Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Фa Фи Фo Фә Фө Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Фәбиһа вә нигамә гыйб. Ни гүзәл! Бик яхшы, бик шәп, бик ярый, бик хуш. Әгәр ул әхлакы хәмидәдән булса, фәбиһа вә нигамә. (К. Нас.)

мн. от фасыл.


Фәвакиһелҗөләса ст. 1) Утырыш җимешләре. 2) Каюм Насыйри китабының исеме.

сс. 1) Плоды собеседований (букв. "Фрукты, плоды заседавших"). 2) Название книги Каюма Насыри.


Фәваид Фаидә-нең к.

мн. от фаидә.


Фәвахиш Фахишә-нең к.

мн. от фахишә.


Фәвәран ис. Кайнап ташу.

сущ. Кипение, бурление.


Фәгалиять ис. Эшлеклелек, эш күрсәтүчәнлек, эшчәнлек.

сущ. Исполнительность, деловитость.


Фәгъгал ис. Бик эшчән, күп эшләүче, һаманхәрәкәт итүче. Рухымны авыр, тын, ләкин бик фәгъгал бер изтираб ала. (Г. Ибр.)

сущ. Действующий, постоянно делающий, исполняющий.


Фәза (фәзаэ) ис. Күктәге (һавадагы) бушлык; ачык урын, ачыклык.. Мин күрәмен киң фәзаның ай белән йолдызларын. (М. Гаф.)

сущ. Пустое пространство; воздушное пространство.


Фәзан с. Фәза(га бәйләнешле).

прил. Пространственный.


Фәзаил Фәзыйләт-нең к. Иштекәйләр боны әһле фәзаил. (Ут. Им.)

мн. от фәзыйләт.


Фәзахәт ис. Оят, хурлык, рисвайлык.

сущ. Позор, стыд, срам.


Фәзгъ ис. Курку, өркү, кот чыгу. Әгәр хәйлә белән дә мөмкин түгел икән, җәзаг, фәзгъ кыйлма. (К. Нас.)

сущ. Испуг, страх, ужас.


Фәзух ис. Хурлыкка төшерә торган, оятка калдыра торган.

сущ. Позорящий.


Фәзыйләт кара: фазыйләт.

см. Фазыйләт.


Фәзыйх с. 1) Хур (рисвай) ителгән. 2) Түбән, чирканыч, кабахәт.

прил. 1) Опозоренный, посрамленный, позорный. 2) Низкий, грязный.


Фәзыйхә ис. 1) Хурлык, рисвайлык. 2) Сүгенү, сүгенү сүзе; кабахәт эш.

сущ. 1) Позор, срам; скандал. 2) Похабное слово; непристойный поступок.


Фәзыл кара: фазыл.

см. Фазыл.


Фәзһәб фиг. Шулай бар, шул юлдан кит. Бу мәзһәб бер зәһәб мәзһәб, фәляхи эстәсәң, фәзһәб. (Г. Тук.)

гл. И иди, и ступай.


Фәйзъ (фәезъ) ис. 1) Белем. 2) Муллык. 3) Нигъмәт, юмартлык, шәфкать, рәхимлелек, бәрәкәт. Бездән дә фәезъ бабы бикләнгән юк. (Ак.)

сущ. 1) Знание. 2) Изобилие. 3) Щедрость, милость; благодать. 4) Польза.


Фәйат ис. Әйбернең бәясе, хакы.

сущ. Цена, стоимость (вещи).


Фәйләсуф ис. Философ.

сущ. Философ.


Фәйрүзә ис. Фәйрүзә (асылташ).

сущ. Бирюза.


Фәйсал ис. 1) Карар; хөкем. 2) Судья. 3) Хөкемдар.

сущ. 1) Решение; приговор. 2) Судья. 3) Правитель.


Фәйяз ис. 1) Бәрәкәт бирүче, нигъмәтне мул итүче. 2) Юмарт.

сущ. 1) Милостивый, великодушный. Щедрый.


Фәкать* р. Ялгыз, тик, бары тик.

н. Только, и только, единственно.


Фәкаһәт р. Фикъһедән белемле булу.

сущ. Понимание, знание (мусульманского) права, законов.


Фәк ис. 1. 1) Аеру. 2) Чишү. 3) Куптару. 4) Коткару, азат итү. 2. Теш урты, яңак сөяге, теш казнасы.

сущ. 1. 1) Разделение. 2) Освобождение. 2. Скула; челюсть.


Фәкки әгъла ст. Югары теш казнасы, казналык; яңак сөяге.

сс. Верхняя челюсть; скула.


Фәкки әсфәл ст. Түбәнге теш казнасы.

сс. Нижняя челюсть.


Фәкыйранә р. 1) Ярлыларча, ярлылар кебек, ярлылар рәвешендә. 2) Түбәнчелек белән, баш иеп.

н. 1) Бедно, скудно, нищенски. 1) Униженно.


Фәкыйрь* с. Ярлы, ярлы кеше.

прил. 1. Бедный, нуждающийся. 2. Бедняк.


Фәкыйрь-фокара* ст. Ярлылар, фәкыйрьләр, мохтаҗлар, ярлы-ябагай.

сс. Беднота, бедняки.


Фәкыйһ ис. 1) дини Шәригать законнарын яхшы белүче. 2) Юрист.

сущ. 1) рел.Знаток мусульманского права. 2) Юрист, правовед.


Фәкыр ис. Ярлылык, Фәкыйрьлек, азлык, кимлек.Сәнең фәкырең дорыр фәхрең онытма, моның дик юк фаразлә кайгы йотма. (Г. Тук.)

сущ. Бедность, нужда, недостаток.


Фәлеҗ кара: фалиҗ.

см. Фалиҗ.


Фәлиһаҗа ст. Бәс, шуның өчен, шуңа күрә, шунлыктан.

сс. И поэтому.


Фәллях ис. Игенче, сабанчы, крестьян.

сущ. Феллах, пахарь, крестьянин.


Фәлсәфи* с. Фәлсәфә(гә бәйләнешле), философик, фәлсәфи.

прил. Философский.


Фәлсәфә* ис. Философия.

сущ. Философия.


Фәлякәт ис. Бәла, бәхетсезлек; кайгы, афәт. Бер туктап, бер йөзеп китмәке фәлякәттән буш булмас. (Г. Фәез.)

сущ. Бедствие, несчастье, катастрофа.


Фәлякәтзадә гф. ис. Бәхетсезлеккә очраган кеше; афәткә дучар булган кеше.

ар.-п. сущ. Несчастный, попавший в беду.


Фәлясәфә Фәйләсуф-ның к.

мн. от фәйләсуф.


Фәлях ис. 1) Бәхет, уңыш. 2) Котылу, исән калу. Бу мәзһәб бер зәһәб мәзһәб, фәляхи эстәсәң, фәзһәб. (Г. Тук.)

сущ. 1) Удача, счастье; успех. 2) Спасение; благоденствие, блаженство.


Фәляхәт ис. Игенчелек, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү.

сущ. Обработка земли; хлебопашество.


Фәләк ис. 1) Күк йөзе, күк гөмбәзе. 2) Бәхет, язмыш, тәкъдир. Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу каһәр фәләк. (М. Гаф.)

сущ. 1) Небесный свод, небо. 2) Судьба, рок, фортуна; счастье.


Фәләкиюн ис. к. Күк гыйлеме белгечләре; астрономнар.

сущ. мн. Астрономы.


Фәләкият ис. к. Күк турындагы белем.

сущ. мн. Наука о небе, астрономия.


Фәм ис. Авыз.

сущ. Рот, уста.


Фәна ис. 1) Юкка чыгу, һәлакәт, бетү. 2) Югалу, юк булу. Урлыйбыз ди, җан фида ди барсы да, юкса шунсыз эш фәна, тормыш җөда. (Ш. Баб.) 3) Фанилык..

сущ. 1) Умирание, угасание, гибель. 2) Небытие, исчезновение. 3) Тленность.


Фән* ис. 1) Өйрәнү юлы белән барлыкка килгән гыйлем, белем, акыл. 2) Аерым фән.

сущ. 1) Наука, знание, разум. 2) Отрасль наук.


Фәнни* с. 1) Фән(гә бәйләнешле. 2) Техник, техника(га караган).

прил. Научный. 2) Технический.


Фәраван ф. с. Күп, мул. Һәр никадәр күп вә фәраван булса да, малга игътимад кыйлма. (К. Нас.)

п. прил. Обильный, многочисленный.


Фәраг ис. 1) Бушану, эштщн бушану. 2) Ял итү, эшсез торып калу. 3) Бушлык.

сущ. 1) Досуг, свободное время. 2) Отдых, покой. 3) Пустота, вакуум.


Фәрагать кара: фәраг. Кичәләрдә өмур мәгаштән фәрагать белән истирахәт кылган вакытта. (К. Нас.)

см. Фәраг.


Фәрамуш ф. ис. 1) Фарыз-ның к. 2) Варисларга мирасның күпме тиюен билгели торган кагыйдәләр. Әсхабе фәраиз - мирас ияләре, мирастан өлеш алырга тиешле кешеләр.

сущ. 1) мн. от фариза ( фарыз). 2) Правила распределения наследства.


Фәраиз ф. ис. Оныту, истән чыгару. Ничә ел тоткан гыйшык җәфасын фәрамуш итәр идем. (К. Нас.)

п. сущ. Забвение.


Фәрасәт ис. 1) Атта йөрергә өйрәнү һөнәре. 2) Атчылык, ат асраучылык.

сущ. 1) Искусство верховой езды, объездка лошади. 2) Коневодство.


Фәрах ф. с. 1) Киң, иркен, зур күләмле, күп сыйдырышлы. 2) Мул. Бер кавым фәрах вә киңлек үзрә тереклектә икән, алардан хозур вә рәхәтлекнең саил булмакы үзләреннәндер. (К. Нас.)

п. прил. 1) Широкий, просторный, вместительный. 2) Обильный.


Фәргъ ис. 1) Ботак, тармак; бълек, бүлем, кисәк. Берәүләрнең асыллары пакь булып, фәргъләре пычрак. (К. Нас.) 2) Берәр әйбернең әһәмиятсезрәк өлеше.

сущ. 1) Ветвь, ответвление; рукав (реки). 2) Отрасль. 3) Второстепенная часть чего-либо.


Фәргый с. 1) Өлешчә. 2) Тармакка карый торган. 3) Икенче дәрәҗәдәге; өстәмә рәвештә булган.

прил. 1) Частичный. 2) Производный. 3) Второстепенный; дополнительный.


Фәрд ис. 1) Бер, бер бөртек; ялгыз, аерым. 2) Аерым зат, шәхыс, берәү. 3) Берәмлек. 4) грам. Берлек.

сущ. 1) Один, одинокий, единственный. 2) Человек, индивидуум,особа, отдельное лицо.3) Единица. 4) грам. Единственное число.


Гадщде фәрд - Икегә бүленми торган сан.

Число, не делящееся на два.


Фәрда ф. ис. 1. Иртәгә. 2. 1) Иртәгәсе көн. 2) Киләсе, киләчәк, киләчәк заман.

п. сущ. 1. Завтра. 2. 1) Завтрашный день; завтрашный. 2) Будущее, будущее время.


Фәрдан р. Берәм-берәм, берәмләп.

н. По-одному, по одиночке.


Фәрекъ ис. 1) Аерма, башкалык; үзгәлек, башка төрле булучылык. 2) Аеру. Шул сәбәпле дусны дошманнан дөрес фәрекъ итмичә. (Г. Тук.)

сущ. 1) Различие, отличие, разница. 2) Разделение; разлука.


Фәрех ис. Шатлык, сөенеч, күңел күтәренкелеге. Минем күңелем фәрехлек белән тулмыш иде. (М. Ак.)

сущ. Радость, ликование, веселье.


Фәрехбәхеш гф. с. Шатлыклы, шатландыра торган.

ар.п- прил. Отрадный, радостный.


Фәрехняк гф. с. Сөенечле, шатланган, күңеле шат.

ар.п- прил. Радостный, веселый.


Фәреш ис. 1) Түшәү, җәю. 2) Аяк астына түшәү. 3) Түшәлгән әйбер. 4) Җир, түбән җир. Ни өчен безне төшердең фәрше әдная кадәр? (Г. Тук.)

сущ. 1) Расстилание. 2) Тюфяк, подстилка. 3) Низ, самый низ.


Фәрештә* ф. ис. Фәрештә.

п. сущ. Ангел.


Фәреҗ ис. 1) Тишек; ике ара, ярык. 2) Хатын-кызның җенес әгъзасы.

сущ. 1) Промежуток. 2) Щель. 3) Женский половой орган.


Фәрзанә ф. ис. 1) Галим, белемле, укымышлы кеше. 2) Акыллы.

п. сущ. 1) Образованный, ученый. 2) Разумный, рассудительный.


Фәрзанги ф. ис. 1) Зур акыллылык, гыйлемлелек. 2) Фикер йөртүчелек, уйлап эш итүчелек.

п. сущ. 1) Мудрость, ученость. 2) Рассудительность.


Фәрзәнд ф. ис. 1) Ир бала, сабый бала. 2) Нәсел. Гаҗәп, хәйран булыр фәрзәнде адәм, якын бармыйк аның асты җәһәннәм. (Г. Тук)

п. сущ. 1) Сын, дитя. 2) Потомок.


Фәрид с. Тиңдәшсез, бердәнбер, үзенә аерым, охшашсыз.

прил. Единственный, не имеющий себе равного, редкостный, ценнейший.


Фәриделгасыр - Заманасында бердәнбер танылган кеше.

прил. Выдающийся человек эпохи.


Фәридә ис. 1) Тиңдәшсез, бердәнбер, охшашсыз; сирәк очрый торган, кыйммәтле. 2) Энҗе бөртеге.

сущ. 1) Редкостная, драгоценная, бесподобная вещь, уникум. 2) Жемчужина.


Фәриза кара: фарыз.

см. Фарыз.


Фәрман ф. ис. Боерык, кушу, указ. Хәзер анда йөрми бай фәрманы. (М. Гаф.)

п. сущ. Приказ, повеление, указ.


Фәрманбәр ф. с. Боерыкны үтәүче, җиренә җиткерүче, курьер.

п. прил. Иполняющий, посыльный, курьер.


Фәрманбәрдар ф. гыйб. Буйсынучы, карусыз, күндәм. Сән бәңа фәрманбәрдар улырмусән. (К. Гал.)

п. фр. Повинующийся, покорный.


Фәрмандар ф. ис. Губернатор.

п. сущ. Губернатор.


Фәрмандәһ ф. с. Боерек бирүче, кушучы, командир.

п. прил. Командующий, командир.


Фәрсудә ф. с. Тузган, искергән, таушалган, ышкылып тузып беткән, киелгән (кием).

п. прил. Изношенный, стертый; устарелый, старый, ветхий.


Фәрсәх ис. Ераклык үлчәве (6-7 км чамасында). Утынлык урман шәһәрдән бер фәрсәх читтә иде. (Г. Фәез).

сущ. Мера длины, путевая длина (6-7 км).


Фәрт ис. Чамадан тыш булу, артыклык.

сущ. Излишество, чрезмерность.


Фәрух с. Шат, сөенечле.

прил. Радостный, довольный, веселый.


Фәрхендә ф. с. Хәерле, бәхетле, мөбарәк.

п. прил. Счастливый, благоприятный, блаженный.


Фәрьяд (фөрьяд) ф. ис. 1) Акыру, ярдәм сорап кычкыру; кычкырып елау. 2) Зарлану. Язмышына аһ вә фәрьяд әйләгәч... (Ш. Баб.)

п. сущ. 1) Крик, вопль, крик помощи. 2) Жалоба.


Фәрьядхан ф. с. Ярдәм сорап чакыручы.

п. прил. 1) Ищущий помощи. 2) Жалобщик, истец.


Фәрәс ис. Ат (хайван).

сущ. Конь, лошадь.


Фәрәҗ ис. Юаныч, сөенеч, хәсрәттән соң килгән шатлык.

сущ. 1) Облегчение. 2) Утешение. 3) Радость, удовольствие.


Фәрҗам ф. ис. 1) Соңгы, нәтиҗә, эшнең ахыры. 2) Файда.

п. сущ. 1) Конец, завершение, результат. 2) Польза.


Фәрҗә ис. 1) Ярык, ачыклык, ара. 2) Керү урыны.

сущ. 1) Промежуток, щель. 2) Проход, пролет.


Фәрһәнг ф. ис. 1) Мәгърифәт, мәдәният; белем, гыйлем. 2) Сүзлек, лөгать.

п. сущ. 1) Просвещение, образование, культура; Словарь, лексикон.


Фәсад ис. 1) Бозык, бозыклык; азу. Тәкъва, суфи байларның чиктән узды фәсады. (Г. Тук.) 2) Әшәке эш, җәмгыять каршында начар күрелгән эшләр. 3) Фетнә.

сущ. 1) Развратность; развращенность. 2) Непристойные поступки, порочное поведение. 3) Беспорядок, смута.


Фәсадангир гф. ис. 1) Азгын. 2) Коткы таратучы, фетнәче. 3) Фетнә.

ар.-п. сущ. 1) Порочный; развратный. 2) Сеющий смуту.


Фәсанә ф. ис. Миф, хорафи әкият. Бу дәм күрендегем, бу бер фасанә. (Дәрд.)

п. сущ. Миф, сказка.


Фәсахәт ис. Матур (тәмле) теллелек, телдә үткенлек, ягымлылык, ятышлылык. Фәсахәт әһелләре булды сакау. (М. Гаф.)

сущ. Красноречие, правильность речи, умение красиво и увлекательно рассказывать.


Фәсер ис. Сүзнең мәгънәсен ачып бирү.

сущ. Разъяснение непонятных слов.


Фәсех ис. Бозу, юкка чыгару, элекке көчен бетерү. Әүвәлге сурәтләрен фәсех кылып. (М. Гаф.)

сущ. Отмена, расторжение; разрыв.


Фәссад ис. Кан алучы.

сущ. Спускающий кровь.


Фәсыйлә ис. 1) Төркем, класс. 2) Семьялык (атама). Үләннәрне кем белеп бетерер: кайсы фәсыйлә, кайсы җәмәгатьтә белмибез. (К. Нас.)

сущ. 1) Отряд, группа. 2) зоол. Порода, семейство.


Фәсыйх с. 1) Матур һәм килешле итеп сөйләүче, әдәби тел кагыйдәләренә буйсындырып сөйли белүче. Баягыдан теле дәхи фәсыйх улды. (К. Гал.) 2) Матур һәм килешле итеп сөйләнгән сүз, фәсахәтле сүз. 3) Әдәби.

прил. 1) Красноречивый; говорящий ясно, правильно. 2) Классический (о красивом выражении). 3) Литературный.


Фәсыйханә р. Матур итеп сөйләп.

н. Красноречиво.


Фәтанәт ис. Үткенлек, зиһенлелек, зирәклек, тиз төшенүчәнлек.

сущ. Сообразительность; разум, понимание.


Фәтва ис. Нинди дә булса бер эшне эшләү, дини яктан дөресме-түгелме икәнлеген күрсәтеп бирү. Иртәгә фәтва сорау өчен дәмелля Котбетдингә барырга ният итте (Г. Газиз).

сущ. Фетва; решение по какому-либо юридическому вопросу (вынесенное мусульманским духовным лицом - муфтием, шайхуль-исламом, казыем), приговор по шариату.


Фәтех ис. 1) Ачу. 2) Керешү, башлау. Фәтех итеп Фатих Кәрими файдалы эшләр гатыф итә. (Ш. Баб.) 3) Яулап алу (берәр шәһәрне яки дәүләтне). 4) Берәүнең яттан укыганда ялгышын төзәтеп җибәрү.

сущ. 1) Открытие. 2) Начинание, начало. 3) Завоевание (города, государства. 4) Исправление ошибки читающего наизусть.


Фәтил ис. Филтә.

сущ. Фитиль.


Фәткъ ис. 1) Ярылу, ертылу. 2) Бүсер авыруы.

сущ. 1) Раскол, разрыв. 2) Грыжа.


Фәтрәт (фитрәт) ис. 1) Ике чор (ике вакыйга) арасында үткән вакыт. 2) Хәрәкәтсезлек, төшенкелек.

сущ. 1) Период времени, промежуток, перерыв. 2) Вялость, слабость, упадок.


Фәттан ис. 1) Аздыручы, күңелне аздыра (котырта) торган. 2) Араны бозучы, кызыктырыа котыртучы. 3) Күңелне үзенә тарта (дучар итә) торган.

сущ. 1) Соблазняющий, испытывающий. 2) Ввергающий в заблуждение. 3) Искуситель, соблазнитель.


Фәттах с. 1) Ачучы, юл ачучы, ачык итүче. 2) Яулап алучы.

сущ. 1) Открывающий. 2) Завоеватель.


Фәтташ с. Тикшерүче, ревизор, инспектор, контролер.

сущ. Проверяющий, ревизор, инспектор, контролер.


Фәтхә ис. грам. Өс (гарәп язуында тартык аваздан соң "ә" сузыгы укырга кирәклеген күрсәтә торган диакритик билге.

сущ. грам. Фатха (диакритический значок; ставится над той согласной, за которой идет гласный звук "ә".


Фәтыйм ис. Имүдән аерылган бала.

сущ. Отнятый от груди (ребенок).


Фәтыйн с. Акыллы, үткен зиһенле, бик тиз төшенә торган, зирәк.

прил. Умный, понятливый, догадливый, мудрый.


Фәтәәммәл фиг. Шуңа карап үзең аңла, үзең бел.

гл. Вот и поразмысли, отсюда и пойми.


Фәфһәм фиг. Аңла, уйлап бел.

гл. И пойми; подумай и пойми.


Фәхамәт ис. Олылык, бөеклек, зур дәрәҗәлелек, затлылык.

сущ. Величественность, степенность, знатность.


Фәхва ис. Мәгънә, төшенчә, эчтәлек. "Әттавиле ахмакын" фәхвасынча озын кеше дәхи хәфифелгакыл булыр. (К. Нас.)

сущ. Смысл, значение, содержание.


Фәхел ис. Ата хайван. 2) Алдынгы, башкалардан өстен (кеше).

сущ. 1) Самец. 2) Выдающийся, великий, превосходный (о человеке).


Фәхем ис. Күмер.

сущ. Уголь.


Фәхер ис. Горурлык, дан, намус. Фәхринең фәхре түгел язмышы белән монтабыйк. (Ш. Баб.)

сущ. Гордость, слава, честь.


Фәхеш* ис. Бозыклык, бозык эш, уйнаш, зина.

сущ. Разврат, беспутство, непристойность, неприличие; прелюбодеяние.


Фәхри с. Мактаулы, хөрмәтле. Мондый хәрәкәтләрнең һәммәсенә махсус фәхри исемнәр билгеләнгәнен бәян итте. (Ф. Әмир.)

прил. Почетный, знатный, славный.


Фәхрия с. 1) кара: фәхри. 2) Шагыйрьнең үз талантын мактап язган шигыре.

прил. 1) см. Фәхри. 2) Стихотворение, в котором восхваляется талант самого автора.


Фәхур ис. Мактанчык, үзен-үзе мактаучы, эреләнүче, тәкәбберләнүче.

сущ. Гордящийся (чем-либо); горделивый, гордый, хвастливый.


Фәхуранә гф. р. 1) Мактанып, үзен-үзе мактап. 2) Борын күтәреп, тәкәбберләнеп.

ар.-п. н. Горделиво; хвастливо; заносчиво.


Фәхшият кара: фәхеш.

см. Фәхеш.


Фәязан ис. Ташу, ярдан ташып чыгу, чиктән ашып ташу.

сущ. Наводнение, половодье, разлив (реки).


Фәәкәләһе әззиэбе гыйб. Аны бүре ашады. Фәәкәләһе әззиэбе аңа диләр имди. (К. Гал.)

фр. Его съел волк.


Фәүварә ис. Фонтан.

сущ. Фонтан.


Фәүз ис. 1) Җиңеп чыгу; эшнең уңышлы булып чыгуы. 2) Бәладән котылып исән калу.

сущ. 1) Победа, триумф; успех. 2) Спасение.


Фәүкъ р. Өст; өстен булу.

н. Над, на, выше, свыше.


Фәүкылгадә - Гадәттән тыш. Боларның тәрбиясе фәүкылгадә бер эш көткән. (М. Гаф.)

Чрезвычайный, необычайный.


Фәүр ис. Ашыгычлык, тизлек.

сущ. Поспешность, скорость.


Фәүрән р. Ашыгып, тиз-тиз, дәррәү, хәзер үк.

н. Сейчас же, немедленно.


Фәүт ис. 1) Үлү. Ителде дәүте Ләйләдән хәбәрдар. (Дәрд.) 2) Кулдан ычкындыру, юк итү.

сущ. 1) Смерть, кончина. 2) Потеря. 3) Пропуск, упущение.


Фәүҗ ис. Төркем, груһ, группа.

сущ. Группа, толпа.


Фәҗер ис. 1) Таң, шәфәкъ. 2) Таң атып, кояш чыгуга кадәр булган вакыт.

сущ. 1) Заря, рассвет. 2) Время от рассвета до восхода солнца.


Фәҗигъ с. Аянычлы, күңелне әрнетә торган, фаҗигале. Фәҗигъ өннәр биреп еглый ләкин ул җирләрнең тормыш сәхнәсе.

прил. Трагический, причиняющий боль, страдание.


Фәһем ис. Аң, аңлау, төшенү. Әл Кадирнең кадре төшмәк әлмисактан кадир. Гаклына фәһменә истибадлы хиссият мөдир. (Ш. Баб.)

сущ. Сознание, понимание. 2) Проницательность.


Фәһим с. Тиз төшенүчән, яхшы аңлаучан, үткен, зирәк.

прил. Сообразительный, проницательный, быстро уразумевающий.


Фәһми с. Уйлауга (төшенүгә, аңга) бәйләнешле, уйлап беленә торган.

прил. Относящийся к пониманию, умению.


Фәһүә алм. Бәс ул, улдыр ки.

мест. Таким образом это, это есть.


Фәһһам ис. Бик аңлаучан, бик зирәк, бик үткен.

сущ. Смекалистый, схватывающий (мысль); очень понятливый.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Фa Фи Фo =>Фә<= Фө Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ