Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөгаббир сф. Төш юраучы. Мөгаббирә тәэвилене сорар имде. (К. Гал.)

пр. д. Толкователь снов.

Мөгаддил сф. 1) Тигезләүче, гаделләүче. 2) Тигезләгеч. 3) Билге, балл. Һәфтәлек имтихан номерлары да көндәлек дәресләрнең мөгаддиленә кушылып ... бирелә бара. (Ш. ж.)

пр. д. 1) Уравнивающий, умеряющий. 2) Ватерпас, уровень. 3) Отметка. балл, оценка (знаний).

Мөгадәлә м. III. 1) Ике әйбернең бер-беренә тигезлеге, бәрабәрлеге. 2) мат. Алгебраик тигезләмә.

м. III. 1) Равновесие, эквивалентность, равенство. 2) мат. Алгебраическое уравнение.

Мөгаен* кара: мөгайян.

см. Мөгайян.

Мөгаззи сф. 1) Азыкланлыручы. 2) Туклыклы. Мөгаззи тагамнар ашатырлар. (Ш. ж.)

пр. д. 1) Питающий. 2) Питательный.

Мөгаззиб сф. Газапланучы, азап чиктерүче.

пр. д. Мучитель, истязатель.

Мөгаззәб сф. Газапланган, азап чиккән, авырлык күргән. Бу көлүдән шат түгелмен, тик мөгаззәб җан чыга. (М. Гаф.)

пр. с. Измученный; мучимый.

Мөгаззәз сф. 1) Кадер, хөрмәт ителгән. 2) Кыйммәтле. Һәм мөгаззәз һәм мөкәррәм дотар имди. (К. Гал.)

пр. с. 1) Почтенный, уважаемый, 2) Драгоценный.

Мөгайин сф. Билгеләүче.

пр. д. Определяющий.

Мөгайябат I ис. к. Гаепләр, кимчелекләр; гаеп саналган нәрсәләр.

сущ. мн. Проступки, недостатки, пороки; предосудительные дела.

Мөгайябат II ис. к. Тышкы тойгылар белән ачылмаган серләр.

сущ. мн. Нечто скрытое, невидимое.

Мөгайян сф. 1) Билгеләнгән. 2) Ачык, анык. Мөгайян белмим. (3. Биг.)

пр. с. 1) Определённый, точный; назначенный. 2) Определенно, точно.

Мөгалла сф. Югары күтәрелгән.

пр. с. Возвышенный, высший.

Мөгалли сф. Югары итүче, күтәрүче.

пр. д. Возвышающий, поднимающий.

Мөгаллим сф. 1) Өйрәтүче. 2) Укытучы, дәрес бирүче.

пр. д. 1) Обучающий. 2) Учитель; преподаватель.

Мөгаллиме сыйбъян гыйб. 1) Яшь балаларны укытучы. 2) Башлангыч мәктәп укытучысы.

фр. 1) Обучающий маленьких детей. 2) Учитель начальной школы.

Мөгаллимә сф. Мөгаллим-нең мнс.

жен. от мөгаллим.

Мөгаләбә м. III. 1) Өстен булырга тырышу, ярышу. 2) Өстенлек.

м. III. 1) Состязание, оспаривание. 2) Превосходство.

Мөгаләта м. III. 1) Анлы рәвештә ялгыштыру, хатага этәрү, буташтыру. 2) Ялгыш фикер йөртүдән туган хата, нәтиҗә.

м. III. 1) Введение в заблуждение. 2) Неправильное умозаключение; паралогизм.

Мөгаләҗә м. III. Дәвалау. Табиблар бәгъзы авыруга алтын катыштырган дәва илә мөгаләҗә итәрләр. (К. Нас.)

м. III. Лечение, пользование больного.

Мөгаммә сф. Табышмак, шарада; мәгънәсе аңлашылмаган шигырь. Имтихан кылып карасак, балалар акланмаган коры ләфызларны бикләмешләр, яки гамиз вә мөгаммә халендә улан мәгънәләрне зиһеннәрендә хасил итмешләр. (Ш. ж.)

пр. с. Загадка. шарада; стихотворение, содержащее загадку.

Мөгаммәр сф. Озын гомерле, карт.

пр. с. Пожилой, старый, долговечный.

Мөгамәлә* м. III. 1) Халык белән эш күрү, башкаларга карата үз-үзен тоту. 2) Кеше белән аралашу.

м. III. 1) Обхождение, обращение. 2) Сношение, отношение.

Мөгамәлят ис. Мөгамәләнең к.

сущ. мн. от мөгамәлә.

Мәганем сф. Җырчы.

пр. д. Певец.

Мөганния сф. Җырчы хатын.

пр. д. Певица.

Мөганәка м. III. Кочаклашу. Хуш, нәфис таганнар ашадым, гүзәл җарияләр белән мөганәка кылдым, сәламәтлектән ләззәтле нәрсә тапмадым. (К. Нас.)

м. III. Обнимание, объятие.

Мөгаррикъ сф. Тирләтүче, тир чыгара (тирләтә) торган.

пр. д. Потогонный.

Мөгарриф сф. 1) Таныштыручы. 2) Белдерүче, хәбәр итүче.

пр. д. 1) Знакомящий, ознакомляющий. 2) Сообщающий.

Мөгарра сф. 1) Ялангач, шәрә. 2) Бушаган, азат. Шаһзадә аны кичке кием белән вә зиннәттән мөгаррә вакытта күрмеш иде. (К. Нас.)

пр. с. 1) Оголённый, обнажённый, голый. 2) Свободный.

Мөгаррәб сф. Гарәпләшкән, гарәп булып киткән.

пр. д. Арабизированный.

Мөгаррәф сф. 1) грам. Билгеләнгән. 2) Аңлатылган, хәбәр ителгән.

пр. 1) грам. Определённый. 2) Сообщённый.

Мөгассир сф. Авырлыкка дучар булган.

пр. д. Терпящий нужду; подвергшийся (чему-либо).

Мөгатәбә м. III Каты әйтү, шелтәләү; орышып әйтү.

м. III. Порицание, попрекание; брань.

Мөгаффил сф. Аңсыз, белемсез итүче, аңгыра итүче. Мөгаллим исемле мөҗәһһил вә мөгаффилләр. (Г Тук.)

пр. д. Делающий глупым, непонятливым.

Мөгаффәл сф. 1) Җүләр, тиле, тинтәк. 2) Аңсыз, белемсез.

пр. с. 1) Глупый, дурак. 2) Простофиля; простак, невежда, 2. Невежственный.

Мөгашшәр сф. 1) Унарлы. 2) Унарлаштырылган. 3) мат. Ункырлы геометрик фигура.

пр. с. 1) Десятичный, десятеричный. 2) Удесятеренный. 3) мат. Десятиугольник.

Мөгаябә м. III. Гайбәт сату.

м. III. Сплетни.

Мөгаядә м. III. Бәйрәм белән котлашу.

м. III. Поздравление е праздником.

Мөгаҗҗиб сф. кара: могҗиб.

пр. д. см. Могҗиб.

Мөгаҗҗәл сф. Ашыктырылган; хәзер үк үтәлүе тиеш булган.

пр. с. Ускоренный, спешный.

Мөгъләкъ ис. 1) Аңлашылмаган; читен, кыен. 2) Бикләнгән.

сущ. 1) Неясный, тёмный, непонятный. 2) Запертый; закрытый.

Мөгътәним сф. 1) Очрактан файдаланучы. 2) Ганимәт (трофей) итеп алучы.

пр. д. 1) Пользующийся случаем. 2) Берущий что-либо в качестве трофея.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв =>Мөг<= Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөр Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz