Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Лa Ли Ло Ля Лә Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ля кис. 1) Юк, түгел. Шаһзадәнең ля вә нагам димәккә мәҗале калмады. (К.Нас.) 2) Юклыкны, инкарьне белдерә торган ма-мә, сыз-сез кушымчалары мәгънәләрендә йөри.

Частица отрицания, соответствует русскому "нет", "не", "без".


Лябед, лябеддә ст. Котылгысыз, үтә кирәк, әлбәттә, чарасыз, ансыз мөмкин түгел. Лябед, сица терелер өчен корбан кирәк. (Г. Тук.)

сс. Обязательно, непременно, непреложно, должно, неизбежно.


Лябис сф. Киюче, кигән.

пр. д. Одевающий, одевший.


Ля бәэс ст. Зарар юк, зарарсыз. Ашаганда ләтыйфә кылмак ля бәэстер. (К. Нас.)

сс. Не беда, не вредно.


Ля галәттәгъйин ст. 1) Билгеләмичә, төбәп түгел, ничек эләксә шулай. 2) Юри түгел.

сс. 1) Не целясь, как попало. 2) Ненамеренно.


Ля гыйлаҗ ст. 1) Чарасыз, чара юк. 2) Дару юк.

сс. 1) Поневоле. 2) Неизлечимый.


Лягъ I ис. Куркак.

сущ. Трус; боязливый.


Лягъ II ф. ис. Анекдот, әдәпсез сүзләр белән ясалган мәзәк, көлке.

п. сущ. Анекдот, побасёнка; непристойная шутка.


Лягыйб сф. 1) Уйнаучы, уенчы. 2) Спортчы.

пр. д. 1) Игрок, спортсмен. 2) Играющий, забавляющийся.


Лягыйр ф. с. Арык, чандыр.

п. прил. Тощий, худой, худощавый, худосочный.


Лягыя ис. 1) Юк-бар сүз. 2) Әдәпсез сүз, оятсыз сүз.

сущ. 1) Болтовня, вздор, пустословие. 2) Неприличное слово.


Лязим сф. 1) Тиеш, кирәк, мәҗбүри, зарур. Бер кемсәнә уяулыкны үзенә лязим итсә, дошманнан, тәләф булмактан әмин булыр... (К. Нас.) 2) грам. Күчемсез (фигыль).

пр. д. 1) Нужный, необходимый, потребный. 2) грам. Непереходный (глагол).


Лязимә ис. 1) Тиешле нәрсә, әйбер. 2) Өскә йөкләнгән бурыч, хезмәт.

сущ. 1) Необходимая вещь, принадлежность. 2) Служба, долг.


Ляикъ сф. Тиешле, яраклы, килешле, лаек. Һәдиягә ляикъ нәрсә бар икән, дип хәзинәгә кереп йөргәндә... (К. Нас.)

пр. д. Надлежащий, достойный, подходящий, приличный, заслуживающий внимания.


Ляихә ис. 1) Проект. 2) Берәр эш яки закон өчен төрле яктан карап, тикшереп хәзерләнгән тәкъдим.

сущ. 1) Проект. 2) Изученное, подготовленное предяожение (в вышестоящие органы).


Ля йогкаль ст. Акыл ирешмәс, акыл җитмәслек.

сс. Непонятный, уму непостижимый.


Ля йөбали ст. 1) Пәрвайсыз, игътибарсыз, сансыз. 2) Салкын канлы.

сс. 1) Невнимательный, небрежный, беспечный, непочтительный. 2)Хладнокровный, бесстрастный.


Ля йөгадде ст. Исәпсез, хисапсыз, исәпсез күп. Ля йөгадде вә ля йөхса сәлам. (3. Бит.)

сс. Бесчислениый, ис поддающийся счету, неисчислимый.


Ля йөсьәлә ст. Аннан сорамаслар, ул җавапка тартылмас, җаваплы булмас. Белеп булмый эшеннән "ля йөсьәлә" ич ул. (Г. Тук.)

сс. С него не спросят, у него не спросят.


Ля йөхса ст. Исәбенә (санына) чыга алмаслык, хисапсыз, бик күп.

сс. Неисчислимый, несметный, множество.


Ля кайд ст. Гамьсез, ваемсыз, пошынмас. Башларыннан кичкән вакыйгалардан әсәрләнмәслек дәрәҗәдә ля кайд вә мүк йөрәк булдылармы? (Җ. Вәл.)

сс. Беспечный, нерадивый, беззаботный; бесстрастный, апатичный.


Лякин * тер. Ләкин, әмма.

част. Но, однако.


Ля кәлям ст. Сүз юк, һич әйтерлек сүз юк.

сс. Нет слов (чтобы выразить что-либо).


Ля лихөбби галийин гыйб. Галине (кемне дә, нәрсәне дә булса) яратудан түгел (бәлки башка бернәрсә өчен). Самараны яратудан түгел, ягъни „ля лихөбби галийин". (Г. Тук.)

фр. Выражение употребляется в смысле „не за красивые глаза" (букв. „не из любви к Али".


Лям ис. хәреф исеме, ләм.

сущ. Название буквы.


Лямигъ ис. кара: лямих.

сущ. см. Лямих.


Лямига сф. Нур чәчүче хатын.

пр. д. Лучезарная (о женщине).


Лямис сф. Тотучы, капшап сизүче, тоючы.

пр. д. Дотрагивающийся, касающийся чего-либо, осязающий.


Лямисә ис. Тотып (капшап) белү тойгысы.

сущ. Осязание, чувство осязания.


Лямих сф. Ялтыраучы, нур чәчүче.

пр. д. Сверкающий, блестящий.


Ля мәкян ст. Урыны юк, урынсыз, урыны билгеле булмаган (алла яки шундый исеме бар, гәүдәсе юк нәрсә). Мөнтәзыйрлар ля мәкяннар, бар мәляикләр сиңа. (Г. Тук.)

сс. рел. Вездесущий (эпитет бога).


Ля мәхалә ст. 1) Чарасыз, котылгысыз. 2) һичшиксез.

сс. 1) Неизбежно, неминуемо. 2) Без сомнения, безусловно.


Ля нөсәллим ст. Күнмибез, риза түгел, алай түгел, канәгатьләнмибез. Әмма ля нөсәллим дию кариэмнең иркендә. (Г. Тук.)

сс. Не признаём, не соглашаемся, не допускаем.


Лясыйк сф. Тоташучы, ябышучы.

пр. д. Прилипающий, плотно прилегающий.


Лят ис. Гарәпләрнең борын заманда табынган потларыннан берсе. Әгәр лят вә мәнат керсә хәрәмгә (хәрәм: биредә мәчет мәгънәсендә). (Дәрд.)

и. с. Имя одного из доисламских идолов у арабов.


Ля тәйәсү ст. Өметсезләнмәгез, өмет кисмәгез. Ля тәйәсү әмерене тот. (Г. Тук.)

сс. Не теряйте надежды.


Ля тәкърәбуззина ст. Зинага якын булмагыз. Ул ук сәгать тәһдид үзә өн ишетте: ля тәкърәбуззина дию укыр имди. (К. Гал.)

сс. Остерегайтесь совершить прелюбодеяние.


Ля тәкътелү фиг. Үтермәгез. Ля тәкътелү Йосыфе дияр имди. (К. Гал.)

гл. Не убивайте.


Ляф ф. ис. Буш сүз, мактану сүзе. Ляф ора—лаф ора, шапырына, мактана. Яхшылык юк, булса анда „яхшы мин"—дип ляф ору. (Г. Тук.)

п.сущ. Хвастовство, бахвальство; пустословие.


Ля фәта илла Гали кәррар гыйб. Гали батырдан башка чын егет юк. Ля фәта илла Гали кәррар имди. (К. Гал.)

фр. букв. „Нет молодца сильнее Гали-батыра".


Ляфзән ф. ис. Буш сүз сөйләүче, лыгырдаучы, бушбугаз.

п. сущ. Хвастун, фанфарон, болтун.


Ляхикан р. Хәзер, бу көндә. Сагикан (электән) вә ляхикан хикәя күбрәктер. (К. Нас.)

н. Теперь.


Ляхикъ сф. Соңыннан кушылучы, ялганучы, хәзерге көнгә иярүче. Адәм өч төрледер: бер төрлесе ляхикълардыр ки, алар аталарның фазиләтләренэ мөлхикълардыр. (К. Нас.)

пр. д. Примыкающий, последующий, позднейший, настигающий.


Ляхишә ф. ис. Токмач.

п. сущ. Лапша.


Ля хәйре фиһөннә вә ля беддә минһөннә гыйб. „Алардан һичбер яхшылык юк, ә алардан башка мөмкин түгел" (хатыннар турында әйтелә торган реакцион гыйбарә).

фр. „Нет от них добра, но и без них нельзя" (реакционное выражение, свидетельствующее о презрительном отношении к женщине в прошлом).


Ля хәүлә ст. дини 1) Көч (кодрәт) юк. 2) Бу сүз белән башланган бер дога исеме. Һәр кеше куркып укый ля хәүләсен. (Г. Тук.).

сс. рел. 1) букв: Нет силы, могущества. 2) Начальное слово молитвы „на всё воля божья".


Ля хәуфә галәйһим гыйб. 1) Алар куркуны белмиләр. 2) Аларга куркыныч юк.

фр. 1) Они не занают страха. 2) Им ничто не угрожает.


Ляшә ф. ис. Үләксә, үлек хайван гәүдәсе.

п. сущ. Труп животного, падаль.


Ля шәй ст. Берни түгел, юк дәрәҗәсендә, һич кыйммәте юк, юк кебек; әһәмиятсез. Моның янда башка кеше имеш ля шәй. (М. Гаф.)

сс. Ничто, ничего, ничтожество.


Ля шәк ст. Шиксез, шөбһәсез, әлбәттә. Ля шәк бер нәрсә дә улмаз. (3. Биг.).

сс. Без сомнения, несомненно.


Ля шәркыйя, ля гарбия гыйб. Көнчыгышта да юк, көнбатышта да юк. Ул снең васфыңда „ля шәркыйя, ля гарбия", ди. (Г. Тук.)

фр. Нет ни на востоке, ни на западе.


Ля ягъкыйл ст. Акылын җуйган, аңы беткән, уй йөртми (сөйләү телендә ләякыл дип сөйләнә). Гашикълар икесе дә һунсыз вә ля ягъкыйл булдылар. (К. Нас.)

сс. Быть неразумным, не иметь здравого суждения.


Ля ягъни ст. Мәгънәсез, буш, файдасыз.

сс. Не значит, не значащий, бессмысленный.


Ля язал ст. Бетмәс, үлүе (бетүе) мөмкин түгел, дәвам итә.

сс. Продолжает, не прекращает, длится.


Ля язлимун ст. Золым итмиләр, җәфа (газап) чиктермиләр. Кайда соң бу җаһил ун кемнәргә соң ля язлимун (В. Җәлал).

сс. Не притесняют, не угнетают.


Ля ямүт ст. Үлмәячәк, вафат булмас.

сс. Не умрёт, бессмертный.


Ля ятәгайер ст. Алмашынмый, үзгәрми, һәрвакыт бертөсле тора.

сс. Не изменяется, не переменится.


Ля ятәҗәзза ст. Тагын да бүленми, тагын да ваклап булмый торган. Ля ятәҗәзза кабиленнән хәрдәбин аркылы карап та көч белән күренә торган кечкенә хайваннар. (К. Нас.)

сс. Не делится на части, неделимый (в значении „очень мелкий").


Ля әкалле ст. Иң кимендә, ким дигәндә, һич булмаса.

сс. Не меныпе, по меньшей мере, хотя бы.


Ля әбали ст. Игътибар итмим, илтифат итмим, исем китми, кызыксынмыйм.

сс. Не интересуюсь, не забочусь, не обращаю внимания, не стесняюсь.


Ля җарәм ст. Шиксез, шөбһәсез, әлбәттә.

сс. Коянечно, несомненно, бесспорно.


Ляҗүрд ф. ис. 1) Ляпис-лазурь. Әгъла ляҗүрд ташы бик нәфис кук буяуга истигъмал ителгән. (К. Нас.) 2) Күк төс.

п. сущ. 1) Ляпис-лазурь. 2) Лазурный (цвет).

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Лa Ли Ло =>Ля<= Лә Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ