Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөнабәзә м. III. Инкарь итү, кире кагу.

м. III. Отвержение, отказ.

Мөнавәбә м. III. Нәүбәтләшү, чиратлашу, нәүбәтләп эш итү.

м. III. 1) Чередование. 2) Периодичность.

Мөнадат ис. к. Эндәшү, кычкыру, чакыру, игълан итү.

сущ. мн. Оклик; приглашение; вызов; призыв, объявление.

Мөнади сф. Чакыручы, кычкыручы, яр салучы (көнчыгышта хөкүмәтнең карарын яки берәр вакыйганы шәһәр урамнарында кычкырып, белдереп йөрүче). Шәһәр мәхәлләләренә мөнадиләр җибәреп, һичбер фәрд килми калмасын дип нида кылсыннар диде. (К. Нас.)

пр. д. 1) Глашатай, 2) Возвещающий, извещающий.

Мөнадәмәт м. III. 1) Дуслык мөнәсәбәтләре. 2) Утырдашчылык итү, күңел ачын сөйләшеп утыру.

м. III. 1) Приятельские отношеиия. 2) Собеседование.

Мөназигъ сф. 1) Низаглашучы, ызгышучы, 2) Каршы чыгучы.

пр. д. 1) Спорящий; ссорящийся. 2) Возражающий.

Мөназәга м. III. 1) Ызгышу, низагълашу. Әһали белән задәкян арасында мөназәгаләр тәкрарланды. (X. Чис.) 2) Бәхәс.

м. III. 1) Слор; ссора. 2) Диспут.

Мөназәгъ фиһ ст. Бәхәсле әйбер.

сс. Предмет спора; спорная вещь.

Мөнакашә м. III. 1) Ваклап, җентекләп тикшерү, 2) Сүз көрәштерү; тартышу, бәхәс. Мисалга мөнакаши юк диләр, диде. (Г. Ибр.)

м. III. 1) Подробное изучение, обсуждение. 2) Дебаты, прения; спор.

Мөнакәхә м. III. Никахла-нышу, өйләнешү.

м. III. Бракосочетание, заключение брака.

Мөнасиб сф. 1) Яраклы, яраклылык. Үзләренә мөнасиб тормыш биреп... (Ф. Әмир.) 2) Бер-берсенә туры килешкән, муафыйк. 3) Әдәпле.

пр. д. 1) Подходящий, соответствующий; сообразный; сходный. 2) Соразмерный; пропорцио-альный. 3) Приличный.

Мөнасәбәт* м. III. Бәйләнеш, якынлык, бер-берсенә туры килешү. Шул мөнасәбәт белән һәрвакыт бикәнең кунак бүлмәсенә йөрер. (3. һад.)

м. III. Отношение; соответствие, сообразность.

Мөнасәфә м. III. Урталай (икегә) бүлү.

м. III. Разделение пополам, надвое.

Мөнафат м. III. Капма-каршылык, туры килмәү; бергә җыела алмау (ут белән су кебек).

м. III. Противоположность, расхожденис, не соответствие, песовместимость.

Менафи сф. Бер-берсе белән ошамый торган, бер-берсенә каршы. Морадына мөнафины сөйми торган. (Ак.)

пр. д. Противоречащий, несовместимый.

Мөнафиһа ст. Аңа каршы. Касавәт кәлмәер кальбә: сәнең шигърең мөнафиһа. (Г. Тук.)

сс. Ей противоречащпй; ей (ему) несоответствующий.

Мөнафәрәт м. III. Җирәнешү, кара-каршы нәфрәт әйтешү, бизешү.

м. III. Презрение, взаимное отвращение.

Мөнафәт ис. кара: мөнафат.

сущ. см. Мөнафат.

Мөнафәсә м. III. Үз файдасын күздә тотып бер-бере белән тартышу, көнләшү.

м. III. Соперничество, конкуренция.

Мөнаҗат* м. III. 1) Аллага ялвару, мактау сүзләре әйтү. 2) Дини тезмә әсәр.

м. III. 1) Мольба к Аллаху; славословие. 2) Религиозный гимн, псалом.

Мөнбит сф. Уңдырышлы, мул уңыш бирүче. Күп еладым, яшьләрем мөнбит урынга төшмәде. (М. Гаф.)

пр. д. Плодородный.

Мөнбәгый сф. Ятышлы, яраклы, ярашкан.

пр. д. Подходящий, соответствующий.

Мөнбәгыйс сф. 1) Бер сәбәптән туган, бер эштән килеп чыккан. 2) Иңдерелгән, җибәрелгән.

пр. д. 1) Имеющий один источник происхождения. 2) Ниспосланный, посланный.

Мөнбәсыйт сф. 1) Куанган; шатланган, күңеле булган. Гыйльме булмаган кешегә „Син беләсең, син галим" дисәң, мәхзуз вә мөнбәсыйт булыр. (К. Нас.) 2) Агылган, ачылып киткән; киңәйгән, җәелгән.

пр. д. 1) Радостный, удовлетворённый. 2) Расширенный; обширный; разостланный, простёртый.

Мөнгазил сф. 1) Аерылган, ялгызланган. 2) Урыныннан төшерелгән.

пр. д. 1) Удалившийся, уединившийся. 2) Уволенный.

Мөнгадил сф. Туры юлдан чыккан, юлдан язган.

пр. д. Отклонившийся от прямого пути.

Мөнгадим сф. 1) Булмаган; юк булган. 2) Юк ителгән. 3) Юкка чыккан.

пр. д. 1) Отсутствующий. 2) Уничтоженный. 3) Исчезнувший.

Мөнгакис сф. Кире әйләнгән; кире кайтарылган. Бер-беренә мөнгакис булыр, бер-беренә каршы куелмыш ике көзгегә охшар. (К. Нас.)

пр. д. Отражённый, опрокинутый.

Мөнгакыйд сф. 1) Бәйләнгән, төенләнгән. 2) Килешеп, вәгъдәләшеп кул куелган.

пр. д. 1) Связанный (узлом). 2) Заключённый (о договоре).

Мөнгыйм сф. Ашатучы, аш бирүче, нигъмәт бирүче.

пр. д. 1) Благодетель; кормилец. 2) Блатодетельный.

Мөндәрис сф. 1) Искереп бетеп юкка чыккан, таушалган, тузган. 2) Бетерелгән, әсәре дә калмаган.

пр. д. 1) Стёртый, исчезнувший; изношенный; ветхий. 2) Уничтоженный, изглаженный.

Мөндәриҗ сф. 1) Арага кертелгән, теркәлгән. 2) Эчтәлек.

пр. д. 1) Включённый, помещённый. 2) Содержимое.

Мөндәриҗә ис. ис. Мөндәриҗ-нең мнс.

жен. от мөндәриҗ.

Мөндәриҗат ис. Мөндәриҗ-нең к.

сущ. мн. от мөндәриҗ.

Мөндәфигъ сф. Беткән, кире кайтарылган, бетерелгән.

пр. д. 1) Удалённый; устранённый. 2) Отвергнутый; отверженный.

Мөндәфин сф. Күмелгән, туфрак астында калган.

пр. д. Зарытый; погребённый.

Мөнзаләм сф.Җәбергә (кыерсытуга, кысуга) дучар булган.

пр. с. Угнетённый, обиженный.

Мөнзам сф. Беректерелгән, кушылган, өстәлгән.

пр. с. Присоединённый; приложенный; дополненный.

Мөнзир сф. Үгетләүче; алда куркыныч барлыкны хәбәр итүче; сак булырга кушучы.

пр. д. Увещевающий; предостерегающий. 2) Увещеватель. finishOpacity=60)" width=*%> пр. с. Присоединённый; приложенный; дополненный.

Мөнзәви сф. Читләшкән, читтә калган; аралашмаган. Сиутый Әхмәтмидхәт кабиленнән фәкыйрь вә мөнзәви гаиләдән түгел. (Р. Фәх.)

пр. д. Уединившийся, скрывшийся.

Мөнзәл сф. Иңдерелгән, түбән төшерелгән.

пр. с. Ниспосланный.

Мөниб сф. Туры юлга керүче (бозык эшләрне ташлап, дөреслеккә кайтучы).

пр. д. Раскаявшийся; становящийся на правильный путь.

Мөнир сф. Яктылык бирүче; нурландыручы; яктыртучы.

пр. д. Освещающий, светящийся.

Мөнкабизъ сф. 1) Кысылган, җыерылган, тартылган, тарайган. 2) Эч кату авыруы белән авыручы.

пр. д. 1) Сжавшийся, съёжившийся, сократившийся в объеме. 2) Страдающий запором.

Мөнкалиб сф. 1) Алмашынган, үзгәргән. 2) Әйләндерелгән. Җәмигъ хәсрәтләре шатлыкка мөнкалиб булып, шаһзадәне тәгъзим белән... (К. Нас.)

пр. с. 1) Изменившийся, переменившийся, 2) Перевернутый; опрокинутый.

Мөнкариз сф. Сүнгән, юкка чыккан, беткән, нәселе калмаган, һәлак булган. Исламда хәрам булган рәһбаниять каплады: иҗтиһад мөнкариз диделәр. (Г. Ибр.)

пр. д. Угасший; исчезнувший; вымерший (о династии, народе и т. п.)

Мөнкасим сф. Бүленгән, өлешләнгән, кисәкләнгән, аерылган. Кәлимә өчкә мөнкасимдер. (К. Нас.)

пр. д. Разделенный; поделенный на части.

Мөнкатыйг сф. 1) Киселгән, өзелми. 2) Тукталган, беткән. Ашау-эчүдән мөнкатыйг булып түшәгендә аһ чикмәктәдер, — диде. (К. Нас.) 3) Ялгызак.

пр. д. 1) Отрсзанный; 2) Прекратившийся; конченный. 3) Одинокий.

Мөнкир сф. 1. Инкарь итүче; ышанмаучы, кабул итмәүче, юкка чыгаручы, танымаучы. Мөһәндис барлыгын мөнкир „көфер" почмагына барсын. (Т. Тук.) 2) дини Мөнкир (ислам дине буенча кабердә сорау алучы ике фәрештәдән берсенең исеме).

пр. д. 1. Отрицающий, непризнающии; неверящий. 2) рел. Мункир (имя одного из ангелов, допрашивающих покойников о их жизни).

Мөнкыйл сф. Бер кеше сүзен фәлән сөйләде дип икенче берәүгә сөйләүче яки язучы.

пр. д. Пересказывающий, переписывающий.

Мөнкәр сф. 1) Инкарь ителгән; танылмаган; 2) дини Начар, гөнаһ исәпләнгән.

пр. c. 1) Отвергаемый, непризнанный. 2) рел. Греховный, недозволенный.

Мөнкәрат ис. Мөнкәр -нең к. Тик заман аны мөнкәраттан мәнгы кылыр, — диде. (К. Нас.)

сущ. мн. от мөнкәр.

Мөнкәсир сф. Сынган, ватылган; вакланган.

пр. д. Разбитый, разломанный; раздробленный, переломленный.

Мөнкәсиф сф. Тотылган (кояш, ай).

пр. д. Попавший в затмение (о луне, солнце).

Мөнкәшиф сф. Ачылган, күренгән, мәйданга чыккан; табылган. Байлыкка ирешеп мохтаҗлыктан чыккач, начар әхлакын мөнкәшиф булды. (К. Нас.)

пр. д. Обнаруженный, открытый, найденный.

Мөнсаб ис. Койган, тоташкан, коя торган, агып төшкән (елга турында).

сущ. Изливающийся, вливающийся, впадающий, стекающий (о реке, воде и т. д.).

Мөнсәни сф. Кәкре, бөкре.

пр. с. Кривой, горбатый.

Мөнсәрих сф. Ачык, ачыкланган, аңлашылган.

пр. д. Ясный, понятный.

Мөнсәд сф. Киртәләнгән, капланган.

пр. с. Преграждённый, закупоренный.

Мөнсәлиб сф. 1) Таланган. 2) Тартып алынган. 3) Инкарь ителгән.

пр. д. 1) Ограбленный. 2) Отнятый. 3) Отвергнутый.

Мөнсәлик сф. Нинди дә булса бер дини карашта булган.

пр. д. Принадлежащий к какой-либо секте, вероучению.

Мөнсәлих сф. 1) Тиресе туналган, суелган, 2) Суырып, аерып алынган.

пр. с. 1) Облупленный, облезлый (о коже). 2) Отделённый (от чего-либо).

Мөнтабәгъ сф. 1) Сугылган, басылган. 2) Сурәтләнгән, гәүдәләнгән. Гакыл бер көзгедер, гаибат анда мөнтабәгъ булыр.т (К. Нас.)

пр. с. 1) Напечатанный 2) Отображённый.

Мөнтави сф. Төрелгән, уралган.

пр. д. Свёрнутый, завёрнутый.

Мөнтафи сф. Сүндерелгән, янудан туктатылган.

пр. д. Потушенный, погашенный.

Мөнтиҗ сф. Нәтиҗәле, нәтиҗә бирүче. Шул сәбәпле кыяслары мөнтиҗ түгеллекне исбат итәргә кирәк. (Г. Ибр.)

пр. д. Дающий результаты, порождающий; производящий.

Мөнтәбиһ сф. 1) Уятылган. 2) Уяу.

пр. д. 1) Пробудившийся. 2) Бодрствуюший.

Мөнтәзар сф. Көтелгән, булуы көтелгән.

пр. с. Ожидаемый.

Мөнтәзыйр сф. Көтеп торучы, күзәтүче, өмет итүче. Көнчыгыш халкын белә алмыйм инде нәрсә мөнтәзыйр... (Г. Тук.)

пр. д. Ожидающий; наблюдающий; надеющися.

Мөнтәзыйрән р. Көтеп, көткән (күзәткән) хәлдә. Шаһның әмерене мөнтәзыйрән хәйран булып тордылар. (К. Нас.)

н. В ожидании, в надежде.

Мөнтәкыйд сф. Тәнкыйть итүче, тәнкыйтьче. Күп сөйләдем, яхшы инде, мөнтәкыйдләр сүкмәсә. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Критикующий. 2) Критик.

Мөнтәкыйль сф. 1) Күчүче, урынын, алыштыручы. 2) Берәүдән икенче берәүгә күчкән.

пр. д. 1) Перемещающийся; переезжающий; отправляющийся (куда-либо). 2) Переходящий, переведённый.

Мөнтәкыйм сф. Үч алучы.

пр. д. Мстящий.

Мөнтәкыйш сф. Бизәлгән, бизәкләндерелгән.

пр. д. Разукрашенный.

Мөнтәсиб сф. Бер яктан бер нәрсәгә якынланучы, бер нәрсәгә тоташучы, бәйләнешле булган.

пр. д. Относящийся, приписываемый; имеющий связь.

Мөнтәсыйх сф. Үгет-нәсыйхатне тотучы, кабул итүче.

пр. д. Слушающий, внимающий наставлению.

Мөнтәхәб сф. 1) Сайланган, сайлап алылган. 2) Сайланма, сайлап җыелган. ... шактый күп мөнтәхәб, җырларыбызны эченә алган. (Г. Тук.)

пр. с. 1) Избранный, выбранный. 2) Собранный. 3) Сборник.

Мөнтәхәбат ис. Мөнтәхәб- нең к.

сущ. мн. от мөнтәхәб.

Мөнтәфи сф. Куылган, сөрелгән; юк ителгән, бетерелгән.

пр. с. Устранёниый, удалённый, отверженный; изгнанный; ликвидированный.

Мөнтәфигъ сф. Файдаланучы, файда күрүче. Авырулар пәйда булып, адәм сиххәтлек белән мөнтәфигъ була алмас. (К. Нас.)

пр. д. Получающий пользу; извлекающий выгоду, пользующийся.

Мөнтәфих сф. Куыкланган, һава өреп тутырылган.

пр. д. Вздутый; наполненный воздухом.

Мөнтәшир сф. 1) Басылган, басып таратылган (китап). 2) Җәелгән. ... мәләүвән байраклар сахраның ике ягына мөнтәшир булмышлар. (К. Нас.)

пр. д. 1) Изданный, опубликованный. 2) Распространённый; обнародованный.

Мөнтәҗ сф. 1. Барлыкка китерелгән. 2. Продукт.

пр. с. 1. Произведённый. 2. Продукт.

Мөнтәһа ис. Ахыргы чик, соңгы оч. Хәятының мөнтәһасы ушбу көндәдер. (К. Нас.)

сущ. Конец; предел.

Мөнтәһиз сф. Вакытны бушка үткәрмәүче, форсаттан файдаланучы.

пр. д. Использующий удобный случай, момент.

Мөнфикъ сф. 1) Берәүнең тәрбиясенә акча биреп торучы; акча биреп тәрбия итүче. 2) Хәер бирүче.

пр. д. 1) Прокармливающий; содержащий. 2) Раздающий милостыню.

Мөнфәгыйль сф. 1) Дулкынланучы, кичерүче. 2) Ачуланучы; хәтере калган, күңеле кырылган. Бер вәзире бардыр, бәгъзе хосуста мөнфәгыйль булып газел кылынмыштыр. (К. Нас.)

пр. д. 1) Волнующийся; переживающий, 2) Сердящийся.

Мөнфәк сф. Аерылган, читләшкән. Бәдиһидер ки: дин мөнфәк дәгелдер халкы дөньядан. (Г. Тук).

пр. с. Отделённый; обособленный.

Мөнфәрид сф. Ялгыз, бер үзе, аерым, кушылмаган. Кайберләре тәсауыф исеме белән мөнфәрид булдылар. (К. Нас.)

пр. д. 1) Одинокий, одиночный, 2) Уединённый.

Мөнфәридән р. Ялгызлыкта, ялгызлык хәлендә, үзе генә, ялгыз көенә.

н. Поодиночке, отдельно; по одному.

Мөнфәриҗ сф. Киң, ике арасы ачык, ерык. Завияи мөнфәриҗә— 90° тан артык почмак.

пр. д. Приоткрытый, треснувший, разверзшийся.

Мөнфәсих сф. Юкка чыгарылган, көче бетерелгән, кулланудан чыккан.

пр. д. Уничтоженный; отменённый, аннулированный.

Мөнфәсыйл сф. 1) Бер-беренә кушылмаган, аерылган. 2) Аерым. Замиры мөнфәсыйл дигәнемез замиры шәхыслардыр... (К. Нас.)

пр. д. 1) Отделённый, разделённый. 2) Отдельный.

Мөнфәһим сф. Аңлашылган, төшенелгән.

пр. д. Понятый.

Мөнхат сф. 1) Түбәнгә төшкән. 2) Иңгән. 3) Түбән.

пр. с. 1) Опустившийся вниз. 2) Ниспосланный. 3) Низкий.

Мөнхәлл сф. 1) Таратылган. 2) Хәл ителгән, чишелгән.

пр. с. 1) Распущенный; расформиро ванный. 2) Разрешённый.

Мөнхәни сф. Бөгелгән, кәкре. Рәсем дәресенең икенче сәнәсендә мөнхәни сатыхлы җисемнәрнең дә рәсемнәрен сыздырырга ярый. (Ш. ж.)

пр. с. Кривой, изогнутый.

Мөнхәникъ сф. Буылган, буылып үлгән.

пр. д. Задушенный, задохнувшийся.

Мөнхәриф сф. 1) Кирегә әйләнгән, читләшкән; авышкан. Көчле булган гакыйлләр бардыр ки, ризык алардан мөнхәриф, ә зәгыйфел гакыл ахмаклар дәүләтне гүя диңгездән чумырып алалар. (К. Нас.) 2) Туры юлдан чыккан.

пр. д. 1) Отклоняющийся; избегающий; уходящий в сторону. 2) Сходящий с правильного пути.

Мөнхәсиф сф. 1) Томаланган; караңгыланган, тотылган (ай). Кыямәттер бу көн шәмсе хакыйкать менхәсиф улды. (Г. Тук.) 2) Чоңгыл, упкын.

пр. д. 1) Затмившийся, находящийся в стадии затмения (о луне). 2) Бездка, пропасть.

Мөнхәсыйр сф. 1) Бөтен яктан чолгап алынган, камалган, чиге билгеле булган. 2) Кыскартылган, ялгыз бернәрсәгә генә хасланган. Бу сәбатә мөнхәсыйр мәфтүн вә мәҗлүбиятем. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Ограниченный, окружённый, суженный. 2) Укороченный; определённый.

Мөнхәсыйрән р. Чикләп, башкалардан аерып.

н. Ограниченно; исключительно.

Мөнши сф. Күңелдән чыгарып язарга оста кеше; инша итүче. Мин синең гаять мөнши вә бәлагъ икәнеңне белмим ләбаса. (К. Нас.)

пр. д. Способный излагать свои мысли; сочинитель.

Мөншәат ис. к. Язылган нәрсәләр, иншалар, язу үрнәкләре.

сущ. мн. Сочинения, изложения; образцы письма.

Мөншәгыйб сф. Тармакланган, ботакланган, тармакларга аерылган; бүлекчәләнгән.

пр. д. Разветвляшщийся, имеющий отрасли.

Мөншәкъ сф. 1) Ярылган, аерылган. 2) Бүленгән, тармакланган.

пр. с. 1) Расколовшийся, расщепленный, треснувший. 2) Разделённый, разветвлённый.

Мөншәрих сф. Шат, шат күңелле, күңеле ачылган; ачык.

пр. д. Весёлый, радостный, довольный; приветливый.

Мөнәббиһ сф. 1) Уятучы. Бөтнек мигъдәнә вә йөрәкне мөнәббаһдер вә мөкаувидер. (К. Нас.) 2) Кисәтүче.

пр. д. 1) Пробуждающий. 2) Предупреждающий.

Мөнәззаф сф. Тазартылган, пакьләнгән, чистартылган, әрчелгән.

пр. с. Очищенный, прочищенный, вычищенный.

Мөнәззәл сф. 1) Киметелгән, төшерелгән. 2) дини Иңдерелгән.

пр. с. 1) Пониженный, 2) рел. Ниспосланный.

Мөнәззәһ сф. 1) Начар (бозык) сыйфатлардан арынган. 2) Начарлыклардан ерак торган.

пр. с. 1) Очищенный, чистый; 2) Далёкий от плохих поступков, дел.

Мөнәкъка сф. 1. Чистарган, тазарынган. 2. Чиста, пакь.

пр. с. 1. Очищенный; 2. Чистый.

Мөнәкъкас сф. Төшкән, азайган, кимегән. Һәмишә хәтеремез мондин мөнәкъкас булып торыр.

пр. с. Сокращёниый, уменьшенный, сниженный.

Мөнәкъкат сф. Нокталы, нокта куелган (хәрефләр турында).

пр. с. Усеянный точками; имеющий точки (о букве).

Мөнәкъкаш сф. 1. Рәсемле, бизәкле. 2. Рәсемләндерелгән, бизәкләндерелгән, нәкышьләнгән.

пр. с. Расписанный; разукрашенный; гравированный.

Мөнәкъкыйд сф. Тәнкыйть итүче, тәнкыйтьче.

Искәрмә. Мөнәкъкыйд һәм аның төбе булган тәнкыйть сүзләре гарәптә юк. Чөнки нәкыд тамырыннан 2 нче баб (тәфгыйль бабы) фигыль формасы ясалмый, моны фарсылар яки без үзебез ясаганбыз.

пр. д. Критик.

Мөнәүвим сф. Йоклатучы. Мондаен даруларны мөнәүвим тәсмия кылыныр. (К. Нас.)

пр. д. Снотворный, погружающий в сон; наркотический.

Мөнәүвир сф. Нурландыручы, яктыртучы. Улсын мөнәүвир фикереңез (Г. Тук.)

пр. д. Озаряющнй, освещающий.

Мөнәүвәр сф. 1) Нурланган, яктыртылган. 2) Нурлы, якты. Хәтеремне син мөнәүвәр кылгыл имде. (К. Гал.) 3) Якты (Мәдинә шәһәренең эпитеты).

пр. с. 1) Озарбнный; светящийся, 2) Светлый. 3) Светлый (эпитет г. Медины).

Мөнәүвәрә Мөнәүвәр -нең мнс.

жен. от мөнәүвәр.

Мөнәҗҗи кара: мөнҗи.

см. Мөнҗи.

Мөнәҗҗим сф. 1) Астроном, йолдызлар тикшерүче галим. 2) Йолдызлар хәленә карап киләчәктән хәбәр итүче, күрәзә. Бөтенләй аптырап беткәч, чакырды хан багучыны, Мөнәҗҗим, фалчыны һәм дә хәким исмен тагучыны. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Астроном. 2) Звездочёт; астролог.

Мөнҗи сф. Коткаручы, котылдыручы. Тапты нәҗат бер мөнҗидән. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Освобождающий; спасающий.2) Спаситель.

Мөнҗия сф. Мөнҗи-нең мнс.

пр. д. жен. от мөнҗи.

Мөнҗәзиб сф. Тартылучы, тартып китерелә торган, якын китерелә торган.

пр. д. Притягиваемый.

Мөнҗәмид сф. Туң, каткан. Бәхре мөнҗәмид — боз диңгезе, каткан диңгез.

пр. с. Замёрзший; замороженный, обледеневший, застывший; затвердевщий.

Мөнҗәникъ сф. Борынгы заман сугыш коралы, ныгытмаларны ваттыру өчен таш аткыч.

пр. д. Осадная машина, баллиста.

Мөнҗәр сф. Тартып алып барыла торган.

пр. с. Влекомый, увлекаемый, перетаскиваемый.

Мөнһәдим сф. Ватылган, җимерелгән; вәйран булган.

пр. д. Разрушенный; сломанный; обрушившийся.

Мөнһәзим сф. 1) Тар-мар ителгән, җиңелеп таралган, 2) Җиңелгән.

пр. д. 1) Разбитый, обращённый в бегство. 2) Побеждённый.

Мөнһәзимән р. Җиңелгән, тар-мар ителгән хәлдә.

н. В разгромленном состоянии.

Мөнһәзыйм сф. Ашказанына сенгән.

пр. д. Переваренный (о пище в желудке).

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм =>Мөн<= Мөр Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz