чүмече, кәпкер.

п. сущ. Шумовка.


Кәфен* ис. Мәет күлмәге, кәфен.

сущ. Саван.


Кәфеш ф. ис. Кәвеш, башмак.

п. сущ. Башмаки, туфли.


Кәфил с. 1) Берәүнең йөгенә керүче, берәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы. 2) Ышаныч күрсәтүче, гарантия бирүче. 3) Тәэмин итүче. Күрер идең зур асыл таш ятканын, мәңге баетырга кәфил шул тапканың. (Г. Тук.)

прил. 1) Поручитчель. 2) Порука. 3) Гарантирующий. 4) Обеспечивающий.


Кәффарәт ис. дини Гөнаһтан арыну өмете белән кылынган яки кылынырга тиешле эш. Аларга фәтва китаплары буенча да әле кәффарәт ваҗип түгел, каза гына ваҗип. (Ф. Әмир.)

сущ. рел. Искупление, очищение покаянием, искупление грехов; епитимья.


Кәххаль ис. 1) Сөрмәче, күзләргә сөрмә сөртүче. 2) Күз докторы.

сущ. 1) Наводящий сурьму на веки. 2) Глазной доктор, окулист.


Кәшаиш ф. ис. Ачыклык, җиңеллек, уңайлык.

п. сущ. Ясность, лёгкость, удобство.


Кәшакәш ф. ис. 1) Бәхәсләшү. 2) Көрәшү. 3) Дулкынлану, борчылу.

п. сущ. 1) Спор. 2) Борьба. 3) Волнение.


Кәшеф ис. Ачу, ачык беленмәгән бер нәрсәне табып мәйданга чыгару. Ак талның хасиятен ят йорттан килеп кәшеф кылдылар. (К. Нас.)

сущ. Открытие, обнаружение.


Кәшиш ф. ис. 1) Христиан рухание. 2) Монах.

п. сущ. 1) Священник христианский. 2) Монах.


Кәшишханә ф. ис. Монастырь.

п. сущ. Монастырь.


Кәшфеләсрар из. Серләрне ачу, серле мәгънәләрне табу.

из. Открытие секретов, раскрытие тайн, истолкование таинственного смысла (чего-нибудь).


Кәшфи с. Уйлап табылган, уйлап табыла торган; уйлап табу(га бәйләнешле).

прил. Изыскательный, исследовательский.


Кәшфият ис. Уйлап табылган нәрсәләр, яңа барлыкка китерелгән гыйльми, фәнни һәм техник яңалыклар. Электрик фаслында берничә кәшфияты вә ихтирагысы белән мәшһүр электротехник Сөләйман. (Ф. Әмир.)

сущ. Научные изобретения, открытия.


Кәшшаф ис. 1) Берәр яңа нәрсә анучы, элек беленмәгән нәрсәне эзләп, тикшереп табучы. Мулла Кәшшаф тәрҗемансыз мәгънәләр кәшшаф түгел. (Ш. Баб.) 2) Разведкачы.

сущ. 1) Раскрывающий открывающий, обнаруживающий. 2) Разведчик.


Кәшшафелколүб из. Күңелләрне ачучы, күңелдәге серләрне ачучы.

из. Раскрывающий сердечные тайны.


Кәэс ис. 1) Кәсә, бокал. 2) Бер бокал эчемлек. 3) Чәчәкләрнең орлык кузагы.

сущ. 1) Чаша, кубок. 2) Бокал вина. 3) Коробочка (цветка).


Кәәннәһү ст. Гүя, нәкъ, шикелле.

сс. Как будто бы... будто бы...


Кәүкәб ис. Йолдыз. Кәүкәбең хак сәнең, хәүф итмә мәнхүс әйләнмәс. (Г. Тук.)

сущ. Звезда.


Кәүнәен ис. Ике дөнья: материаль һәм рухани дөнья.

сущ. Два мира (мир материальный и мир духовный).


Кәүсәр* ис. 1) Баллы ширбәт. Авызың зәмзәм, ирнең кәүсәр, тешең гәүһәр. (Ш. Баб.) 2) бот. Чәчәктәге бал сыекчасы. 3) дини Җәннәттә бер күл исеме. Күл дә тик бер күл генә, әлбәттә, ул кәүсәр түгел. (Г. Тук.)

сущ. 1) Медовый напиток. 2) бот. Нектар. 3) рел. Аль-кяусар (название райского источника).


Кәҗ ф. с.1) Кәкре, кәкрәйгән, бөгелгән, иелгән. 2) Ялгыш, хаксыз, гаделлексез, дөрес булмаган.

п. прил. 1) Кривой, искривлённый, согнутый, изогнутый. 2) Ошибочный, неправый. 3) Криво, вкривь и вкось; ошибочно, неверно.


Кәҗ мизаҗ ст. Яман холык(лы); усал, ачулы, кинәле. Кәҗ мизаҗдан истикамәт килмәс. (Г. Фәез.)

сс. Злобный, дурного характера.


Кәһанәт ис. Күрәзәчелек; киләчәктән хәбәр бирү, алдан хәбәр итү.

сущ. Предсказывание, пророчество.


Кәһел ис. Ир уртасы.

сущ. Взрослый, возмужалый, средних лет.


Кәһкәшан ф. ис. Киек каз юлы.

п. сущ. Млечный путь.


Кәһлә ис. Бет.

п. сущ. Вошь.


Кәһнә ф. с. кара: көһнә.

п. прил. см. Көһнә.


Кәһреба ф. ис. Гәрәбә.

п. сущ. Янтарь.


Кәһәф ис. Тау тишеге, мәгарә, тау куышлыгы, куышлык.

сущ. Пещера, грот.


Кәһүләт ис. Кеше гомеренең ир уртасы чоры, 30—50 яшь арасы.

сущ. Возмужалость, зрелый возраст.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Ка Ки Ко Ку Кы Кя =>Кә<= Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ