Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтәмади сф. Дәвам итә торган, озакка сузыла торган; даими, тоташ, өзлексез.

пр. д. Продолжительный, длительный, долгий; постоянный, беспрерывный.

Мөтәмадиян р. Туктаусыз, бертоташтан, өзлексез.

н. Постоянно, беспрерывно.

Мөтәмаил сф. Бер якка ауган, авыш.

пр. д. Склоняющийся, наклоняющийся.

Мөтәмалик сф. 1) Үз-үзен тота ала торган, үз-үзенә хуҗа булучы. 2) Хуҗа, ия, биләүче.

пр. д. 1) Сдерживающий себя, владеющий собой. 2) Владеющий; владетель, собственник.

Мөтәмариз сф. 1) Юри авыруга сабышучы, башын авыруга салган кеше. 2) Симулянт.

пр. д. 1) Притворяющийся больнм, симулирующий болезнь. 2) Симулянт.

Мөтәмасил сф. Бер-беренә охшаган.

пр. д. Подобный, одинаковый, сходный.

Мөтәммим сф. Тәмам итүче, бетерүче.

пр. д. Доканчивающий, дополняющий; заключительный.

Мөтәммәм сф. Тәмам ителгән, беткән.

пр. с. Законченный, доконченный.

Мөтәмәддин сф. Мәдәниләшкән, культуралы булган, алга киткән. Пакьлек сәбәпле адәм хайваннан вә мөтәмәддин вәхшидән аерыла. (К. Нас.)

пр. д. Цивилизованный, культурный.

Мөтәмәйиз сф. Башкалардан аерылып торучы, аерым урын тотучы.

пр. д. Отличающийся.

Мөтәмәккин сф. 1) Көчле, куәтле. 2) Бер урында торучы, урын тотучы.

пр. д. 1) Могущественный, властный. 2) Обитающий, живущий.

Мөтәмәнна сф. 1) Теләнелгән, эстәлгән. 2) Теләнелгән нәрсә.

пр. д. 1) Желанное. 2) Предмет желаний.

Мөтәмәнни сф. Теләүче, өметләнүче.

пр. д. Желающий, надеющийся.

Мөтәмәррид сф. 1) Белә торып каршылык итүче, үзсүзле, кире беткән. Шундый мөтәмәррид адәмне күрерсең ки, колакларына үгет-нәсихәтне төеп тутырсаң да алмаслар. (К. Нас.) 2) Сүз тыңламаучы.

пр. д. 1) Сопротивляющийся, непокорный, упрямый, упорный, дерзкий. 2) Ослушник.

Мөтәмәссик сф. Нык тотынып ябышучы, тирбәлмәүче.

пр. д. Крепко придерживающийся (чего-либо), опирающийся (на что-либо), цепляющийся.

Мөтәмәссил сф. 1) Эштә (кыланышта) берәүгә охшарга тырышучы; охшап иярүче. 2) Мәкаль китерүче.

пр. д. 1) Подражающий, подделывающийся. 2) Приводящий пословицу.

Мөтәмәттигъ сф. Файдаланучы, файда алучы; рәхәтләнүче.

пр. д. Пользующийся, получающий пользу; наслаждающийся.

Мөтәмәүвил сф. Бай кеше, маллы, хәлле, мал иясе. Аның заманында Әдернә әһалисеннән бер мөтәмәүвил кемсәнә вафат итеп хатыны вә сеңелесе калды. (К. Нас.)

пр. д. Богатый, состоятельный, зажиточный.

Мөтәмәүвиҗ сф. Дулкынланучы, дулкынланган.

пр. д. Волнующийся, взволнованный.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс Мөт Мөтәб Мөтәв Мөтәг Мөтәд Мөтәз Мөтәк Мөтәл =>Мөтәм<= Мөтән Мөтәр Мөтәc Мөтәт Мөтәф Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz