Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәсаббер м. V. Сабыр итү, чыдамлык (түземлек) күрсәтү.

м. V. Проявление терпения, терпеливость.


Тәсави м. VI. Тигезләнү, бертигез булу, бәрабәр һәм бер дәрәҗәдә булу.

м. VI. Равенство, одинаковость; подравнивание.


Тәсавиэ ләйл вә нәһар — көн һәм төн озынлыгы бертигез булу.

Равноденствие.


Тәсавир Тасвир-ның к.

мн. от тасвир.


Тәсаггыб м. V. Читенәю, авыраю.

м. V. Затруднение, трудность.


Тәсаггыд м. V. Калку, күтәрелү (җирдән чыгып күтәрелү), пар булып күтәрелү.

м. V. Подъём; испарение.


Тәсадди м. V. 1) Башлау, эшкә керешү, инициатива. 2) Кешенекенә кул салу. Бер галимнән берәү бер мәсьәлә сораса, син никадәр галим булсаң да, ул галим тарафыннан җавапка тәсадди кылма. (К. Нас.)

м. V. 1) Начинание, инициатива. 2) Посягание.


Тәсаддык м. V. Садака бирү, хоср бирү. Биреп даим тәсаддык, әйлә ихсан. (М. Кол.)

м. V. Подаяние, пожертвование.


Тәсаддыр м. V. 1) Башта тору, баш булү. 2) Алдынгы булу.

м. V. 1) Председательствование. 2) Первенство.


Тәсадем м. V. Бәрелешү, бер-берсенә бәрелү.

м. V. Столкновение.


Тәсадеф м. VI. 1) Очрашу. 2) Туры килү, көтмәгәндә очрау. „Шәкерт яхут бер тәсадеф". (Г. Тук.) 3) Бәрелү (кара-каршы). 4) Авария.

м. VI. 1) Встреча. 2) Совпадение. 3) Столкновение. 4) Авария.


Тәсадефи с. Очраклы, туры килеп кенә булган.

прил. 1) Встречный. 2) Случайный.


Тәсадефән р. Очраклы рәвештә; көтмәгәндә; кинәт кенә. Симез ләкин авыруга мөбтәля кешеләрнең, төрмәгә ябылып күп ашаудан мәхрүм ителгәч, тәсадефән тазардыклары күрелмешдер. (Ш. ж.)

н. Случайно; внезапно; сразу.


Тәсайеф м. V. Җәй фасылы.

м. V. Летний сезон.


Тәсаллеб м. V. Кату, катылану, каты булу.

м. V. Отвердение, затвердение.


Тәсамех м. VI. 1) Бер-беренең кимчелекләрен күрмәү. 2) Игътибар итмәү, әһәмият бирмәү.

м. VI. 1) Взаимная снисходительность, прошение. 2) Небрежность, беспечность, попустительство, пренебрежение.


Тәсаниф ис. к. Китаплар; (әдәби, фәнни һ. б.) әсәрләр. Тәсанифе ачык борһан, бәсыйрәтне ачык кылган. (Ак.)

сущ. мн. Книги; научные, художественные произведения.


Тәсанныг м. V. Ясалмалану, көчләнеп кылану, риялану. Анда тәсәнныгньң әсәре дә юк, — диде. (К. Нас.)

м. V. Искусственность, деланность.


Тәсаррыф м. V. 1) Ия, хуҗа булу. 2) Кулга керү, кулда тоту. 3) Эшне идарә итү. Риза, рәнҗеш, гафу биззат калеб тәсаррыфында булганга, һич үз ирадәм белән калебдән төшерә алмам. (Г. Ибр.)

м. V. 1) Хозяйничание, обладание. 2) Руководство, управление делами.


Тәсаувыр м. V. Сурәтләп күз алдына китерү, гәүдәләндерү. Телемә бер сүз вә күңелемә башка бер тәсаувыр килмәйдер иде. (Г. Габ.)

м. V. Предположение, воображение, представление.


Тәсаувыф м. V. 1) Дин өйрәтмәләрен серле һәм үзләренә генә билгеле бер рәвештә аңлау. 2) Дини бер юнәлеш, суфилык, ишанлык. Хәсән Сәүри әптте: „Тәсаувыф элгәре халъ иде, аннан соң каль булды, хәзер каль дә китте, халъ дә китте, хәйлә калды", - диде. (К. Нас.)

м. V. 1) Мистицизм, суфизм, суфийство. 2) Религиозность; религиозное течение.


Тәсбигъ м. II. Җиделәштерү, җидегә җиткерү.

м. II. Усемерение.


Тәсбих* м. II. дини Дисбе, тәсбих. Тәсбихын шылтыратып аргач... (3. Һади).

м. II. рел. Чётки.


Тәсбит м. II. Нык тоту, ныгыту» селкендермәү.

м. II. Стабилизация, упрочение, укрепление, утверждение.


Тәсвиб м. II. Турылау, дөресләү, төзәтү, дөрес дип санау.

м. II. Исправление; подтверждение, одобрение.


Тәсвид м. II. 1) Каралау, карага буяу; 2) Каралама язу.

м. II. 1) Зачернение. 2) Писание начерно.


Тәсвил м. II. 1) Ышандыру. 2) Кызыктырып алдалау. 3) Ялгыш юлга кертү, саташтыру.

м. II. 1) Внушение. 2) Искушение, соблазнение. 3) Введение в заблуждение.


Тәсвия м. II. Тигезләү, бердәй итү.

м. II. 1) Уравнение. 2) Сглаживание, улаживание.


Тәсвиф м. II. Кичектерү, соңга калдыру. Бурычны әда кылмага кадир икән, тәсвиф хәрам бәлки гөнаһдыр. (К. Нас.)

м. II. Откладывание; отсрочивание; отсрочка.


Тәсгыйр м. II. Бәһа кую, бәя билгеләү; такса, тариф. Имам Малик исә кыйхыт елында тәсгыйр ваҗиб димештер. (К. Нас.)

м. II. Назначение цены; тариф, расценка, такса.


Тәсдид м. II. 1) Турайту, турылыкка, дөреслеккә юнәлтү. 2) Түләү.

м. II. 1) Нацеливание, направление на правильный путь. 2) Уплата, погашение.


Тәсдис м. II. 1) Алтылаштыру, алтыга бүлү, алты почмаклы итү. 2) Шигырьнең аерым бәетләреннән соң алты юллы кушымта бирү.

м. II. 1) Ушестерение. 2) Шестистрочные дополнения к стихам.


Тәсйир м. II. Йөртү, җибәрү, ходка җибәрү.

м. II. Пуск в ход, приведение в движение.


Тәскин м. II. Туктату, сүздән туктату, дәштермәү.

м. II. Принуждение (кого-либо) к молчанию.


Тәскит м. II. 1) Тындыру, тынычландыру. Сусамыш кеше белән тәскин хәрпрәт итмәенчә мөшавәрәт итмә. К.Нас.) 2) грам. Сүзнең хәрефенсәкен белән (кисеп) уку.

м. II. 1) Успокоеиие. 2) /грам. Постановка сукуна перед согласной.


Тәскыя м. II. Су бирү, сугару.

м. II. Орошения, напоение.


Тәскыйл м. II. Авырлаштыру, авырайту, авырлыкны арттыру.

м. II. Отяжеление, отягчение, обременение.


Тәслим м. II. 1) Кулдан кулга тапшыру, бирү. Әлен алып Зөләйхая тәслим кылды. (К. Гал.) 2) Бирелү, тапшырылу. 3) Тану, каршылыксыз тану, игътираф итү. 4) Сәламләү.

м. II. 1) Вручение; передача. 2) Сдача, капитуляция, уступка. 3) Признание. 4) Приветствие.


Тәслимиять ис. Тапшырылу, бирелү.

сущ. Сдача, капитуляция.


Тәслих м. II. Коралландыру, корал бирү.

м. II. Вооружение (кого-либо).


Тәслитъ м. II. Берәүгә власть, хакимлек бирү.

м. II. Предоставление власти, облечение властью.


Тәслия м. II. Кайгылы кешене юату. Мәгъсыятькә грифтар булган кемсәнәләргә тәслия мәкамында әйтелер. (К. Нас.)

м. II. Успокаивание (кого-либо).


Тәслиять кара: тәслия. Чиккән зәхмәтләрем бәрабәренә тәслиять таба алдым. (3. Биг.)

см. Тәслия.


Тәсмим м. II. Агулау, зәһәрләү агу бирү. Үз-үзен тәсмим итмеш. (X. Чис.)

м. II. Отравление.


Тәсмин I м. II. Симертү, көрәйтү.

м. II. Откармливание.


Тәсмин II м. II. 1) Сигез тапкыр арттыру. 2) Сигезгә бүлү.

м. II. 1) Увеличение в восемь раз. 2) Деление на восемь.


Тәсмия м. II. Ат кушу, исем б.ирү, исемләү, атау. „Кырык бакча" тәсмия кыйлынмыш рисаләм. (К. Нас.)

м. II. Наименование, называние.


Тәсния м. II. грам. Сүзнең икелек санында килүе, икелек саны.

м. II. грам. Двойственное число, постановка в двойственном числе.


Тәсриб м. II. Юллау, күндерү, җибәрү.

м. II. Посылание, отпускание; направление.


Тәсригъ м. II. Ашыктыру.

м. II. Ускорение, форсирование.


Тәсрир м. II. Сөендерү, шатландыру.

м. II. Радование, доставление удовольствия.


Тәсрих м. II. 1) Бушату, коткару. 2) Аеру. Кыз аңа: никях белән миңа малик булдың, лотыф вә кәрәм белән мине тот яка тәсрих кыл, ихтыярың, диде. (К. Нас.)

м. II. 1) Увольнение; освобождение. 2) Отделение, разведение, развод.


Тәстир м. II. Пәрдәләндерү; бөркәндеру; каплау. .

м. II. 1) Занавешивание. 2) Покрытие, закрытие, прикрытие.


Тәстыйх м. II. Яссылау, яссыландыру; төзәйтү, тигезләү (өстен).

м. II. Уравнивание (улицы, дороги, площади); нивелировка.


Тәсхин м. II. Кыздыру, эсселәндерү, кайнар итү.

м. II. Нагревание, согревание.


Тәсхир I м. II. Сихырлау, сихырлаган кебек башын-күзен әйләндерү.

м. II. Колдовство, очарование.


Тәсхир II м. II. Яулап алу, биләү. Сәгъдинең сүзләре гайре ихтыяри уларак күңелләрне тәсхир вә мәелләрне җәзеб әйләр. (Р. Фах.)

м. II. Завоевание, завладение, покорение.


Тәсәббәт м. V. Нык тору, селкенмәү.

м. V. Стабилизация, упрочение, укрепление.


Тәсәлла м. V. Юату; күңел юану. Хисаметдин эчендә бер тәсәлла тапты. (М. Ак.)

м. V. Утешение, успокоение.


Тәсәллем м. V. Алу, бирелә торган әйберне алу, кабул итү.

м. V. Получение, принятие.


Тәсәллыт м. V. Берәүне үз биләвенә алып, аның өстеннән үзе теләгәнчә хөкем йөртү.

м. V. Господство, властвование; самоуправство.


Тәсәлсел м. V. Чылбырланып бер-берсенә тоташып китү, бербер артлы тезелеш.

м. V. Сцепление, связь.


Тәсәммем м. V. Агулану.

м. V. Отравление.


Тәсәттер м. V. Пәрдәләнү, бөркәнү, ябыну, каплану.

м. V. 1) Скрывание. 2) Скрытность.


Тәсәэел м. V. Теләнү, хәер сорашу.

м. V. Попрошайничество, нищенство.


Тәсҗигъ м. V. 1) Тезмә сүз сөйләү. 2) Рифмалаштыру. 3) Үлчәүгә салынган (рифмалы) сүз.

м. V. 1) от гл. сәҗҗәга — говорить рифмованной прозой.2) Рифмовапие. 3) Рифмованное слово.


Тәсҗил м. II. Дәгъваны рәсмиләштерү өчен хөкем дәфтәренә беркетү, рәсмилек бирү өчен регистрация ясау.

м. II. Введение, занесение в реестр, регистрация.


Тәсһил м. II. Җиңеләйтү, асатлаштыру, уңайлаштыру, җиңел итү. Хруфатымызны җиңеләйтү мәгарифнең тәсһил интишаренә сәбәб улачактыр (М. Бөдәйли).

м. II. Облегчение, упрощение, льгота.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp =>Тәc<= Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ