Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

П Татар әлифбасында уналтынчы, фарси әлифбасында өчтенче хәреф булып, "пи" исемен йөртә.

16-ая буква татарского, 3-я буква персидского алфавита.


Падиша ис. Патша, шаһ.

сущ. Царь, король, шах.


Пай ф. ис. Аяк. Тәхте паеңда сәнең ау ла наем, ауланаем. (Г. Тук.)

п. сущ. Нога.


Пайдар ф. ис. Аягы нык, нык урнашкан; даими.

п. сущ. Устойчивый, прочный, крепкий, постоянный.


Паймал ф. с. Аяк астына салып таптала торган, игътибарга алынмый торган, хурлана торган. Хокуклары паймал ателмәз дигән. (Ш. ж.)

п. прил. Попираемый ногами, растогпанный; попранный.


Пайтәхет ф. ис. Башкала.

п. сущ. Столица, главный город.


Пакизә ф. с. Чиста, керсез, пөхтә. Пакизә бер хатын икәнлеге беленсә дә... (3. һад.)

п. прил. Чистый, целомудренный.


Пакь* ф. с. Таза, ару, саф, чиста.

п. прил. Чистый, беспорочный.


Пакьдаман ф. с. 1) Бик саф, гыйффәтле. Хөсен ход пакъдаманлыктан арта. (Хорәз.) 2) Намуслы.

п. прил. 1) Целомудренный, непорочный, невинный, чистый. 2) Честный.


Парса ф. с. Гыйффәтле, динле. Хәрабәт эчрә (эчү йортында), мәсҗиддә йирем бар, кем уш һәм рәндмен, һәм парсамын. (Хорәз.)

п. прил. Благочестивый, набожный.


Парча* ф. ис. 1) Парча (тукыма). 2) Кисәк, бүлем, өлеш, бөртек. Сүзләмәкдин парча дөрләр саптылар. (Мөхм.)

п. сущ. 1) Материя, парча. 2) Часть, кусок, доля; отрывок.


Парә ф. ис. 1) Кисәк, өлеш. Парә-парә кисмәсә гыйшкы-мәхәббәт кайчысы. (Г. Тук.) 2) Төркиядә акча исеме.

п. сущ. 1) Кусок, часть. 2) Турецкая монета.


Пасбан ф. ис. 1) Каравылчы, сакчы, төн каравылчысы. 2) Полицейский.

п. сущ. 1) Сторож, караульный, часовой.2) Полицейский.


Пая ф. ис. 1) Дәрәҗә. 2) Баскычның басмасы. 3) Мәртәбә.

п. сущ. 1) Степень. 2) Ступенька. 3) Ранг, положение.


Паян ф. ис. Оч, ахыр, соң. Гомер михнәт белә паянә килде. (Хорәз.)

п. сущ. Конец, окончание.


Пинһан кара: пәнһан.

см. Пәнһан.


Пир ф. ис. 1) Карт кеше, күп яшәгән кеше. 2) Берәр дини мәзһәп, дәрвишлек юлын чыгарган кеше. 3) Нигез салучы.

п. сущ. 1).Старик, старец. 2) Глава религиозной общины — пир. 3) Основатель.


Пирәзән ф. ис. Карчык.

п. сущ. Старушка.


Пис (пәст) ф. с. Пычрак, начар, әшәке; түбән. Булса пис эшләргә үч, бирмәскә иблискә көч. (Ш. Баб.)

п. прил. Нечистый, грязный, поганый, низкий, низменный.


Пишдар ф. ис. Алдынгы, авангард, алда баручы.

п. сущ. Авангард.


Пишева ф. ис. Җитәкче. Җәһаләт кауменең һәм пишевасы. (Ут. Им.)

п. сущ. Вождь.


Пишкадәм гф. ис. 1) Укуда башкалардан алда булган шәкерт. 2) Иске мәдрәсәнең тулы уку курсын бетергән хөрмәтле кеше. Бу Вафа хәзрәтнең, иң галим пишкадәмнәреннән Кәбир хәлфә иде. (Г. Ибр.)

ар.-п. сущ. 1) Передовой в учебе, передовик. 2) Уважаемый человек, окончивший полный курс старого медресе.


Пишкяһ ф. ис. Алды, каршысы. Хафа булып торганда, Мәсрур исемле хас мөгътәбәр хадим пишкяһендә торыр иде. (К. Нас.)

п. сущ. Место перед кем-либо; перед.


Пишә ф. ис. Эш, шөгыль. Сабурдин яхшы юктыр пишә кылсам. (Хорәз.)

п. сущ. Постоянное занятие, ремесло.


Пиядә ф. ис. Җәяү, җәяүле.

п. сущ. Пеший, пехотинец.


Пияз ф. ис. Суган.

п. сущ. Лук.


Поль (пул) ф. ис. Акча. Бу иде юксын, бер нольгә мохтаҗ. (Мөхм.)

п. сущ. Деньги.


Пот* ф. ис. 1) Пот, санәм; 2) Табына торган сурәт, икона. 3) Тәре.

п. сущ. 1) Идол. 2) Икона, образ. 3) Крест.


Потпәрәст ф. ис. Потка табынучы.

п. сущ. Идолопоклонник.


Потханә ф. ис. Потка табыну йорты, гыйбадәтханә. Әлен (кулын) алып попгханәя керер имде. (К. Гал.)

п. сущ. Храм идолопоклонников.


Пулад ф. ис. Корыч.

п. сущ. Сталь.


Пуст ф. ис. 1) Тире, 2) Агач кабыгы.

п. сущ. 1) Кожа. 2) Кора, скорлупа.


Пусә (бүсә) ф. ис. Үбү, үбеш. Яшь төрек бәс мөстәбид ядь иснәмәс, пус әйләмәс. (Г. Тук.)

п. сущ. Поцелуй.


Пырак ф. ис. миф. Җәннәттә фантастик ат. Нур тоташты җиргә, күктән иңде нурдан бер пырак. (Г.Тук.)

п. сущ. миф. Фантастический, райский конь.


Пәдәр ф. ис. Ата, әти. Шивәзадә, пәдәр вә мадәренең хозурына барып... (К. Нас.)

п. сущ. Отец.


Пәдәранә ф. р. Аталарча, ата шикелле.

п. н. Отечески, как отец.


Пәйвәстә ф. р. 1) Тоташтан, өзлексез, даими рәвештә. Пәйвәстә аны нәфсем эстәр диер имди. (К. Гал.) 2) Тоташ, кушылган, янәшә.

п. н. 1. Постоянно, беспрерывно. 2.1) Постоянный, беспрерывный. 2) Смежный, соединённый.


Пәйгам кара: пәям. Булып бичаралар ул дәмдә пәйгам (Сайяди).

см. Пәям.


Пәйгамбәр* ф. ис. Аллаһның илчесе, дингә өндәүче.

п. сущ. Пророк; основатель какой-либо религии.


Пәйда* ф. ис. Күренү, барлыкка килү, күз алдында күренгән. Кара ямьсез болытлар булдылар пәйда шул ук хиндә. (Г. Тук.)

п. сущ. Видный, видимый, явный, ясный.


Пәй дәр пәй гыйб. Бер-бер артлы, берсе артыннан берсе, әкрен-әкрен. i>Ки пәй дәр пәй бәлешләргә йөгермә. (Г. Тук.)

фр. Последовательно, шаг за шагом, непрерывно, один за другим.


Пәйк ф. ис. Хат ташучы, хәбәр китерүче, йомыш-юлга йөрүче, курьер. Пәйк хәзрәти Җәбраил кәлде хазир. (К. Гал.)

п. сущ. 1) Письмоносец. 2) Вестник, гонец, курьер.


Пәйкәр ф. ис. 1) Чырай, йөз. Күрде ки янында пәри пәйкәр бер адәм торыр. (К. Нас.) 2) Сурәт, шәкел, тышкы кыяфәт.

п. сущ. 1) Лицо, физиономия. 2) Фигура, образ, тело, форма, наружность.


Пәйман ф. ис. 1) Союз, договор. 2) Вәгъдә, сүз бирешү, ант.

п. сущ. 1) Договор, пакт. 2) Клятва, обещание.


Пәйрәү ф. ис. Артыннан баручы, иярүче.

п. сущ. Последоиатель, приверженец.


Пәллә ф. ис. Үлчәү тәлинкәсе.

п. сущ. Чаша весов.


Пәләң ф. ис. Барс, леопард, пантера. Вә чөн пәләң бәдигъ рәң... (Мәҗмәгыл хикәять).

п. сущ. Барс, леопард, пантера.


Пәнаһ ф. ис. 1. Сыену урыны, саклану урыны. 2. Саклаучы, яклаучы. Ике зөлфең күңелләрне пәнаһе. (Хорәз.)

п. сущ. 1. Укрытие, убежище; прибежище, защита. 2. Защищающий, укрывающий.


Пәнд ф. ис. Үгет, вәгазь, нәсыйхәт. Пәнд вә хикмәт әйтмәгә син кан-дыргыл. (К. Гал.)

п. сущ. Совет, наставление, нравоучение.


Пәнеҗ ф. сан Биш.

п. ч. Пять.


Пәнҗәшәнбә* ф. ис Пәнҗешәмбе, кече атна.

п. сущ. Четверг.


Пәнҗә ф. ис 1) Кул чугы, биш бармак. 2) Биш тырнаклы хайван аягы, ерткыч хайванның алгы аяклары. Вакыт кортылмага бу пәнжәләрдән. (Г. Тук.)

п. сущ. 1) Кисть руки, пятерня. 2) Лапа, когти.


Пәнҗәрә ф. ис Тәрәзә.

п. сущ. Окно.


Пәнһан ф. с Яшерен, яшертен, яшеренү. Якын кәлә, ул кошлар улды пәнһан. (К. Гал.)

п. прил. Скрытый, затаённый, спрятанный.


Пәракәндә ф. с 1) Таркаулык, таркау. 2) Җыйнаксыз, тәртипсез. Күңеле тәшвишләрдән вә пәракәндәлекләрдән хали булмас. (К. Нас.)

п. прил. 1. Разброд, раскол. 2. Рассеянный, беспорядочный.


Пәрва ф. ис. Курку, тартыну, саклану.

п. сущ. 1) Опасение, страх. 2) Забота, спасение.


Пәрвасыз (пәрвайсыз) — игътибарсыз, саксыз.

Невнимательный, беспечный.


Пәрваз ф. ис. Очу, һавага очу. Ул пәри аннан чыгып һавада пәрваз итеп йөргәндә... (К. Нас.)

п. сущ. Полёт, летание.


Пәрванә ф. ис. 1) Ут әйләнәсендә очып йөри торган күбәләк. Бер гәдай җан фидаем, гыйшкыңа пәрванәем. (Г. Тук.) 2) .Әйләнеп тора торган көпчәк, канат.

п. сущ. 1) Бабочка, летающая вокруг огня. 2) Винт, маховое колесо.


Пәрвәрдикяр ф. ис. дини Тудыручы, яратучы, Алла.

п. сущ. рел. Творец, создатель, бог.


Пәрвәриш ф. ис. 1) Тәрбия, тәрбияләү, карау. Ул угланны... аңа бирдем, пәрвәриш кылгай (Мәжмэгыл хикәять). 2) Үрчетү, асрау.

п. сущ. 1) Воспитание, уход. 2) Разведение.


Пәри* ф. ис. миф. 1) Җен төркеменнән иң матуры. 2) күч. Матур, гүзәл; сылу.

п. сущ. миф. 1) Фея, пери. 2) перен. Красавица.


Пәри пәйкәри гыйб. Пәри төсле матур, гүзәл. Күрде ки янында, пәри пәйкәри бер адәм торыр. (К. Нас.)

фр. Красивая, как пери.


Пәри рох гыйб. Матур, гүзәл, сөекле.

фр. Периподобная, фееподобная красавица.


Пәришан (пришан) ф. с. һәлакәткә төшкән, таркау, таралган, бозылган, харап булган. Иранлылар Юнанстанга җиткәнче пришан булдылар. (X Чис.)

п. прил. 1) Рассеянный. 2) Расстроенный, загубленный; разбитый.


Пәрту, пәртәү ф. ис. Яктылык, нур чагылуы.

п. сущ. Свет, лут, блеск.


Пәрәнҗ ф. ис. Дөге.

п. сущ. Рис.


Пәрәст ф. ис. Табынучы, бер нәрсәне артык бирелеп яратучы.

п. сущ. Поклоняющийся чему-либо, обожатель.


Пәрәстиш ф. ис. Табынучылык, гыйбадәт итүчелек, бирелгәнлек.

п. сущ. Культ, обожание, поклонение.


Пәрһиз ф. ис. 1) Саклану. 2) Авыр (майлы) аштан саклану. Ул гаять мохтаҗ була торып заһидлекеннэн вә пәрһизлегеннән сөаль кыйлмады. (К. Нас.)

п. сущ. 1) Опасение, остережение. 2) Пост, воздержание от жирной пищи.


Пәст ф. ис. Түбән, хурлыклы, пычрак, әшәке.

п. сущ. Низкий, подлый, презренный; грязный.


Пәшиман кара: пөшәйман.

см. Пөшәйман.


Пәшкәш ф. ис. Бүләк.

п. сущ. Подарок.


Пәштепәнаһ кара: пөштипәнаһ.

см. Пөштипәнаһ.


Пәям ф. ис. Хәбәр, китерелгән мәгълүмат; өндәмә, мөрәҗәгать. Дили шәбхун идәр һәрбер пәямы. (Дәрд.)

п. сущ. Весть, послание, извещение, воззвание.


Пәһлеван* ф. ис. 1) Батыр. 2) Көчле, куәтле, көрәшче. Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать. (Г.Тук.)

п. сущ. 1) Герой, витязь. 2) Чемпион, си лач, атлет, борец.


Пөр ф. ис. Тулы. Пөр нур — нурга тулы, нурга чумган. Зыясыннан әһали улды пөр нур. (Г. Тук.)

п. прил. Полный, заполненный.


Пөргамь ф. ст. Гамьгә (кайгыга) тулы, тулы хәсрәттә. Күңел пөргамьдер, әмма дидә нәмнакь (Сайяди).

п. сс. Огорчённый.


Пөртәкъсыйр гф. Гаебе, кимчелеге тулы. Мин фәкыйрь пәртәкъсыйр бу хикаяте гаҗибәне ... ике телгә тәсныйф кылдым. (Ә. Ү. К.)

ар-п. Отягченный грехами, пороками; недостойный, несовершенный.


Пөхтә* ф. с. Төп мәгънәсе: пешкән, җитешкән; бездә: җыйнак, чиста. Бүлмәнең җиһазлары матур, килешле карыйлар, матурлык сөйгән бер колның пөхтәлеген сөйлиләр. (Г. Ибр.)

п. прил. 1) Созревший, спелыи, 2) Аккуратный чистый, опрятный.


Пөшәйман ф. ис. Үкенүче, үткәнгә кайгыручы. Һичвакыт булмый пөшәйман садә тордым дип кеше. (Г. Тук.)

п. сущ. Раскаивающийся.


Пөштипәнаһ ф. ис. Арка таянычы, ярдәмче.

п. сущ. Покровитель, защитник.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О =>П<= Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ