Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөһадәнәт м. III. Килешү, дуслашу.

м. III. Перемирие, установление дружеских отношений.

Мөһаҗат ис. к. Бер-береннән көлү, мәсхәрә итешү.

сущ. мн. Насмешка; сатира.

Мөһаҗим сф. Һөҗүм итүче, Хикмәт, кимия, һәйәт, тарих кеби голуме җәдидәе белмәдекләреннән мөһаҗимләрә каршы агыз ачмаслар. (Р. Фәх.)

пр. д. Нападающий, наступающий, атакующий.

Мөһаҗир сф. Күчүче, башка җиргә күчүче, чит илгә күчеп баручы.

пр. д. 1) Переселяющийся, эмигрирующиЙ. 2) Переселенец, эмигрант.

Мөһаҗирин ис. 1) Мөһаҗир-нең к. 2) Мөхәммәт белән Мәккәдән Мәдинәгә күчүчеләр.

сущ. 1) мн. от мөһаҗир. 2) Переселивщиеся вместе с Мухаммедем из г. Мекки в г. Медину.

Мөһаҗәмә м. III. Һөҗүм итешү. Салибиюн вә миссионерлар мөһаҗәмәләрне хәтергә төшереп һәмишә дошманлык дәвам итүгә хезмәт кылалар. (Ш. ж.)

м. III. Нападение, налет.

Мөһаҗәрәт м. III. Икенче бер җиргә күчеп бару, үз илен ташлап читкә күчеп китү.

м. III. Переселение, эмиграция.

Мөһиб сф. Куркынычлы, хәтәр.

пр. д. Ужасный, страшный.

Мөһим* сф. Әһәмиятле, мөһим, бик кирәкле, ашыгыч кирәкле.

пр. д. Важный, значительный, серьёзный.

Мөһиммат ис. к. 1) Әһәмиятле эшләр. 2) Җайланмалар, кирәкле әйберләр.

сущ. мн. 1) Важные дела. 2) Приспособления, принадлежности, снаряжение, материалы.

Мөһиммә ис. Бурыч ителгән эш, әһәмиятле, кирәкле, мөһим эш.

сущ. Задание, задача, миссия, важное дело.

Мөһлик сф. Һәлакәт (үлем) китерүче, һәлак итүче, үлемгә (һәлакәткә) сәбәп булучы, хәтәр. Сездәхи мөһлик мәразлар үзегезне ташлагыз. (Г. Тук.)

пр. д. Губительный, гибельный, смертельный, опасный.

Мөһликә кара: мөһлик.

см. Мөһлик.

Мөһләт ис. Кичектереп тору, кичектерергә рөхсәт бирү, срокны кичектерү. Следователь хозурына барсаң, һич тә мөһләт вирмәенчә, хәбесханәя юлламасы бәдиһидер. (3. Биг.)

сущ. Отсрочка, льгота.

Мөһмәл сф. 1) Ташланган, буш. 2) Мәгънәсез (сүз). 3) Каралмаган, күзәтелмәгән. 4) грам. Ноктасыз хәреф.

пр. с. 1) Брошенный, пустой. 2) Бессмысленное слово. 3) Оставлен-ный без надзора, 4) грам. Арабская буква без точки.

Мөһмәлят ис. к. 1) Буш, мәгънәсез сүзләр. 2) Ташландык, кирәксез, файдасыз нәрсәләр. Яшь гомерләр мөһмәлят чәйнәп була монда һәляк. (Г. Тук.)

сущ. мн. 1) Абсурдные, лишённые смысла слова. 2) Ненужные, бесполезные вещи.

Мөһер* ф. ис. Печать, штамп.

п. сущ. Печать, штамп.

Мөһердар ф. ис. Идарәнең печатен саклап, кәгазьгә печать басып торучы.

п. сущ. Хранитель печати.

Мөһер муми ф. ис. Сургыч.

п. сущ. Сургуч.

Мөһтәди сф. дини Туры юлга төшүче; ислам динен кабул итүче.

пр. д. рел. Обратившийся на правый путь, принявший ислам.

Мөһәззиб сф. 1) Төзәтүче, юлга салучы. 2) Тәрбияче.

пр. д. 1) Исправляющий. 2) Воспитатель.

Мөһәззәб сф. 1) Төзек, төзелгән, юлга төшкән. 2) Тәрбияләнгән, культуралы.

пр. с. 1) Исправленный. 2) Воспитанный, культурный.

Мөһәййиә сф. Хәзерләүче.

пр. д. Готовящий, приготовляющий.

Мөһәйяэ сф. Әзер, кирәк нәрсәләре хәзерләнгән, әзерләнгән. Әсбабе сәфәр мөһәйяэдер, диде. (К. Нас.)

пр. с. Готовый, приготовленный.

Мөһәндис сф. Инженер; җир үлчәүче; геометрияне белеп, аның белән эш итүче. Мөһәндис барлыгын мөнкир Печән базарына барсын. (Г. Тук.)

пр. д. Инженер; землемер.

Мөһәндисә сф. Мөһәндис-нең мнс.

жен. от мөһәндис.

Мөһәлләл сф. Яңа туган ай төсле ителгән; ай сурәтенә кертелгән.

пр. с. Имеющий форму полумесяца, серповидный.

Мөһур ис. Мәһәр-нең к.

мн. от мәһәр.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөc Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ =>Мөһ<= Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz