Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтәнавиб сф. Бер-бер артлы нәүбәтләтә торган, алмашлап дәвам итә торган.

пр. д. Чередующийся, попеременный, последовательный.

Мөтәнавибән р. Бер-бер артлы, нәүбәтләшеп, алмаш-тилмәш, эзлекле рәвештә.

н. Поочерёдно, попеременно, посменно, последовательно.

Мөтәназигъ сф. Бәхәсче, бәхәсләшүче.

пр. д. Спорящий, спорщик.

Мөтәназир сф. Бер-беренә каршы караган, кара-каршы.

пр. д. Стоящий друг против друга; противолежащий; противостоящий.

Мөтәназәгъ сф. Бәхәсле.

пр. д. Оспариваемый, спорный.

Мөтәназәгын фиһ ст. Бәхәсле әйбер, бәхәс ителгән нәрсә.

сс. Спорный предмет, оспариваемая вещь.

Мөтәнакыйз сф. Каршылыклы, берсе-берсенә каршы, каршылык итүче.

пр. д. Противоречивый, противоречащий, контрастный.

Мөтәнакыйс сф. Азаючы, җиткелексезләнүче.

пр. д. Уменьшающийся, делающийся недостаточным.

Мөтәнасиб сф. Тигез, бер чамадагы, туры килгән.

пр. д. Соразмерный, пропорциональный, симметричный.

Мөтәнассыйр сф. Христиан диненә чыккан кеше, христианлыкны кабул итүче, керәшен.

пр. д. Перешедший в христианскую веру; принявший христианство.

Мөтәнафир сф. Бер-беренә җирәнеп караучы, нәфрәт итешүче, яратышмаучы.

пр. д. Питающий отвращение.

Мөтәнаһи сф. Чикле, соңы, ахыры бар. Гайре мөтәнаһи — чиксез, очсыз-кырыйсыз.

пр. д. Конечный, ограниченный, определённый.

Мөтәнәгъгыйм сф. Иркен яшәүче, нигъмәтләнүче; тукланучы, ризыкланучы. Халык сусаган вакытта галимнәр вә талибел гыйлемнәр мөтәнәгъгыйм булырлар... (К. Нас.)

пр. д. Пользующийся земными благами, наслаждаюшийся жизныо; имеющий пропитание.

Мөтәнәбби сф. 1. Ялган пигамбәр, пигамбәрлек дәгъвасындагы кеше. Пигамбәрнең вафаты соңында да, хәяты заманында да мөтәнәбби күп булды. (К. Нас.) 2. Мәшһүр гарәп шагыйренең исеме.

пр. д. 1. Выдающий себя за пророка, лжепророк. 2. Имя собственное известного арабского поэта средних веков.

Мөтәнәббиһ сф. 1) Берәр эштән (сүздән) гыйбрәт алучы, акылын башына җыючы. Хәлифә дәхи моннан мөтәнәббиһ булып халыкны үз хшлләренә куйды. (К. Нас.) 2) Уянучы. 3) Уяу.

пр. д. 1) Извлекающий урок. 2) Внимательный, бдительный, осмотрительный. 3) Пробуждающийся. 4) Бодрствующий.

Мөтәнәддим сф. Үкенүче.

пр. д. Раскаивающийся, кающийся.

Мөтәнәззил сф. 1) Түбән төшүче. 2) дини Иңдерелүче, иңдерелгән. 3) Түбәнчелек итүче.

пр. д. 1) Нисходящий, 2) рел. Ниспосланный. 3) Снисходящий.

Мөтәнәккир сф. Яшеренеп, төсен үзгәртеп, үзен танытмый йөрүче. 2) Кем булуын белдермәүче, кем икәнен яшерүче.

пр. д. 1) Замаскированный, скрытный. 2) Инкогнито.

Мөтәнәссыйх сф. Үгетләнүче, нәсыйхәтләнүче, вәгазьләнүче. Үзенең нәсыйхәтләре белән мөтәнәссыйх булмаган Насыйхлар хакында „инә халыкны киенде, ә үзе һаман ялангач дип әйтәләр. (К. Нас.)

пр. д. Выслушивающий поучения, выговоры.

Мөтәнәффир сф. 1) Җирәнеп караучы, 2) Күренмәскә тырышучы.

пр. д. 1) Питающий отвращение. 2) Избегающий.

Мөтәнәффис сф. Сулу алучы; тын алучы; ял итүче.

пр. д. Вздыхающий; дышащий; делающий передышку.

Мөтәнәүвига сф. мнс. 1) Төрле, төрле-төрле. 2) Газета, журналларның „төрле хәбәрләр", „аннан-моннан" дигән бүлеге.

пр. д. жен. 1) Различная, разнородная, разнообразная. 2) Отдел „отовсюду" в газетах и журналах.

Мөтәнәүвигъ сф. Төрле-төрле, һәр төрле, бертөрле булмаган. Ибне Синаның асаре күб вә гаять мөтәнәүвигъдыр. (Ш. ж.)

пр. д. Разный, разнообразный, неодинаковый.

Мөтәнәүвир сф. Нурландыручы, яктыртучы.

пр. д. Освещающий, озаряющий.

Мөтәнәүвәр сф. Нурландырылган, яктыртылган.

пр. д. Освещённый, озарённый.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс Мөт Мөтәб Мөтәв Мөтәг Мөтәд Мөтәз Мөтәк Мөтәл Мөтәм =>Мөтән<= Мөтәр Мөтәc Мөтәт Мөтәф Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz