Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

O - Татар әлифбасында унбишенче хәреф булып, сүз башында гарәп әлифбасының өтерле әлифен белдерә.

15-ая буква татарского алфвита. В начале арабских слов обозначает алиф с даммой.


Окнүм ис. 1) Төп, нигез. 2) Үзлек. 3) Элемент.

сущ. 1) Основа, фундамент. 2) Свойство. 3) Элемент.


Остад, остаз* ис. 1) Укытучы, мөгаллим. 2) Өйрәтүче, оста.

сущ. 1) Преподаватель, учитель. 2) Мастер, умелец.


Остазанә ф. р. Остазча, осталык белән.

п. н. Мастерски.


Осул ис. к. 1) Нигезләр, нигез кагыйдәләр. 2) Ысул, метод, алым, өйрәнү рәвеше, өйрәнү юлы. Тәркиб осуле— синтез методы, синтетик метод. Тәхлил осуле — аналитик метод, анализ методы. Тәхлил-тәркиб осуле— аналитик-синтетик метод.

сущ. мн. 1) Корень, начало, основное правило. 2) Метод, приём, способ.


Осуле кадим, осуле кадимә гыйб. 1) Иске нигезләр, иске тәртипләр. 2) (Укытуда) иҗек методы.

фр. 1) Старые основы, старые порядки. 2) Старый слоговой метод (обучения).


Осуле мәддия гыйб. Аерым иҗекләрне алып өйрәтү методы — силлабик метод.

фр. Новый слоговой (силлабический) метод обучения письму.


Осуле саутия гыйб. Балаларны укырга-язарга өйрәтүдә кулланыла торган аваз методы.

фр. Звуковой (фонетический) метод обучения письму.


Осуле тәгълим гыйб. Методика.

фр. Методика.


Осуле тәдрис гыйб. Дәрес бирү, укыту методы һәм алымнары. Аның осуле тәдрисе җаиз дәгел. (М. Ак.)

фр. Способы преподавания; способы обучения; методы редения урока.


Осуле тәрбия гыйб. Педагогика.

фр. Педагогика.


Осуле җәдид, осуле җәдидә гыйб. Яңа тәртипләр, яңа нигезләр (укытуда).

фр. Новые принципы, новые основы (в обучении).


Офык* ис. Күк чите, горизонт.

сущ. Горизонт.


Охра с. Башка, бүтән, икенче.

прил. Другой, иной.


Охрави с. 1) дини Ахирәт(кә бәйләнешле). 2) Мәңгелек. Ул һәйкәлгә мәңге, мәңге көлеп торган охрави бер авыз уярсыз. (һ. Так.)

прил. 1) рел. Потусторонний (мир). 2) Вечный.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н =>О<= П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ