Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтәрадиф сф. Мәгънәдәш сүз (синоним).

пр. д. Синоним.

Мөтәракиб сф. Берсе өстенә берсе куелган, өелгән, атландырылган.

пр. д. Положенный друг на друга, нагромождённый.

Мөтәраким сф. 1) Тупланган, җыелган, өелгән. 2) Куерган, тыгызланган, кысылган.

пр. д. 1) Скопившийся, накопившийся, сгрудившкйся. 2) Сжатый, сгущённый.

Мөтәрәбби сф. Тәрбия күргән, тәрбияләнгән.

пр. д. Получивший воспитание, воспитанный.

Мөтәрәддид сф. Кыюсыз, икеләнүче, шикләнүче. Вәҗһе тәсмиянең шөбһәле булуына карап татар сүзеннән качарга аны үзебезгә иснаддә мөтәрәддид булырга урын юк. (Г. Ибр.)

пр. д. Нерешительный, колеблющийся; сомневающийся.

Мөтәрәккиб сф. Берләштерүче; кушучы, катнаштыручы.

пр. д. Соединяющий, смешивающий.

Мөтәрәкъкаб сф. Көтелгән, күз текәлгән.

пр. с. Ожидаемый.

Мөтәрәкъкый сф. Алга киткән, тәрәкъкый иткән; зур уңышлар казанучы, алга баруны яклаучы (прогрессив).

пр. д. Прогрессивный, преуспевающий, идущий вперёд.

Мөтәрәкъкыйб сф. Зарыгып түземсезлек белән көтүче; күзәтеп көтеп торучы. Болай тавыш белән уйганмагач, кызның уйганмакыны мөтәрәкъкыйб булып торды. (К. Нас.)

пр. д. С нетерпением ожидающий, наблюдающий.

Мөтәрәнним сф. 1) Уйнаучы (музыка турында). 2) Җырлаучы, әкрен генә көйләүче.

пр. д. 1) Играющий (о музыке). 2) Напевающий; насвистывающий (песню).

Мөтәрәссил сф. 1) Корреспондент. 2) Язышучы (кара-каршы).

пр. д. 1) Корреспондент. 2) Ведущий переписку.

Мөтәрәссыйд сф. 1) Җентекләп күзәтүче. 2) Көтеп торучы.

пр. д. 1) Внимательно наблюдающий, подстерегающий, выжидающий. 2) Ожидающий.

Мөтәрәттиб сф. Тәртипләнгән, тезелгән, тәртипкә салынган.

пр. д. Приведённый в порядок, упорядоченный.

Мөтәрәффигъ сф. 1) Югарылык казанган, күтәрелгән. 2) Кәпрәйгән, масайган, һавалы.

пр. д. 1) Достигший высокого положения. 2) Высокомерный; заносчивый. 3) Пренебрежительно относящийся (к чему-либо).

Мөтәрәххим сф. Кайгысын уртаклашучы, аяучы, ачынучы, кызганучы.

пр. д. Сочувствующий, сожалеющий; жалеющий.

Мөтәрәшшид сф. Туры юлга кергән.

пр. д. Вставший на истинный, правильный путь.

Мөтәрәшших сф. Саркып үткән; тирләгән.

пр. д. Фильтрующийся, выпаренный.

Мөтәрәҗҗи сф. 1) Өмет итүче. 2) Үтенүче, теләүче, ялваручы. 3) Юллаучы, юллап йөрүче.

пр. д. 1) Надеющийся. 2) Желающий; просящий. 3) Проситель, ходатай.

Мөтәрҗим сф. Тәрҗемәче, толмач.

пр. д. Переводчик.

Мөтәрҗәм сф. Тәрҗемә ителгән.

пр. с. Переведённый

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс Мөт Мөтәб Мөтәв Мөтәг Мөтәд Мөтәз Мөтәк Мөтәл Мөтәм Мөтән =>Мөтәр<= Мөтәc Мөтәт Мөтәф Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz