Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ө — татар әлифбасында утыз дүртенче хәреф булып, гарәп әлифбасының беренче хәреф булган әлиф һәм өтер (замма) билгесе урыннарында кулланыла.

34-я буква татарского алфавита. Обозначает алиф или другую согласную с даммой в арабском письме. Чаще всего бывает в начале слова.


Өбүвәт ис. Аталык, ата булу.

сущ. Отцовство.


Өгъҗүбә ис. Таң калырлык эшләр, шаккатыргыч эшләр.

сущ. Чудо, (что-либо) небывалое.


Өдәба Әдиб-нең к.

мн. от әдиб.


Өзен ис. Колак. Сурәтең чәшмемдәдер, өзенемдәдер саутың һәнүз. (Г. Тук.)

сущ. Ухо.


Өлеләлбаб гыйб. Акыл ияләре, акыллылар.

фр. Разумные люди.


Өлеләмер гыйб. Әмер ияләре, боерык бирүчеләр, зур түрәләр.

фр. Власти, начальство.


Өлфәт ис. 1) Аралашу, ияләшү, үзләшү, дуслашу. 2) Бердәмлек. Дуслык вә килендәшлек өлфәткә, вә өлфәт куәткә сәбәбдер. (К. Нас.)

сущ. 1) Дружба, симпатия. 2) Согласие, единодушие.


Өлүф сан Әлеф-нең к.

ч. мн. от әлеф — тысяча.


Өлүһиять ис. дини Тәңрелек, аллалык.

сущ. рел. Божественность.


Өмид* ф. ис. Өмет, бер нәрсәмен булуын көтеп тору.

п. сущ. Надежда.


Өмид бәхеш ф. с. Өметләндерүче.

п. прил. Обнадёживающий.


Өмидвар ф. с. Өмет итүче, өметле.

п. прил. Надеющийся.


Өмидгяһ ф. ис. Өмет ителгән урын, ышаныч.

п. сущ. Оплот, надежда.


Өмиддар ф. ис. Өметле, өмет баглаучы, өмет тотучы, ышанган. Кичә-көндез өмиддармын сиңа. (Дәрд).

п. сущ. Надеющийся, имеющий надежду.


Өм ис. Ана.

сущ. Мать.


Өммелхәбаис гыйб. Әшәкелекләрнең анасы, ягъни исерткечләр.

фр. букв. „Мать мерзостей, пакостей" — в значении спиртные напитки.


Өмми с. Укый-яза белмәүче.

прил. Неграмотный.


Өммәт* ис. 1) Өммәт, бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы. 2) Милләт.

сущ. 1) Последователи (какого-либо) пророка 2) Нация, народ.


Өммәһат Өм-нең к.

сущ. мн. от өм.


Өмур Әмер I-нен к. Өмуре әһле дөнья, бунлара тәслим улынмыштыр. (Г. Тук.)

мн. от әмер I.


Өмур ашна - эш белүче.

Знающий дело, умеющий.


Өмумәт ис. Ана булу.

сущ. Материнство.


Өмурдидә гф. ст. Эш күргән, тәҗрибәле.

ар.-п. сс. Практик, имеющий большой опыт работы.


Өмуре зарурия ст. Бик кирәкле эшләр.

сс. Необходимые дела.


Өмуре мөлкия ст. Дәүләт эшләре.

сс. Государственные дела.


Өмәм Өммәт-нең к.

мн. от өммәт.


Өмәра Әмир-нең к.

мн. от әмир.


Өнес ис. 1) Ияләшү, ияләнү, күнегеп китү. 2) Дуслашу, гадәтләнү.

сущ. 1) Привычка, привязанность. 2) Общительность, дружба.


Өнса ис. Хатын-кыз. Иел, әй халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга! Яшә, әй галәме өнса!— Вакыт хакларны аңларга. (Г. Тук.)

сущ. Женщина.


Өсбуг ис. Атна.

сущ. Неделя.


Өслүб ис. Стиль, ысул, рәвеш, кыяфәт.

сущ. Способ, метод, стиль.


Өсреб ис. Кара кургашын.

сущ. Свинец.


Өстад* (өстаз, остаз) ф. ис. 1) Өйрәтүче, укытучы, тәрбияче. 2) Оста. 3) Профессор, остаз.

п. сущ. 1) Учитель, воспитатель. 2) Мастер. 3) Профессор.


Өстарә ф.ис. Бритва. Сакал-мыек кыригга пәке вә өстарәләр сорайы. (Г. Фәез.)

п. сущ. Бритва.


Өстевар ф. с. Нык, таза, көчле, каты.

п. прил. Прочный, устойчивый, жёсткий.


Өстехан ф. ис. Сөяк. Көюбән өстехан бүде булды (Сайяди).

п. сущ. Кость.


Өстуванә ис. Багана, колонна.

сущ. Колонна, столб.


Өсәра ис. Әәсир I-нең к. Без өсараи, көсәляи дә сәвекъ ит һиммәтә, кыйл тәрәххем милләтә, калдырма зинһар... (Г. Тук.)

мн. от әсир I.


Өфык* ис. Күкнең җиргә тигән кебек булып торган итәге, горизонт, офык.

сущ. Горизонт.


Өфкый с. Горизонталь, ятма.

прил. Горизонтальный.


Өфтадә ф. ис. Төшкән; кешелектән чыккан.

п. сущ. Павший, опустившийся (морально).


Өфган вә хизан ф. р. Ава-түнә. Йөкерде кызыйга өфган вә хизан (Сайяди).

п. н. Падая и вставая.


Өхет ис. Кыз туган, кыз кардәш.

сущ. Сестра.


Өхуәт ис. Кардәшлек, бертуганлык.

сущ. Братство.


Өҗрә кара: өҗрәт.

см. Өҗрәт.


Өҗрәи кәлямия — язган өчен түләү, гонорар.

сущ. Гонорар.


Өҗрәт ис. Эш хакы, хезмәт хакы.

сущ. Плата, вознаграждение, заработная плата.


Өҗүр Әжер-нең к.

мн. от әжер.


Өскә
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә =>Ө<= Җ Һ