Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтәсави сф. Бер-беренә тигез, охшаган, бердәй, бертигез. Мөтөсави завияләр — бер-беренә тигез почмаклар (геометриядә).

пр. д. Равный, равняющийся.

Мөтәсавиелкыйммә гыйб. Бер үк дәрәҗәдәге, бер үк кыйммәттәге, тигез бәяле.

фр. В равной степени; равноценный.

Мөтәсавиелхокук гыйб. Тигез хокук.

фр. Равноправие.

Мөтәсавиеләгъза гыйб. Бердәй, тигез санда катнашуга нигезләнгән.

фр. Паритетный, составленный на паритетных началах.

Мөтәсавиессакыйн гыйб. мат. Тигезьянлы.

фр. мат. Равнобедренный.

Мөтәсавиән р. Тигезләп, бертигез.

н. Поровну.

Мөтәсадим сф. Бер-беренә бәрелешә торган, бәрелешүче.

пр. д. Сталкивающиеся.

Мөтәсадяф сф. Туры килүче, очрап калучы.

пр. д. (Случайно) встречающийся; совпадающий.

Мөтәсарриф сф. 1) Тулы ия, хуҗа. 2) Малны үзе теләгәнчә тота, эшне идарә итә алучы. 3) Аерым өлкәне, районны идарә итүче. Озак мөтдәт ул шәһәрдә мөтәсарриф булып торучы... (К. Нас.)

пр. н. 1) Полновластно распоряжающийся (чем-либо), 2) Действующий, поступающий по своему усмотрению. 3) Правитель, начальник округа, района.

Мөтәсаувир сф. 1) Сурәтләүче, бер сурәтне күз алдына китерүче. 2) Рәсем ясаучы.

пр. д. 1) Воображающий, предполагающий. 2) Рисующий.

Мәтәсаувиф сф. 1) Суфилык итүче, эчке серләр белән шөгыльләнүче. 2) Суфи.

пр. д. 1) Погрузившийся в суфийскую мистику. 2) Суфий.

Мөтәсаувәр сф. Уйда сурәтләнгән, күз алдына китерелгән, уйда гәүдәләнгән. Бу җәзирәдә бәни адәмнең бер секунд тора алуы мөмкин вә мөтәсаувәр түгелдер. (К. Нас.)

пр. с. Воображаемый, предположенный.

Мөтәсәйиб сф. Иреннән аерылган хатын, тол хатын.

пр. д. Разведённая жена, вдова.

Мөтәсәлли сф. Кайгысы таратылган, юанган.

пр. д. Утешающийся, находящий утешение.

Мөтәсәллитъ сф. Үз белде ге белән эш итүче; изүче, гаделсезлек һәм кыерсыту белән жиңүче; хөкем сөрүче.

пр. д. Самовластный, деспотический, тиранический; господствующий.

Мөтәсәлсил сф. Бер-беренә элмәкләнеп тезелмәле, бер-бер артлы тезелгән.

пр. д. 1) Беспрерывный, непрерывный. 2) Сцеплённый.

Мөтәсәлсилән р. Бер-бер артлы тезелеп, өзлексез.

н. Беспрерывно, непрерывно.

Мөтәсәтттәр. сф. Өретелгән, яшеренгән; сакланган.

пр. д. Скрывающийся, скрытый, сокровенный.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс Мөт Мөтәб Мөтәв Мөтәг Мөтәд Мөтәз Мөтәк Мөтәл Мөтәм Мөтән Мөтәр =>Мөтәс<= Мөтәт Мөтәф Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz