Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Зобани ис. дини 1) Тәмугта яндырып торучы, газап фәрештәсе. 2) Бөҗәк чәнечкесе. 3) Сатлык җаннар. Кояш шаһит, илем ирке өчен сугышып йөрдем, ул курде, зобанилар, явыз зобанилар, алар... мине үтерде. (Һ.Так.)

сущ. 1) рел. Адское воинство, черти. 2) Жало (насекомого). 3) Предатели, наймиты.


Зогафа ис. Зәгыйфь-нең к.

сущ. мн. от зәгыйфь.


Зогыф ис. Физик зәгыйфьлек, көчсезлек, хәлсезлек. Зогфе хактан хәүф итеп, сез иттеңезме иртидад. (Г. Тук.)

сущ. Физическая слабость, немощь, тщедушие.


Зонун ис. Занун-ның к.

сущ. мн. от занун.


Золым ис. 1) Хаксызлык, гаделсезлек, турылыксызлык. 2) Кысу, җәбер, урынсыз рәнҗетү, изү. Заманның безгә кылган золымын күр. (М. Гаф.)

сущ. 1) Несправедливость. 2) Гнёт, притеснение, тирания.


Золмән р. Җәберләп, хаксызлык белән.

н. Насильственно, несправедливо.


Золмәт ис. Караңгылык. Зөлмәт китеп, урынына тулды нурлар. (М. Гаф.)

сущ. Темнота, мрак.


Зорубе әмсал из.Зарбе мәсәл-нең к.

из. мн. от зарбе мәсәл.


Зофыр ис. кара: Зафәр.

сущ. см. Зафәр.


Зофырьяб гф. с. Өстен чыгучы, теләгенә ирешүче, җиңүче. Эл-хэнәфи әй Мозаффар, зофырьяб бул, нык тырыш, борчагың сип, муллаларны аска ташлап өскә оч! (Ш. Баб.)

ар.-п. прил. Победоносный.


Зоха ис. Иртәнең соңы, төш алды вакыты.

сущ. Позднее утро, время до полудня.


Зоюф ис. к. Кунаклар.

сущ. мн. Гости.


Зоһер ис. Төш вакыты, көн уртасы.

сущ. Поддень.


Зоһрия ис. Көндезге аш.

сущ. Обед.


Зоһур м. I Килеп чыгу, беленү, күренү, мәйданга чыгу, барлыкка килү.Һәр көндә нинди эшләр зоһур итә. (М. Гаф.)

м. I. Появление, выход.


Зоһурат ис. Зоһур-ның к.

сущ. мн. от зоһур.

 


Өскә
А Б В Г Д Зa Зи =>Зо<= Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ