Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтәбагыйд сф. Ераклашучы, бер-береннән ерак торган, аерым торган.

пр. д. 1) Удалившийся, отдалившийся. 2) Отдалённый, дальний.

Мөтәбагыйз сф. Кара-каршы ачуланышучы, дошманлашучы.

пр. д. Ругающийся; чувствующий взаимную неприязнь.

Мөтәбадил сф. 1) Алмашучы, чиратлашучы. 2) Үзара, һәр ике яктан.

пр. д. 1) Переменyый, поочерёдный. 2) Взаимный, обоюдный.

Мөтәбадир сф. 1. Ашыгучы, кабаланучы. 2. Искә төшкән, хәтергә килгән. 3. Кинәт килеп чыккан, аңсыздан барлыкка килгән.

пр. д. 1. Торопящийся, спешащий. 2. Вспомнившийся. 3. Неожиданно появляющийся, возникающий.

Мөтәбайин сф. 1) Аерылып торучы. 2) Капма-каршы, бер-беренә кире, каршылыклы.

пр. д. 1) Различающийся, 2) Противоречащий; контрастирующий; расходящийся.

Мөтәбаки сф. Үзен елаган итеп күрсәтүче, алдап елаучы.

пр. д. Притворно плачущий.

Мөтәбакый сф. 1) Артып калган, артык-портык, калдык 2) Мәңгелек булган, бетми торган.

пр. д. 1) Остающийся, оставшийся, остальной. 2) Вечный, бесконечный.

Мөтәбасбыйс сф. Ялагайланучы, тәлинкә тотучы, юмакай.

пр. д. Подхалим, льстец.

Мөтәбасбыйсанә гф. р. Койрык болгап, ялагайланып, тәлинкә тотып.

ар.-п. н. Льстиво, угодливо.

Мөтәбассир сф. 1) Алдан, ерактан күрүче, үтә күрүчән, зирәк, яхшы уйлаучы. 2) Эшнең алдын-артын карап (уйлап) эшләүче; зирәк кеше.

пр. д. 1) Дальновидный, осмотрительный, проявлягщий рассудительность, благоразумие. 2) Прозорливый.

Мөтәбассиранә гф. р. Алдан күреп, үтә күреп.

ар.-п. н. Прозорливо, дальновидно, осмотрительно.

Мөтәбашир гф. р. Сөенеч (шатлыклы хәбәрләр) белән уртаклашучы.

пр. д. Обменивающийся радостными вестями.

Мөтәбәддил сф. 1) Икенче төрле хәлгә кергән, үзгәргән. 2) Алмаштырылган.

пр. д. 1) Изменившийся, переменившийся. 2) Заменённый.

Мөтәбәйян сф. 1) Аңлашылган; ачык беленгән, бик билгеле булган. 2) Расланган, исбат ителгән.

пр. с. 1) Объяснившийся, обнаружившийся. 2) Доказанный.

Мөтәбәссим сф. Елмаючы, көлемсерәүче.

пр. д. Улыбающийся.

Мөтәбәссиманә гф. р. Елмайган кебек, елмаеп, көлемсерәп.

ар.-п. н. Улыбаясь, с улыбкой.

Мөтәбәххир сф. Диңгез кебек тирән белемле, зур галим.

пр. д. Глубоко эрудированный; большой учёный.

Мөтәбәххирин сф. Мөтәбәххир-нең к.

пр. д. мн. от мөтәбәххир.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс Мөт =>Мөтәб<= Мөтәв Мөтәг Мөтәд Мөтәз Мөтәк Мөтәл Мөтәм Мөтән Мөтәр Мөтәc Мөтәт Мөтәф Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz