Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөкавим сф. 1) Үзсүзле, нык торучы. 2) Каршы торучы.

пр. д. 1) Стойкий, настойчивый. 2) Сопротивляющийся, противящийся.

Мөкавәмәт м. III. 1) Каршы тору; түзеп, чыдап тору, нык тору. Әгәр аз гаскәр җибдрсәгез, аларның гаскәрләренә мөкавәмәт итәтә алмас... диде. (К. Нас.) 2) Дошманнарча мөнәсәбәт, үзара дошманлык.

м. III. Сопротивление; стойкость, 2) Враждебное отношение.

Мөкаддимат хисабия гыйб. Хисапның кереш өлеше, башлангычы, башлангыч арифметика. Хәят аз вакыт эчендә русча укып аңларга, беркадәр язарга өйрәнеп һәм беркадәр мөкаддимат хисабия белеп өлгерде. (Ф. Әмир.)

фр. Начальная арифметика.

Мөкаддәм сф. 1) Элекке, 2) Алдынгы. 3) Алда баручы, 4) Элек, борын, әүвәл, алда. Дустың бер дәрәҗәгә ирешсә, аңа Мөкаддәмдә карый торган күзең белән карама. (К. Нас.)

пр. с. 1) Прежний. 2) Передовой. 3) Выдвинутый на первое место, идущий впереди. 4) Сперва, вначале.

Мөкаддәмә ис. Сүз башы, кереш сүз.

сущ. Предисловие, вступление, введение (в книге).

Мөкаддәмән р. Алдан, элек.

н. Прежде; предварительно.

Мөкаддәр сф. Билгеләнгән, алдан билгеле булган; тәкъдир ителгән. Ул мөкаддәр ризкын ашаучыдыр, разыйк түгелдер, диде. (К. Нас.) 2. Язмыш.

пр. с. 1. 1) Определённый, оценённый. 2) Предопределённый, предрешённый, 2. Судьба.

Мөкаддәрат ис. Мөкаддәр-нең к.

сущ. мн. от мөкаддәр.

Мөкаддәс* сф. 1) Изге; бөек, иң мөһим, хөрмәтле. Әй мөкаддәс монлы сазым, уйнадың сан ник бик аз. (Г. Тук.) 2) Бик диндар.

пр. с. 1) Свящённый, святой. 2) Очень набожный, религиозный.

Мөкаддәсә ис. Мөкаддәс-нең мнс.

сущ. жен. от мөкаддәс.

Мөкайиат ис. к. мед. Костыру өчен кулланыла торган дарулар.

сущ. мн. мед. Лекарства, вызывающие рвоту.

Мөкайяд сф. 1) Бәйләнгән, бәйләп куелган, 2) Теркәлгән, язып куелган. 3) Богауланган. 4) Чикләнгән.

пр. с. 1) Оязанный, привязанный. 2) Зарегистрированный. 3) Скованный; прикованный. 4) Ограниченный.

Мөкаллид сф. Иярүче, берәүдән күреп, шуның кебек булырга маташучы. Долой, кирәкми, сөйләмәсен, бетмәс монда чабаталы дәһриләр ... сукыр мөкаллидләр, дип кычкырырга тотындылар. (Г. Ибр.)

пр. д. 1) Подражатель; последователь. 2) Подражающий.

Мөкалләд сф. Иярелгән нәрсә; яки кеше.

пр. с. Подражаемый.

Мөкарриб сф. Якынлаштыручы, якын иттерүче.

пр. д. Приближающий (чтр-либо).

Мөкаррәб сф. Якынайтылган, якынлашкан, якын күрелгән; якын (кеше). Көймә килгәнен күргәч тә, мөкаррәбләреннән берәүне җибәрде. (К. Нас.)

пр. д. Приближенный, близкий; интимный друг.

Мөкаррәбат ис. Мөкаррәб-нең к.

сущ. мн. от мөкаррәб.

Мөкаррәр сф. Карар бирелгән, карар кылынган; билгеләнгән. Баш алып качмакым мөкаррәрдер,— дип хәтме кәлям кылды. (К. Нас.)

пр. с. 1) Определённый; установленный, фиксированный; 2) Утверждённый; решённый, назначенный.

Мөкассим сф. Кисәкләргә бүлүче, тураклаучы, ваклаучы.

пр. д. Разделяющий, распределяющий, делящий на мелкие части.

Мөкауви сф. Куәт бирүче, ныгытучы. Шәлфи үләненнән бер шәрап ясалыр — мөкауви шәраптыр. (К. Нас.)

пр. д. Укрепляющий, усиливающий; придающий силы.

Мөкаувият ис. Мөкауви-нең к. Мекаувият бәдәнгә кувәт бирүче дарулардыр. (К. Нас.)

сущ. мн. от мөкауви.

Мөкиббән* р. Чиксез (бирелү), артык (мавыгу), сукыр рәвештә (иярү). Аурупа (Европа)ның һәммә эшенә мөкиббән китәргә ярамый. (Ф. Әмир.)

н. Слепо (преклоняться перед чем или кем-либо), сильно (увлекаться чемлибо).

Мөктәсиб сф. Кәсеп итүче, эшләп акча табучы.

пр. д. Зарабатывающий.

Мөктәсәб сф. Кәсеп итеп табылган, эшләп табылган.

пр. с. Добытый, приобретённый; заработанный.

Мөкыйл сф. 1) Ярлы, фәкыйрь. 2) Саран.

пр. д. 1) Бедный. 2) Скупой.

Мөкябәрә м. III. Эрелек, горурлык, мин-минлек, олылану, эреләнү, масаю, тәкәбберләнү. Морадлары мөкябәрә булганнан соң хасидләр күз салмыйлар ар ягына. (Ак.)

м. III. Гордость; спесь, надменность, вмсокомерие.

Мөкяләмә м. III. Сөйләшү, гәпләшү. ... Студент илә буйлә мөкяләмәмез улды. (Г. Габ.)

м. III. Разговор, беседа.

Мөкясиб ис. Мәксәб-нең к.

сущ. мн. от мәксәб.

Мөкятәбә м. III. Корреспонденция; хат язышу.

м. III. Корреспонденция; переписка.

Мекяфил сф. Берәүнең йөгенә керүче, үз җаваплылыгына алучы.

пр. д. 1) Поручитель. 2) Берущий на поруки.

Мөкяфәт м. III. 1) Хезмәт бәрабәренә бирелгән премия, бүләк. 2) Яхшылыкка каршы эшләнгән яхшылык. Бик асыл затлар биреп һәм зур мөкяфәтләр биреп котылган. (X. Чис.)

м. III. 1) Вознаграждение; награда. 2) Воздаяние.

Мөкяшиф сф. 1) Ачучы, яшеренне ачыкка чыгаручы. 2) Фаш итүче.

пр. д. 1) Открывающий, обнаруживающий. 2) Разоблачающий.

Мөкяшәфә м. III. 1) Ачылу. 2) Фаш ителү.

м. III. 1) Открытие, обнаружение. 2) Разоблачение.

Мөкәггаб сф. 1) Өч юнәлеше дә тигез йөзле фигура. 2) Бер санның үз-үзенә өч мәртәбә кабатланышы.

пр. с. 1) Имеющий форму куба; кубический; 2) мат. Куб.

Мөкәддир сф. Көендерүче, кайгы салучы, хәсрәтләндерүче.

пр. д. Огорчающий, печалящий.

Мөкәддәр сф. Кайгылы, хәсрәтләнгән. Күңелемнең мөкәддәр улмасына сәбәп. (М. Ак.)

пр. с. Омрачённый, огорчённый, раздосадованный.

Мөкәззиб сф. 1) Ялгандыр, дөрес түгелдер дип әйтүче. 2) Ялганга чыгаручы, ялганны фаш итүче.

пр. д. 1) Опровергающий. 2) Обличающий во лжи.

Мөкәйиф сф. 1) Кәефләндерүче, кәефне китерүче. Зәгъфран мөфәррих вә мөкәйиф нәрсәдер. (К. Нас.) 2) Наркотик.

пр. д. 1) Опьяняющий; хмельной. 2) Наркотик.

Мөкәйифат ис. Мөкәниф-нең к.

сущ. мн. от мөкәйиф.

Мөкәлләл сф. Башына таҗ кидерелгән; таҗлы.

пр. с. Увенчанный, коронованный.

Мөкәлләф сф. 1) Өстенә йөкләнгән. 2) Жаваплы. 3) Үсеп җиткән. Угылы Садыйкны мөкәлләф булыр-булмас Габдерахман каридан кыйраәт иттерә иде (Г. Газиз).

пр. с. 1) Обязанный, вынужденный. 2) Ответственный. 3) Взрослый, зрелый.

Мөкәммәл сф. 1) Тәмамланган; тулыландырылган. 2) Камилләшкән, җитешкән, тулы. Зиһне бик мөкәммәлдер. (М. Ак.)

пр. с. 1) Завершенный, законченный. 2) Доведённый до совершенства, совершённый, превосходный.

Мөкәррир сф. 1) Өйрәтүче, кабатлатучы. 2) Репетитор. Бу мәдрәсәдә хәтем кылганнан соң берничә ел мөкәррир, хәлфә булып ятарга да уйлый. (Г. Ибр.)

пр. д. 1) Заставляющий повторять, 2) Репетитор.

Мөкәррәм сф. 1) Хөрмәт ителгән, кадерле, хөрмәтле. Һәм мөгаззәз һәм мөкәррәм дотар имди. (К. Гал.) 2) Киң күңелле.

пр. с. 1) Уважаемый, почитаемый. 2) Великодушный.

Мөкәррәмә сф. Мөкәррәм-нең мнс.

пр. с. жен. от мөкәррәм.

Мөкәррәмән р. Хөрмәтләп, кадерләп, кадер күрсәтеп.

н. С почтением, с уважением, почтительно.

Мөкәррәр сф. Кат-кат, берничә кат (булган), кабат-кабат (эшләнгән). Кәнде сүзен мәкәррәр сөйләр имди. (К. Гал.)

пр. с. Повторенный; удвоенный; повторный.

Мөкәррәрән р. 1) Еш, әллә ничә кат» күп мәртәбә. 2) Кат-кат итеп, яңадан, икенчеләп.

н. 1) Часто, многократно. 2) Повторно, снова, опять, вторично.

Мөкәссәр сф. Вакланган, сындырылган.

пр. с. Разбитый, сломанный.

Мөкәүвән сф. Барлыкка китерелгән, бар булган, ясалган.

пр. с. Созданный, сотворённый; порождённый.

Мөкәүвәнат ис. Мөкәүвән-нең к.

сущ. мн. от мөкәүвән.

Мөкәүкәб сф. Йолдызланган, йолдыз белән бизәлгән. Минем күңлем мөкәүкәбдер өмет, хәсрәт, тәәссерлә. (Г. Тук.)

пр. с. Усеянный, украшенный звёздами.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз =>Мөк<= Мөл Мөм Мөн Мөр Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz