Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтабәгать м. III. Иярү, артыннан бару, артыннан китү; буйсыну. Мөтабәгать өлфәтне муҗибтер. (К. Нас.)

м. III. Следование (за кем-либо), приверженность; подчинение; послушание.

Мөтавәлә м. III. Озайту, срокны сузу; кичектерү.

м. III. Оттягивание, откладывание; замедление, задержка.

Мөтайиб сф. Хушбуйланган, хуш исләр белән исләнгән.

пр. д. Надушенный (духами).

Мөтарик сф. Калдырып китүче, ташлаучы.

пр. д. Оставляющий, покидающий.

Мөтарәкә м. III. Калдыру, туктату. 2) Вакытлы килешү (сугышучы якларның).

м. III. 1) Оставление, прекращение. 2) Перемирие.

Мөтаһир сф. Тазартучы, пакьләүче, чистартучы, арулаучы.

пр. д. Очищающий, чистящий.

Мөтаһһәр сф. Пакьләнгән, тазартылган, чистартылган, аруланган.

пр. с. Очищенный, чистый.

Мөтга ис. 1) Вакытлыча никах, вакытлыча иргә чыгып тору (шигаларда). 2) Ләззәт бирә торган нәрсә.

сущ. 1) Временный брак (у шиитов). 2) Предмет наслаждения.

Мөтим сф. Бетерүче, тәмам итүче, төгәлләүче.

пр. д. Заканчивающий, завершающий.

Мөтлиф сф. 1) Юк итүче, һәлак итүче. 1). Бетерүче, исраф итүче, әрәм-шәрәм итүче.

пр. д. 1) Губитель, истребитель. 2) Расточитель, мот.

Мөтталигъ сф. Ирешкән, белгән, аңлап җиткергән. Бу фәннәрнең голямасы белән мөзакәрә кылышып, тәфсыйлатына мөтталигъ булмак лязимдер. (К. Нас.)

пр. д. Осведомлённый, знающий.

Мөттасил сф. Тоташ, кушылган. Нитәк ки адәмнең әгъзасы берберенә мөттасилдыр. (К. Нас.) 2. Өзлексез, туктаусыз.

пр. д. 1. Соединённый; смежный, непрерывный. 2. Постоянно.

Мөттәкый сф. Динче, тәкъва. Ул мөттәкый кеше булырга кирәк. (3. Биг.)

пр. д. Богобоязненный, благочестивый, набожный.

Мөттәкыйн сф. Шиксез, ачык белүче, бер әйбернең ничек булуын тулысынча анык белүче.

пр. д. Без сомнения, достоверно, в совершенстве знающий что-либо.

Мөттәкыя сф. Мөттәкый-ның мнс. Бик суфия вә мөттәкыя, шуның белән бергә авылда бердәнбер язу танучы хатын иде. (Г. Ибр.)

жен. от мөттәкый.

Мөттәсигъ сф. Киңәйгән, таралган.

пр. д. Распространённый, расширенный, обширный.

Мөттәсим сф. Башкалардан бер билге белән аерылган, аеру билгесе булган.

пр. д. Отличённый; имеюший опознавательный знак.

Мөттәсыйф сф. Сыйфатланган, берәр сыйфатка ия булган. Гыйлем белән мөттәсыйф адәмнең хәбәре инкарь кылынмас. (К. Нас.)

пр. д. Охарактеризбванный; одарённый (каким-либо качеством).

Мөттәсыйфә ис. Мөттәсыйф-ның мнс. Анам саранлык белән мөттәсыйфә булганлыктан... (К. Нас.)

жен. от мөттәсыйф.

Мөттәхид сф. 1) Берләшкән. 2) Бер фикердә булган.

пр. д. 1) Соединённый, объединённый. 2) Согласный, единодушный.

Мөттәхидән р. Берләшеп, бергәләшеп, берлектә, бердәм.

н. Единодушно, согласно, совместно, сообща.

Мөттәхәз сф. Алынган, кабул ителгән, кулга керган.

пр. с. Взятый, принятый, полученный.

Мөттәфикан р. Бергәләп, бергә кушылып, бергә көч куеп.

н. Совместно, заодно, сообща, соединёнными усилиями.

Мөттәфикъ сф. 1) Килешүче, берләшкән, фикердә берләшкән. 2) Союздаш. Мөттәфикъ безнең мәче тик күзләрен йөртеп кала. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Совпадающий; согласный; сходный, одинаковый. 2) Союзный.

Мөттәһим сф. 1) Гаепле дип санаучы, гаеплелектә шикләнүче. 2) Гаепләүче.

пр. д. 1) Подозревающий; обвиняющий, 2) Обвинитель, истец.

Мөттәһәм сф. 1) Яла ягылган. 2) Гаепле дип саналган, шикләнелгән. Мөдәррис әфәнде мөттәһәмнең үзен чакыртты. (Г. Ибр.)

пр. с. 1) Оклеветаиный. 2) Обвиняемый, подозреваемый.


  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс =>Мөт<= Мөтәб Мөтәв Мөтәг Мөтәд Мөтәз Мөтәк Мөтәл Мөтәм Мөтән Мөтәр Мөтәc Мөтәт Мөтәф Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz