Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәэва иc. Торак йорт; тору (сыену) урыны.

сущ. Жилой дом; убежище, приют, обитель.


Мәэдәбә иc. 1) Туйга (кунакка) чакыру. 2) Кунак ашы, сый.

сущ. 1) Приглашение на пир, празднество. 2) Угощение.


Мәэзәнә иc. 1) Азан әйтә торган урын. 2) Мәчет манарасы.

сущ. 1) Место, откуда призывают на молитву. 2) Минарет мечети.


Мәэзүн cф. Рөхсәт ителгән; рөхсәтле, берәр эшкә хокук бирелгән. Һичбер рөхсәтсез хәлифә янына кермәгә мәэзүн булып, хәлифәгә якынлык тапты. (К. Нас.)

пр. с. Позволенный; получивший разрешение, право на что-либо.


Мәэзүниять ис. 1) Рөхсәтле булу. 2) Тулы хокук.

сущ. 1) Наличие разрешения. 2) Полномочие.


Мәэкәлә ис. Ашамлык.

сущ. Съедобное.


Мәэкүл сф. Ашала торган, ашарга ярый торган (нәрсә).

пр. с. Съедобный; съедаемый.


Мәэкүлят ис. к. Ашамлыклар, азык-төлек.

сущ. мн. Съестные припасы, провизия, провиант.


Мәэлүф сф. Ияләшкән, өйрәнгән, күнегелгән. Торна гадәте мәэлүфәсе үзерә, бөҗәкләрне аулап тәгаеш итәр икән, бер лачынны күрде. (К. Нас.)

пр. с. Привычный, привыкший.


Мәэлүм сф. 1) Көенгән; кайгы-хәсрәткә төшкән. 2) Чирле.

пр. с. 1) Прискорбный, опечаленный. 2) Болезненный, хворый.


Мәэмәл ис. 1) Көенгән; кайгы-хәсрәткә төшкән. 2) Чирле.

сущ. Место ожидания (чего-либо).


Мәэмән ис. Куркынычсыз урын; сакланырлык урын.

сущ. Безопасное место; убежище; прибежище.


Мәэмүл сф. 1) Булуы мөмкин, ихтимал. 2) Булыр дип өмет ителгән; булуы күздә тотылган. Кайда бер тау, кайда мээмүл чишмәи абелхәят. (Дәрд.)

пр. с. 1) Ожидаемый, возможный. 2) Предмет ожиданий, надежд.


Мәэмүн сф. Куркынычтан азат, сакланулы; куркынычсыз, имин.

пр. с. Защищённыи, обеспеченный, гарантированный, застрахованный; безопасный.


Мәэмүр ис. 1) Берәр эшне үтәүче кеше. 2) Аңа кушылган, боерылган. 3) Чиновник.

сущ. 1) Выполняющий. 2) Получающий приказание, подчинённый. 3) Должностное лицо, чиновник.


Мәэмүриять ис. 1) Вазифа. 2) Йомыш, хезмәт, дәүләт эше. 3) Командировка.

сущ. 1) Должность. 2) Поручение; миссия. 3) Командировка.


Мәэмүрән р. Берәр эшне үтәргә боерылган кеше буларак.

н. Смиренно, послушно.


Мәэнүс сф. кара: мәэлүф.

пр. с. см. Мәэлүф.


Мәэсәрә ис. Борынгылардан (бабалардан) калган онытылмаслык гүзәл эш (сүз, хәрәкәт).

сущ. Похвальный поступок, подвиг (предков).


Мәэсүр I cф. Борынгылардан язма яки телдән телгә күчерелеп киленгән.

пр. Записанный, известный по преданию.


Мәэсүр II cф. Тоткын, әсир ителгән.

пр. с. Пленник; взятый в плен.


Мәэсүф cф. Көендерә торган, кайгыга төшерә торган.

пр. с. Достойный сожаления; опечаливающий.


Мәэхуз cф. 1) Алынган, кабул ителгән әйбер. 2) Күчерелгән сүз һәм мәгълүмат. Бала багыр ите дамoк монман мoэхуздер. (К. Нас.)

пр. с. 1) Принятый, воспринятый. 2) Переданный, заимствованный.


Мәэхәз ис. Алынган җир, чыганак. Күңелдә яткучы изге хәзинә вакытлыча катә үз мәэхәзенә. (Г. Тук.)

сущ. Источник, исток.


Мәэюс сф. Өметсез, өмет өзгән. Мәэюс карый, аның күзләрендә туйганлык бар залим дөньядан. (М. Укм.)

пр. с. Отчаявшийся; потерявший надежду.


Мәэюсанә гф. р. Өмет өзеп.

п. н. Безнадёжно; отчаянно.


Мәэюсиятъ ис. Өметсезлек.

сущ. Отчаяние, безнадёжность.


Мәэҗүр сф. 1) Түләнгән, зш :хакын алган, 2) Саваплы (булган). Гафу кылу ниятләре белән мәэҗүр булсалар да. (К. Нас.)

пр. с. 1) Оплаченный; оплачиваемый. 2) Благодетельный.


Мәэҗүҗ ял. ис. Мифик халык исеме. (Дини хорафат буенча дөнья бетәр алдыннан озын һәм кыска буйлы ике төрле халык чыгып, дөньяның астын өскә китереп, төрле әшәкелекләр эшләячәк, имеш. Шуның кыска буйлысы Мәэҗүҗ исемле булачак, имеш. Озын буйлысы Яэҗүҗ дип атала, имеш.)

и. с. Магог (один-из двух мифических народов: Яэҗүҗ — высокорослый, Мәэҗүҗ — низкорослый народ. Согласно религиозному преданию перед „концом света" они появятся и будут творить на земле злые дела).

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш =>Мәэ<= Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ