Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су Сы Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

C — татар әлифбасында унсигезенче хәреф булып, гарәп әлифбасындагы дүртенче хәреф (сакау әйтелешле „с"), уникенче хәреф (нечкә әйтелешле „с"), ундүртенче хәреф (калын әйтелешле ,"с") хәрефләре урынына йөри. Әбҗәд хисабында — 500, 60, 90 га йөриләр.

В татарском алфавите восемнадцатая буква, отображает три арабских буквы: а) междузубное "с"; б) мягкое „с" ) и 3) твердое "с". Цифровое значение — 500, 60, 90.


Са кара: си.

см. Си.


Саба ис. Көнчыгыштан искән йомшак җил.

сущ. 1) Восточный ветер. 2) Ветерок, зефир.


Сабавәт ис. Сабыйлык, балалык. Очып төш тә сабавәт бишегеннән. (Г. Тук.)

сущ. Детство, Молодость, ребячество.


Сабак* ис. Дәрес.

сущ. Урок.


Сабах ис. Иртә, таң. Сабахка ирешкәч, хатынны куып җибәрделәр. (К. Нас.)

сущ. Утро, рассвет.


Сабах-шам ф. р. Иртә-кич. Бәнем ядымда бу ахшам сабах-шам. (Г. Тук.)

п. н. Утром и вечером.


Саббаг ис. Буяучы, маляр.

сущ. Красильщик, маляр.


Сабигань р. Җиденчедән, җиденчеләй.

н. В-седьмых, седьмым.


Сабигъ сан Җиденче.

ч. Седьмой.


Сабика ис. 1) Үткәндәге эш. 2) Начар вакыйга, җинаять.

сущ. 1) Прецедент. 2) Рецидив, повторное преступление.


Сабикан р. Моннан элек, электә.

н. Раньше, прежде.


Сабикъ сф. 1) Узучы, үтүче. 2) Алда булган. 3) Әүвәлге, үткәндәге.

пр. д. 1) Обгоняющий. 2) Предшествующий, предыдущий. 3) Бывший, прежний.


Сабир сф. Түземлек күрсәтүче, түзүче, чыдаучы, сабыр итүче. Сабир ул, чөн дөшмәмештер эшләрең сәһле сәңа. (Г. Тук.)

пр. д. Терпедивый, выносливый, стойкий.


Сабиранә гф. р. Түземлелек белән, чыдамлылык белән.

ар.-п. н. Терпеливо.


Сабит сф. 1) Үз уенда (үз сүзендә) нык торучы. 2) Кузгалмаучы. 3) Бер урында торучы, даими. Әйлә шагыйрьлектә сабит, тәңрем, бәни. (Г. Тук.) 4) Шиксез, ачык. Ачлардан гөнаһ сабит булса да... сиясәтне анларга рәва күрмиләр. (Г. Фәез.)

пр. д. 1) Твердый, стойкий, непоколебимый. 2) Неподвижный. 3) Постояниый. 4) Очевидный, ясный.


Сабих I с. Гүзәл, матур чырайлы, матур йөзле.

прил. Красивый, прелестный.


Сабих II сф. Суда йөри ала торган, суда батмый торган, йөзүче.

пр. д. Плавающий, плавучий.


Сабиэ, сабиун ис. 1) Кояш, ай, йолдызларга табынучылар. 2) Шуларның мәзһәбе.

сущ. 1) Поклоняющийся звездам. 2) Сабий (секта поклоняющихся солнцу, луне).


Сабун ис. Сабын.

сущ. Мыло.


Сабый* ис. Кечкенә ир бала.

сущ. Мальчик, младенец.


Сабыя ис. Сабый-ның мнс.

сущ. жен. от сабый.


Сабур с. Сабыр итүче, сабырлы. Сабурдин яхшы юктыр пишә кылсам. (Хорәз.)

прил. Терпеливый, стойкий.


Сабух ис. Иртән эчелә торган шәраб, .макмырга эчелгән аракы. Кил, әй сакый, китергел хуш сабухи. (Хорәз.)

сущ. Утреннее питье.


Сабыр* ис. 1) Чыдамлык, түземлек. 2) Көтеп тору. 3) Бер төрле дару үләне исеме.

сущ. 1) Терпение, выносливость, стойкость. 2) Ожидание. 3) Название лекарственного растения.


Саваб ис. 1) Турылык, дөреслек, хатасызлык; дөрес. Бу кәлячы анларга савап кәлде... (К. Гал.) 2) Туры фикер.

сущ. 1) Правильность. 2) Здравый смысл, благоразумие.


Савым ис. Ураза.

сущ. Пост, соблюдение поста.


Савын м. I. Саклау.

м. I. Оберегание, сохранение, охрана.


Сагаид ис. к. Биек урыннар, тау түбәләре.

сущ. мн. Холмистая, гористая местность, возвышенности.


Сагаир Сагыйрь II-нең. к.

мн. от сагыйрь II.


Сагалик ис. к. 1) Ярлылар, хәерчеләр. 2) Йолкышлар, сукбайлар. 3) Юлбасарлар, караклар.

сущ. мн. 1) Бедные, нищие. 2) Оборванцы, бродяги, босяки. 3) Разбойники, воры.


Сагый сф. 1. Тырышучы. 2. 1). Курьер, йомышка йөрүче. 2) Гайбәтче, әләкче.

пр. д. 1. Старающийся, 2. 1) Курьер, посланец. 2) Доносчик, сплетник.


Сагыйд I сф. Югары менүче, югары ашучы.

пр. д. Поднимающийся, восходящий.


Сагыйд II ис. Кулның терсәктән югары өлеше, беләк. Ике сагыйдләре вә беләкләре очында сөякләре йомшак вә мөлаем бармаклары. (К. Нас.)

сущ. Рука, предплечье.


Сагыйка ис. 1) Яшен сугу. 2) Яшен, елдырым. 3) Үлем, үлем газабы.

сущ. 1) Удар грома. 2) Молния. 3) Смерть, предсмертная мука.


Сагыйрь I ф. ис. Эчә торган савыт, рюмка, бокал.

п. сущ. Чаша; рюмка; кубок для вина.


Сагыйрь II с. Кече, кечкенә. Кешене гөнаһсы сагыйрә булса да, тәүбәне кичектерү сәбәпле, кәбирәгә әүрелер. (К. Нас.)

прил. 1) Маленький, малый, небольшой. 2) Мелкий.


Сагыйрә Сагыйрь II-нең мнс.

жен. от сагыйрь II.


Сад кара: сат.

см. Сат.


Сада* ис. Аваз, тавыш. Назлы вә нәзек сада илә сорады. (М. Ак.)

сущ. Эхо, отголосок. 2) Отклик, голос.


Садака* ис. Садака, әҗер өчен бирелгән ярдәм, хәер.

сущ. Милостыня, пожертвование (с религиозной целью).


Салакаи җария гыйб. дини Савабы дәвамлы садака. Гыйлем әйрәнеп, кое казыса, елга казып су йөртсә, савабы киселмәс, боларны садакаи җария диерләр. (К. Нас.)

фр. рел. Добровольный вид пожертвования.


Садат ис. Сәед-нең к.

сущ. мн. от сәед.


Садир сф. 1) Башланучы, чыгучы. 2) Барлыкка килүче, булучы, барлыкка килгән. Садир улды ушбу көн хактан әмере көн фәкян. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Выходящий, исходящий. 2) Рождающийся, осуществляющийся.


Садис, садисә сан Алтынчы. Кичмәде шул хәлдә саль вә садисә. (Г. Тук.)

ч. Шестой, шестая.


Садисән р. Алтынчыдан, алтынчылай, алтынчы булып.

н. Шестым, в-шестых.


Сад чәндан ф. р. Йөз тапкыр, йөз кат артык. Сине хөсен эчрә сад чәндан яратты. (Хорәз.)

п. н. Во сто раз больше.


Садыйк сф. Туры, дөрес, чын, эчкерсез. Вә һәр әбхаре садыйк, гайре кязиб. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Правдивый, искренний.2) Истинный.


Садыйкана гф. р. Турылык белән, дөрес итеп, эчкерсез.

ар.-п. н. Верно, правдиво, искренне.


Садыр ис. 1) Күкрәк, түш, йөрәк. 2) Түр. 3) һәр нәрсәнең алды.

сущ. 1) Грудь; сердце. 2) Перёд; почётное место.


Садыр нишин гф. ст. Берәр оешманың башында торучы, рәислек итүче. Оренбург Мөхәммәдия казый ханәсендә садыр нишин мөфти Габдессәлам Габдеррәхим углыннан. (Ш. ж.)

ар.-п. сс. Возглавляющий организацию, учреждение; председательствующий.


Садыре әгъзам ст. Элекке Төркия хөкүмәтендә баш вәзир, баш министр.

сс. Премьер-министр в правительстве султанской Турции.


Садә* ф. с. Гади, катлаусыз.

п. прил. Простой, несложный.


Садәдил ф. с. Туры күңелле, эчкерсез, саф күңелле.

п. прил. Простая душа, простой.


Саебан ф. ис. Күләгәлек, чатыр.

п. сущ. Навес, тент, шатёр.


Саед ис. 1) Аулау, ау. 2) Ауланган әйбер. Һәрбер саедны тоткач үтерсә, бер алтын садака бирер иде. (К. Нас.)

сущ. 1) Охота, ловля. 2) Дичь.


Саедгяһ гф. ис. Ау урыны, аулый торган җир.

ар.-п. сущ. Место охоты.


Саеф ис. Җәй; җәйге көн.

сущ. Лето; летний день.


Саз I ф. Татар телендә -дыр аффиксы алып, итә, ителә, иткән, ителгән мәгънәләрендә кулланыла, мәсәлән: ...ватып шәһри тәләф саздыр.Татар телендә -дыр аффиксы алып, итә, ителә, иткән, ителгән мәгънәләрендә кулланыла, мәсәлән: ...ватып шәһри тәләф саздыр. (Г. Чок/.) (Г. Чок.)

п. Принимая аффиксы -дыр, в татарском языке употребляется в значе-нии вспомогательных глаголов итә (делает), ителә (делается).


Саз II ф. ис. 1) Оста, ясаучы; төзәтүче. 2) Музыка коралы. 3) Кыллы уен коралы. 4) шигъ. Лира. И мөкаддәс моңлы сазым, уйнадың, син ник бик аз. (Г. Тук.)

п. сущ. 1) Мастер, умелец. 2) Музыкальный инструмент. 3) Струнный инструмент. 4) поэт. Лира.


Сазәндә ф. ис. Саз уйнаучы музыкант. Бер галим сазәндә бер галимә наикәгә никяхланды. (К. Нас.)

п. сущ. Играющий на сазе, музыкант.


Саиб сф. Туры, хатасыз. Зиһенендә бурыч фикере булса, ул кешедән рәи саиб өмет ителмәс. (К. Нас.)

пр. д. Правильный, безошибочный.


Саикъ сф. 1) Этәрүче. 2) Юнәлтүче.

пр. д. 1) Подгоняющий. 2) Ведущий.


Саика Саикъ-ның мнс. Иң бөек өмид саикасе илә вәзыйфәи инсания ифасенә мөбашәрәт итмеш. (Ш. ж.)

жен. от саикъ.


Саил сф. 1.1) Сораучы. Бонларның һәрберсе мәмнүн диләр бу саили. (Г. Тук.) 2) Теләнче, хәерче, 2. Агучы, ага торган, сыек.

пр. д. 1. I) Спрашивающий. 2) Нищий, попрошайка. 2. Текучий, жидкий.


Саиланә гф. р. Сорау биргән кыяфәт белән, сорап, сорагансыман.

ар.-п. н. Спрашивая, как будто спрашивая.


Саилиять ис. 1) Теләнүчелек, хәерчелек. 2) Агучанлык.

сущ. 1) Попрошайниче-ство, нищенствование. 2) Текучесть.


Саим сф. Ураза тотучы.

пр. д. Постящийся, соблюдающий пост.


Саир сф. 1) Башка, үзгә. Әкъвәме саирә хезмәтче улырмыз. (М. Ак.). 2) Тамаша итеп (карап) йөрүче, юлчы, сәяхәтче.

пр. д. 1) Другой. 2) Путешественник; путник.


Саис сф. Бер илнең хакиме. Кыйсас йөртер өчен саис вә иҗраи әхкямга моктәдир булу лязимдыр. (Ш. ж.)

пр. д. Правитель, управитель, администратор.


Сайкал ис. Ялтырату, шомарту. Күбрәк адәмнәрнең мизаҗында бер сайкал бирүче нәрсәгә мохтаҗ... (К. Нас.)

сущ. Полировка, шлифование.


Сайфи с. Җәйге, җәйнеке.

прил. Летний.


Сайфия ис. Дача, җәен тора торган урын, өй. Юргалый ул шунда тиз-тиз: кайда бай сайфиясе. (Г. Тук.)

сущ. Дача, дачный домик.


Сайяд ис. Аучы, сонарчы. Әллә кем аткан тирән бер ярадан, билгеле бер сайяд мәлгунанәдән. (Г. Тук.)

сущ. Охотник.


Сайә ф. ис. Күләгә.

п. сущ. Тень.


Сак ис. 1) Балтыр, тез белән тубык арасы, аяк. 2) Сабак: кәүсә.

сущ. 1) Голень, нога. 2) Стебель; ствол растения.


Сакин сф. 1) Билгеле бер урында яшәүче; торучы. Монда сакин божи фирка җания, табигыйннәр мәзһәбе Гайнания. (Г. Тук.) 2) Кузгалмаучы, туктаучы.

пр. д. 1. Житель, обитатель. 2. 1) Живущий, проживающий, 2) Неподвижный.


Сакит сф. 1) Сүздән туктаучы, сөйләмәүче, 2) Тик торучы, тыныч.

пр. д. 1) Молчащий, молчаливый. 2) Тихий, спокойный.


Сакитанә гф. р. Сүзсез генә, дәшмичә, эндәшмичә. ...тиз, кызу һәм сакитанә теге калдымны нык кына кыйнап ташладылар. (Г. Ибр.)

ар.-п. н. Молча, молчаливо, тихо, спокойно.


Сакый сф. 1) Аракы коеп биреп торучы. Дусты өстеннән эчүдә булса сакый ул әгәр. (Г. Тук.) 2) Эчерүче, сугаручы, коеп торучы.

пр. д. 1) Виночерпий. 2) Поящий; поливающий.


Сакыйб сф. Үтәли чыгучы.

пр. д. Пробивающий, пронизывающий.


Сакыйль сф. Авыр.

пр. д. Тяжелый.


Сакыйт сф. Төшүче; юкка чыгучы. Берәү берәүгә иткән ихсанын вә изгелеген миннәт кылса, аның шөкере сакыйт булыр, яки сәвабы сакыйт булыр. (К. Нас.)

пр. д. Падающий, опускающийся, исчезающий.


Сакь ис. Юристның дәлиле, хөкем нигезенә алынган дәлил, факт.

сущ. Аргумент, довод юриста, основополагающий факт.


Салабәт ис. Катылык, ныклык.

сущ. 1) Твёрдость, прочность, крепость. 2) Упорство.


Салават ис. Мактаулы догалар, намазлар.

сущ. Хвалебные молитвы, славословия.


Салаваты нафилә гыйб. дини Нәфел намазлар, мәжбүри булмаган намазлар. Сиңа мәгълүм* намаз ике төрле була инде: фарыз һәм салаваты нафилә... (Г. Газиз).

фр. рел. Необязательные молитвы.


Салат ис. дини Намаз, дога.

сущ. рел. Молитва.


Салеб ис. Тәрегә кадаклап үтерү.

сущ. Распятие на кресте.


Салиб I сф. Инкарь итүче, юк итүче, кире кагучы.

пр. д. Отрицающий.


Салйб II ис. Хач, тәре. Әһле салиб — тдре сугышын оештыручылар.

сущ. Крест.


Салиби с. Тәрече, тәре изге дип караучы, тәре(гә бәйләнешле).

прил. Крестовый.


Салибиюн с. 1) Салиб-нең к. 2) Христианнар. 3) Тәре походына катнашучылар.

прил. 1) мн. от салиби. 2) Христиане. 3) Крестоносцы.


Салик сф. 1) Баручы» юлга чыгучы. 2) Бер мәзһәбкә иярүче. Моның саликлары үлгәнче ялганнарга алданмай. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Идущий; .выходящий в путь. 2) Последователь секты.


Салим сф. Сәламәт, исән-сау торучы. Зилзилә күпләрне һәм күп биналарны харап итсә дә, без җөмәмез саг вә салам (К. Юлдаш).

пр. д. Целый; невредимый, здоровый.


Салимән р. Исән хәлдә, исәнлек белән.

н. Благополучно, в сохранности.


Салис сан. Өченче.

ч. Третий.


Салисә ис. Секундның 60 тан бер өлеше, бик аз вакыт.

сущ. Доля секунды, мгновение.


Салисән р. Өченчедән, өченчеләй. Салисән, ул дару үләннәрен җыйгач та, ничек сакларга тиеш, аны белмәк. (К. Нас.)

н. В-третьих.


Салиф сф. Үткәндәге, электәге, алда булган.

пр. д. Предшествующий, предыдущий, прежний.


Салифел бәян — алда сөйләнгән, бәян ителгән.

Вышесказанный, вышеприведённый.


Салих сф. 1) Яхшы, изге. Гамәле салихка тәргыйб урынында әйтелер. (К. Нас.) 2) Изге эш эшләүче ир.

пр. д. 1) Хороший, благой, добрый. 2) Праведный, благочестивый.


Салихат ис. к. Изге (яхшы) эшләр.

сущ. мн. Добрые дела.


Салихә ис. Салих-ның мнс.

сущ. жен. от салих.


Салнамә ф. ис. Календарь.

п.сущ. Календарь.


Салсал ис. 1) Сутлы балчык, чүлмәк ясый торган балчык. 2) Суккач тавыш чыгара торган нәрсәләр (тимер кебек). 3) Әкиятләрдә бер батырның исеме.

сущ. 1) Глина, пригодная для гончарного дела. 2) Звон (ножей). 3) Имя собственное сказочного богатыря.


Салус ф. ис. 1) Мөнафыйк. 2) Тәмле сүзле алдакчы, хәйләкәр.

п. сущ. 1) Лицемер, притворщик. 2) Хитрец, обманщик.


Саль ф. ис. Ел. Габәс үткәрмәялем маһ вә сали. (Г. Тук.)

п. сущ. Год.


Саль вә садисә гыйб. Алты ел. Кичмәде шул хәлдә саль вә садисә. (Г. Тук.)

фр. Шесть лет.


Салә ф. с. Еллык, яшь(лек). Сиһ салә — утыз еллык, утыз яшьлек.

прил. Годовой.


Саман ф. ис. 1) Байлык, муллык. 2) Туену, азык. 3) Кодрәт, көч. 4) Тәртип, тынычлык. Кешенең булса фәрзәнде, аның эзләре самандыр (Сайяди). 5) Саманилар дәүләтен төзүченең исеме.

п. сущ. 1) Богатство, благосостояние. 2) Питание. 3) Могущество. 4) Порядок, спокойствие. 5) Имя соб. одного из основателей Саманидского государства.


Самани с. Саман дәүләтенә бәйле, саманилар заманына караган.

прил. Саманидский.


Сами сф. 1) Югары дәрәҗәле, бөек. Каләм гали, каләм сами каләмдер. (Г. Тук.) 2) Сам нәселенә караган. 3) Семит.

пр. д. 1) Высокий; превосходный, превосходящий. 2) Относящийся к роду Сама. 3) Семит.


Самига сф. 1) Ишетү куәте. 2) Самигъ-нең мнс.

пр. д. 1) Слух. 2) жен. от самигъ.


Самигъ сф. Тыңлаучы, ишетүче. Самигълар хикәяне сөрешеннән үзләре хыял кылсыннар. (К. Нас.)

пр. д. 1. Слушающий. 2. Слушатель.


Самим ис. 1) Чын, саф. 2) (һәр нәрсәнең) эче, үзәге.

сущ. 1) Чистый, настоящий. 2) Сердцевина.


Самими* с. Бик чын, чын күңелдән.

прил. Чистосердечный.


Самимият ис. Бик чынлык, чын күңеллелек. Без мәхәббәт илаһесенә самими гыйбадәтебезне вакытында самимиятъ белән үтәдек. (Г. Ибр.)

сущ. Чистосердечность, правдивость.


Самин сан Сигезенче.

ч. Восьмой.


Саминән р. Сигезенчедән, сигезенче булып.

н. В-восьмых.


Самир сф. Җимеш бирүче.

пр. д. Дающий плоды, плодоносный.


Самит с. 1) Телсез, тавышсыз. 2) „Тавыш чыгармый торган" мал (алтын-көмеш шикелле).

прил. 1) Молчащий, бессловесный, безгласный, безмолвный, молчаливый. 2) „Молчащая" собственность (имеется в виду золото и серебро).


Самих сф. 1) Юмарт. 2) Рөхсәт бирүче.

пр. д. 1) Щедрый, благожелательный. 2) Позволяющий, разрешающий.


Сам(м) с. Агулы, зәһәрле.

прил. Ядовитый, заразный, губительный.


Саммә ис. Зәһәрле (агулы) хайваннар, үсемлекләр.

сущ. Ядовитые животные или растения.


Самыт ис. Дәшми тору, сөйләми тору. Тәмам самыт белән ярым сәгать алларына карап тордылар. (К. Нас.)

сущ. Молчание.


Самәд ис. 1) Мәңге бетмәс, мәңгелек. 2) Алла исеме. Илтимас итмеш әбәдкем, чөн будыр хөкме самәд. (Дәрд.)

сущ. 1) Неизменный, вечный. 2) Вечносущий, повелитель (эпитет Аллаха).


Сан ф. ис. Охшаш, төсле, кебек.

п. сущ. Подобие, сходство.


Сандалия ф. ис. Тумбочкасыман бер өстәл. Ул хәвызның әтрафында ун гадәд 'сандалия бар иде. (К. Нас.)

п. сущ. Вид стола.


Санагать ис. 1) Сәнгать. 2) һөнәрчелек; тормыш өчен кирәк-ярак әйберләрен ясау. 3) Промышленность, индустрия.

сущ. 1) Искусство. 2) Ремесло, занятие, профессия. 3) Промышленность, индустрия.


Санаигъ Санагать һәм сангать-нең к.

мн. от санагать и сангать.


Санаигы нәфисә ст. гыйб. Матур сәнгать.

сс. Изящное искусство.


Сангать ис. 1) Эш, һөнәр. 2) Сәнгать, искусство, матур әдәбият әсәре.

сущ. 1) Занятие, ремесло. 2) Художество, искусство.


Сангатькяр гф. ис. Сәнгатьче, сәнгать белән көн күрүче, һөнәрче.

ар.-п. сущ. Ремесленник.


Сандук ис. Сандык.

сущ. Ящик, сундук.


Сани сан Икенче.

ч. Второй.


Санигъ сф. 1) Ясаучы, эшләүче, эшләп чыгаручы. Хатын әйдер санигълар хәзир кәлсен. (К. Гал.) 2) Хезмәтче.

пр. д. 1) Делаюший, производящий.2) Работник, слуга.


Сания ис. Секунд. Бер саниядә күңел мәшрикъ илә мәгъриб арасында йөреп кайтыр. (Г. Габ.)

сущ. Секунда.


Саниян р. Икенче тапкыр, икенчедән, икенчеләй. Саниян, һәрбер үләннең кайсы вакытта хасияте күбрәк буладыр, аны белмәк кирәк. (К. Нас.)

н. Во-вторых, вторым, вторично.


Санәм ис. Сурәт, пот. Сафланыр калъбем санәмнәрдән, ачар идеал йөзен. (3. Гыйф.)

сущ. Идол, истукан, кумир.


Санәүбәр ис. Нарат, көньяк нараты. Буең сәрве санәүбәр тик, билең кыл. (Хорәз.)

сущ. Сосна, ель.


Сар ис. Үч.

сущ. Месть.


Саратан ис. 1) Июнь ае. 2) Кысла. 3) мед. Рак авыруы.

сущ. 1) Июнь. 2) Рак, краб. 3) мед. Рак.


Сарикъ сф. Урлаучы, карак. „Я сарикъ, я хаин, башмак белән башыңны ярырмын",— диде. (К. Нас.)

пр. д. Вор, жулик.


Сарим сф. 1) Үткен, үткер, кискен, 2) Каты.

пр. д. 1) Режущий, острый. 2) Жесткий, строгий.


Сариф сф. 1) Акча түгүче (тотучы). 2) Акча ваклаучы, акча алмаштыручы.

пр. д. 1) Расходующий, тратящий. 2) Меняющий, меняла.


Сарих с. Ачык, ап-ачык. Көчләү сине сарих золым иман белән. (Г. Тук.)

прил. Ясный, явный, определенный.


Сарраф ис. 1) Процент белән акча ваклаучы. Хатын энҗене саррафка илтеп йөз егерме дирһәмгә сатты. (К. Нас.) 2) Налог җыючы.

сущ. 1) Меняла. 2) Сборщик налогов.


Сарсар ис. Давыл, каты җил. Рихы сарсар төсле син болгандыручы булмасаң. (Г. Тук.)

сущ. Ураган, буря.


Сарфи с. Морфологик, сарыф(ка караган).

прил. Морфологический, относящийся к морфологии.


Сарфиюн с. Грамматика галимнәре.

сущ. Грамматисты.


Сарфият ис. к. Тотылган акча, чыгымнар, расходлар.

сущ. мн. Расходы.


Сарыф* ис. 1) Морфология. 2) Тоту, куллану, түгү, чыгым, расход. Бар фикерне сарыф итеп дүрт күз белән карап тормакта иде. (3. һад.) 3) грам. Төрләндерү.

сущ. 1) Морфология. 2) Расходование, уплата, трата. 3) грам. Склонение, спряжение.


Сарыф нәзар гыйб. Күз салмау, күз чөерү, ваз кичү, Тәфсыйлаттан сарыф нәзар идеп бу мөхтә-лиф фикерләрне иҗмал әйләгәнбез. (Ш. ж.)

фр. Отказываться, не обращать внимания.


Сарә сф. Сөендерүче, шатландыручы.

пр. д. Радующая.


Сат (сад) ис. Калын "са" хәрефенең исеме.

сущ. Название буквы "са".


Сатир сф. 1) Каплаучы, ябучы, өретүче. 2) Ярлыкаучы (Алла).

пр. д. 1) Скрывающий, прячущий. 2) Прощающий (эпитет Аллаха).


Сатрәнеҗ кара: шәтрәнеҗ.

см. Шәтрәнеҗ.


Сатхи с. Беркатлы, сай, өстән генә булган. Калебтә вөҗүде сатхи гына булса, шик юк, үз-үзенә заил булачак. (Г. Ибр.)

прил. Поверхностный, неглубокий.


Сатхы арыз гыйб. Җир йөзе.

фр. Поверхность земли.


Сатыйг сф. Ялтырап күзгә чагылучы, ялтыраучы.

пр. д. Яркий, ослепительный, бросающийся в глаза.


Сатых ис. Әйбернең йөзе, өсте, яссылык.

сущ. Поверхность, плоскость.


Сауләт ис. 1) Егәр, көч, куәт; власть, олылык, мәһабәтлек, батырлык. 2) Омтылышлы һөҗүм, ашкынулы һөҗүм. Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре, карт бабайларның, моны күргән, бөтен сауләтләре. (Г. Тук.)

сущ. 1) Мощь, сила; власть; величие. 2) Стремительность, натиск.


Саумәга кара: соумәга.

см. Соумәга.


Саунән р. Саклау теләге белән, саклау өчен.

н. Оберегая, охраняя.


Саут ис. 1) Тавыш. 2) Аваз. 3) Өн.

сущ. 1) Голос. 2) Звук 3) Крик.


Саутия с. Аваз(га), тавыш(ка бәйләнешле). Осулы саутия — авазга бәйләнешле метод, аваз методы.

прил. Звуковой.


Саф* I сф. Таза, ару, катнашмаган.

пр. д. Чистый, прозрач-ный, свежий.


Саф* II ис. Рәт, тезелеп торган күренеш. Саф, саф булып утырасыз бер рәттән. (М. Гаф.)

сущ. Ряд, строй, шеренга.


Сафа ис. 1) Рәхәтлек, кәеф, хозурлык, кайгысызлык. Эшлә, эшлә! Әүвәле җәфа, соңра сафа. (М. Ак.) 2) Сафлык, тазалык.

сущ. 1) Спокойствие, безмятежность, беспечность, покой, отдых, блаженство. 2) Чистота, непорочность.


Сафвәт ис. Тазалык, сафлык, арулык. Зөбәрҗәтнең яхшысы яшел буладыр, күзгә кувәт вә зиһенгә сафвәт бирәдер. (К. Нас.)

сущ. Чистота, прозрачность.


Сафдил гф. ст. Саф күңелле, эчкерсез, беркатлы.

ар.-п. сс. Искренний, чистосердечный, простодушный.


Сафдәрүн гф. кара: сафдил. „Казаклар бетәчәк, ачлардан өмид юк" димәк минемчә гаять сафдәрүнлекдер. (Ш. ж.)

см. Сафдил.


Сафи с. 1) Таза, кагышсыз, саф. Диһкан адәмнең хәлфедер, ризык ашаучылар аңа угыллардыр, ул адәм сафидыр. (К. Нас.) 2) Адәм, кеше.

прил. 1) Чистый, ясный. 2) Человек.


Сафсата* ис. Буш сүз.

сущ. Болтавня, вздор, пустые рассуждения; демагогия.


Сахен ис. 1) Ачык җир, мәйдан. 2) Сәхнә.

сущ. 1) Открытое место, площадь. 2) Сцена.


Сахиб сф. 1) Ия, хуҗа. 2) Юлдаш, дус. Алга сәвекъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Хозяин, владелец. 2) Спутник, друг.


Сахибессәрвәт гыйб. Байлык иясе, мал иясе, бай кеше.

фр. Владеющий богатством, богач.


Сахибессәмахә гыйб. Юмартлык иясе, юмарт кеше.

фр. Щедрый, добрый, великодушный.


Сахиб кыйран 1) Падиша эпитеты. 2) . Җиңүче, бәхетле (Юпитер белән Зөһрә йолдызы икесе бер йолдызлыкта вакытта туган кеше. Русча: рожденный в рубашке). Әя сахиб кыйрани кем, узарлар кылычыңдин гадулар кан эчендә. (Хорәз.)

1) Титул Тимура (обладатель счастливого сочетания звезд). 2) Счастливый, победоносный.


Сахил ис. Диңгез (елга) кырые. Унике көндә Басра сахиленә барып, ләнгәр салдылар. (К. Нас.)

сущ. Побережье, берег, прибрежная полоса.


Сахир сф. Сихырчы, сихырлаучы.

пр. д. Чародей, колдун, волшебник.


Сахирә сф. Сахир-нең мнс.

жен. от сахир.


Сахра* ис. Дала, кыр, япан; ком чүле. Ишанлык арбасына утырып, наданлык сахрасында гизеп... (3. һад.)

сущ. Степь; песчаная пустыня, безводная, голая степь.


Сахрави с. 1. Сахраныкы. 2. 1) Сахра кешесе. 2) Культурасыз кеше, надан кеше.

прил. 1. Пустынный. 2. 1) Кочевник. 2) Неуч.


Сахраи с. Сахраныкы, сахра-дагы, даланыкы, даладагы.

прил. Пустынный, степной.


Сахраи кәбир гыйб. 1) Зур чүл. 2) Төньяк Африкада Нил елгасы белән Атлантик океан арасындагы ком чүле. Сахара.

фр. 1) Большая пустыня. 2) Пустыня Сахара.


Сахра нишин гф. ис. Чүлдә яшәүче (бәдәви, күчмә халык).

ар.-п. сущ. Кочевник пустыни, бедуин.


Сахрә ис. Каты таш, кыя.

сущ. Твердый камень, скала.


Сахтә ф. с. Ялган, йсалма, алдап ясалган.

п. прил. Поддельный, фальшивый.


Сахтән ф. фиг. Ясау, эшләү, төзү, барлыкка китерү, эшләп чыгару, Тәмами раст әйләде саз вә сахтән. (К. Гал.)

п. глаг. Делать, строить, изготовлять, конструктировать, вырабатывать.


Сахә ис. Ачык урын, буш урын, ачык мәйдан.

сущ. Площадь, открытое пространство.


Сая ф. ис. Күләгә, ышык. Баягы хатын артыннан килеп, сая шикелле алдына төште. (К. Нас.)

п. сущ. Тень, сень.


Саябан ф. ис. Күләгәлек, салаш.

п. сущ. Тент, навес, шалаш.


Саҗидә ис. Сәҗдә кылучы, башын җиргә куеп олылаучы хатын.

сущ. Молящаяся, поклоняющаяся.


Саһир сф. Уяу торучы, йокламаучы.

пр. д. Бодрствующий.


Саһирә ис. 1) Җир йөзе. 2) Чыганак. 3) Саһир-нең мнс.

1) Поверхность земли. 2) Неисчерпаемый источник. 3) жен. от саһир.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р =">Са<= Си Сo Ст Су Сы Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ