Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөбагадә м. III Бер-береннән ераклашу.

м. III Удаление, отдаление.

Мөбагазә м. III Ачуланышу, дошманлашу.

м. III Ссора; вражда.

Мөбади ис. Мөбдәэ-нең к.

сущ. мн. от мөбдәэ.

Мөбадалә м. III. Алмашу, алмаштыру.

м. III. Обмен; мена, взаимный размен.

Мөбадәләи әфкяр гыйб. Фикер алышу.

фр. Обмен мнениями.

Мөбадәрәт м. III. 1) Эшне башлап җибәрү. 2) Ашыгып эшкә керешү, ашыгычлык.

м. III. 1) Приступление к делу. 2) Поспешность.

Мөбаин сф. Башка төрле, бү-тәнчә, каршы, аермалы.

пр. с. Несоответствующий, расходящийся.

Мөбакәрә м. III. 1) Иртәләү. 2) Эшне иртәнге вакытта башкару. Ибне Кәмал таләбе гыйлемдә мөбакәрә мөстәхәб димештер. (К. Нас.)

м. III. 1) Делать что-либо раньше обычного времени. 2) Заниматься чем-либо ранним утром.

Мөбалят ис. Кайгырту, игътибар (әһәмият) бирү.

сущ. Забота; внимание; попечение.

Мөбаләга м. III. Арттыру, тиешле чикне узу, күпертү (гипербола).

м. III. Преувеличение, гипербола.

Мөбариз сф. Бергә-бер чыгып сугышучы; пәһлеван, батыр.

пр. д. Единоборец, боец; витязь.

Мөбарәзә ис. Бергә-бер чыгып сугышу. Мөбарәзә мәйданына бу чыккан соң, батырлар була калды югалгандай. (Ак.)

сущ. Единоборство, поединок.

Мөбарәк с. Кадерле; бәхетле, хөрмәтле; Мөбарәк җисменә гәр рух өрелсә. (Г. Тук.)

прил. Благословенный; счастливый; благополучный; уважаемый.

Мөбассыйр сф. 1) Күзәтүче, тикшерүче. 2) Мәктәпләрдә укучыларның өстеннән күзәтүче.

пр. д. 1) Наблюдатель; надсмотрщик; контролер. 2) Школьный надзиратель.

Мөбасәлә м. III. 1) Оршышу; гауга чыгару. 2) Кыюлык, батырлык, егетлек.

м. III. 1) Перебранка, ругань. 2) Храбрость, бесстрашие, неустрашимость.

Мөбах ис. дини Тыелмаган да, кушылмаган да эш, эшләсәң гөнаһ та, савап та булмый торган эш.

сущ. рел. Дозволенный, допустимый, доступный; не предосудительный.

Мөбахис сф. Бәхәс итүче, сүз көрәштерүче.

пр. д. Спорщик; оппонент.

Мөбахәсә ис. Бәхәсләшү, сүз көрәштерү, аңлашу. Мөбахәсә нәдән гыйбарәт идекене белмәсләр. (М. Ак.)

сущ. Дебаты, дискуссия, прения; обсуждение.

Мөбашир сф. 1. 1) Башлаучы; башкаручы, үтәүче. 2) Турыдан-туры. 2. Түрә, чиновник, тәртип саклап торучы.

пр. д. 1.1) Начинающий; выполняющий. 2) Прямой, непосредственный. 2. Чиновник, смотритель.

Мөбашәрәт ис. Керешү, башлау, эш башлау; үтәү. Хәятка багыйс булган сәбәпләргә тәшәббес вә мөбашәрәт үзрә. (К. Нас.)

сущ. Начинание, проведение, осуществление.

Мөбаяга м. III. Сату-алу.

м. III. Покупка, купля-продажа.

Мөбаянәт м. III. 1) Аерымлык. 2) Туры килмәү, охшамау, үзгәлек.

м. III. 1) Разделение. 2) Несоответствие, расхождение.

Мөбаһат м. III. 1) Мактанышу, мактану. 2) Горурлык, дан. Сез туйга мөкяфәт вә мебаһат өчен чакырасыз, диде. (К. Нас.)

м. III. 1) Хвастовство. 2) Гордость, слава.

Мөбаһи сф. 1) Мактанучы. 2) Мактанчык.

пр. д. 1) 2) Хвастун, бахвал.

Мөбдигъ сф. 1) Уйлап чыгаручы. 2) дини Яратучы, барлыкка китерүче.

пр. д. Изобретатель. 2) рел. Создатель.

Мөбин ис. Дөреслек белән ялганны аеручы.

сущ. Отделяющий (правду от лжи).

Мөбрәм с. 1) Котылгысыз. 2) Зарури; әһәмиятле. 3) Үзгәртә алмаслык.

прил. 1) Неизбежный. 2) Необходимый; важный. 3) Неизменный.

Мөбтал сф. Ялганга чыгарылган; бетерелгән, юкка чыгарылган.

пр. с. Аннулированный, уничтоженный; опровергнутый.

Мөбтыйль сф. 1) Ялганга (юкка) чыгаручы. 2) Бозучы, бетерүче.

пр. с. 1) Опровергающий. 2) Нарушающий, отменяющий.

Мөбтәга ис. Теләнгән һәм таләп ителгән әйбер.

сущ. Желаемое, искомое.

Мөбтәда сф. 1) Башлангыч, башта килгән, башта булган. Чөнки һәрбер дэртэ мәбдәэ мөбтәдаем ниләем. (Г. Тук.) 2) грам. Җөмләнең иясе.

пр. с. 1) Начало. 2) грам. Подлежащее (именного предложения).

Мөбтәди сф. 1) Бер эшне башлап җибәрүче. 2) Гади, примитив.

пр. 1) Начальный, начинающий. 2) Простой, примитивный.

Мөбтәдигъ сф. Уйлап табучы, яңа нәрсәләр уйлап чыгаручы, новатор.

пр. д. Новатор; изобретатель.

Мөбтәзәл сф. 1) Искергән, чәйнәлгән. 2) Түбән күрелгән, хур күрелгән.

пр. с. 1) Устарелый, банальный, избитый. 2) Презренный, низкий.

Мөбтәля сф. 1) Дучар булучы, бәхетсезлеккә эләккән. Анда тармакка һәвәслек берлә ваклар мөбтәля. (Г. Тук.) 2) Кайгыга төшкән.

пр. д. 1) Подверзгшийся беде, испытавший бедствие. 2) Огорчённый, опечаленный.

Мөбтәна сф. кара: мөбтәни. Та әзәлдән дәрте шәүка мөбтәнаем ниләем. (Г. Тук.)

пр. с. см. Мөбтәни.

Мөбтәни сф. 1) Нигезләнгән. Аслы юк вәһемләргә мөбтәни улыр. (Ш. ж.) 2) Корылган, төзелгән.

пр. д. 1) Обоснованный, оенованный. 2) Построенный.

Мөбәгъгыйд сф. Ераклаштыручы, читкә җибәрүче.

пр. д. Удаляющий, отдаляющий.

Мөбәддәл сф. Үзгәргән, алмаштырылган.

пр. c. Превращённый; изменённый, заменённый.

Мөбәззир сф. 1. Исрафчы, әрәм-шәрәм итүче. Бик мөхалифтер мөбәззирлек мөрәттиб шәэненә. (Г. Тук.) 2. Орлыкландыру; чәчү.

пр. д. 1. Расточитель, мот. 2. Осеменение; посев.

Мөбәйиз сф. Акка күчереп язучы.

пр. д. Переписывающий начисто, на беловик.

Мөбәййин сф. Бик ачык аңлатучы; белдерүче; бәян итүче. Соңгы җөмлә алдагы җөмләне мөбәййиндер. (К. Нас.)

пр. д. Разъясняющий, объясняющий; да казывающий; декларирующий.

Мөбәйяз сф. Акка күчереп язылган.

пр. с. Переписанный на беловик.

Мөбәйян сф. Бик ачыканлатылган, бәян ителгән. ... Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә. (Ак.)

пр. с. Разъяснённый; ясный, доказанный.

Мөбәллигъ сф. 1) Кушылган, тапшырылган эшне җиренә җиткереп эшләүче. 2) Хәбәр бирүче.

пр. д. 1) Исполняющий; выполняющий. 2) Доводящий до сведения, сообщающий.

Мөбәрра сф. Тазартылган, арындырылган, пакь. Бәлагатькә зарар бирүче әхвальдан мөбәрра булмак ... (К. Нас.)

пр. с. Очищенный, чистый.

Мөбәррат ис. к. 1) Яхшылыклар» изге эшләр. 2) Җәмгыяте хәйрияләр, ярдәм оешмалары.

сущ. мн. 1) Благотворительвые дела. 2) Благотворительные учреждения.

Мөбәррид сф. Суытучы, салкынлык бирүче. Ак шалфи, үләненнән бер төрле шәрап ясалыр, мөбәррид шәраптыр, табигатькә салкынлык бирер. (К. Нас.)

пр. д. Охлаждающий, замораживающий.

Жөбәшшир сф. 1) Сөендерүче, яхшы хәбәр китерүче, сөенеч китерүче, 2) Дин таратучы, миссионер.

пр. д. 1) Добрый вестник, приносящий радость. 2) Миссионер, проповедкик.

Мөбәшшәр сф. Сөендерелгән, шатландырылган, сөенечле хәбәр алган.

пр. с. Получивший радостную весть.

Мөбәһһиҗ сф. Кәефне китерүче.

пр. д. Веселящий.

Мөбһәм сф. Аңлаешсыз, билгесез, ачык түгел. Энә булса да ул хәзер мөбһәм. (Г. Хар.)

пр. с. Неясный, неопределённый.

Мөбһәмат ис. Мөбһәм-нең к.

сущ. мн. от мөбһәм.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа =>Мөб<= Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөр Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz