Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөхавәрә м. III. 1) Әңгәмә, кара-каршы сөйләшү; гәпләшү. 2) Киңәшмә.

м. III. 1) Беседа, разго-вор. 2) Совещание.

Мөхадәсә м. III. Сөйләшү, әңгәмә, бер-беренә хикәяләр сөйләшү.

м. III. Беседа, собеседование, разговор.

Мөхазарат Мөхазарә-нең к. Һөнәр вә сәнаигъ адәм гамьнән калмыш икәненә ничә мөхазарат китаплары дәлил белән тулыдыр. (К. Нас.)

мн. от мөхазарә.

Мөхазарә м. III. 1) Бәхәс итәргә өйрәтә торган фән. 2) Әдәби темаларга сөйләшү.

м. III. 1) Наука о дискуссии. 2) Собеседование на литературные темы.

Мөхази сф. 1) Кара-каршы. 2) Янәшә, параллель.

пр. д. 1) Противолежащий. 2) Параллельный.

Мөхакәмә м. III. Судта тикшерү, хөкем чыгару.

м. III. Судебное разбирательство, процесс; вынесение приговора.

Мөхаль сф. Булмый торган, мөмкин булмаган. Гомердән бер дәкыйкане юкка уткәрсәң, аны кире кайтармак мөхальдер. (М. Ак.)

пр. Невозможный, невероятный; абсурдный.

Мөхалят ис. Мөхаль-нең к.

сущ. мн. от мөхаль.

Мөхаләма м. III. Тирә-юньдәге кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, тату тору.

м. III. Быть в хороших, добрососедских отношениях.

Мөхаләфә м. III. 1) Кара-каршы ант итешү, 2) Берләшмә (союз) төзү. 3) Союз, килешү.

м. III. 1) Взаимная клятва. 2) Заключение союза, 3) Союз; соглашение.

Мөхариб сф. 1) Сугышучы, орышучы. 2) Сугышучы як.

пр. д. 1) Сражающийся, воюющий. 2) Воюющая сторона.

Мөхарәбә м. III. Сугыш, дошман белән сугышу. Мөхарәбә илә забыт итә алмадылар. (X. Чис.)

м. III. Война, сражение, битва.

Мөхасарә м. III. Урап алу, камап алу, гаскәр тарафыннан чолганып алыну. Юнанилар ун сәнә мөхасарә идеп торганлыклары хәлдә ... (X. Чис).

м. III. Осада, блокада.

Мөхасиб сф. Бухгалтер, хисапчы.

пр. д. Бухгалтер, счетовод.

Мөхаси сф. Яхшы мөгамәлә итүче.

пр. д. Хорошо обходящийся (с кем-либо).

Мөхасир сф. Камаучы, гаскәр белән чолгап алучы.

пр. д. Осаждающий, блокирующий.

Мөхасәбә м. III. Хисап алышу, ике кеше арасында хисаплашу, санашу. Минем белән мәхасәбә кылмаячак карт ушбу тары бөртеге кадәр мәсърафын санаган гүзәл егеттән артыграктыр,— диде. (К. Нас.)

м. III. Отчет, проверка; счеты, расчеты.

Мөхат сф. Киртәләнгән, койма белән уралган, чолганып алынган. Зобанилар, кылыч, туплар, казак, мылтык палачларлә, мөхатыз һәр җәһәттән: саг вә сулдан, зар вә балядан. (Г. Тук.)

пр. с. Окружённый, ограждённый.

Мөхафиз сф. Саклаучы, сакчы, Күз кабаклары күз эченә ят нәрсә кермәсен өчен мәхафиздыр. (К. Нас.)

пр. д. Охраняющий, предохраняющий.

Мөхафәзә м. III. Саклау, яклау. Ялган төшләрдән мөхафәзә әйләсен. (3. Һади).

м. III. 1) Соблюдение» сохранение. 2) Охрана, защита.

Мөхдис сф. Уйлап чыгаручы, иҗат итүче.

пр. д. Изобретатель, создатель.

Мөхдәс сф. 1) Яна барлыкка килгән, яңа ясалган. 2) Якында гына баеган.

пр. с. 1) Новый, новейший. 2) Недавно разбогатевший.

Мөхиб сф. 1) Сөюче, яратучы. 2) Якын дус, яратылган кеше ... Хаммат хаҗи мәкамы белән коръән укучыларның мөхибе иде. (Г. Газиз).

пр. д. 1) Любящий. 2) Близкий друг, любимый человек.

Мөхиббанә гф. р. Яратып, сөеп, дусларча. Минем кебек үк хатыннар, кызлар ирләренең, егетләренең кулына мөхиббанә яталар да, гөлдердәшеп бакчага киләләр. (Г. Ибр.)

ар.-п. н. По-дружески, любовно.

Мөхиббелватан гыйб. Илен сөюче, патриот.

фр. Любящий родину, патриот.

Мөхиббеннәфес гыйб. Үзен сөюче.

фр. Себялюбивый, самолюбивый.

Мөхиббәтән р. Дусларча, сөеп, яратып. Бер-беренең йөзенә елмаеп, мөхиббәтән кулларын тотышсалар (К. Нас.)

н. По-дружески, любовно.

Мөхи сф. Терелтүче, җанландыручы.

пр. д. Оживляющий, животворный.

Мөхикъ сф. Хаклы, гадел, дөреслек, хаклык ягында булучы.

пр. д. Правый; справедливый тот, кто прав.

Мөхилл сф. Бозучы, зарар итүче, кимчелек китерүче, тукынучы. Минем һөҗүем аның шәхсенә мөхилл түгелдер. (К. Нас.)

пр. д. 1) Портящий. 2) Нарушающий (что-либо), причиняющий,ущемляющий.

Мөхитъ* сф. 1) Әйләнә-тирә, тирә-юнь. 2) Урап алган, чорнап алган, эченә алган. Һава җәмигъ җисемнәрне мөхитътыр. (К. Нас.) 3) Океан.

пр. д. 1) Среда, окружение. 2) Окружающий. 3) Океан.

Мөхкәм, мәхкәм сф. 1) Таза, чыдамлы, нык. Канәгать бер мәхкәм, күләгәле ләтыйф агачдыр ки, төбенә утырган кайгы эссесендә пешмәс. (К. Нас.) 2) Төгәл, анык.

пр. с. 1) Прочный, крепкий, хорошо сдёланный. 2) Точный, верный.

Мөхлисанә гф. р. Чын (саф) күнел белән, чын дуслык белән; чын дусларча.

ар.-п. н. Искренно, чистосердечно.

Мөхсин сф. Яхшылык итүче, кешегә материаль ярдәм итүче, юмартлык итүче.

пр. д. 1. Благодетельный. 2. Благодетель; благотворитель.

Мөхталь сф. 1) Хәйләкәр. Гакыйлләр белсеннәр ки, ризыкта мөхтальнең хәйләсе юктыр. (К. Нас.) 2) Алдакчы; аферист.

пр. с. 1) Ухитряющийся; хитрый, ловкий. 2) Обманщик; мошенник, жулик; аферист.

Мөхтәви сф. Эченә алган, җыйган, сыйдырган. Бу җирләр Төркстан аталып, төркичә мөтәкәллим хили шәһәр вә касабәләрне мөхтәвидер. (Ш. ж.)

пр. д. Содержащий, включающий в себя.

Мөхтәзыйр сф. Үлү дәрәҗәсендәге авыру.

пр. д. Находящийся в агонии, умирающий.

Мөхтәкыйр сф. Хурлаучы, нәфрәт белән караучы.

пр. д. Презирающий, пренебрегающий.

Мөхтәлитъ сф. Катыш, кушылган; төрле нәрсәләрдән кушылып ясалган.

пр. д. Смешанный, присоединенный.

Мөхтәлиф сф. 1) Төрле-төрле. 2) Каршылыклы, бәхәсле. Өч җенесчә мөхтәлиф затлар нәдән берләшмешләр. (М. Ак.)

пр. д. 1) Различный; разнообразный. 2) Спорный, несогласный.

Мәхтәләфен фиһ ст. Бәхәсле, бертавыштан кабул ителмәгән.

сс. Спорный, единогласно не одобренный.

Мөхтәмәл сф. Булыр дип уйланган, булуы мөмкин саналган. Бу — вөҗүде мөхтәмәл дә булмаган эшләрдән бередер. (Г. Ибр.)

пр. с. Возможный, вполне вероятный.

Мөхтәриз сф. Сакланучы.

пр. д. Остерегающийся, берегущийся.

Мөхтәрикъ сф. Кабынып китүче; янып торучы, ялкынлы. Мөхтәрикъ улдым да яндым нары һиҗраныңлә бән. (Г. Тук.)

пр. д. Воспламеняющийся; горящий, горючий.

Мөхтәрәм* сф. Хөрмәтле, хөрмәт ителә торган.

пр. с. Уважаемый, почитаемый, почтенный.

Мөхтәсиб сф. 1) Хисап алучы, хисап алып торырга куелган кеше. 2) дини Муллалардан өстен дин галиме.

пр. д. 1) Контролер; инспектор. 2) рел. Учёный богослов.

Мөхтәшәм сф. Зиннәтләнгән, зиннәтле, бик шәп, менә дигән. Мин бинәва, сез мәхтәшәмсез. (Хорәз.)

пр. с. Великолепный, пышный, роскошный.

Мөхәддид сф. Чикләүче, чиген билгеләүче.

пр. д. Ограничивающий.

Мөхәддират сф. к. Авыртуны бетерә торган наркотик дарулар. Тукран үләне тиле бәрән үләне кебек мөхәддират җөмләсеннәндер. (К. Нас.)

пр. д. мн. Анестезирующие средства, наркотики.

Мөхәддәд сф. Чикләнгән, чиге билгеләнгән.

пр. с. Ограниченный, определённый.

Мөхәййи сф. 1) Шаккатыручы, хәйран калдыручы. 2) Аптыратучы.

пр. д. 1) Изумляющий, смущающий. 2) Затрудняющий.

Мөхәйял сф. Хыялдагы, уйдырма, хыялый.

пр. с. Воображаемый, фантастический.

Мөхәкъкак сф. 1) Ачык, чын, шөбһәсез. 2) Дөресләнгән, хаклыгы ачылган. Аның сезгә ирешмәке мөхәкъкакдыр. (К. Нас.)

пр. с. 1) Безусловный, очевидный; верный. 2) Проверенный, доказанный.

Мөхәкъкар сф. Хур күрелгән, кимсетелгән.

пр. с. Презираемый, унижаемый.

Мөхәкъкыйк сф. Тикшерүче, бер нәрсәнең төбен, дәреслеген, чынын тикшерүче.

пр. д. Проверяющий; изучающий; ищущии истину.

Мөхәллил сф. Эретүче, таркатучы. Су бәдәнгә ротубәт бирер, һәзымны сәһел кылыр вә тәгамны мәхәллилдер. (К. Нас.)

пр. д. Растворяющий.

Мөхәлләкъ сф. Үзенә холык (гадәт) итеп; алган.

пр. с. Перенявший нравы, манеры; усвоенные привычки.

Мөхәммин сф. 1. Фараз итүче, чамалап сөйләүче. 2. Бәя билгеләүче, такса куючы.

пр. д. 1. Предполагающий, говорящий неопределенно. 2. Калькулятор, таксатор, оценщик.

Мөхәммәди с. 1) Мөхәммәт(кә караган), 2) Мөхәммәткә ияргән, Мөхәммәт дине тотучы.

прил. 1) Мусульманский. 2) Мусульманин; последователь Мухаммеда.

Мөхәммәс сф. 1) Биш почмаклы, биш кырлы. 2) Биш тапкыр кабатлана торган. 3) Бишле (шигырь).

пр. с. 1) Пятиугольный; пятиугольник. 2) Пятикратный. 3) поэт. Пятистишие.

Мөхәнникъ сф. Буучы, буган.

пр. д. Удушающий, душащий.

Мөхәррик сф. 1. Хәрәкәтләндерүче. 2. Уятучы, кузгатучы. 3. Уятучы сәбәп. 4. Мотор.

пр. д. 1. Приводящий в движение. 2. Побуждающий. 3. Побудительная причина. 4. Двигатель, мотор.

Мөхәррикъ сф. Яндыручы, утка ягучы.

пр. д. Сжигающий, выжигающий.

Мөхәррир* сф. 1) Язучы; журналист. 2) Автор. 3) Редактор. Сатучылык итә бездә мөхәррир, әдип исме аңа тагылыр-тагылмас. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Писатель; журналист. 2) Автор. 3) Редактор.

Мөхәррирә сф. Мөхәррир-нең мнс.

жен. от мөхәррир.

Мөхәррәм* сф. 1) Харам ителгән, тыелган. 2) һиҗри елының беренче ае исеме.

пр. с. 1) Запрешённый, недозволенный. 2. Название первого месяца Хиджры.

Мөхәррәмат ис. Мөхәррәмнең к. (1 нче мәгънәдә генә.)

сущ. мн. от мөхәррәм (только в 1-м значении).

Мөхәррәрат ис. к. Язылган нәрсәләр; язылган хатлар.

сущ. мн. Писания, письма, бумаги, корреспонденция.

Мөхәррәф сф. Бозылган, үзгәртелгән (сүзләр, хәрефләр турында).

пр. с. Изменённый, подменённый; искажённый, извращённый (о тексте).

Мөхәссәнат ис. к. Күркәмлекләр, күркәм (гүзәл) эшләр; яхшы сыйфатлар. Мәгънәләре мөхәссәнат илә мөмтаз улмаклары кеби, ләфызлары да һәм бер чук мөхәссәнат ула белер. (Ш. ж.)

мн. ч. Похвальные качества, хорошие свойства, достоинства.

Мөхәүвәл сф. 1) Күчерелгән. 2) Үзгәртелгән. 3) Йөкләтелгән, тапшырылган. Мин: „Кызыгызның рәиенә мөхәүвәлдер" ,— дидем. (К. Нас.)

пр. с. 1) Перенёсённый. 2) Изменённый. 3) Возложенный; порученный.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөc Мөт Мөф =>Мөх<= Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz