Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су Сы Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Си I ис. Гарәп әлифбасында дүртенче хәреф — „с" хәрефе исеме (сакау әйтелгән „с").

сущ. Арабская буква „с" (междузубный звук).


Си II ф. сан. Утыз.

п. ч. Тридцать.


Сива кис. Башка, бүтән.

част. Кроме, иной.


Сига ис. 1) Киңлек. 2) Муллык, иркенлек.

сущ. 1) Обширность; простор. 2) Достаток, состоятельность, богатство.


Сигар ис. к. Кечкенәләр, бәләкәйләр, ваклар.

сущ. мн. Маленькие, мелкие, ничтожные.


Сигыр ис. Кечкенәлек, яшьлек.

сущ. Малолетство, детство.


Сидрәтелмөнтәһа гыйб. миф. Имештер, җиденче кат күктә урын исеме.

фр. миф. Название места, имеющегося якобы на седьмом. небе.


Сиккин ис. Пычак. Ачигыннан әленә алды сиккин. (һ. Сал.)

сущ. Нож.


Сиккә ис. 1) Сугылган акча, алчым (яки көмеш) тәңкә. 2) Акчадагы билгеләр, язулар.

сущ. 1) Монета (золотая и серебряная). 2) Знаки, надписи на монете.


Сикъләт ис. Авырлык, салмаклык, читенлек. Бәлгам күбәйсә бәдәндә бер төрле сикъләт паәда буладыр. (К. Нас.)

сущ. Тяжесть, трудность.


Сикыт ис. Үле туган бала, төшерелгән бала.

сущ. Выкидыш, мертворождённый ребёнок.


Сил ис. Ташу. Сил шаулый, сулар чорлый болакларда. (Дәрд.)

сущ. Поток.


Силах ис. Сугыш коралы.

сущ. Оружие.


Силк ис. 1) Рәт, тезмә. 2) Тәсбих тезмәсе җебе, 3) Юл.

сущ. 1) Ряды, нанизанные камешками. 2) Нить для чёток. 3) Путь.


Силсилә ис. 1) Чылбыр. 2) Берберенә бәйләнешле булып килгән әйберләрнең барлыгы.

сущ. 1) Цепь, цепочка. 2) Ряд, серия.


Силсилә намә гф. ст. Тәртипле рәвештә ата-бабалар исеме язылган язма, шәҗәрә.

ар.-п. сс. Родословная книга.


Сим ф. ис. Көмеш, көмеш акча. Кулым сим алмабызга йитмәзди һич. (Хорәз.)

п. сущ. Серебро, серебряная монета.


Сима ис. Төс, чырай.

сущ. Физиономия, выражение лица; лицо.


Симаб ф. ис. Теркөмеш, күнә суы.

п. сущ. Ртуть.


Симия ис. Алхимиклар идеясе нигезендә туган фантастик бер „гыйлем".

сущ. Магия, лженаука, основанная на вымыслах алхимиков.


Симсар ис. Уртаклык итүче, комиссионер.

сущ. Маклер, агент, комиссионер.


Син I ис. Нечкә „с" хәрефенең исеме („сен").

сущ. Название буквы „сен".


Син II ис. 1) Яшь, гомер. 2) Теш.

сущ. 1) Возраст. 2) Зуб.


Сина ис. бот. Эч җибәрү өчен кулланыла торган бер төрле яфрак („сәнәймәккә").

сущ. бот. Александрийский лист (слабительное).


Синә ф. ис. Күкрәк. Синәсен аңа куйды; орды бер аһ (Сайяди).

п. сущ. Грудь.


Сипариш ф. ис. Заказ бирү, бер эшне эшләргә кушу, тапшыру.

п. сущ. Наказ, заказ, поручение, вручение.


Сипас ф. ис. Шөкер итү, рәхмәт уку, (Алланы) мактау. Я, Йосыф, шөкер вә сипас кылгыл инде. (К. Гал.)

п. сущ. Благодарение, признательность, хвала, восхваление (бога).


Сипаһ ф. ис. Гаскәр, армия.

п. сущ. Войско, армия.


Сипаһи ф. с. Гаскәри, гаскәр (гә караган).

п. прил Военный, войсковой, армейский.


Сираять ис. Йогу, бер нәрсәдән икенчегә күчү, йогынты ясау; таралу. Бармагыңны кистермәсәң, авыру бөтен бәдәнеңә сираятъ кылыр. (К. Нас.)

сущ. Проникновение, заражение; распространение.


Сираҗ ис. Шәм, яктырткыч, лампа, кандил.

сущ. Свеча, светильник, лампа; канделябр.


Сирка (сиркать) ис. Урлау. Хадимнәрдән берәү бер нәфис вә кыйммәтле җәүһәрне сиркаләб күп акчага сатмыш. (К. Нас.)

сущ. Воровство, кража.


Сирр (сир) ис. Сер, яшерен эш. Нинди эш бар соң, аның астында бер сир булмасын. (М. Гаф.)

сущ. Секрет; тайное дело.


Сирра (сиррән) р. Яшеренеп, кешегә күренмичә. Утырмыштым ки бер пивнойда сирра. (Г. Тук.)

н. Секретно, скрытно, тайно.


Сирри ис. Серле. Бу вакыт Зиа хыяли, сирри бер ләззәт эченә чумып китә. (Г. Ибр.)

прил. Секретный, тайный, скрытный.


Сирриять ис. Серлелек, яшеренлек.

сущ. Скрытность, таинственность.


Сиррән вә жәһрән гыйб. Яшерен һәм ачык.

фр. Явно и тайно.


Ситаеш ф. ис. Мактау; хуплау; яхшы сыйфат белән сыйфатлау.

п. сущ. Хвала, похвала, славословие, одобрение.


Ситтин, ситтун сан Алтмыш.

ч. Шестьдесят.


Ситтә, сит сан Алты.

ч. Шесть.


Ситәм ф. ис. Җәбер, золым, көчләү.

п. сущ. Тиранство, угнетение, насилие, притеснение.


Ситәмкяр ф. ис. Җәбер итүче, залим.

п. сущ. Угнетатель, притеснитель, тиран.


Сихри* с. Сихырлы. Сихри, күздән сихри уклар атылсыннар. (Ш. Баб.)

прил. Волшебный, магический.


Сиххи с. Сихырлы. 1) Сәламәтлеккә бәйле. 2) Сәламәтлек саклау турында булган.

прил. 1) Относящиися к здоровью. 2) Санитарный, гигиенический.


Сиххия, сыйххия ис. Сәламәтлек саклау.

сущ. Здравоохранение.


Сихыр ис. Бозу, күз бәйләү, сихыр.

сущ. 1) Очарование. 2) Волшебство, колдовство.


Сихырбаз гф. ис. Сихырлаучы, сихырчы.

ар.-п. сущ. 1) Волшебник, чародей. 2) Колдун.


Сияб ис. к. Киемнәр.

сущ. мн. Одежда.


Сиядәт ис. 1) Хуҗалык, иялек, өстенлек. 2) Атаклы нәселдән булу, аксөяклелек, олылык. Нәселеңдә шәрафәт юк, йөзеңдә күркәмлек юк, сиядәтне ни белән таптың, диде. (К. Нас.)

сущ. 1) Господство, главенство, гегемония; 2) Наследственность, благородное происхождение.


Сиякъ ис. 1) (Суз) уңае, сөреше. Габдулла бине Зәбир шикаять халь сиякында бу назымны әйтте. (К. Нас.) 2) Контекст.

сущ. 1) Ход, течение (рассказа). 2) Контекст.


Сиякъ кәлям ст. Сүз уңае, сүз сөреше... Тәфсиреннән башка, бары ниндәен сиякъ кәлямдә зарбы мәсәл кылыныр. (К. Нас.)

сс. Ход рассказа.


Сияреннәби ис. дини Мөхәммәт пәйгамбәрнең холыклары, гадәтләре, тормышы турында язылган китап.

сущ. рел. Жизнеописание Мухаммеда.


Сиярәт (сирәт) ис. 1) Көнкүрештә тирә-юньгә мөнәсәбәт үзенчәлеге. 2) Берәүнең гадәт, әхлак һәм мораль яклары. Карагруһлы татар мулласының кыланышын, сиярәтен керергә зарыгып торалар иде. (Ф. Әмир.)

сущ. 1) Образ жизни, отношение к окружающему. 2) Чьи-либо нравы, обычаи, чья-либо мораль.


Сияһ ф. с. 1. Кара (төс). Нә сәбәбтән килде безгә буйлә бер бәхете сияһ. (Г. Тук.) 2. Кара, язу карасы.

п. прил. 1. Черный, черного цвета. 2. Чернила.


Сиҗгы ис. кара: сәҗгы. Сиҗгылы вә кафияле кәлимәләр белән мөкәләфләнмә. (К. Нас.)

см. Сәҗгы.


Сиҗен ис. Төрмә, зиндан. Сәзавырдыр ул угланә сиҗен, зиндан. (К. Гал.)

сущ. Тюрьма, темница, место заточения.


Сиҗҗил ис. 1) Яндырылмаган кирпеч. 2) дини Җәһәннәм утында яндырылган таш (газап ителергә тиешле кешеләрнең исемнәре шушы ташка .язылган имеш). Әхҗары мин сиҗҗил дә бардыр. (Г. Тук.)

сущ. 1) Кирпичи из необожженной глины. 2) рел. Камни, обожженные адским огнем, на них якобы написаны имена тех людей, которые должны быть поражены ими.


Сиһ (сеһ) ф. сан Өч.

п. ч. Три.


Сиһшәнбе ф. ис. Сишәмбе, атнаның өченче көне, буш көн.

п. сущ. Вторник.


Сиһам ис. Сәһем-нең к.

сущ. мн. от сәһем.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Са =>Си<= Сo Ст Су Сы Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ