Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
 |
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б
В
Г
Д
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Хa
Хе
Хи
Хо
Хр
Ху
Хы
Хә
Хө
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
| |
|
Хиббалә ис. (Җептән ясалган) тозак. Дошманнар хиббаләне салып карый, тургайның тозагына лачын төшмәс. (Ак.)
| |
сущ. Силки.
| |
|
Хиддәт ис. 1) Ачулану, чәпчеп китү, кабарыну. Нәдән бу хиддәт, и шагыйрь. (Дәрд.) 2) Катылык, кискенлек. 3) Дәртлелек.
| |
сущ. 1) Горячность, вспыльчивость, гнев. 2) Острота, грубость. 3) Рвение, пыл.
| |
|
Хидмат ис. Хидмәт-нен к.
| |
мн. от хидмәт.
| |
|
Хидмәт ис. Эш, хезмәт, йомыш. Мин сезә бер олуг хыдмәт илә кәлдем. (3. Биг.)
| |
сущ. 1) Служба. 2) Услуженке. 3) Работа, должность. 4) Услуга.
| |
|
Хидью ф. ис. Патша, әмир (Мисыр мәмләкәтенең хакиме, дәүләт башындагы кешесе, хәлиф).
| |
п. сущ. Государь, владыка, повелитель, хедив (правитель Египта).
| |
|
Хизеб ис. 1) Партия (политик). 2) Бер труппа, бүлек. 3) Коръәннең алтмыштан бер өлеше. Бу шәйтан коралын уйнап утырганчы, хазбеләгъзам укысаң, җәннәткә керермен дип курка торгансың",— диде (Г. Газиз).
| |
сущ. 1) Партия (политическая). 2) Группа людей. 3) Шестидесятая часть Корана.
| |
|
Хизлан ис. 1) Хурлыкка төшү, көлкегә калу. Тәүбәсез китмәк кашы хизлан икәндер белмәдем. (Һ. Сал.) 2) Ярдәмчесез калдыру.
| |
сущ. 1) Позор, бесчестье, 2) Оставление без помощи.
| |
|
Хизыр кара: хозыр.
| |
см. Хозыр.
| |
|
Хикая, хикаять* кара: хикәя.
| |
см. Хикәя.
| |
|
Хикмият Хикмәт-нең к.
| |
мн. от хикмәт.
| |
|
Хикмәт* ис. 1) Хикмәт; фәлсәфә. 2) Мәкаль. 3) Сәер, әкәмәт! Шулай дисәң генә, юкса шундый хикмәтләр була, мин сиңа әйтим. (Ш. Кам.) 4) Сер. 5) Белем.
| |
сущ. 1) Мудрость; философия. 2) Мудрое изречение, поговорка, пословица. 3) Странно! Чудно! 4) Тайна, секрет. 5) Знание; просвещение.
| |
|
Хикмәте гамәлия ст. Практик белем.
| |
сс. Практическое знание.
| |
|
Хикмәте гыйльмия ст. Фәнни белем.
| |
сс. Научное знание.
| |
|
Хикмәте назарыя ст. Теоретик белем.
| |
сс. Теоретическое знание.
| |
|
Хикмәте табигыя ст. Физика, гомумән табигать белеме.
| |
сс. Физика, вообще естественные науки.
| |
|
Хикмәт шинас ст. Белемле, гыйлемле кеше, хикмәт белүче.
| |
сс. Знающий, мудрец, учёный.
| |
|
Хикыд ис. Яшерен ачу тоту, кинә, тыштан дус булып, эчтән дошманлык. Хикыд, ягъни заһирән дус күрсәтеп эчтән дошманлык белән интикам күзәтеп тармактыр. (К. Нас.)
| |
сущ. Злоба, ненависть, вражда, скрытое чувство неприязни.
| |
|
Хикәм Хикмәт-нең к.
| |
мн. от хикмәт.
| |
|
Хикәя* ис. 1) Сөйләп бирү, хикәя. 2) грам. Туры сөйләм.
| |
сущ. 1) Рассказ, повесть, 2) грам. Прямая речь.
| |
|
Хикәят Хикәя-нең к.
| |
мн. от хикәя.
| |
|
Хилафе гадәт ст. Гадәткә каршы. Йосыф хилафе гадәт озын тегелгән тужуркасының, кесәсенә кулын тыгып килеп керде (Г. Газиз).
| |
сс. Против обычая.
| |
|
Хилафе заһир ст. Ачык, билгеле булган күренешкә каршы. Элек мактаулы булып та соңра хилафе заһар булды. (3. Биг.)
| |
сс. Явное расхождение, разногласие.
| |
|
Хилафе канун ст. Законга (тәртипкә) каршы.
| |
сс. Противозаконный.
| |
|
Хилафе кыяс ст. Кагыйдәгә каршы; туры килми торган (берәр кагыйдәгә). Зөләйханың әнисени хилафе кыяс тапмадыгыннан. (3. Биг.)
| |
сс. Несоразмерность, несоответствие (какому-либо) правилу.
| |
|
Хилафе фараз ст. Уйлаганның киресе; уйлаганга каршы.
| |
сс. Не то, что предполагалось.
| |
|
Хилафе шәрыг ст. дини Шәригатькә каршы. Камилә белән "Урыс Пәкри" дигән бер егетнең уйнаш кылу, хилафе шәргъ мөнәсәбәттә булуда тәһмәт итеп ... (Г. Ибр.)
| |
сс. рел. Антизаконный (несоответствующий законам шариата).
| |
|
Хилафән р. Карышып, каршылык итеп, киресенчә буларак.
| |
н. Вопреки тому, что..., в отличие от ..., в противоположность...
| |
|
Хилафәт ис. 1) Хәлифәлек; хәлифә исемен алу. 2) Хәлифә кул астындагы ил, 3) Хәлифәлек заманы. 4) Урынбасарлык.
| |
сущ. 1) Звание халифа. 2) Халифат. 3) Эпоха правления халифа. 4) Заместительство.
| |
|
Хилгать ис. Югары дәрәҗәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән („кидерелгән") кыйммәтле өс киеме. Өстенә ятмыш хилгать кидерде. (К. Нас.)
| |
сущ. Жалованная одежда, награда („шуба со своего плеча").
| |
|
Хилем ис. 1) Йомшаклык, юашлык, ачусызлык. Бер кеше сине явыз холкы белән ачуландырса, син хилмең белән аңа вәгазь кыл. (К. Нас.) 2) Акыллылык.
| |
сущ. 1) Кротостъ, мягкость, доброта. 2) Благоразумие.
| |
|
Хили, хәйлир. Байтак, яхшы ук күп. Хатыны яныннан чыкканына хили заманнар үтте. (Г. Фәез.)
| |
н. Много, часто.
| |
|
Хилка ис. 1) Балдак, боҗра, алка, 2) Түгәрәк; утырган кешеләр түгәрәге. Нәкъ эче азгын мөрит, мәҗнүн ишаннар хилкасы. (Г. Тук.)
| |
сущ. 1) Кольцо, серьга. 2) Круг (людей).
| |
|
Хилкать ис. 1) Табигать. 2) Яратылыш. 3) Тышкы күренеш; буйсын. Хилкате кебек холкы да гүзәл имеш. (К. Нас.)
| |
сущ. 1) Пргирода; естество. 2) Сотворение, создание. 3) Внешиий вид, наружность; сложение, форма.
| |
|
Хилкате галәмст. Дөнья яратылышы.
| |
сс. Сотворение мира.
| |
|
Хилкыйс. Тумыштан булган, табигый.
| |
прил. Естественный. природный, врождёнпый.
| |
|
Химарис. Ишәк. Син химар дип хурлаганың, заты тулпар улмасын. (Ак.)
| |
сущ. Осёл.
| |
|
Химая, химаять ис. 1) Яклау, саклау. Химаять әйләдең пивнойда динне. (Г. Тук.) 2) Берәүнең кулы астында булып саклану.
| |
сущ. 1) Защита, покровительство. 2) Иметь чье-либо покровительство.
| |
|
Хин ис. Вакыт, заман, чак. Кара, ямьсез болытлар булдылар пайда шул ук хиндә. (Г. Тук.)
| |
сущ. Время, пора; момент.
| |
|
Хина, хинаэ ис. Кына; үләннән ясалган кызыл буяу.
| |
сущ. Хенна, хна; растительная краска красного цвета.
| |
|
Хинзир ис. Дуңгыз, чучка. Тәгали ит, дисәм сезгә әрәм сүз: Сәмаләр кинәле хинзиргә каршы. (Г. Тук.)
| |
сущ. Свннья.
| |
|
Хинсыйр ис. Чәнчә бармак.
| |
сущ. Мизинец.
| |
|
Хинта ис. Бодай.
| |
сущ. Пшеница.
| |
|
Хирасәт I ис. Игенчелек. Хирасәт әһеленнән беренең киемен алып кидем. (К. Нас.)
| |
сущ. Земледелие; хлебопашество.
| |
|
Хирасәт II ис. Саклау, саклык. i>Этең бик яхшы хирасәт кыладыр, өрмәке белән бетен шәһәрне яңгыратадыр,— диде. /i>(К. Нас.)
| |
сущ. Охрана, охранеиие.
| |
|
Хираҗ (хәраҗ) ис. Налог (кайбер ислам дәүләтләрендә мөселман булмаганнарга салына торган салым). Хираҗ бирмәсәлзр, елгалар ташып, хираҗ бирмәгәннәрне гарык итәр иде. (К. Нас.)
| |
сущ. ист. Подать, налагавшаяся на иноверцев в некоторых мусульманских странах.
| |
|
Хирз ис. тар. 1) Төрле куркынычтан саклаучы урын. 2) Бөти, тылсым.
| |
сущ. 1) Крепость, твердыня. 2) Талисман, амулет.
| |
|
Хирзе җан гф. ст. дини Җан саклый торган тылсым, бөти. Итәрләр хирзе җан күмгәч сүзеңне. (Дәрд.)
| |
ар.-п. сс. Душеспасительный талисман.
| |
|
Хирка ис. Дәрвишләрнең өс киеме.
| |
сущ. Рубище, отрепье, обычная одежда дервишей.
| |
|
Хирка пуш гф. ис. Дәрвиш, хирка киюче. Вакыт эчендә бер дәрвиш бар иде, хирка пуш ирде (Мәхмуд бине Гали).
| |
ар.-п. сущ. Дервиш.
| |
|
Хирман ис. Мәхрумлек, мәхрум булу. Дөньяма, гокбами ектым нәс вә хирманылә бән. (Г. Тук.)
| |
сущ. Лишение, запрещение.
| |
|
Хирфәт ис. Яшәү чыганагы булган һөнәр, кәсеп.
| |
сущ. Источник существования, занятие, ремесло, профессия.
| |
|
Хирыс* ис. 1) Комагайлык, комсызлык. Вә дәхи бере, нәфсенең хирыслыгы сәбәпле, гайре кешегә изгелек ирешмәкен эстәмәячәктер. (К. Нас.) 2) Бик артык кызыгу, теләү. 3) Саклык.
| |
сущ. 1) Алчность, жадность. 2) Сильное желание. 3) Осторожность.
| |
|
Хирәд ф. ис. Акыл, зиһен, хәтер.
| |
п. сущ. Ум, разум, память.
| |
|
Хирәдмәнд ф. с. Акыл иясе, акыллы.
| |
п. прил. Умный, разумный; учёный, мудрец.
| |
|
Хирәф Хирфәт-нең к.
| |
мн. от хирфәт.
| |
|
Хис*, хисс ис. Хис, сизү, тою, сизем, тойгы.
| |
сущ. Ощущение, восприятие; чувство.
| |
|
Хисаб ис. 1) Исәпләп чыгу. 2) Хисап, исәп.
| |
сущ. 1) Исчисление. 2) Счет, расчет.
| |
|
Хисабият ис. Хисап гыйльме. Мөхәммәт бине Фазилнең хисабияттан хәбәре юк иде. (К. Нас.)
| |
сущ. Арифметика.
| |
|
Хисабдан гф. ис. 1) Хисап гыйльмен белүче. 2) Счетовод, бухгалтер.
| |
ар.-п. сущ. 1) Знающий арифметику. 2) Счетовод, бухгалтер.
| |
|
Хисабәт ис. 1) Хисаплау, санау, хисапка алу. 2) Хисап бирү.
| |
сущ. 1) Считание, счет. 2) Отчитывание (перед кем-либо).
| |
|
Хисал ис. Хасләт-нең к. Хисалең җөмләсидин яхшыракый. (Ут. Им.)
| |
сущ.мн. от хасләт.
| |
|
Хисар ис. Курган, ур, ныгытылган җир, ныгытма.
| |
сущ. Укрепление, форт, ограждение, крепость.
| |
|
Хисас ис. Өлешләп тарату, өлеш чыгару.
| |
сущ. Раздача, делёж, выделение доли.
| |
|
Хисне хәсыйн ст. Һөҗүмне кире кайтара торган ныгытма, янына барырга да мөмкин булмаган ныгытма. Бу өлфәтлек куәте бер хисне хәсыйндыр ки, аның белән залимнэрнең золымы дәфгы кылыныр. (К. Нас.)
| |
сс. Неприступная крепость.
| |
|
Хисса ис. Өлеш, үзенә тиешле күләм, пай. Бу тереклектә аз хисса белән калган зәгыйфьләргә каршы син үзеңнең йөрәгеңдә шәфкать, мәрхәмәт тоясың. (Ф. Әмир.)
| |
сущ. Часть, доля, пай; квота.
| |
|
Хиссагир гф. ис. Өлеш алучы.
| |
ар.-п. сущ. Получающий свою долю.
| |
|
Хиссадар гф. с. Өлеш иясе, өлешләнүче, файдаланучы, өлешкә катнашучы. Мәҗлестәге адәмнәр һәммәсе сүзеннән хиссадар булсыннар. (К. Нас.)
| |
ар.-п. прил. Участник, пайщик, пользующийся своей долей (чего-ни-будь).
| |
|
Хиссе батыйни ст. Эчке сизү, күңел сизүе, эчке тойгы.
| |
сс. Внутреннее чувство.
| |
|
Хиссе заһири ст. Тышкы сизү, физик сизү, тышкы тойгы.
| |
сс. Физическое ощущение.
| |
|
Хисси с. Сизү(гә), тою(га караган).
| |
прил. Чувственный, ощутимый.
| |
|
Хиссият Хисс-нең к. длка-диринец ... гаклына, фәһменә астибдадлы хиссият мөдир. (Ш. Баб.)
| |
мн. от хисс.
| |
|
Хиссияте кальбия ст. Күңел хисләре. Шигырьләрнең күбрәге хиссияте калъбиягә караган. (М. Гаф.)
| |
сс. Душевное восприятие, чувственность.
| |
|
Хиссәт ис. 1) Саранлык, катылык, 2) Хәсислек, түбәнлек, әшәкелек.
| |
сущ. 1) Скупость, скаредность. 2) Низость, подлость.
| |
|
Хисын ис. Крепость, курган, ныгытма.
| |
сущ. Крепость, цитадель, твердыня.
| |
|
Хитаб м. III. Эндәшү, сүзне берәүгә юнәлтеп сөйләү; сүз, мөрәҗәгать.
| |
м. III. 1) Обращение (к кому-либо). 2) Речь.
| |
|
Хитабән р. Эндәшеп, сүзне юнәлтеп.
| |
н. Грворя, обращаясь. (кому-либо).
| |
|
Хитабәт м. III. Ораторлык, сүз сөйләүчелек.
| |
м. III. Ораторское искусство.
| |
|
Хитам I ис. Бетү, тәмам булу, азагына ирешү, соң, азак. Кушмый юләр моназәрәгә хитам буларак... (Ф. Әмир.)
| |
сущ. Конец, заключение, окончание.
| |
|
Хитам II (хитем) ис. Нукта, тезген.
| |
сущ. Недоуздок, повод.
| |
|
Хитан ис. Сөннәткә утырту, кистерү.
| |
сущ. Обряд обрезания.
| |
|
Хифзыссыйхәт гыйб. Сәламәтлекне саклау һәм аның юллары.
| |
фр. Сохранение здоровья, гигиена.
| |
|
Хифыз ис. 1) Саклау, күзәтү. Дус дус булмас, таки дусын өч турыда хифыз вә ригая кылмаса,— диде. (К. Нас.) 2) Күңелдән белү, хәтердә тоту.
| |
сущ. 1) Сохранение, хранение, защита. 2) Запоминание.
| |
|
Хиффәт ис. 1) Җиңеллек. 2) Акыл җиңеллеге. Ул, кеше сүзен бетермәс борын, сүз башлар, бу аның хиффәте гакылына вә мөрдввәтенең юклыгына дәляләт кылыр. (К. Нас.) 3) Җитезлек.
| |
сущ. 1) Лёгкость, легковесность. 2) Легкомыслие. 3) Живость, проворство.
| |
|
Хиш ф. ис. 1. Якын, туган, кардәш. Күреп хиш вә тәбарым дусты ярым. (Ут. Им.) 2. Үз, үзенеке.
| |
п. сущ. 1. Близкий, родной, родственник. 2. Свой, собственный.
| |
|
Хишем ф. ис. Ачу, ачулану.
| |
п. сущ. Гнев, ярость.
| |
|
Хишман ф. ис. Ачулы кеше, ачучан.
| |
п. сущ. Сердитый, гневливый.
| |
|
Хишемняк ф. с. Ачулы, бик ачуланган, ачуы кабарган, ачуы чыккан. Падишазадә бу сүзне ишетте, хишемняк булып ... вәзирне чакырды (Мәҗмәгыл хикәять).
| |
п. прил. Гневный, разгневанный, рассерженный, разъярённый.
| |
|
Хишт ф. ис. Кирпеч. Бу төрбәнең кайбер хиштлэре йирә гпөшмеш булса да, мэнзарэсе гүзәлдер. (Ш. ж.)
| |
п. сущ. Кирпич.
| |
|
Хиям Хәймә-нең к.
| |
мн. от хәймә.
| |
|
Хиянәт* ис. Алдау, сатылу, хыянәт итү, хаинлек.
| |
сущ. Предательство, вероломсгво, измена, коварство.
| |
|
Хиянәткяр гф. ис. Хыянәт эшләүче, хыянәтче, җансатар.
| |
ар.-п. сущ. Изменник, предатель.
| |
|
Хияр ис. 1. Кыяр. 2. Ике нәрсәдән яхшысын сайлау.
| |
сущ. 1. Огурец. 2. Отбор, самое лучшее.
| |
|
Хиҗаб ис. 1) Пәрдә, йөз өрткеч. Зөһрә кыз ап-ачык хиҗабсыз күренә иде. (М. Гаф.) 2) Оялу, тартыну. 3) Чаршау.
| |
сущ. 1) Покрывало. 2) Стыдливость, скром--ность. 3) Занавес, ширма.
| |
|
Хиҗаp ис. Гарәбстанның көнбагышында Кызыл диңгез буендагы бер өлкә (башкаласы Мәккә шәһәре).
| |
сущ. Хиджаз - область в Саудовской Аравии.
| |
|
Хиҗаләт ис. кара: хәҗаләт. Сезгә бурычлы булганлыктан, каршыгызга килергә хиҗаләт кыйлалар, — диде. (К. Нас.)
| |
сущ. см. Хәҗаләт.
| |
|
Хиҗарә Хәжәр-нең к.
| |
мн. от хәҗәр.
|
|
|