Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Хa Хе Хи Хо Хр Ху Хы Хә Хө Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Х Татар әлифбасында егерме икенче хәреф булып, гарәп әлифбасының алтынчы хәрефе булган йомшак х һәм җиденче хәрефе булган каты х урынында йөртелә. Гарәпләр беренчесен хан мөһмәлә, икенчесен хан могҗәмә дип йөртәләр. Сан урынында беренчесе 8 санын, икенчесе 600 санын белдерә.

22-я буква татарского алфавита, шестую (х без точки) и седьмую (х с точкой) буквы арабского алфавита. Шестая буква имеет цифровое значение 8, седьмая - 600.


Хаб ф. ис. Йокы, йолау.

п. сущ. Сон, спанье.


Хабе гафләт гф. ст. Хәбәрсезлк, (белемсезлек, гафиллек) йокысы.Хабе гафләттән күземне ачмадым төнлә торып. (Һ. Сал.)

ар.-п. сс. букв. Сон неведения, невежество.


Хабе хурдән ф. ст. Йокы симертүче, йокы капчыгы, йокы яратучы.Хабе хурдән ләззәтеннән гомеремне кыйлдым тәләф. (Һ. Сал.)

п. сс. Сонливый; сонный; соня; заспанный.


Хабегяһ ф. ис. Йокы урыны, йокы бүлмәсе.

п. сущ. Спальня, спальная комната.


Хави сф. Эченә алган, эченә алучы. "Нур"ның (газета исеме) һәр сатры хави төрле мәгънә. (Г. Тук.)

пр. д. Содержащий в себе, вмещающий.


Хади гашәр сан. Унберенче.

ч. Одиннацатый.


Хадим сф. 1) Хезмәтче, ялчы. 2) Хезмәткәр (ир кеше).

пр. д. 1) Слуга, лакей, прислуга. 2) Служащий.


Хадимә Хадим-нең мнс.

жен. от хәдим.


Хадис, хадисә сф. 1) Вакыйга. 2) Күренеш, хәл. 3) Булган эш. Хәнифә ханым бер хадисәя әзерләнсен. (М. Ак.)

пр. д. 1) Событие. 2) Явление. 3) Обмтоятельство.


Хадисәи күния ст. Галәмдә бер үзгәреш, хәл. Адәм тарафыннан көтелмәгән бер хадисәи күния булмаса... (Җ. Вәл.)

сс. Космическое событие.


Хаз ис. 1) Өлеш, пай. Илдә йөрдем, хазлар алдым, уйласам сан алмадым. (Дәрд.) 2) Ләззәт, тәм. 3) Шатлык.

сущ. 1) Доля, удел, счастье, удача, преуспевание, достаток. 2) Удовольствие, наслаждение. 3) Радость.


Хазигъ сф. Түбәнчелек итүче.

пр. д. Покорный, послушный.


Хазикана гф. р. Осталык белән, осталарча, остадай.

ар-п. н. Мастерски, ловко, искусно.


Хазикъ сф. Оста, бик белемле, тәҗрибәле. Без сине табиб хазикъ дип килдек, - диделәр. (К. Нас.)

пр. д. Искусный, ловкий, знающий, опытный.


Хазим сф. Сак, алдан күрүче, тапкыр, югалып калмаучы. Хазим бәла назил булгач, һич каушамас, вә каударланмый бер юлын табып котылыр. (Г. Фәез.)

пр. д. Осторожный; предвидящий; находчивый; сметливый.


Хазин сф. Хәзинәче, хәзинә саклаучы.

пр. д. Хранитель, кладовщик, казначей.


Хазир сф. 1) Хәстәрләнеп беткән, әзер. 2) Күз алдында булган, шунда булучы. 3) Хәзер, бу вакыт, шушы вакыт.

пр. д. 1) Приготовленный; готовый, наличный. 2) Присутствующий. 3) Настоящий (о моменте).


Хазирун Хазир (2)-ның к. Хазирун: "Аһ нинди изге баш", - диләр. (Г. Тук.)

мн. от хазир (2).


Хаиз сф. 1) Җыйган, эченә алган. 2) Ия.

пр. д. 1) Содержащий, вмещающий. 2) Обладатель, владелец.


Хаил сф. 1) Пәрдә, чаршау, каплагыч, каплап торучы. Ирфәгъ, аллаһөммә ганка бу карату хаили. (Г. Тук.) 2) Ширма, чыбылдык.

пр. д. 1) Препона, преграда. 2) Ширма.


Хаи могҗәмә ст. Гарәп әлифбасында җиденче хәреф исеме (нокталы х).

сс. Название седьмой буквы арабского алфавита (х с точкой).


Хаи мөһмәлә ст. Гарәп әлифбасында алтынчы хәреф исеме (ноктасыз х).

сс. Название шестой буквы арабского алфавита (х без точки).


Хаин* сф. Хыянәтче, кеше хакына тиюче, вәгъдәсен бозучы, сатлык җан. Дошман яклы булган хаиннәргә мәрхәмәтсез үлем җәзасы. (М. Гаф.)

пр. д. 1) Изменник, предатель. 2) Вероломный, предательский.


Хаинанә гф. р. Хыянәтчечә, хыянәтче рәвешендә. Җанымны ул тартып алды хаинанә. (Һ. Так.)

ар.-п. н. Вероломно, предательски.


Хаит ис. Стена, дивар, койма.

сущ. Стена, забор.


Хаиф сф. Куркучы, курыккан, куркак. Сабыр кыйлгыл, хаиф, раҗи улгыл, имди. (К. Гал.)

пр. д. Боязливый, пугливый; трус.


Хайван* ис. Хайван, җәнлек, терлек.

сущ. Животное, зверь, скотина.


Хайванат ис. Хайван-ның к. Хайванат теленнән язылмыш „Кәлилә вә Димнә" китабы... (К. Нас.)

мн. от хайван.


Хайванат захифә ст. Сөйрәлүче хайваннар.

сс. Пресмыкающиеся (животные).


Хайвани* ст. Хайван(га караган), хайванныкы.

прил. Животный, скотский.


Хайвания кара: хайваниять.

см. Хайваниять.


Хайваннять* ис. 1) Хайванлык, 2) Тупаслык, культурасызлык.

сущ. 1) Животность, скотство. 2) Грубость, бескультурность.


Хайван натыйк ст. Сөйләшүче хайван (кеше).

сс. букв. Говорящее животное, т. е. человек.


Хайран* кара: хәйран.

см. Хәйран.


Хак* ис. 1) Туры, чын, дөрес. Хак сүзгә җавап юк. (Мәкаль.) 2) Бәя. 3) Катнашлык, өлеш. 4) Алла. Сәңа иркен (ирекле) ярашындыр Хак бәни. (К. Гал.) 5) Хокук.

сущ. 1) Истинный, настоящий, подлинный, правильный. 2) Плата, цена. 3) Доля, пай. 4) Бог. 5) Право.


Хакгүй, хакгү ф. ст. Туры сүз сөйләүче, туры сүзле. Бу бичара хакгүй димәссез сез. (Ак.)

п.сс. Правдивый (в речах.)


Хакепай ф. ис. Аяк туфрагы, аяк асты. Хакепаеңда сәнең ауналаем. (Г. Тук.)

п. сущ. 1) Прах под ногами. 2) То, что находится под ногами.


Хаки I сф. Хикәят итүче, ишетеп сөйләүче.

пр.д. 1) Грворящий, повествующйй. 2) Рассказчик.


Хаки II ф. с. Туфрак(ка караган), туфрак(ка бәйләнешле), туфрак төсле.

п. прил. Земляной, земляного цвета, цвета хаки.


Хаким* сф. 1) Хөкем итүче. судья, казый. 2) Өстен. 3) Губернатор, түрә. 4) Хуҗа. Икмәк хакиме Бәдри бик гадәләт белән. (М. Гаф.)

пр. д. 1) Судья, арбитр. 2) Господствующий. 3) Правитель, губернатор, начальник. 4) Хозянн.


Хакиманә гф. р. Хакимнәрчә, хөкем итүчеләрчә.

ар.-п. н. Властно, самодержавно.


Хакимиять* ис. Хөкем итүчелек, хакимлек.

сущ. Господство, власть, суверенитет.


Хаким мотлак ст. Абсолют монарх, хокукы чикләнмәгән хаким.

сс. Абсолютный монарх, неограниченный правитель.


Хакимә Хаким-нең мнс.

жен. от хаким.


Хаккы фокара ст. Фәкыйрьләр хакы.

сс. Доля бедных.


Хаккылвалидәйн гыйб. Ата-ана хакы.

фр. Право родителей, родительское право.


Хакь ф. ис. Туфрак, тузан, ком.

п. сущ. Прах, земля, почва, песок.


Хакьсар ф. ис. 1) Түбәнлеккә төшкән кеше. 2) Хур.

п. сущ. 1) Опустившийся (человек). 2) Презренный.


Халва кара: хәлвә.

см. Хәлвә.


Хале хәят ст. Тере булган хәл, терек вакыт, исән чак.

сс. Живое состояние, здравость.


Хали с. Буш, эчендә бер нәрсәсе булмаган. Беркем мактаучы дустан вә яманлаучы дошманнан хали булмас. (К. Нас.)

прил. Пустой, порожний.


Халикъ сф. дини Яратучы, бар кылучы, Алла. Зиндан әһлен теләр Йосыф Халикыннан. (К. Гал.)

пр. д. рел. Творец, создатель, Аллах.


Халикыйять ис. Яратучылык, бар кылучылык.

сущ. Творение, создавание.


Халис сф. 1) Саф, һичнәрсә катышмаган. 2) Чын. Өстенә бик әгъла һәм бик килешле халис ефәк җөббә кигән... (Ф. Әмир.)

пр. д. 1) Чистый, неподдельный, искренний. 2) Натуральный, настоящий.


Халисана гф. р. Чын күңелдән, эчкерсез.

ар.-п. н. Искренно, чистосердечно.


Халисыйять ис. Сафлык, турылык, хәйләсезлек.

сущ. Искренность, чистосердечность, неподдельность, чистота.


Халисән р. Ихлас белән, чын күңелдән, чынлык белән.

н. Искренно, чистосердечно.


Халия р. Бу вакытта, хәзерге хәлдә.

н. В настоящее время, ныне.


Халиян р. Буш, эчендә бер нәрсәсе булмаган хәлдә; буш көе.

н. Пусто, свободно; порожняком.


Халь I* ис. 1) Хәл, торыш. 2) Көч, куәт. Кәндем халь кадәре матурландым. (М. Гаф.) 3) грам. Хәзерге заман.

сущ. 1) Обслоятельство, случай. 2) Положение, состояние, сила, мощь. 3) грам. Настоящее время.


Халь II ф. ис. Миң.

п. сущ. Родинка.


Хальбуки* — Шулай булуга карамастан.

Тогда как.


Халят Халь I-нең к.

мн. от халь I.


Халә ис. Ананың кыз туганы (олы апай).

сущ. Тётка (со стороны матери).


Халән р. 1) Хәзердә, хәзерге көндә, бу вакытта. 2) Хәзер үк. Фәйрүз шаһ: „Әфәндем, халән сәфәр мәшәкатьледер, яз вакытында барырсыз, сабыр итмәк әүлядыр,— диде. (К. Нас.)

н. 1) Теперь, в настоящее время, 2) Сейчас, немедленно.


Халән вә истикъбалән — хәзер дә, киләчәктә дә.

И теперь, и в будущем.


Халәнки ф. ст. Хальбуки, чынлыкта.

п. сс. Дело в том, что..., тогда как, между тем... .


Халәт* ис. Хәл, рәвеш, күренеш, торыш. Һәр кеше яшен алдындагы минутка охшаш бер халәт хас итә. (Г. Ибр.)

сущ. Положение, состояние, ситуация.


Халәте икраһ ст. Көчләү хәле, көчләнү хәле. Фәтхулла хәзрәт: „Халәте икраһ, халәте икраһи"— диде. (Ф. Әмир.)

сс. 1) Принуждение. 2) Вынужденное положение.


Халәте нәзыг ст. Үлә башлау, җан бирү вакыты. Халәте назыгда рахәт табар. (К. Нас.)

сс. Состоянне агонии, предсмертный час.


Халәте рухия ст. Рух халәте, кәеф.

сс. Душевное состояние, настроение.


Халәте хәсәнә ст. Гүзәл, яхшы хәл. Болгарның халәте хәсәнәсен Казан варис улды. (Ш. Мәр.)

сс. Хорошее положение.


Хам I ф. с. 1) Чи, пешмәгән, өлгермәгән, эшкәртелмәгән. 2) Тупас. Сине бер хам тимер зан кылган ул кам. (Дәрд.)

п. прил. 1) Сырой, недоварендый, незрелый; неопытный. 2) Грубый.


Хам II ис. миф. Нух пәйгамбәр балаларыннан берсенең исеме. Борын заман һәлак булган хамнар батып туфанга. (Г. Кан.)

сущ. миф. Имя одного из сыновей Ноя.


Хами сф. Яклаучы.

пр. д. Защитник, покровитель.


Хамид I сф. 1) Мактаучы. 2) Шөкер итүче.

пр. д. 1) Хвалящий. 2) Благодарящий.


Хамид II сф. Хәрәкәтсез торучы, кузгалмаучы. Хәсиснең һиммәте хамид, кулы җамиддыр, диде. (К. Нас.)

пр. д. Находящийся без движения.


Хамиз ис. 1) Әче. 2) хим. Кислота.

сущ. 1) Кислый. 2) хим. Кислота.


Хамиз карбун — кислород.

Кислород.


Хамиз кибрит — тимер әчесе.

Серная кислота.


Хамиз хәдид — күкерт әчесе.

Окись железа.


Хамил сф. 1) Кулында тотучы, ия. 2) Күтәрүче, өстенә йөкләүче. Әдвия хамил булмас бәгъзы мәризъ. (Ак.)

пр. д. 1) Владеющий, имеющий на руках. 2) Носящий, переносящий, несущий.


Хамил вәрәка ст. 1) Кәгазь (язу) илтүче. 2) Хат тапшыручы. Бу хамиле вәрәэкалә өч сум акча җибәрдем. (3. Биг.) 3) Гариза бирүче.

сс. 1) Несущий записку (бумагу, пакет). 2) Почтальон. 3) Податель (прошения, жалобы и т. п.).


Хамилә с. Йөкле (корсаклы) хатын. Бер мәшәкатьнең бер рәхәте булыр, нәфсенне куш тот, кичә хамиләдер, шаят шаңда бәхет тудырыр. (К. Нас.)

прил. Беременная.


Хамилән р. Күтәреп, күтәргән хәлдә.

н. Подняв, неся.


Хамис сан. Бишенче.

ч. Пятый.


Хамисән р. Бишенчеләп, бишенчедән.

н. В-пятых.


Хамуш ф. с. 1) Дәшмәүче. 2) Тик торучы, селкенмәүче. Тәрәннем кылып хамуш булдылар. (К. Нас.)

п. прил. 1) Молчаливый; молчащий, 2) Притихший, застывший.


Хамуши ф. ис. Сүзсезлек, тавыш-тынсызлык.

п. сущ. Безмолвие, молчание.


Хамә ф. ис. Каләм.

п. сущ. Перо.


Хамәрән — Каләм уйнатучы.

Борзописец, писака.


Хан I ф. ис. 1) Укучы. 2) Ашъяулык, табын.

п. сущ. 1) Читающий; ученик. 2) Накрытая скатерть с кушаньями, сервированный стол.


Хан II ф. ис. Юлчылар төшә торган бина, кәрван сарай. Каһирәдә нәсарага мәхсус бер олуг хан бар иде, аны яндырдылар. (К. Нас.)

п. сущ. Постоялый двор.


Ханадан, ханәдан ф. ис. 1) Семья, династия, дәрәҗәле бер фамилия астындагы кешеләр, 2) Кунакчыл, кунак сөюче.

п. сущ. 1) Семейство, семья, династия, род. 2) Гостеприимный, хлебосольный.


Ханис сф. Антын бозучы. Сату турында ялган сөйләшәсез, ант итәсез, ханис буласыз, диде. (К. Нас.)

пр. д. Клятвопреступник, нарушитель клятвы.


Ханә ф. ис. 1) Өй, йорт. 2) грам. Сүз ясаучы кушымча. Гыйбадәтханә — гыйбадәт йорты. Кярхана— завод, фабрика. Әҗзаханә — аптека.

п. сущ. 1) Дом, жилище, помещение. 2) грам. Словообразующий элемент (аффикс).


Ханәка гф. ис. Суфиларның, дәрвишләрнең тора торган урыны.

ар.-п. сущ. Келья дервишей.


Ханәман ф. ис. 1) Өй җәмәгате; бала-чага, хатын һәм башкалар, 2) Өй һәм өй кирәк-яраклары.

п. сущ. 1) Домашние; семья. 2) Дом и домашняя утварь, достояние, имущество.


Хар ф. ис. 1) Чәнечке, кылчык, тикән, тигәнәк. 2) Кара бөрлегән.

п. сущ. 1) Шип, кол ючка. 2) Ежевика.


Хар вә хәс(с) ф. ис. Чүп-чар, чәнечкеле чытыр-чатыр Былбыл телендә кар вә хәс(с) булса, вафаи васләт итмәс гөл. (Дәрд.)

п. сущ. Комочки, колючие кусты.


Харика I ис. Янган ут.

сущ. Огонь.


Харика II ис. Гадәттән тыш әйбер; вакыйга. Хәсән агайның игътикад вә фикере алмашуына гаҗәп идеп бер харика дия хөкем итмәктә идем. (Г. Габ.)

сущ. (Что-либо) необычное, чудесное, чудо; необычное явление (событие).


Харикъ I cф. Ертучы, яручы.

пр. д. Прорезывающий, разрывающий.


Харикъ II cф. 1) Яндыручы, ягучы. 2) Ут төртүче.

пр. д. 1) Поджигающий, 2) Поджигатель.


Харикылгадә гыйб. Гадәттән тыш. Скрипкәнең тавышларында бер харикылгадә елаумы, сөенүме, нәрсәдер бар иде (Г. Газиз).

фр. Необычайный, чрезвычайный.


Харис I сф. Саклаучы, яклаучы, сакчы.

пр. д. Стража, часовой, сторож.


Харис II сф. Игенче.

пр. д. Землепашец, пахарь.


Хариҗ сф. 1) Чыгучы, әйбер яки эшнең тышында булучы, 2) Тыш, тышкы. Гадәттән хариҗ бер яңа хәбәр булса... (М. Ак.)

пр. д. 1) Выходящий. 2) Выступающий. 3) Внешний, наружный.


Хариҗи, хариҗия с. Тышкы, тышкы эшкә (яки хәлгә) караган (яки бәйләнешле).

прил. 1) Внешний, наружный, 2) Иностранный.


Хариҗия назараты ст. Тышкы эшләр министрлыгы.

сс. Министерство иностранных дел.


Хариҗ кыйсмәт ст. Санны бүлгәннән соң чыккан өлеш.

сс. мат. Частное (от деления).


Хариҗән р. Тышкы яктан, тыштан.

н. Вне, снаружи.


Хариҗән вә дахилән гыйб. Тыштан һәм эчтән.

фр. Снаружи и изнутри.


Харрә с. Эссе, кызу.

прил. Горячий, жаркий.


Харчин ф. ис. Борын заманда көзге ясый торган таш, минерал.

п. сущ. Минерал, из которого в древние времена изготовляли зеркала.


Хасбә ис. мед. Кызамык.

сущ. мед. Корь.


Хасиб сф. Хисапчы, хисаплаучы.

пр. д. 1) Считающий, счетчик. 2) Счетовод.


Хасид сф. Көнче, көнләшүче. Хасидләр мәхсүднең кайгысына сөенер, шатлыгына кайгырыр. (К. Нас.)

пр. д. Завистник; завидующий.


Хасләт ис. Үзендә булган холык, табигать; үзенчәлек, сыйфат. Ай, кеше тыштан үзендә изге хасләт күрсәтә. (Г. Тук.)

сущ. Качество, свойство; особенность.


Хасс I сф. Сизүче, тоючы, тойгылы.

пр. д. Чувствующий, ощущающий.


Хасс (хас) II с. 1) Бер нәрсәгә (бер генә эткә) билгеләнгән. 2) Җәмгыятьнең югары катлавы. Хасс белән гамләр арасын аера торган синмени? (III. Баб.)

прил. 1) Особый, особенный, специальный. 2) "Верхние" слои общества.


Хасса ис. Үзенчәлек (берәр әйбер яки кешенең үзендә генә табыла юрган сыйфат).

сущ. Характерная черта, особенность, свойство.


Хасселхас гыйб. 1) Артык аерылучы. 2) Җәмгыятьнең иң югары катлавы. Галәм эчрә хасселхас улсын имде. (К. Гал.)

фр. Самый привелигированный (слой населения, отдельный человек).


Хассиять I кара: хасыять.

см. Хасыять.


Хассиять II ис. Сизүчәнлек, тоючанлык.

сущ. Чувствительность, восприимчивость.


Хассә ис. Тойгы, сизү, тою куәте.

сущ. Чувство, ощущение.


Хассәи бәсар ст. Күрү куәсе. Әгъма күрмәктә хассәи бәсарның куәтеннән хариҗ бер нокта... (К. Нас.)

сс. Зрение.


Хассәи зәвык ст. Тәм сизү куәсе, тату тойгысы.

сс. Вкус.


Хассәи ләмес ст. Тотып сизү куәсе.

сс. Осязание.


Хассәи шәм ст. Ис сизү.

сс. Обоняние.


Хассәтән р. Хаслап, аерып, аеруча төбәп.

н. В частности, в особенности.


Хасыйл* сф. 1) Нәтиҗә. 2) Керем, табыш, файда. 3) Барлыкка килү, хасил булу. Хасыйлем гәрчә ничә гыйсъян икәндер белмәдем. (Һ. Сал.)

пр. д. 1) Результат, следствие. 2) Поступление, польза. 3) Образующийся, появляющийся.


Хасыйлат Хасыйл-ның к.

мн. от хасыйл.


Хасыйл зарб ст. мат. Тапкырланганнан соң чыккан сан.

сс. мат. Нроизведение (результат умножения).


Хасыйле кәлям ст. 1) Сүзнең кыскасы, нәтиҗәсе. 2) Кыска гына әйткәндә. Хасыйле кәлям, ризалык телдән генә риза, риза дип әйтүдән генә гыйбарәт булса, мин дә риза, риза, диячәкмен. (Г. Ибр.)

сс. 1) Результат, резюме. 2) Короче говоря, одним словом.


Хасыйле җәмегъ ст. 1) Җыеп әйткәндә. 2) Саннарны жыйгач килеп чыккан нәтиҗә.

сс. 1) Говоря в целом. 2) Сумма.


Хасыять ис. Үзлек, үзенчәлек; үзенә генә караган сыйфат. Бу чәй кеби дәва юктыр, гаҗәп хасыяте чуктыр (Чәй бәете).

сущ. Характерная черта, особенность; особое качество, свойство.


Хат* (хатты, хәтты) ис. 1) Сызык. 2) Язу-сызу. 3) Хат.

сущ. 1) Линия. 2) Полоса. 3) Почерк, каллиграфия. 4) Письмо.


Хат гомуди — вертикаль сызык.

Вертикальная линия.


Хат мөтавази — янәшә сызык.

Параллельная линия.


Хат офыкый — ятма сызык.

Горизонтальная линия.


Хата* ис. Ялгыш, ялгышлык.

сущ. Ошибка, погрешность, промах.


Хатаи фахиш кара: хәтаи фахиш.

см. Хәтаи фахиш.


Хата пуш кара: хәта пуш.

см. Хәта пуш.


Хатаән р. Ялгышып, ялгыш кына, ялгышлык белән. Шома тормыш юлында тизләгәндә ялгышып тайсаң, йөзеңнең дәфтәренә син хатаән кер вә тап салсаң. (Г. Тук.)

н. По ошибке, невзначай.


Хатбар гф. ис. Яучы җибәрүче, кодалаучы. Хатын әйттр: „Хатбарым ике булды, икесе дә ханәмә килсеннәр, курәем",— диде. (К. Нас.)

ар.-п. сущ. Посылающий сватов, сватающийся.


Хатбә ис. Яучылау. Фәлән кеше кызымызны хатбә кылды, бирәекме,— диде. (К. Нас.)

сущ. Сватовство.


Хатиб I ис. 1) Вәгәзьләүче, вәгазь сөйләүче. 2) дини Мәчеттә хотбә укуга хаклы мулла. 3) Яхшы оратор.

сущ. 1) Читающий проповедь. 2) Увещевающий; проповедник в мечети, читающий „хутбу". 3) Хороший оратор.


Хатиб II сф. 1) Сөйләшүче, эндәшүче. 2) Вәгазь сөйләүче. 3) Яучы. Өйләнмәк касды белән хатыйбына, ягъни яучыга әйтте... (К. Нас.)

пр. д. 1) Говорящий, выступающий. 2) Проповедуюҗий. 3) Сватающий.


Хатибанә р. Сүз сөйләгән рәвештә, сөйләнгәнчә, ораторларча.

н. Ораторствуя, выступая с речью.


Хатим сф. 1) Мөһер, печать. 2) Мөһерле йөзек. Тәрәзәдән бер кош кереп, хатам шәрифне шаһзадә Асылның бармагыннан алып китте. (К. Нас.) 3) Мөһер басучы. 4) Коръәнне баштан ахырынача укып чыгучы.

пр. д. 1) Печать, 2) Перстень с печатью. 3) Ста-вящий печать, запечатывающий. 4) Прочитывающий весь Коран.


Хатимә ис. 1) Хатим-нең мнс. 2) Азак, ахыр; эпилог. Очланып беткән. кибәнне эшкә охшар эш итеп, башына какмак булам бу . хатимәмне шеш итеп. (Ш. Баб.)

жен. 1) от хатим. 2) Заключение, ококчание, конец, заключительная часть речи; эпилог.


Хатир ис. 1) Хәтер. 2) Күңелгә (зиһенгә) ала алу, истә тота алу.

сущ. 1) Память. 2) Способность к запоминанию.


Хатират ис. к. Хатирәләр, күңелгә килгән, искә төшкән нәрсәләр, күңелдә сакланган эшләр, вакыйгалар, истәлекләр. Итәм дәрхал тәвәкъкыф мин 'сабыйлык хатиратендэ. (Г. Тук.)

сущ. мн. Памятные события, то, что хранится в памяти, незабываемое.


Хатирмандә гф. с. Хәтере калган, үпкәләгән; күңеле калган.

ар.-п. прил. Обиженный; обидевшийся.


Хатир шинас гф. ст. Хәтер саклаучы, кеше күңелен табучы.

ар.-п. сс. Корректный, воспитанный, вежливый.


Хатирә* ис. 1) Уй, фикер. 2) Күңелгә килгән, искә төшкән нәрсә, күңелдә калган эш, вакыйга. Хыялым гарше көрси тирәсендә түгел, җирдә, җирнең дә үткән хатирәләре арасында иде. (Г. Ибр.) 3) Истәлек, ядкяр.

сущ. 1) Мысль, идея. 2) Воспоминание, памятное событие. 3) То, что заставляет вспоминать, памятный подарок, сувенир.


Хаттат кара: хәттат.

см. Хәттат.


Хатты фарикъ Аеручы сызык. Тел милләтләр арасында кискен .катты фарикъ. (Җ. Вәл.)

Отделяющая черта.


Хатәменнәбиин гыйб. дини Иң соңгы пәйгамбәр (Мөхәммәт пәйгамбәр).

фр. рел. Последний пророк (эпитет Мухаммеда).


Хафа* кара: хәфа.

см. Хәфа.


Хафи сф. 1) Яшерүче, 2) Яшерүле.

пр. д. 1) Прячущий. 2) Тайный, скрытый, невидимый.


Хафид, хәфид ис. Берәүнең баласының баласы, онык.

сущ. Внук.


Хафиз сф. 1) Саклаучы, 2) Күңелдән ятлаучы. 3) дини Коръәнне күңелдән белүче. Мә, печән базарында Тимерша хафизның үз кулына бирерсең. (Ф. Әмир.)

пр. д. 1) Оберегающий, хранящий. 2) Помнящий наизусть. 3) Рел. Лицо, знающее наизусть Коран.


Хафизә сф. 1) Хафиз-ның мнс. 2) Зиһен; хәтер, хәтердә сакланганнар. Фәтхулла хәзрәт хафизәсендә „очканда укый торган дога" дигән нәрсә таба алмады. (Ф. Әмир.)

пр. д. 1) жен. от хафиз. 2) Память; воспоминания.


Хач ф. ис. Тәре. Безгә хач сугышларының тарихын сөйли (Г. Газиз).

п. сущ. Крест.


Хаша ис. 1) Һич, беркайчан да, 2) Ризасызлыкны һәм инкарьне аңлатучы ымлык.

сущ. 1) Никоим образом, никогда. 2) Отказ, отрицание.


Хаша вә хаша — Һич-һич, беркайчан да. Шаһзадә: хаша вә хаша, миннән сезгә һичбер җәһәттән зарар ирешмәс,— диде. (К. Нас.)

Нет-нет, никогда.


Хашиган р. Түбәнчелек белән.

н. Благоговейно.


Хашигъ сф. 1) Хурлыкта булучы. Мәгез, гашиятегезне алыгыз, аның өчен йөзем хашигъ булмасын!— дип атып чыгып китмеш. (К. Нас.) 2) Түбәнчелек күрсәтүче.

пр. д. 1) Униженный; опозоренный. 2) Покорный, смирный.


Хашир сф. Җыючы; туплаучы.

пр. д. Собирающий; соединяющий.


Хашия ис. 1) Чит, кырый. 2) Китап яки хат читендәге язма. 3) Бер китапның эчтәлеген ачыклаучы икенче бер китап, әсәр.

сущ. 1) Край, конец. 2) Примечание; приписка (на полях книги, в письме). 3) Глоссы, комментарий, толкование.


Хаҗ I кара: хаҗи.

см. хаҗи.


Хаҗ II ис. Елның билгеле бер вакытында гыйбадәт кылыр өчен Мәккә шәһәренә барып кайту.

сущ. Паломничество, посещение в определённое время года святых мест (Мекки и Медины).


Хаҗат Хаҗәт-нең к.

мн. от Хаҗәт.


Хаҗи* сф. Мәккәгә барып хаҗ кылып кайткан кеше.

пр. д. Паломник, хадҗи (человек, совершивший паломничество в г. Мекку).


Хаҗиб сф. Капкачы; хан (патша) сарайларындагы хөрмәтле дәрәҗә исеме, чин.

пр. д. Привратник, швейцар, камергер, придворный служитель.


Хаҗә ф. ис. 1) Хуҗа; ия. 2) Белемле; өйрәтүче, укытучы. 3) Затлы нәселдән.

п. сущ. 1) Господин; хозяин, начальство. 2) Знающий; обучающий. 3) Благородного происхождения.


Хаҗәт* ис. 1) Кирәк, кирәклек, хәҗәт, йомыш, эш. 2) Кирәк нәрсә, әйбер.

сущ. 1) Нужда, потребность, желание, дело, надобность. 2) Необходимый предмет, вещь.


Хаҗәтмәнд гф. ис. Мохтаҗ кеше (кирәкле әйберләре булмаган фәкыйрь). Әдидер: „Санәм, хаҗәтмәнд улдым сәңа". (К. Гал.)

ар.-п. сущ. Нуждающнйся, бедный, бедняк.


Хаҗәтханә* гф. ис. Бәдрәф, әҗәтханә.

ар.-п. сущ. Уборная, отхожее место, ватерклозет.


Хаһ ф. с. 1) Теләүче; эстәүче. 2) Кирәксә, теләсә. Хаһ ниндәен гүзәлләр булсын, аның янында күземә чиркан күренерләр. (К. Нас.)

п. прил. 1) Желающий; хотящий. 2) Любой, какой угодно.


Хаһиш ф. ис. Теләк, морад, максат.

п. сущ. Желание, цель, воля.


Хаһ-нахаһ ф. ст. Теләсә-теләмәсә, теләр-теләмәс. Җыйган малларын хаһ-нахаһ монда калдырып, гайреләр тәсаррыф кылырлар. (К. Нас.)

п. сс. Волей-неволей.


Хаһәр ф. ис. Кыз туган, кыз кардәш.

п. сущ. Родная сестра.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф =>Хa<= Хе Хи Хо Хр Ху Хы Хә Хө Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ