Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Фa Фи Фo Фә Фө Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ф - Татар әлифбасында егерме беренче, гарәп әлифбасында егерменче хәреф. Сан урынына кулланганда, сиксәнгә йөри.

21-я буква татарского, 20-я буква арабского алфавита. Цифровое значение - 80.


Фа ис. "Ф" хәрефенең исеме.

сущ. Название буквы "Ф".


Фагыйлиять ис. 1) Эшчәнлек, эшлеклелек. 2) Эш (хәрәкәт) көче.

сущ. 1) Деятельность. 2) Действие, сила действия.


Фагыйль сф. 1) Эшләүче, ясаучы. Бән үләрсәм, шөбһәсез, сәнсең җинаять фагыйле. (Г. Тук.) 2) грам. Ия. 3) Эшче, хезмәтче.

пр. д. 1) Действующий, работающий, действительный; делающий. 2) гр. Подлежащее. 3) Рабочий, работник.


Фагыйль мохтар - Үз теләге белән эшләүче.

Делающий (что-либо) добровольно, по своему усмотрению.


Фагыйль мөстәкыйль - Үзлегеннән эшләүче, аерым эшләүче.

Делающий (что-либо) самостоятельно.


Фагыйль мөштәрәк - Бергәләп эшләүче, күмәк эшләүче.

Делающий (что-либо) вместе, коллективно.


Фазлә ис. 1) Артык; артып калган әйбер. 2) Калдык, утиль.

сущ. 1) Остаток, излишек. 2) Отбросы, утиль.


Фазлән р. 1) Артыгы белән, арттырып. 2) Намуслы (өстен) зат буларак. Аштыгызмы юкса фазлән хәзрәте Гайсәя сез? (Г. Тук.)

н. 1) Излиәне, помимо того, что. 2) Благородно.


Фазыйль сф. 1) Өстен, яхшы холыклы, инсафлы, намуслы, кешелекле. 2) Галим кешегә карата кулланыла торган эпитет. Әхмәт-Сафа әфәнде, галим фазыйльдер кәнде. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Превосходный, благонравный, честный, справедливый, человечеый. 2) достойный, превосходный (эпитет ученого).


Фазыйләт ис. Артыклык, өстенлек; яхшы холыклылык; яхшы сыйфатлылык, яхшы эш.

сущ. Добродетель, высокое качество, достоинство; превосходство; хорошее качество, хороший поступок.


Фазыйләткяр гф. ис. 1) Яхшылыклар эшләүче, юмарт. 2) Белемле, аңлы, талантлы, мәгърифәтле. 3) Өстен булучы, лаеклы.

ар-п. сущ. Милостивый, щедрый. 2) Талантливый, ученый, образованный. 3) Достойный, превосходный.


Фазыл ис. 1) Өстенлек, артыклык, камиллек. 2) Белемлелек. 3) Кешелеклелек, намуслылык.Җаным ул, фазыл ит бәңа сән, улма җани җаныма. (Г. Тук.)

сущ. 1) Превосходство, достоинсто, совершенство (в знании, работе). 2) Ученость, эрудиция. 3) Честность, человечность.


Фаидә (файда)* ис. Файда, табыш, казаныш.

сущ. Польза; выгода, преобретение, барыш.


Фаидәмәнд - Файдалы, табышлы.

Полезный, выгодный.


Фаиз I сф. Теләгәненә (үз дигәненә) ирешүче.

пр. д. Преуспевающий; достигающий успеха.


Фаиз II сф. 1) Тулып ташучы. 2) Процент.

пр. д. 1) Обильный, переливающийся. 2) Проценты на капитал.


Фаиз бәсыйт - гади процент.

Обычный процент.


Фаиз мөрәккәп - катлаулы процент (төп капиталга үскәнпроцентның үзенә дә процент хисаплап үстерү).

Сложный процент (начисление процента на проценты с основного капитала).


Фаикъ сф. Өстен тора торган, башкалардан алда торучы; югары, гадәттән тыш. Фикердә фаикъ, кавелдә садыйк. (К. Нас.)

пр. д. Превосходящий, превосходный; оличный необыкновенный.


Фаикыять ис. Өстенлек, артыклык.

сущ. Превосходство.


Фак ис. Тозак, кыл тозак.

сущ. Силки, волосяные силки.


Фака ис. Фәкыйрьлек, ярлылык.

сущ. Нужда, бедность; лишения.


Факиһә ис. Җимеш. Болар голяма вә хәкмнәрдән калмыш факиһәләрдер. (К. Нас.)

сущ. Фрукты.


Факиһатешшита - Кыш җимеше, ягъни яккан ут.

букв. "Фрукты зимы", т.е. огонь, пламя.


Фал* ис. 1) Бәхет, яхшы киләчәк, хәерлелек. 2) Күрәзәлек; яхшыга юрау. Язып ялган догаларны вә яхуд ачтыгыз сез фал.(Г. Тук.)

сущ. 1) Счастье, светлое будущее. 2) Предсказание.


Фалиҗ ис. Паралич. Ач карынлай бал эчмәк фалиҗдан әмандыр.(К. Нас.)

сущ. Паралич.


Фалузәҗ ф. ис. Дөгегә бал-май катыштырып әзрләнгән аш.

п. сущ. Пища, приготовленная из риса с медом и маслом.


Фам ис. Төс, кыяфәт, рәвеш.

сущ. Внешний вид, облик.


Фани* сф. 1) Бетә торган, үзгәрә торган, тиз яраксыз була торган. Һич яратмыйм аның шулай саташуын, фани дөнья сүзе берлә саташуын. (Г. Тук.) 2) Яраксызланган, беткән. 3) Картайган, бетерешкән, искергән.

пр. д. 1) Тленный, преходящий, бренный, непрочный, негодный. 2) Ветхий. 3) Старый.


Фанус ис. Фонарь, маяк.

сущ. Фонарь, маяк.


Фараз* ис. 1)Уй, фикер. Сәнең фәкърең дорыр фәхрең онытма, моның дик юк фаразлә кайгы йотма. (Г. Тук.) 2) Исәпләү, чамалап карау.

сущ. 1) Мысль. 2) Предположение, гипотеза.


Фаразан* р. Уйлап караганда; мисал итеп алганда. Фаразан, әхваль һәм шәраитмөсагыйд була икән, ул вакыт... (Ш. Кам.)

н. Предположительно, предположим, допустим.


Фаразый с. 1) Фараз итүгә (уйлауга) корылган. 2) Булуы шикле булган, уйда гына булган.

прил. 1) Предпологаемый, предположительный, гипотетичный. 2) Сомнительный, утопичный.


Фаразыят Фаразый-ның к.

мн. от фаразый.


Фаригъ сф. 1) Буш, бушанган. Үлмәдекчә фаригъ улмазмы бу дәрдең шагыйле. (Г. Тук.) 2) Эштән бушаган, буш. 3) Кирәксез, файдасыз.

пр. д. 1) Пустой. 2) Незанятый, вакантный, свободный. 3) Бесполезный, напрасный, ненужный.


Фаригылбаль - рәхәткә ирешкән, күңеле борчудан бушаган.

Успокоенный, удовлетворенный.


Фарикъ сф. 1. Аеручы, аерма табучы. 2. Аерма.

пр. д. 1. Разделяющий, отличающий. 2. Различие, отличие.


Фарис сф. 1) Атка менеп йөрүче, җайдак, сыбай. 2) Фарсылар.

пр. д. 1) Всадник, наездник. 2) собир.Персы.


Фарси с. 1. Иран(га караган). 2. Иранлы.

прил. 1. Персидский. 2. Перс.


Фарраш (фәрраш) ис. 1) Җыештыручы, өй хезмәтчесе. 2) Сакчы, каравылчы. Әстерханның зур мәчетләреннән берсендә фәрраш булып торганлыгын сөйләде. (Г. Ибр.)

сущ. 1) Слуга, камердинер, служитель, уборщик. 2) Сторож, охранник.


Фарук ис. Дөрес белән ялганны бик нечкәләп аера белүче.

сущ. Тот, кто хорошо различает, распознает (добро и зло).


Фарыз* ис. 1) дини Үтәлүе тиешле булган бурыч. 2) Эшләнми калмаска тиешле эш. Шул көенчә күктә торса боҗрабыз, һәр ничек безгә аны урлау фарыз. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Обязательное религиозное предписание. 2) Дело, обязательное к выполнению.


Фасид сф. 1) Бозылган, бозык, черегән. 2) Фикере (уе) бозык кеше, азгын кеше. ... Гакыллары вәһем беләнкатыш фасидлар. (Ф. Әмир.)

пр. д. 1) Испотившийся, испорченный, разложившийся. 2) Порочный, дурной (о человеке).


Фасика кара: фасикъ.

см. Фасикъ.


Фасикъ сф. 1) Әхлагы бозык кеше; начар юлда йөрүче, азгын. 2) дини Алласыз, имансыз. 3) Зиначы. Җанашым дип сөя белмәс, барырсың шундый фасикъка. (Г. Кан.)

пр. д. 1) Развратный, беспутный, порочный. 2) рел. Безбожный; нечестивый, неверующий. 3) Прелюбодей.


Фаслән р. 1) Аерым рәвештә. 2) Ваклап, җентекләп, ачык аңлатып. Я бер хат язубән фаслән. (Г. Кан.)

н. 1) Отдельно, раздельно. 2) Подробно, детально.


Фассал ис. Начар телле, гайбәт таратучы, гайбәтче.

сущ. Сплетник, злоязычный человек.


Фасыйл сф. Аеручы, бүлүче.

пр. д. Отделяющий, разхделяющий.


Фасыйлә ис. 1) Аеручы, бүлүче әйбер. 2) Бүлмә, бүлмә тактасы. 3) Киселү, өзелү, тукталу. Мәҗлескә фасыйлә бирелә. (М. Гаф.)

сущ. 1) Делящий, разделяющий. 2) Отделение, стенка между двумя комнатами, перегородка. 3) Прекращение, приостановка.


Фасыл ис. 1) Бүлем, бүлек. 2) Китапның аерым бүлеге. 3) Ел фасылы, сезон. Җәй фаслында бер ирне һава сукса хәрарәттән. (Чәй. бәй.)

сущ. 1) Отдел, раздел. 2) Глава (книги). 3) Время года сезон.


Фатих сф. 1) Ачучы. 2) Башлап җибәрүче. 3) Яулап алучы, үз кулы астына кертүче.

пр. д. 1) Открывающий. 2) начинающий. 3) Покоряющий; звоевывающий.


Фатиха ис. 1) Коръәннең беренче сүрәсе. 2) Кул күтәреп дога кылу. Ашка фатиха кылдылар. (М. Гаф.) 3) Дога бирү. Һәрбер һөнәрдә бер остадтан фатиха алмак лязим. (К. Нас.)

сущ. 1) Первая сура Корана. 2) Молитва (ритуал). 3) Благословение.


Фатыйн сф. Үткен, зирәк, тиз төшенүче.

пр. д. Понимающий, сметливый, понятливый.


Фатыйр сф. 1) Яралтучы, юктан бар итъче, барлыкка китеръче. 2) Уразасын бозучы, ураза тотмаучы.

пр. д. 1) Творец, создатель. 2) Несоблюдающий поста, нарушающий пост.


Фахир сф. 1) Мактанучы; мактанчык. 2) Шәп, әйбәт.

пр. д. 1) Хвастливый. 2) Превосходный, великолепный.


Фахиранә гф. р. Мактангансыман, мактангандай. Ялгызы алдан бара иблис пәри мәгъруранә, фахиранә төсләре. (Ш. Баб.)

ар-п. н. Горделиво, хвастливо.


Фахиш* сф. 1) Начар, бозык, оят, әдәптән тыш, әшәке. 2) Чиктән чыккан.

пр. д. 1) Грубый, неприличный, непристойный. 2) Чрезмерный, непомерный, чудовищный.


Фахишә* ис. Уйнашчы хатын.

сущ. Бесстыдная женщина, проститутка.


Фаш* ф. с. Ачылган, мәйданга чыккан, халыкка беленгән. Кемгәдер ул иске серне итте фаш. (Г. Тук.)

п. прил. Явный, гласный; публичный, разглашенный, обнародованный.


Фаэрә ис. Тычкан, күсе.

сущ. Мышь; крыса.


Фаҗига ис. 1) Зур кайгы, бәхетсезлек. Куркынычлы фаҗига баштан кичә. (М. Гаф.) 2) Фаҗига, аянычлы вакыйга, трагедия.

сущ. 1) Великое горе, несчастье, скорбь. 2) Трагедия, трагический случай, происшествие.


Фаҗигъ сф. Ачындыра торган, аяныч китерә торган; кайгы сала (йөрәкне әрнетә) торган, кызганычлы.

пр. д. Причиняющий боль, страдания; тяжелый, мучительный; трагический.


Фаҗигый с. Аянычлы, фаҗигале. Әнинең фаҗигый матур хәятын зиһендә беркадәр сурәтли ала торган булдым. (Г. Ибр.)

прил. Ужасный, страшный, трагический.


Фаҗир сф. Азгын ир; бозык эшләр эшләүче; уйнашчы. Сәүдәгәрләр: "Безнең фаҗир булмакыбыз ни җәһәттән?" - дип сорадылар. (К. Нас.)

пр. д. Развратник, распутный, прелюбодей.


Фаҗирә сф. Фаҗир-нең мнс. Ул фаҗирә шәйтан ялчысы булып тиз екетне табып китерде. (Г. Фәез.)

пр. д. жен. от фаҗир.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т =>Фa<= Фи Фo Фә Фө Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ