Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ч — Татар әлифбасында егерме дүртенче, фарси әлифбасында җиденче хәреф, гарәп әлифбасында бу хәреф юк.

24-я буква татарского алфавита, обозначает седьмую букву персидского алфавита. В арабском алфавите нет.


Чабек ф. с. Өлгер, җитез, җиңел (тиз) кыймылдаучан; чапкын, йөгерек.

п. прил. Быстрый, проворный; живой, ловкий, расторопный.


Чабеки ф. ис. Өлгерлек, җитезлек, тизлек, елдамлык.

п. сущ. Быстрота, проворство; живость; ловкость, расторопность.


Чадәр нишин ф. ст. Күчмә.

п. сс. Кочевник.


Чамә ф. ис. Тезмәле сүз, шигырь, кечерәк поэма.

п. сущ. Стихотворение, небольшая поэма.


Чамәгүй ф. ис. Шигырь сөйләүче, шагыйрь.

п. сущ. Стихотворец, поэт.


Чар кара: чәһар.

см. Чәһар.


Чарва ф. ис. Хайван, терлек, мал.

п. сущ. Животное, скот.


Чар-начар ф. р. Теләр-теләмәс. Чар-начар шул көе чыгып киттеләр. (Ф. Әмир.)

п. н. Волей-неволей.


Чарпа (чаркай, чарпая) кара: чәһарпа һәм чаһарва.

см. Чәһарпа и чаһарва.


Чарә ф. ис. 1) Чара, эшяе булдыруга сәбәп, юл. 2) Дәва.

п. сущ. 1) Средство; способ. 2) Лекарство.


Чарә пәзир — төзәлерлек.

Поправимый, исправимый.


Чарә напәзир — төзәлмәслек.

Непоправимый, неисправимый.


Чар якь (чарик.) ф. сан Дүрттән бер, чирек.

п. ч. Одна четвёртая, четрерть.


Чаһ ф. ис. 1) Кое. 2) Чокыр.

п. сущ. 1) Колодец. 2) Яма, углубление.


Чираг ф. ис. 1) Бүлмәне яктырта торган ут; лампа, шәм, чырак. 2) Яктылык, ут.

п. сущ. 1) Лампа, свеча; светильник, фонарь. 2) Освещение, свет.


Чирек ф. с. Пычрак, түбән, чирканыч.

п. прил. Грязный, поганый; отвратительный.


Чиһрә кара: чәһрә.

см. Чәһрә.


Чәмән ф. ис. 1) Үсемлек, үлән. 2) Чирәмлек, болын. 3) Чәчәк бакчасы, түтәл.

п. сущ. 1) Растение, трава. 2) Луг, лужайка. 3) Грядка, цветник.


Чәмәнзар ф. ис. Үсемлек үсә торган җир, чирәмлек, болынлык.

п. сущ. Местность, изобилующая лужайками, лугами.


Чәнгял ф. ис. 1) Уч; бармаклар. 2) Кош һәм ерткыч хайван тырнагы.

п. сущ. 1) Ладонь; пальцы. 2) Когти.


Чәнгәл ф. ис. Урман.

п. сущ. Лес.


Чәнгәлзар ф. ис. Урманлык, куаклык, әрәмәлек.

п. сущ. Лес, роща, кустарник.


Чәнд ф. ис. Кайбер, берникадәр, берничә.

п. сущ. Несколько, некоторое количество.


Чәндан ф. ис. Ул чаклы, ул чаклы ук, ул кадәр, ул дәрәҗәдә, чаклы, кадәр, кат. Һәзар чәндан арзу берлә эстәюрмен. (К. Гал.)

п. сущ. Сколько, настолько, так много, в такой степени.


Чәп ф. ис. 1) Сул як. 2) Сулагай.

п. сущ. 1) Левая сторона. 2) Левша.


Чәра ф. ис. Көтүлек, утлавык. Хозурда, сөфрәдә (табында) куйдыр чәрадә. (Ут. Им.)

п. сущ. Пастбище, выгон, загон.


Чәреб ф. с. 1) Симез, майлы. 2) Мул. Сыйладым җисмемне даим чәреб шириннәр илә. (Һ. Сал.)

п. прил. 1) Жирный, сальный. 2) Обильный.


Чәрех ф. с. 1) Тәгәрмәч; чарык. 2) Коршау. 3) Чыгыр. 4) Шестерня. 5) Машина. 6) күч. Хәйлә. Димнә үз тугрысында чәрех корып... диде. (Г. Фәез.)

п. сущ. 1) Колесо. 2) Круг, обод. 3) Ворот. 4) Шестерня. 5) Машина. 6) перен. Хитрость.


Чәшем ф. ис. Күз. Сурәтең чәшемемдәдер, өзнемдәдер саутын һәнуз. (Г.Тук.)

п. сущ. Глаз.


Чәшем агыл — кыек карау.

Косой взгляд.


Чәшем бәнди ф. ис. 1) Күрәзәлек, сихырчылык. 2) Гипнотизм.

п. сущ. 1) Колдовство. 2) Гипнотизм, гипнотическое внушение.


Чәшем биаб ф. ст. Оятсызлык.

п. сс. Бесстыдность, бесстыдство.


Чәшмә ф. ис. 1) Чишмә, болак, кизләү. 2) Фонтан.

п. сущ. 1) Источник, родник, ключ. 2) Фонтан.


Чәһрә ф. ис. Төс, йөз, кыяфәт.

п. сущ. Лицо, физиономия.


Чәһар ф. сан Дүрт.

п. ис. Четыре.


Чәһарпа, чәһарва ф. ис. Дүрт аяклы хайван.

п. сущ. Четвероногое (животное).


Чәһарпая (чарпа) ф. ис. 1) Урындык. 2) Өстәл (дүрт аяклы әйбер). 3) Дүрт аяклы хайван.

п. сущ. 1) Табурет, скамейка; подставка. 2) Столик с четырьмя ножками. 3) Четвероногое животное.


Чәһаршәнбә* ф. ис. Чәршәмбе (атнаның дүртенче көне).

п. сущ. Среда (день недели). букв. „четвёртый день".


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х =>Ч<= Ш Я Ә Ө Җ Һ