Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөрабәхә м. III. 1) Күп файда белән сату, алып сату, 3) Зур процент белән бурыч бирү яки алу.

м. III. 1) Перепродажа; продажа с болшшй выгодой. 2) Заем под большой процент.

Мөрасәлә м. III. Хат җибәрешү, хат язышу.

м. III. Переписка, корреспонденция.

Мөрафикъ сф. Юлдашлык итүче, юлдаш, озата баручы.

пр. д. 1) Сопровождающий (в пути). 2) Спутник.

Мөрафәга м. III. Суд эше, каршылыкны чишү. Мөрафәга өчен казый хозурына килделәр. (Ш. ж.)

м. III. Судебный процесс; разбор дела.

Мөрафәкать м. III. Юлдашлык итү, озата бару.

м. III. Сопровождение.

Мөрахәлә м. III. Әйберне бер җирдән икенче җиргә күчерешү.

м. III. Помощь в перемещении вещей с места на место.

Мөраһикъ сф. Яшүсмер. Адәмнең яшьләре өчен: нарасидә, саба, мөраһикъ, егет, ир, ир уртасы, карт ләфызларыннан башка махсус юктыр. (К. Нас.)

пр. д. Юноша; подросток.

Мөргъ ф. ис. Кош. Мөрганә — кош йомыркасы.

п. сущ. Птица. Мөрганә— Птичье яйцо.

Мөргъ Сөләйман — һөдһөд (кош).

Удод.

Мөргъ сәхәр — таң кошы (сандугач).

Птица, поющая на заре (соловей).

Мөрд ф. с. Үлгән, вафат булган.

п. прил. Дохлый, умерший.

Мөрдар* ф. с. 1) Үләксә. 2) күч. Пычрак, шакшы, кабахәт, әшәке. Ул бик мөрдар кеше. (3. Биг.)

п. прил. 1) Мертвечина, падаль; труп. 2) перен. Нечистый, поганый, осквернённый.

Мөрид* сф. 1) Берәүгә иярүче, шәкерт. 2) дини Ишанга кул биргән кеше, ишан шәкерте, иярчен.

пр. д. 1) Последователь, ученик. 2) рел. Мурид (последователь духовного руководителя — муршида).

Мөррә с. 1) Ачы. 2) Авыр, әрнетә торган.

прил. 1) Горький. 3) Тяжёлый, печальный, горестный.

Мөрсәл сф. 1) Җибәрелгән, кундерелгән кеше. 2) Илче. 3) Пигамбәр, Йосыф мөрсәл Нәби дип сүзләр имди. (К. Гал.)

пр. с. 1) Посланный, отправленный. 2) Посданец. 3) Пророк.

Мөрсәлат ис. к. Җибәрелгән әйберләр (хатлар, посылкалар).

сущ. мн. Отправленные (посылки, письма).

Мөрсәлин ис. Мөрсәл-нең к.

сущ. мн. от мөрсәл.

Мөртаза сф. 1) Канәгатьләндерелгән, күңелгә муафыйк ителгән. 2) Сайланган, артык күрелгән (Галинең эпитеты).

пр. с. 1) Удовлетеорённый. 2) Избранный (эпитет Али).

Мөртәгыйш сф. Тетрәүче, калтыраучы.

пр. д. Дрожащий, трясущийся, содрогающийся.

Мөртәд* сф. Мөртәт, динен ташлаган, диннән язган, башка дингә күчкән.

пр. д. Вероотступник; ренегат; перерожденец, отщепенец.

Мөртәкиб сф. Начар эшкә бирелүче, гөнаһ кылучы, ...аз-аз гөнаһы кәбаирләргә мөртәкиб уладыр. (3. Биг.)

пр. д. Совершающий (грех, преступление и т. п.).

Мөртәсәм сф. Рәсемләнгән, сурәте төшерелгән; сызылган. Бөтенләй мөртәсәм фикере миендә: ялангач кыз, бәлеш, тәнкә, тиен дә. (Г. Тук.)

пр. с. Изображённый, нарисованный; начерченный.

Мөртәфигъ сф. 1) Күтәренке, югары. 2) Гамәлдән чыгарылган.

пр. д. 1) Возвышениый, высокий. 2) Устранённый, снятый, ликвидированный.

Мөртәхил сф. Күчүче, урынын алмаштыручы.

пр. д. Переезжающий; меняющий своё место.

Мөртәши сф. Ришвәтче, ришвәт алучы.

пр. д. Взяточник.

Мөртәҗәл сф. Уйлап тормастан сөйләнгән (сүз).

пр. с. Сказанный экспромтом.

Мөртәһин сф. Рәһен (залог) итеп берәр нәрсә алучы.

пр. д. Берущий что-либо под залог.

Мөршид сф. 1) дини Туры юл күрсәтүче; хаклыкка, турылыкка өндәүче. Мөритләре Җиһанша хәзрәтне мөршиде кямил дип белделәр (3. Һади). 2) Юл күрсәтүче.

пр. д. 1) рел. Наставник, проповедник. 2) Проводник.

Мөршидә сф. Мөршид- нең мнс.

жен. от мөршид.

Мөрәбба сф. 1) Тәрбияләнгән. 2) Варенье.

пр. с. 1) Воспитанный. 2) Варенье.

Мөрәбби сф. Тәрбияче.

пр. д. Воспитатель.

Мөрәббия сф. Мөрәбби-нең мнс.

жен. от мөрәбби.

Мөрәббәгъ сф. Квадрат, дүрт почмаклы, дүрт кырлы.

пр. с. Квадратный; четырёхугольный; четырёхгранный.

Мөрәккәб сф. 1) Кушылган, бергә җыелган, берничә нәрсәдән оешкан. 2) Катлаулы; кушма. Исме гадәд никадәр мөрәккәб булса да, әүвәле олуг гадэдләр ба тәртиб кечедән кече вәзгы кылыныр. (К. Нас.)

пр. с. 1) Составленный, состоящий (из чего-либо). 2) Составной, сложный.

Мөрәккәбат ис. Мөрәккәб-нең к.

сущ. мн. от мөрәккәб.

Мөрәкъкам сф. Номерланган, номер сугылган.

пр. с. Занумерованный.

Мөрәттиб сф. 1) Тәртипкә куючы, рәткә салучы, тезүче. 2) Хәреф җыючы. Машинистлар, мөрәттибләр дә бар шунда. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Приводящий в порядок, аккуратный. 2) Наборщик.

Мөрәттәб сф. Тәртипкә китерелгән, рәткә салынган, төзелгән.

пр. с. Приведённый в порядок, расположенный по порядку; упорядоченный.

Мөрәххәс сф. Рөхсәт ителгән. Мәзахныц мөрәххәс булмакы турында хәдис бар дип язадыр. (К. Нас.) 2) Илче, вәкил.

пр. с. 1) Разрешённый. 2) Полномочный; уполномоченный.

Мөрәүвиҗ сф. 1) Таратучы, үткәрүче, куәтләүче, 2) Үткәрүче (товарны).

пр. д. 1) Распространяющий; помогающий распространению. 2) Сбывающий (о товаре).

Мөрәүвәт ис. 1) Егетлек, ирлек. 2) Кешелек, галиҗәнаплык. Яралганмы бу яшьләр күңле әллә, мөрәүвәт маддәсе ягылыр-ягылмас. (Г. Тук.)

сущ. 1) Доблесть, мужество. 2) Великодушие, благородство.

Мөрәүвәтмәнд гф. с. Кешелекле, вөҗданлы, затлы.

ар.-п. прил. Великодушный, благородный.

Мөрәҗәгать* м. III. 1) Берәүгә эндәшү, сүз кушу. 2) Кайту, борылу. Гомәр Хәйям ватанына мөрәҗәгать әйләдектән соңра, гомерене мәй эчмәк вә мәгъшукалар лә сөхбәт итмәк вә шигырь сөйләмәк илә үткәрмештер. (Ш. ж.)

м. III. 1) Обращение к кому-либо. 2) Возвращение.

Мөрәҗҗәх сф. Башкалардан артык күрелгән, өстен булган, алдарак тотылган.

пр. с. Предпочтительный, предпочтенный.

Мөрүр ис. Үтү, узу; узып китү, үтеп китү. Бир сөрүр мәсхүрежә, бер кәррә боннан ит мөрүр. (Г. Тук.)

сущ. Прохождение.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн =>Мөр<= Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz