Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тыйб ис. Медицина. Мәгълүм ула ки тыйб дигәнемез адәмнең җисмендә булган авыруларны белмәктән гыйбарәттер. (К. Нас.)

сущ. Медицина.


Тыйбабәт ис. Табиблык, врачлык. Тыйбабәтне дәгъва кылса... (К. Нас.)

сущ. Врачевание, врачебная практика.


Тыйбби с. Медицина(га бәйләнешле). Тыйбби ярдәм — медицина ярдәме.

прил. Медицинский.


Тыйббия Тыйбби-нең мнс.

жен. от тыйбби.


Тыйбк ис. Бер нәрсәнең охшашы, нәкъ үзе шикеллесе.

сущ. Соответствие, соответственность, подобие.


Тыйббән р. Медицина ягыннан караганда, медицина фәне буенча.

н. С точкн зрения медицины.


Тыйлля ф. ис. 1) Өстән сөртелә торган әйбер. 2) Әйберләрне алтынлау өчен булган сыек алтын. 3) Алтын. 4) Алтын чыбык.

п. сущ. 1) Покраска, окраска. 2) Жидкое золото (для позолоты). 3) Золото. 4) Золотая проволока.


Тыйн ис. 1) Ләм, лай. 2) Балчык, дымлы туфрак.

сущ. 1) Грязь, тина. 2) Глина.


Тыйнәт (тыйнә) ис. Яратылыш, табигать. Сыйдык вә тогрыйлык тыйнәсе пакь булган кешегә ярашыр. (К. Нас.)

сущ. Происхождение, природа.


Тыйраз ис. 1) Чигеш, чигеп эшләнгән. 2) Чигүче, бизәкләүче. 3) Нивелир, тигезләгеч. 4) Төзәтүче, тәртипкә китерүче, стильләштерүче. Нәкәс кешләр буладыр, кеше өендә һәндәсәлек итеп, бу болай, тегесе болай кирәк иде, дип һәзәян тыйраз булалар. (К. Нас.)

сущ. 1) Украшение, убранство, вышйвка. 2) Вышивальница; украшатель. 3) Нивелир. 4) Стилизатор.


Тыйрә ис. 1) Шомлану. 2) Ачу. 3) Хурлык.

сущ. 1) Дурное предзнаменование, дурное предчувствие. 2) Гнев. 3) Позор, срам.


Тыйфел ис. Бала, яшь бала, сабый. Диде: "Һәй тыйфел, кайда кабре Ләйлә!" (Дәрд.)

сущ. Ребёнок, дитя.


Тыйфелянә гф. р. Яшьләрчә, балаларча.

ар.-п. н. По-детски.


Тыйхал ис. анат. Талак. Корсакның сул ягында тыйхалдыр. (К. Нас.)

сущ. анат. Селезёнка.


Тылсым ис. Тылсым; сихыр. Шул вакыт абелхәятның яктысы ямьле тылсым чаткысы могҗиз төсе. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Талисман. 2) Волшебство.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту =>Ты<= Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ