Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Нa Ни Но Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Н - Татар әлифбасында ундүртенче, гарәп әлифбасында егерме бишенче хәреф. Сан урынында кулланганда 50гә йөри.

14-ая буква татарского алфвита обозначает 25-ю букву арабского алфавита . Цифровое значение 50.


Нa ф. Юклыкны белдерүче -ма, -мә, -сыз, -сез һәм түгел урынында йөри торган префикс.

п. Частица отрицания, соответствует русской частице не приставкамбез-, бес- и предлогу без.


На ашна ф. c. Таныш түгел, дус түгел, әшнә түгел.

п. прил. Незнакомый, неблизкий.


Назыйр сф. 1) Караучы, күрүче. 2) Идарә башында торучы, мөдир. 3) Министр.

пр. д. 1) Смотрящий, наблюдаюгций. 2) Заведующий. 3) Руководитель учреждения. 4) Министр.


Назыйрә сф. 1) Назыйр-ның мнс. 2) Электә булган шигырьгә ошатып язылган шигырь.

пр. д. 1) жен. от назыйр. 2) Подражание в стихосложении.


Наиб сф. Урынбасар. Алты чын әгъза, дүрт наибдән гыйбарәт химая комитетының ашыгыч җыелышы булды. (Г. Ибр.)

пр. д. 1) Замещающий. 2) Наместник, заместитель.


Наил сф. Ирешә торган, ирешә алган; ирешүче. ... Һичбер төрле игътибарга наил булмады. (Ф. Әмир.)

пр. д. Достигающий, постигающий, добивающийся.


Наим сф. Йоклаучы, йоклап ятучы.

пр. д. Спящий.


Наимә сф. Наим-нең мнс.

жен. от Наим.


Наинсаф гф. р. Инсафсыз. Һәй, бәдбәхет наинсаф, мин сине кыйммәт бәһа биреп сатып алдым. (К. Нас.)

ар.-п. н. Несправедливый.


Наихә сф. Үлек артыннан елап баручы хатын, профессиональ елаучы, ялланып елаучы. Бер галим сазәндә бер галиме наихәне никяхлады. (К. Нас.)

пр. д. Профессиональная плакальщица.


Най кара: нәй.

см. Нәй.


Накабил ф. ст. Көчсез, көче җитмәүче, булдыра алмаучы.

п. сс. Бессильный, слабый, неспособный.


Накихә ис. Никяхлы хатын.

сущ. Женщина, вступившая в законный брак.


Накус ис. Кыңгырау, чаң. Санки гыйшкың бер кәлисә, бән аның накусием. (Г. Тук.)

сущ. Звонок, колокол.


Накыйль сф. 1) Бер җирдән икенче җиргә күчүче. 2) Бер хәбәрне икенче кешегә сөйләүче.

пр. д. 1) Переезжающий с места на место. 2) Передающий, пересказывающий.


Накыйлян гф. ис. Накыйль-нең к. Накыйлян дөрренисар шундак риваять вә монда? хикаятъкылырларкем... (Э. У. К.)

ар. п. сущ. мн. от накыйль.


Накыйс сф. 1) Ким, кыска, тулы түгел, тәмам түгел. 2) мат. Алу билгесе, минус.

пр. д. 1) Недостающий, неимеющийся, недостаточный, дефективный, несовершенный, неполный. 2) мат. Знак вычитания, минус.


Накыйсә, накыйсәт Накыйс -ның мнс. Фәтхулла хәзрәт: „ Хатыннар алар накыйсателгакыл вә дин" — дип, үзләрен орыша иде. (Ф. Әмир).

жен. от накыйс.


Накярә ф. с. 1) Файдасыз, бер эшкә яраксыз. 2) Эшлексез, ялкау.

п. прил. 1) Непригодный. 2) Ленивый, бездельничающий.


Накәс, нәкәс ф. с. Кешелексез, түбән, әшәке; тупас; саран. Бу мәсәлдер: нәкәс аелыннан качар. (Мөхм.)

п. прил. Негодяй, низкий, подлый, грубый; жадный.


Накәси ф. ис. Түбәнлек, кешелексезлек.

п. сущ. Низость, подлость.


Налаекъ гф. с. Лаек түгел, яраклы түгел, лаек булмаган.

ар. -п. прил. Недостойный, неподобающий.


Налан ф. с. Елаучы, үксүче, ыңгырашучы.

п. прил. Стонущий, испускающий стоны.


Налиш ф. с. Ыңгырашу, елау, үксү, үксеп елау. Нәдер, шагыйрь, кәчәр һәр анлари налишлә әзманың. (Г. Тук.)

п. прил. Вопль, стон, рыдание.


Налә кара: налиш.

см. Налиш.


Нам ф. ис. 1) Исем, ат. Язылыр, ихтимал, алтынлә намың. (Г. Тук.) 2) Дан, шөһрәт.

п. сущ. 1) Имя, название. 2) Слава, известность, репутация.


Намаз* ф. ис. Намаз, көндәлек гыйбадәт.

п. сущ. Молитва.


Намдар ф. с. Атаклы, шөһрәтле, мәшһүр.

п. прил. Известный, прославленный, знаменитый.


Намзәд ф. ис. 1) Ярәшкән, өйләнешергә вәгъдәләшкән. 2) Кандидат. ... намзәдләр биш вә алты нәфәрдән гыйбарәт иде. (Ш. ж.)

п. сущ. 1) Обрученный (жених, невеста). 2) Кандидат.


Намиһербан ф. с. Миһербансыз, шәфкатьсез, сөйкемсез, мәхәббәтсез.

п. прил. Нелюбезный, немилостивый; неприятный.


Намуафикъ гф. с. Яраксыз, муафыйк түгел.

ар.-п. прил. Несоответствующий, несогласный.


Намус* ис. 1) Йөз суы, абруй, вөҗдан. 2) Канун, кагыйдә. Тор! рәхәтлән: кәп-кәкрене туры дисәң, истибдадның намусына тукынмасаң. (Г. Тук.) 3) Сафлык, пакьлек; гыйффәтлелек. 4) Хурлык, рисвайлык. Харис мине талак итсә, холыксызлыгыннан итәр, ул җәһәттән миңа намус булмас. (К. Нас.)

сущ. 1) Честь, достоинство, репутация. 2) Закон, основоположение. 3) Чистота, целомудрие. 4) Позор, бесчестье.


Намускяр гф. с. Намуслы (кеше).

ар.-п. прил. Честный (человек).


Намә ф. ис. Хат, язылган нәрсә; китап.

п. сущ. Письмо, грамота; книга.


Намәгъдүд гф. с. Саналмый торган, санга алынмый торган, чиксез күп.

ар.-п. прил. Бесчисленный, неисчислимый, несметный.


Намәгъкуль гф. с. Акылга сыймый торган, акылга муафыйк булмаган.

ар.-п. прил. Непостижнмый, невероятный, абсурдный, бессмысленный.


Намәгълүм гф. с. Билгесез, беленмәгән, билгеле булмаган, мәгълүм түгел. „Жан тынычланды" димә булганга малда артыгың, артык ул, алганга намәгълүм гарипләр актыгын./ (Г. Тук.)

ар.-п. прил. Безызвестный, неизвестный.


Намәгъруф гф. с. Беленмәгән, танылмаган.

ар.-п. прил. Неизвестный, неузнанный.


Намакъбүл гф. с. Кабул ителми торган, кабул ителмәгән.

ар.-п. прил. Неприемлемый, непринятый.


Намәрд ф. с. 1) Кешелексез. 2) Яхшылыкны белмәгән. 3) Куркак, 4) Бәдбәхет, түбән кеше.

п. прил. 1) Низкий. 2) Неблагодарный. 3) Трус. 4) Негодяй, подлец.


Намәсмуг гф. с. Ишетелмәгән.

ар.-п. прил. Неслыханный.


Намәхдуд гф. с. Чикләнмәгән, чиге булмаган.

ар.-п. прил. Неограниченный.


Намәхрәм гф. с. Ерак кардәш һәм бөтенләй кардәш булмаган кеше (шәригать буенча өйләнешергә ярый торганнар). Монда чыккач, Хәят та иркенләп утыра ала башлады, чөнки намәхрәмнәр күренмиләр иде. (Ф. Әмир.)

ар.-п. прил. 1) Дальний родственник, посторонний. 2) букв. „Не запрещённый" (религией для женитьбы).


Намәшруг гф. с. Шәригатьтә булмаган, шәригатьчә булмаган, шәригатькә сыймаган.

ар.-п. прил. Незаконный, противозаконный (не по шариату).


Намөвәҗҗә гф. с. Буш, нигезсез, кабул итмәслек, игътибарга алмаслык. Дусларыңны һәляк базына ташларсың да вафа дәгъва кылып, намөвәҗҗә гозерләр күрсәтергә башларсың. (Г. Фәез.)

ар.-п. прил. Неосновательный, безоснователь-ный, неприемлемый.


Намөляим гф. с. Ягымсыз, дорфа.

ар.-п. прил. Неприятный, грубый.


Намөмкин гф. с. Мөмкин булмаган, мөмкин түгел.

ар.-п. прил. Невозможный, невероятный.


Намөнасиб гф. с. Ятышсыз, килешми торган.

ар.-п. прил. Неподходящий.


Намөтәнаһи гф. с. Чиге булмаган, чиксез.

ар.-п. прил. Беспредельный, бесконечный.


Нан ф. ис. 1) Икмәк. 2) Берәүдән күргән хөрмәт, сый. Миңа һәр көн бирә ул аш вә нани. (Г.Тук.)

п. сущ. 1) Хлеб. 2) Угощение.


Нанкүр ф. с. Хөрмәт (сый) кадерен белмәүче, яхшылыкның кадерен белмәүче.

п. прил. Неблагодарный.


Напайдар ф. с. Тотрыксыз, ныклыксыз, эзлексез.

п. прил. Неустойчивый, непрочный, непоследовательный.


Напаки ф. ис. Чиста булмау, пычраклык, арусызлык.

п. сущ. Нечистоилотность.


Напакь ф. с. 1) Чиста булмаган; таза (пакь) булмаган, шакшы, пычрак, арусыз. 2) Күрем күрүче хатын.

п. прил. 1) Нечистый, грязный. 2) Менструирующая (жендшна).


Напәрва ф. с. Пәрвайсыз, куркусыз, саксыз; тартынусыз.

п. прил. 1) Беспечный, безбоязненный; неосторожный. 2) Безбоязненно.


Напәсәнд ф. с. 1) Урынсыз, кабул ителерлек булмаган. 2) Килешсез, яраксыз. Әгәр йөз напәсәнд эш кылса дәрвиш... (Дәрд.)

п. прил. 1) Неуместный, неподобающий. 2) Неодобрительный. 3) Недоброкачественный.


Нар I ис. 1) Ут, ялкын. 2) Тәмугь.

сущ. 1) Огонь, пламя. 2) Ад.


Нар II ф. ис. Анар җимеше.

п. сущ. Гранат.


Нар III ис. Тәвәнең бер төре.

сущ. Название породы верблюдов.


Наразый гф. с. Разый булмаган, риза булмаучы, канәгатьләнмәүче.

ар.-п. прил. Недоврльный, неудовлетворённый.


Нараси* кара: нарасидә.

п. см. Нарасидә.


Нарасидә ф. ис. 1) Җитешмәгән, өлгермәгән. 2) Нарасый, сабый бала.

п. сущ. 1) Незрелый, неспелый. 2) Ребёнок.


Нараст ф. с. 1) Гадел түгел, дөрес түгел, туры түгел, дөрес булмаган. 2) Гаделсезлек белән, урынсыз.

п. прил. 1. Несправедливый, неправильный, неверный. 2, Несправедливо, неправильно, неверно.


Наргилә ф. ис. Хурхур, кальян (төтенен су аркылы үткәрә торган тәмәке тарту коралы).

п. сущ. Наргиле (особая трубка для курения табака, дым в ней пропускается через воду).


Нарнять ис. Утка караганлык. Алтын сары төсле мәгъдәндер, сарылыгы нариятьтәндер. (К. Нас.)

сущ. Огненный, огневой, относящийся к огню.


Нароу ф. с. Йөрми торган (акча); үтми торган, үтемсез (товар); эшкә яраксыз, эштән, гамәлдән чыккан. Врангель армиясе калдыгы бу көндә һичбер мәмләкәттә үзенә тору урны таба алмыйча нароу сәргәрдан булып качкын хәлендә йөри. (Ф. Әмир.) 2) Алдау, алдаучылык, кәкре каенга терәү, тишек чуманга утырту.

сущ. п. прил. 1) Неходячий (монета), неходкий (товар). 2) Обман, надувательство.


Нары гыйшык ст. Гыйшык уты, мәхәбпәт ялкыны.

сс. Огонь любви.


Нарәва ст. ф. с. Рөхсәт ителмәгән; яраклы түгел, туры килмәгән, кабул ителерлек булмаган.

п. прил. Недозволенный, неподобающий, неприемлемый.


Нас ис. Инсан -ның к. Гаваме настан ике адәм мөкяләмә кылышып утырганда... (К. Нас.)

сущ. мн. от инсан.


Насаваб гФ. с. Ялгыш, дөрес булмаган, туры булмаган, хаксыз, хата.

ар.-п. прил. 1. Несправедливый, неправильный, ошибочный. 2, Несправедливо, неправильно, ошибочно.


Насаз Ф. с. 1) Ятышсыз, мөнәсәбәтсез. 2) Килешсез, әдәпсез.

п. прил. 1) Нестройный, несогласный. 2) Непристойный, неприличный.


Насаф гФ. с. Саф түгел, катыш.

ар.-п. прил. Нечистый, смешанный.


Наси сф. Онытучы.

пр. д. Забывающий.


Насир сф. Чәчмә стильдә язучы. Фәхрелислам ярты назыйм, ярты хәзин, ярты имам, ярты нашир, ярты насир, бәхте киткән яртыдан. (Ш. Баб.)

пр. д. Прозаик.


Насих сф. 1) Юкка чыгаручы, юк итүче. Кайсы мәнсух, кайсы насих? ансын инде син аер. (Ш. Баб.) 2) Күчереп язучы.

пр. д. 1) Уничтожающий, отменяющий. 2) Переписчик.


Насут ис. Кешелек, кешелек табигате.

сущ. Человечность, человеческая природа.


Насыйб сф. 1) Бер җиргә утыртып! куючы, кадаучы. 2) Хезмәт урынына билгеләүче.

пр. д. 1) Водружающий, ставящий. 2) Назначающий (на службу).


Насыйр сф. 1) Ярдәм бирүче. 2) Ярдәмче, яклаучы.

пр. д. 1) Помогающий. 2) Помощник, защитник.


Насыйх сф. Нәсихәт итүче, вәгазьләүче, үгетләүче, яхшылыкка өндәүче. Үзендә юк сыйфатын кешегә нәсыйхәт иткән Насыйхлар хакында әйтелер. (К. Нас.)

пр. д. 1) Наставляющий, увещевающий. 2) Наставник; советчик.


Насыйханә гф. р. Үгетләүчедәй, яхшы киңәш бирүчедәй, үгетләүче булып.

ар.-п. н. Подобно советчику, наставнику.


Насыя, насыять ис. 1) Маңгай; йөз, бит. 2) Тышкы күренеш.

сущ. 1) Лоб, чело; лицо. 2) Внешний вид, наружность.


Натыйк сф. Сөйләүче, фикер йөртүче, акыл иясе. Адәмнең нәфсе әммарәсе адәмгә зиядә дошман икәнен натыйктыр. (К. Нас.)

пр. д. Говорящий, рассуждающий; разумный.


Натыйка ис. Сөйләү куәте, ягымлы һәм ышандырырлык итеп сөйләү.

сущ. Дар речи, красноречие.


Натәван ф. с. Көчсез, куәтсез, тәкатьсез.

п. прил. Немощный, слабый.


Натәмам гф. с. Бетмәгән, тәмам булмаган.

ар.-п. прил. Неоконченный, неполный.


Нафи сф. 1) Бер урыннан икенче урынга сөрүче, сөргенгә җибәрүче. 2) Юкка чыгаручы, танымаучы, каршы килүче.

пр. д. 1) Высылающий, изгоняющий. 2) Отрицающий, отвергающий, противоречащий.


Нафигъ сф. Файдалы, файда китерүче. Дару өчен чәчәк ата башлаганчы җыялар, һәзым вә иштиһаи тәгам өчен нафигъдыр. (К. Нас.)

пр. д. Полезный.


Нафига сф. Нафигъ-ның мнс.

жен. от нафигъ.


Нафиз сф. 1) Сүзе үтә торган. Ушбуның өчен сүзләре нафиз вә кадерләре бәләнд улан әсхабе карам бигать бирделәр. (Ш. ж.) 2) Эчкә керә (сеңә) торган, тишеп үтә торган, үтемле.

пр. д. 1) Влиятельный. 2) Проникающий через что-либо, проходящий.


Нафилә сф. 1) Буш, кирәксез, тиешсез, файдасыз. Тырышма нафилә җиргә, вакыт гаҗзеңне икърарга. (Г. Тук). 2) дини Фарыз һәм ваҗип булмаган эш, гыйбадәт. 3) Бирелгән әйбер, бүләк.

пр. д. 1) Ненужный, бесполезный. 2) рел. Дополнительное действие (сверх обязательств). 3) Дар, подарок.


Нафия сф. Юкка чыгаручы. Җөмләи нафия — юклык җөмлә. Җөмләи нафиядә нәфи хәрефе „түгел" кәлимәсе мәстәгъмәлдер. (К. Нас.)

пр. д. Отрицательная; отрицающая.


Нафә ф. ис. 1) Кабарганың мускус бизе. 2) Кендек. Нәфис ак ефәктән тукылмыш кебек мөлаем корсакта ак фил тешеннән ясалган гөл мае савыты кебек нафәсе бар. (К. Нас.)

п. сущ. 1) Мускусная железа кабарги. 2) Пуп.


Нахак* гф. ст. 1) Хаксыз, хаклык белән булмаган. 2) Ялган, яла, урынсыз. Шагыйрь булып йөрүләрем... бөтенләй үк нахак имеш. (Г. Тук.)

ар.-п. сс. 1) Несправедливый, незаконный. 2) Клевета, ложь, фальшь.


Нахаһ ф. ст. Теләмичә, ирексездән.

п. сс. Невольно, нежелая.


Нахия ис. Административ бүлек; өлкә, провинция, төбәк; район.

сущ. Административная единица; область, провинция; район.


Нахуш ф. ст. 1) Яхшы булмаган, хуш булмаган, начар, яман. 2) Кәефсез, күңелсез. Бер көн утырып үз катымда нахуш. (Мөхм.)

п. сс. 1) Нехороший; плохой; вредный. 2) Невесёлое, плохое настроение.


Нахушнуд ф. с. Күңелсез; шат түгел, ризасыз.

п. прил. Невесёлый, недовольный.


Нахын ф.и с. Тырнак.

п. сущ. Ноготь, коготь.


Нахәлял гф. ст. Тыелган, дөрес булмаган. Имам улып, хәйләи шәргый вә нахәлял кәсепләр кылып... (3. Биг.)

ар.-п. сс. Запрещённый.


Начар ф. с. 1) Чарасыз, ирексез, чарасы булмаган. Начар аһ-вах итеп, Мисырга якынлаштык. (К. Нас.) 2) Начар.

п. прил. 1) Вынужденный, находящийся в безвыходном положении, беспомощный. 2) Поневоле. 3) Плохой; плохо.


Начиз ф. с. 1) Берни дә тормый торган. 2) Әһәмиятсез, игътибарсыз. 3) Юк ителгән, харап ителгән. Аксак тимер Болгарны... начиз вә набуд әйләде. (X. Мөсл.)

п. прил. 1) Негодный. 2) Пустячный, ничтожный. 3) Уничтоженный.


Начизанә ф. р. Гаҗизанә, баш иеп, түбәнчелек белән.

п. н. Покорно, смиренно.


Нашад ф. с. Шат түгел, кәефсез.

п. прил. Грустный, невесёлый, скучный.


Нашаян ф. с. Ягымсыз, яраксыз, лаек түгел.

п. прил. Неудобный, нестоящий.


Наши сф. ...-дән барлыкка кил» гән; ...-дән барлыкка киләрәк. Нәфисәнең артык көлүдән наши эченә катулар чыкты. (Ф. Әмир.)

пр. д. Происходящий, рождающийся.


Нашинас ф. с. 1) Белмәүче; мәгълүматсыз, белексез. 2) Билгесез.

п. прил. 1) Неведающий, иесведущий. 2) Неизвестный.


Нашир* сф. Таратучы, матбугат бастырып таратучы. Дөньяда булган кеби язганнарыңның нашире, монда да кортлар синең үлгән тәнеңнең „нашир"е (Г. Тук.)

пр. д. 1) Распространяющий, публикующий. 2) Издатель.


Наширин ф. с. Тәмсез, татлы түгел.

п. прил. Несладкий, невкусный.


Нашәкиб ф. с. Сабырсыз, чыдамсыз.

п. прил. 1. Нетерпеливый. 2. Нетерпеливо.


Наяб ф. с. Сирәк очрый торган, сирәк була торган, бердәнбер.

п. прил. Ненаходимый; редкий, уникальный.


Наәһел гф. ст. Әһел түгел, теге яки бу эшнең чын иясе (кешесе) түгел.

ар.-п. сс. Не специалист какого-либо дела.


Наөмид ф. ст. Өметсез, өмете киселгән, нәүмиз. Харисны билә наөмид кайтарып җибәрдем, ни йөзем белән кире чакырыйм. (К. Нас.)

п. сс. Безнадёжный, обескураженный; пришедший в отчаяние.


Наҗи сф. Котылган, котылучы.

пр. д. Спасающийся, избегающий.


Наҗия сф. Наҗи-нең мнс.

жен. от наҗи.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М =>Нa<= Ни Но Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ