Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су Сы Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Сүд ф. ис. Файда, казаныш. Сәүдәсенең сүде юк. (М. Кол.)

п. сущ. Польза, барыш прибыль.


Сүзан ф. с. 1) Яндыручы, пешерүче, көйдерүче. 2) Яна торган; яккан. Атәш сузан —яккан ут. Тәҗрибә ияләре: "Корбессолтан (солтанга якын булу) атәше сүзан" дип әйткәннәр. (Г. Фәез).

п. прил. 1) Жгучий, едкий. 2) Горящий; горячий.


Сүрә* ис. Коръәннең төрле исемнәр белән бүленгән аерым бүлеге. Ул иҗек өгрәтмәс, турыдан-туры сүрә укытыр. (К. Нас.)

сущ. Сура (название главы в Коране).


Сүи әдәб ст. Әдәпсезлек, тәрбиясезлек, әдәпкә каршылык. Дустың белән мөсахәбә кылганда, уңга-сулга карап сүзенә колак салмамак сүи әдәбдер. (К. Нас.)

сс. Невоспитанность; неэтичность.


Сүи зан ст. Начар уй, явыз фикер. Җитмәсә тагы чукынган дип кешегә сүи зан кыласың,— диде. (М. Гал.)

сс. Дурная мысль, недоброе намерение.


Сүи зикер ст. Яманлау, начар яктан телгә алу. Дошманлыкның башы — сүи зикердер. (К. Нас.)

сс. Хула, поношение.


Сүи истигъмаль ст. Урынсыз куллану, явыз ният белән куллану. Рәсме хатны сүи истигъмаль кыйлудан син оял! (Ш. Баб.)

сс. Злоупотребление.


Сүэ ис. 1) Явызлык, явыз, начар. 2) Рәнҗү. 3) Бәхетсезлек.

сущ. 1) Зло. 2) Огорче-ние. 3) Беда, несчастье.


Сүэ тәсаррыф ст. Явыз ният белән куллану (көчне, властьны).

сс. Злоупотребление (силой, властью).

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су Сы Сә Сө =>Сү<= Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ