Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Нa Ни Но Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Нигам ис. Нигъмәт-нең. к.

сущ. мн. от нигъмәт.


Нигъмәт* ис.Муллык; мул тормыш өчен кирәкле әйберләр, байлык; ашамлык-эчемлек. Җир йөзе җәннәт иде, дәүләт вә нигъмәт бар иде. (г. тук:)

сущ. Благоденствие, до-вольство, благополучие.


Нигяр ф. ис. 1) Рәсем, сурәт. 2) күч. Пот, санәм.

п. сущ. 1) Картина, изображение. 2) перен. Кумир, идол.


Нигярханә ф. ис. Рәсемнәр (таштан ясалган сурәтләр) белән бизәлгән йорт, галерея.

п. сущ. Картинная, скульптурная галерея.


Нигяһ ф. ис. Карау, караш.

п. сущ. Взгляд, взор.


Нида ис. 1) Өндәү, чакыру, тавыш. 2) Хөкүмәт карарларын халыкка кычкырып йөреп белдерү. 3) грам. Эндәш билгесе. 4) Зар-ыңгырашу тавышы. Кара тупрак тулы мазлум нидасы. (Дәрд.)

сущ. 1) Клич, призыв, 2) Воззвание, обраще-ние. 3) грам. Восклица-тельный знак. 4) Стон, стенание, жалоба.


Низ ф. Шулай ук. Сәлям вирсә, сәлямын алмагыз наз. (Ут. Им.)

п. Так же, тоже.


Низаг* м. III. Ызгыш, талаш, гауга

м. III. Спор, распря, конфликт.


Низам м. III. Тәртип, кагыйдә, канун, режим, устав. Инкяр кылсаң, низам гыйндендә хәлас булуың, шөбһәсездер. (3. Биг.)

м. III. Порядок, строй; система, режим, регламент, устав


Низамат м. III. Низам-ның к.

мн. от низам.


Низамнамә гф. ст. Бер мәсьәләгә карата язылган закон, кагыйдәләр җыентыгы.

ар.-п. сс. Устав, регламент, кодекс законов.


Низамән р. Тәртипле рәвештә, закон буенча. Шәрган вә низамән мәмнуг улган нәрсә. (Ш. ж.)

н. Регулярно, законно.


Ник (никү ф. с. Яхшы, хуш, гүзәл, матур. Җиһанда ник, багның гөле ирдем (Сайяди).

п. прил. Хороший, добрый


Никаб м. III. Пәрдә, пәрәнҗә, йөз пәрдәсе, битлек. Ач пикабыңны йөзеңнән, парласын руе зәмин. (Г. Тук.)

м. III. Покрывало, паранджа, вуаль.


Никбин ф. с. Бәхетле, рәхәт яшәүче. Толстой һәм Әхмәтмидхәт һәр икесе... никбин иделәр. (Р. Фәх.)

п. прил. Счастливый, благоденствующий.


Ник зат ф. с. Намуслы, турылыклы, вөҗданлы (кеше). Әйде кызы: и атам сән ник зат. (Мөхм.)

п. прил. Благородный.


Ник нам ф. с. Яхшылык белән даны чыккан, яхшылыгы танылган (кеше). Булса бир сән мәңа, и ник нам. (Мөхм.)

п. прил. Славный, прославленный.


Ник нә арам ф. ст. Яхшы характер, әйбәт холык. Гыйшык ара мәрданә кердем, ник нә арам кирәк (Сайяди)

п. сс. Хорошего характера, доброго нрава.


Никях* м. III. Өйләнү, өйләнешү.

м. III. Женитьба, брак, бракосочетание.


Нилуфәр ф. ис. Төнбоек.

п. сущ. Водяная лилия. (цветок).


Ним ф. ис. Ярты, ярым.

п. сущ. Половина.


Ним сабый гф. ст. Ярты сабый, ярты бала. Ним сабыйдыр ул, сабыйлык көннәрен бик сагына. (Дәрд.)

ар.-п. сс. Дитя.


Ниса ис. к. Хатыннар, хатын-кыз.

сущ. мн. Женщины.


Нисаб ис. 1) Башлангыч, нигез. 2) дини Зәкят бирерлек үлчәүдәге мал күләме. Милке там белән нисабка малик булмактыр. (К. Нас.) 3) Пычак (кылыч) сабы.

сущ. 1) Начало, основа. 2) рел. Ценз (имущественный). 3) Рукоятка, ручка.


Нисан ф. ис. 1) Апрель ае. 2) Апрель яңгыры —ләйсән. Яз булды, нисан ява пыскып карлар. (Дәрд.)

п. сущ. 1) Апрель. 2) Апрельский дождь.


Нисар ис. 1) Чәчү, сибү, тарату. 2) Туйда чәчелгән акча. Алтын-көмеш, энҗү-мәрҗән нисар кылды. (К. Гал.)

сущ. 1) Рассеивание, рассыпание, разбрасывание. 2) Деньги, рассыпаемые (по мусульманскому обычаю) на свадьбе.


Нисаэ кара: ниса.

см. Ниса, нисван.


Нисби* сф. Чагыштырма(ча).

прил. Относительный.


Нисбәт* ис. 1) Бәйләнеш, мөнәсәбәт. 2) Тиңләштерү, чагыштыру. Электрик заманнары килмеш, мәгънәви яктылыклар да шул нисбәттә алга китмеш. (3. һад.) 3) Пропорция.

сущ. 1) Отношение; связь. 2) Соотношение. 3) Пропорция.


Нисбәтән р. Тиңләштереп караганда, чагыштырганда.

сущ. Относительно.


Нисван ис. к. Хатыннар, хатын-кыз.

сущ. мн. Женщины.


Нисвәт кара: нисван.

см. Нисван.


Нисыф ис. Ярты, ярым. Гарәпләр көррәи әрывныц там нисфына хаким улмышлар. (Г. Ибр.)

сущ. Половина.


Нисфе нәһәр гыйб. Төш вакыты, көн уртасы.

фр. Полдень.


Нисьян м. I. Онытучанлык, хәтердән чыгару, истә тотмау.

м. I. Забывчивость.


Нитәк, нитәкки, нитәккем ф. р. Ничек, ни рәвешле, кебек. Нитәкки вагыйзьләр вәгазь арасында мөнәсәбәтле хикәяләр китереп. (К. Нас.)

п. н. Как, каким образом, подобно.


Нифак м. III. Тыштан яхшы булып, эчтән әшәкелек; икейөзлелек, монафикълык, күз буяучылык, алдакчылык. Нифак выставкасында күп медаль алганымыз бардыр. (Г. Тук.)

м. III. Лицемерие, притворство, обман.


Нифас м. III.1) Бала тудыру. 2) Аналык каны, бала тудырганнан соң килә торган кан. Дашкин: „Анда хәез-нифас турында сорамаслар",—диде. (Г. Ибр.)

м. III. 1) Разрешение от бремени, роды. 2) Послеродовое кравотечение.


Нихрир ис. Күп белүче, атаклы галимгә бирелә торган исем. Ибне Сина исламнарның фәүкылгадә бер нихрирләре, бер мөәллифләре мабиһил ифтихарлары улан надир бер галимнәре иде. <Ш. ж.)

сущ. Весьма знающий, выдающийся (эпитет ученого).


Нишадир ис. Нишатыр (нашатырь).

сущ. Нашатырь.


Нишан ис. Билге, тамга, эз, галәмәт. Һич калмады шаннан нишан, калды дингә дошман ишан. (Г. Тук.) 2) Мишень, цель. 3) Егет белән кызның бер-беренә биргән вәгъдә бүләкләре (балдак). 4) Орден; аеру (аерымлык) билгесе.

сущ. 1) Метка, след, знак. 2) Цель, мишень. 3) Обручальное кольцо. 4) Орден; зкак отяичия.


Нишин ф. ис. Эш башында торучы дигән мәгънә бирә торган ярдәмче сүз. Тәхет нишин — тәхеттә утыручы; садыр нишин — башта торучы.

п. сущ. Модальное слво, придающее смысл „стоящий во главе...".


Ништәр ф. ис. Хирургия пычагы, кан алучының тамыр кисү пычагы. Хәҗҗам аның тамырына ништэр орса. (К. Гал.)

п. сущ. Ланцет, скальпель.


Ниябәт ис. 1) Вәкиллек. 2) Урынбасарлык.

сущ. 1) Представительство. 2) Замещение.


Нияз ф. ис. Үтенү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару. Һөрмез шаһга бер җарияне җибәреп, хөҗрәсенә килмәкне нияз итте. (К. Нас.)

п. сущ. Просьба, мольба.


Ният* ис. Ният, теләк, максат.

сущ. Намерение, цель.


Ниһал ис. Агач үсентесе. Сәрве ниһал — кипарис үсентесе (ботагы). Булды ул кыз һәм җанан сәрве ниһал. (Мөхм.)

п. сущ. Молодое деревцо, побег растения.


Ниһан ф. с. Яшерен, серле.

п. прил. Тайный, скрытый.


Ниһаять* ниһая ис. 1) Соң чик. 2) Ахыр чиктә, соң дәрәҗәдә.

сущ. 1) Конец, йредел, окончание. 2) Наконец.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Нa =>Ни<= Но Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ