Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәэвил м. II. 1) Әйтелгән сүз яки фикернең эчтәлеген ялгыш аңлату. 2) Юрау, аңлату, тәфсир итү (төшне). Беркөн бер гаҗәп дәш Йосыф күрде, тәэвилене атасындан сорар имде. (К. Гал.)

м. II. 1) Неверное истолкование значения елова или мысли. 2) Толкование, объяснение.


Тәэддеб м. V. 1. Әдәпләнү, әдәпле булу, әдәп өйрәнү. 2. Әдәплелек, инсафлылык.

м. II. 1. Становиться воепитанным, вежливым. 2, Воспитанность, вежливость.


Тәэдди м. V. Үтәү, йөкләнгән бурычны башкару.

м. II. Совершение, выполнение, исполнение обязательства.


Тәэдиб м. II. Әдәпкә кертү, әдәпле итү, әдәп өйрәтү. Үзеңне тәрбия кылмак адәмне тәгълим вә тәэдиб кылмактан әүлядыр. (К. Нас.)

м. II. Воспитание; обучение хорошим манерам.


Тәэдиби с. Әдәпле итүгә караган.

прил. Исправительный, воспитательный.


Тәэдибән р. Әдәп-тәрбиягә өйрәтү теләге белән.

н. В целях воспитания.


Тәэдия м. II. 1) Үтәү, тапшыру, урынына ирештерү. 2) Бурычны түләү. Халкың әйләмәзләр тәэдия. (Г. Тук.)

м. II. 1) Выполнение, исполнение. 2) Урлата, платёж долга.


Тәэзин м. II. 1) дини Азан әйтү. 2) Кычкырып чакыру, белдерү.

м. II. 1) рел. Бозвещение времени молитвы, призыв, на молитву. 2) Зов, призыв (для объявления чего-либо).


Тәэйид м. II. Куәтләндерү, ныгыту, беркетү, раслау. Болар минем фикеремнең дөреслеген тәҗрибәләр белән тәэйид итәләр. (Ш. ж.)

м. II. Подкрепление, усиление; подтверждение, поддержка.


Тәэкид м. II. 1) Раслау, куәтләү, ныгыту. Вәгъдәмне тәэкид юлында ушбуны тәхрир әйләдем. (Г. Тук.) 2) грам. Логик басым ясау. 3) Кабатлау. 4) Ышандыру.

м. II. 1) Подтверждение, утверждение, укрепление. 2) грам. Логическое ударение. 3) Повторение. 4) Уверение, заверение.


Тәэкидән р. Раслап, ныгытып, куәтләп.

н. Утвердительно.


Тәэкыйт м. II. Вакыт билгеләү, вакыт кую (берәр нәрсәгә).

м. II. Назначение срока, определение времени (встречи, свидания).


Тәэлиф м. II. Җыйнау, төзү, китап (әсәр) язу. ... бәлиганә тәэлиф кылынмыш „Кәлилә вә Димнә" дигән нәфис китап... (К. Нас.)

м. II. Сочинение, составление, написание произведения.


Тәэлифат ис. Тәэлиф-нең к.

мн. от тәэлиф.


Тәэлифкәрдә гф. ст. Төзелгән (яки язылган) китап, әсәр.

ар.-п. сс. Написанное произведение, книга.


Тәэмин* м. II 1) Булдыру, җитештерү. 2) Тынычландыру, куркусызландыру, иминлек бирү.

м. II 1) Обеспечение. 2) Успокоение, охранение.


Тәэминат м. II Тәэмин-нең к.

мн. от тәэмин.


Тәэнис I м. II. грам. Сүзне хатынлык җенесен күрсәтә торган формага күчерү.

м. II. грам. Обращение слова в женский род.


Тәэнис II м. II. Иптәш итү, кулга ияләндеру.

м. II. Приручение.


Тәэсир* м. II. 1) Йогынты ясау; эз калдыру. Юк дәгел, пәк чук дорор бу милләтә тәэсиреңез. (Г. Тук.) 2) Йогынты.

м. II. 1) Воздействие, влияние. 2) Впечатление.


Тәэсират Тәэсир-нең к. Яман хатынның тээсиратын бәян итмештер. (К. Нас.)

мн. от тәэсир.


Тәэсис м. II. 1) Төзү, оештыру-. 2) Төзү, кору. Мәсләге халыкка хезмәт итмәктән гыйбарәт булган журналлар, җәридәләр тәэсис кылдылар. (Ш. ж.)

м. II. 1) Основание, учреждение. 2) Основание, создание.


Тәэсия м. II. Кайгы-хәсрәттән тынычландырып, сабыр юлына төшерү.

м. II. Утешение, успокаивание.


Тәэхир м. II. Кичектерү, соңга калдыру.

м. II. Задержка, опоздание, замедление.


Тәэҗил м. II. Соңга калдыру, кичектерү, читкә куеп тору.

м. II. Задержка, замедление; откладывание.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш =>Тәэ<= Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ