Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәравих* ис. к. Уразада кич белән укыла торган намаз. Дүртәр-бишәр сәгать дәвам иткән хәтем вә тәравихлар да аңа бу газапны китерми калмыйлар. (Г. Ибр.)

сущ. мн. Дополнительная молитва у мусульман во время поста, совершаемая вечером.


Тәрадеф м. VI. 1) Бер-бере артыннан китү, бер эздән китү. 2) грам. Сүзләрнең бер мәгънәдә килүе.

м. VI. 1) Последовательность; следование друг за другом. 2) грам. Однозначность слов, синонимика.


Тәраз ф. ис. Тигезләмә, үлчәгеч (уровень). Остаза ит хезмәт гомер тәраз. (Ут. Им.)

п. сущ. Уровень.


Тәраз аби — нивелир.

Нивелир.


Тәраз һаваи — ватерпас.

Ватерпас.


Тәразу ф. ис. Үлчәү, бизмән.

п. сущ. Весы, безмен.


Тәразый м. VI. Үзара ризалашу

м. VI. Взаимное удовлетворение.


Тәракеб м. VI. 1) Берсе өстендә берсе булу, катлаулы булу. 2) Катлаулану.

м. VI. 1) от гл. тәракәбә — быть нагромождённым друг на друга. 2) Усложнение.


Тәракем м. VI. Берегү, туплану, җыелу, төркемләнү.

м. VI. Скопление, нагромождение, накопление, сгущение, концентрация.


Тәракиб м. VI. Тәркиб-нең к.

мн. от тәркиб.


Тәранә ф. ис. Моң, көй, аһәң.

п. сущ. Мотив, мелодия, напев, интонация.


Тәрассыд м. V. Көтеп тору, дикъкать белән карау (күзәтү); сагалап тору.

м. V. Наблюдение, высматривание, слежка.


Тәрасел м. VI. Хәбәрләшү, язышып тору.

м. VI. Переписка, обмен посланиями.


Тәрафегъ м. VI. Ике якның бер-беренә карата дәгъвасе; судка мөрәҗәгать итүе.

м. VI. 1) Тяжба, встречный иск. 2) Обращение в суд.


Тәрафык м. VI. Бер-беренә ицтәш (юлдаш) булу.

м. VI. Сопутствие; сопровождеиие.


Тәрахи м. VI. 1) Йомшаклык күрсәтү. 2) Ашыкмау. 3) Ялкаулык. 4) Көчсезләнү, өшәнү.

м. VI. 1) Слабость; расслабленность, изнеможение. 2) Неторопливость. 3) Лень. 4) Усталость; Оессилие, вялость.


Тәраш кара: тараш.

см. Тараш.


Тәраҗегъ м. VI. Кире китү, кире кайту, чигенү.

м. VI. Возвращение; отступление, отход.


Тәраҗим ис. Тәрҗемә-нең к .

сущ. мн. от тәрҗемә.


Тәрбигъ м. II. 1) мат. Дүрт кат итү, дүрт өлеш итү; дүрт почмаклы итү. 2) Бер атналык, яки өч атналык ай, чирек ай.

м. II. 1) мат. Увеличе ние в четыре раза; возведение в квадрат, умножение на четыре. 2) Недельная или трёхнедель ная луна, четверть луны.


Тәрбия* ис. Карау, карап үстерү.

сущ. Воспитание, образование.


Тәрвия ис. дини Бәйрәм исеме. Тәрвия көнендә профессор Мөслимовның 42 сәнә моннан мөкаддәм вафат булган хәзрәтне тергезәчәге белдерелгән иде. (Ф. Әмир.)

сущ. Название религиозного праздника.


Тәрвиҗ м. II. 1) Тарату, алга җибәрү. Бу — тәрвиҗе ббәлягать һәм фәсахәт. (Г. Тук.) 2) Уңышка, игътибарга ирешү.

м. II. 1) Распространение. 2) Достижение успеха.


Тәргыйб м. II. Кызыктыру, кызыксындыру, кызыксындырып өндәү. Хәергә мал сарыф кыйлмага тәргыйб мәкамендә әйтелер. (К. Нас.)

м. II. Возбуждение желанпя, побуждение, соблазн.


Тәрзил м. II. 1) Орышу, шелтәләү. 2) Хур итү.

м. II. 1) Порицание, брань. 2) Позор, бесчестье.


Тәрзыйк м. II. Ашату-эчертү, ризык бирү.

м. II. Питание, кормление.


Тәрзыйя м. II. Ризалату, риза итү.

м. II. Удовлетворение.


Тәрикә ис. Үлгән кешедән калган мал, мирас.

сущ. Наследство.


Тәрк м. I. 1) Ташлау, кую. Атам аз гына вакыт авырып тәрке дөнья итмештер. (Г. Тук.) 2) Эш (яки хәлнең) дәвамын туктату.

м. I. 1) Оставление, покидание, бросание. 2) Приостановка.


Тәркиб м. II. 1) Кушу, җыйнау. 2) грам. Сүз тезмәсе. Максадың ( гәр хәер исә, куй, тимә тел тәркибенә. (Дәрд.) 3) Кушымта, состав.

м. II. 1) Составление, соединение. 2) грам. Словосочетание, сложное предложение. 3) Смесь, состав.


Тәркыйг м. II. Ямау, ямау салу.

м. II. Починка, латание.


Тәркыйк м. II. 1) Йомшарту. 2) Нечкәртү, нечкәләндерү. Ма бәгъдендә булучы хәрефнең мәхрәҗенә карап тәркыйк тәләффыз кыйлыныр. (К. Нас.)

м. II. 1) Смягчение. 2) Утончение, прокатывание.


Тәркыйм м. II. 1) Нокталар кую. 2) Цифр язу, цифрлау.

м. II. 1) Пунктуация. 2) Нумерация, исчисление.


Тәркыйс м. II. Биетү.

м. II. от гл. рәкъкасә — заставить танцевать, плясать.


Тәрмим м. II. Төзәтү, сипләү, яңарту. Бер вакыт сәд зәгыйфьләнде, тәрмим итәргә тиешле булды. (Ш. ж.)

м. II. Исправление, починка, ремонт.


Тәррар ис. 1) Кесә карагы, басып алучы, талаучы. 2) Алдакчы; хәйләкәр.

сущ. 1) Карманный вор, жулик; грабитель. 2) Обманщик; мошенник.


Тәрса ф. ис. Христиан. Сине күрсә, кичәр тәрса санәмдин. (Хорәз.)

п. сущ. Христианин.


Тәрсан, тәрсу ф. ис. Куркак, куркуга төшкән, куркучы.

п. сущ. 1) Боязливый, трусливый. 2) Трус.


Тәрсим м. II. Рәсемен (сурәтен, формасын) ясау; сызу. Хыялның шулардагы тормышны үзендә тәрсим иттереп... (Ф. Әмир.)

м. II. Рисование, черчение, изображение.


Тәрсыйн м. II. Ныгыту, тазарту.

м. II. Укрепление, упрочение.


Тәрсыйг м. II. Алтын-көмеш һәм кыйммәтле ташлар белән бизәү, зиннәтләү.

м. II. Украшение золотом, серебром и драгоценными камнями.


Тәрсыйс м. II. Кургашын йөгертү.

м. II. Покрытие свинцом.


Тәртиб* м. II. 1) Рәтләү, рәткә салу. 2) Тәртип, дисциплина.

м. II. 1) Упорядочение. 2) Порядок, расположение, дисциплина.


Тәртыйб м. II. Юешләү, дымландыру.

м. II. Увлажнение.


Тәрфигъ м. II. Күтәрү, дәрәҗәсен үстерү.

м. II. Повышение (в чине); возвышение, возвеличивание.


Тәрфиган р. Күтәреп, дәрәҗәсен үстереп.

н. Повышая, возвеличивая.


Тәрфикъ м. II. Юлдаш итү; озату.

м. II. Сопровождение.


Тәрфиһ м. II. 1) Тормышчан җайлы шартлар тудыру. 2) Тынычлык. 3) Тормыш шартларын жиңеләйтү.

м. II. 1) Предоставление удобстн. 2) Покой, спокойствие. 3) Облегчение, улучшение условий жизни.


Тәрхиб м. II. Хуш килдегез, мәрхаба! дип әйтү, сәламләп шатлык белдерү. Талибел гыйлемнәрне күрсә „мәрхаба наданлык караңгылыгының якты кандилләре" дип тәрхиб кылыр иде. (К. Нас.)

м. II. 1) Приветствие. 2) Радушие.


Тәрхим I м. II. 1) Рәхмәт әйтү. 2) Кайгысына, хәленә керү, кайгысын уртаклашу; кызгану, аяу.

м. II. 1) Благодарение. 2) Сострадание, сочувствие, соболезнование.


Тәрхим II м. II. 1) Сүзне кыскартып җиңеләйтү. 2) Тавышны йомшарту.

м. II. 1) Сокращение (слова). 2) Смягчение (голоса).


Тәрхыйс м. II. Рөхсәт бирү.

м. II. Разрешение, позволение.


Тәршиш ис. Тапас (асылташ). Тапас бик кадимнән мәгълүм бер җәүһәрдер, тәршиш һәм тәсмия кылыныр. (К. Нас.)

сущ. Топаз (драгоценный камень).


Тәрәддед м. V. Икеләнү, бер карарга килми тору.

м. V. Колсбание, сомнение, нерешительность.


Тәрәккеб м. V. Җыелу, кушылу, берничә нәрсәнең берегүе.

м. V. Составление, нагромождение.


Тәрәккебат ис. к. 1) Җыела (кушыла) торган аерым кисәкләр. 2) Төзелеш, кушылыш.

сущ. мн. 1) Сборные части, детали. 2) Строение, сложение, конструкция.


Тәрәкъкый* м. V. Алга китү, югарыга ашу, прогресс. Тәрәкъкый вә тәгали юлларыча улалым кадим. (Г. Тук.)

м. V. Движение вперёд, прогресс.


Тәрәкъкый пәрвәр гф. ст. Алга китү яклы, прогресс яклы кеше. Тәрәкъкый пәрвәрләнеп хатынын ирләрдән качырмады (Г. Газиз).

ар.-п. сс. Сторонник прогресса, прогрессивный деятель.


Тәрәкъкыят ис. Тәрәкъкыйның к.

сущ. мн. от тәрәкъкый.


Тәрәннем м. V. 1) Көйләү, әкрен тавыш белән көйләү. Ишектән колак салып тыңлап торды, нәгъмә вә тәрәннем авазы ишеткәнгә күрә, огрыйләр .түгеллеген белде. (К. Нас.) 2) Сайрау.

м. V. 1) Пение, напев. 2) Трель.


Тәрәссеб м. V. Юшкын, утырма. Бу тәхәллел вә тәрәссеб дәвере тавышсыз, тынсыз гына үтмәде. (Җ. Вәл.)

м. V. Осадок, отстой (на дне сосуда).


Тәрәссел м. V. Ашыкмый гына, әкрен-әкрен эшләү.

м. V. Осторожное, спокойное действие.


Тәрәттеб м. V. Рәтләнү, рәткә керү, тәртипләнү.

м. V. Порядок; упорядочение.


Тәрәффыг м. V. Олылану, эреләнү, югарыга күтәрелү, тәкәбберләнү.

м. V. 1) Высокомерие, заносчивость. 2) Пренебрежение.


Тәрәх ис. Кайгы, көенеч, хәсрәт.

сущ. Печаль, скорбь.


Тәрәххем м. V. 1) Ачыну, аяу, кызгану. 2) Мәрхәмәт итү. Бу кыйссамне ишеткәннәрдән миңа тәрәххем итмәкләре рәэҗа кылыныр. (К. Нас.)

м. V. 1) Страдание, жалость; сожаление. 2) Снисхождение.


Тәрәххемән р. Мәрхәмәт йөзеннән, аяп, кызганып.

н. Жалостливо; милосердно; снисходительно.


Тәрәҗҗи м. V. 1) Үтенү, ялвару. 2) Өмет итү.

м. V. 1) Просьба, мольба (о чем-либо). 2) Надежда.


Тәрҗеман ис. Тәрҗемәче, тылмач.

сущ. Переводчик, драгоман.


Тәрҗемә* ис. Бер телдән икенче телгә күчерү.

сущ. Перевод с одного языка на другой.


Тәрҗемәи халь* гыйб. Биография.

фр. Биография.


Тәрҗигъ м. II. 1) Кире кайтару, кире дүндерү. 2) Кире кайтып ишетелгән тавыш, кайтаваз.

м. II. 1) Возвращение. 2) Эхо.


Тәрҗих м. II. Өстен күрү, башкадан артык күрү. Итмә тәрҗих бән кеби мәфтүнеңә бер җаһили. (Г. Тук.)

м. II. Предпочтение, отличие.


Тәрҗия кара: тәрәҗҗи.

м. Тәрәҗҗи.


Тәрһиб м. II. Куркыту, күңелгә курку салу.

м. II. Запугивание, устрашение.


Тәрһибән р. Куркытып, курку салып. Игътизары кабул булмаган нәрсәдән тәрһибән зикер кылыныр. (К. Нас.)

н. Устрашая, запугивая.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән =>Тәp<= Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ