Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ- ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җа Җе Җи Җо Җә Җө Һ

Җенес* (җинес) ис. 1) Хайваннар, үсемлек һәм башкаларның аерым төрләре. 2) Нәсел, раса; кабилә, кавым. 3) Төр, иш, сорт. 4) Ирлек, хатынлык. 5) грам. Җенес.

сущ. 1) Род. 2) Сорт; класс, разновидность. 3) Порода; племя, раса, народность. 4) Пол. 5) грам. Род.


Җенси* (җинси) с. 1) Раса(га караган), раса(га бәйләнешле). 2) Җенес(кә бәйләнешле).

прил. 1) Расовый, родовой. 2) Половой.


Җенсиять (җинсиять) ис. 1) Җенеслек, 2) Бер җенестән булучылык. 3) Җенеслек сыйфаты.

сущ. 1) Пол. 2) Одинаковое происхождение. 3) Иациональное качество.


Җенсән р. Җенес-нәсел ягыннан. Җенсән бу зат мишәрдер, димәк хәйрел бәшәрдер. (Г. Тук.)

н. Качеством.


Җефет ф. ис. 1) Җөп, пар, так түгел. 2) Икегә бүленә торган сан. 3) Ирнең хатыны. Булмадың ярым вә булмассың беләм, җефтем минем. (Г. Тук.)

п. сущ. 1) Пара, чета. 2) Парный; чётный 3) Мужняя жена, супруга.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җа =>Җе<= Җи Җо Җә Җө Һ