Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Бa Би Бо Бр Бу Бү Бы Бә Бө В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Би I бәйл. Кайбер гарәп сүзләренә алдан кушылып "га-гә", "ча-чә", "белән", "өчен" функцияләрендә кулланыла.

Предлог "с".


Би II ф. бәйл. Юклыкны белдерә тоган бәйлек.Исемнәр алдында кулланыла; бездәге "сыз-сез" кушымчалары мәгънәсен белдерә. Бихәбәр - хәбәрсез. Битараф - нейтрал, бер якка да кушылмаган. Бихисап - хисапсыз.

п. пред. В персидском языке предлог, обозначающий отсутствие какого-либо предмета или качества и соответствующий русским не, без (бес).


Биби ф. ис. Бикә, ханым; хуҗа хатын.

п. сущ. Госпожа, дама; хозяйка.


Бибәһа ф. с. Бәясез, бәя куя алмаслык дәрәҗәдә кадерле, кыйммәт.

п. прил. Бесценный, очень дорогой.


Бибәһрә ф. с. 1) Өлешсез, бәхетсез. 2) Белемсез.

п. прил. 1) Бедный, обездоленный, лишенный (чего-либо). 2) Несведущий.


Бивакыт гф. р. Вакытсыз.

ар.-п. н. Несвоевременно, безвременно, не вовремя.


Бивафа ф. с. Ышанычсыз, сүзендә тормаучы, ялганчы, алдакчы, хыянәтле.

п. прил. Неверный; ненадежный; вероломный.


Бивая ф. с. Өлешсез, мәхрүм, өлешсез калдырылган. Ифтиракыңнанбирү бән бикәсем, биваяем. (Г.Тук.)

п. прил. Обездоленный.


Бивә зән ф. ис. Тол хатын. Мәни бичарадырмын, бивә зәмен. (Сайяди).

п. сущ. Вдова.


Бигайбә* гф. ст. Гаепләмә, гафу ит.

ар.-п. сс. Извини, прости, простите.


Бигайниһи ст. 1) Нәкъ үзе. 2) Коеп куйган, үзе шикелле үк, нәкъ. Бигайниһи гөл утыртырга хәзерләнгән туфрак шикелле. (К.Нас.)

сс. 1) Он сам. 2) В точности, точно, точь-в-точь.


Бигайри гф. ст Гарәп сүзләре алдында килеп, бездәге "сыз-сез" һәм "башка" ярдәмлеге мәгънәләрен белдерә.Бигайри риза - ризалыктан башка, ризалыксыз.

ар.-п. сс. Без (ставится перед именами).


Бигайри хак гф. ст 1) Хаклыктан башка, хаксызлык белән. 2) Урынсыз, тиешсез. Берәү бигайри хак берәүгә дошманлык кылычын чыгарса, ул кылычның кыны үзенең башы булыр. (К.Нас.)

ар.-п. сс. 1) Без права (на что-либо). 2) Неуместно.


Бигакыйланә гф. ст Акылсыз рәвештә, уйламыйча.

ар.-п. сс. Безрассудно, неумно, неразумно, необдуманно.


Бигамь гф. с. 1) Кайгызыз, хәсрәтсез. 2) Гамьсез.

ар.-п. прил. 1) Без печали, без скорби. 2) Беспечный, незаинтересованный.


Бигараз гф. ст. 1. Гаделлек белән, турылык белән. 2. Гадел; турылыклы.

ар.-п. сс. 1. Беспристрастно. 2. Беспристрастный, незаинтересованный.


Бигать ис. кара: Бәйгать.

сущ. см. Бәйгать.


Бигаун р. Ярдәме белән.

н. С помощью, при помощи.


Бигаять гф. р. Чиксез, чиктән тыш, бик. Кылычны төргән бигаять озын киндерне чишә-чишә... (Г.Газиз).

ар.-п. н. Весьма, очень.


Бигиран ф. с. Бәясез, бәя куя алмаслык кыйммәт. Аның өчен симзәрдән (алтын-көмештән) бирде аңа бигиран. (Рәхим кол Әбүбәкер улы).

п. прил. Очень дорогой, бесценный.


Бигъсәт ис. 1) Җибәрү, юллау, вәкил итеп җибәрү. 2) Делегация, миссия.

сущ. 1) Отправка, посылка, командировка. 2) Делегация, миссия.


Бигыйбарәтиһа, бигыйбарәтиһи гыйб. Үзе сөйләгәнчә, үзе әйткәнчә, үз сүзе белән, үзенең гыйбарәләрен үзгәртмичә.

фр. Его выражением, его словами.


Бигянә ф. р. Ят, чит, таныш булмаган.Якты көндә шәм яндырганны гакылдан бигянә диерләр. (К.Нас)

п. прил. Чужой, посторонний, незнакомый.


Бигяһ ф. р. Вакытсыз, тиешсез чакта.

п. н. Не вовремя, не ко времени.


Бигөман ф. р. 1) Шиксез, шөбһәсез. 2) Уйламыйча, уйламастан. Хөббе дөнья илә калбем мәел итмеш бигөман. (Һ.Сал)

п. н. 1) Без сомнения. 2) Не думая, не обдуманно.


Бигөмаһ ф. с. 1) Гөнаһсыз. 2) Гаепсез.

п. прил. 1) Безгрешный. 2) Неповинный, не виноватый.


Бидар ф. с. Уяу, сак, йокысыз. Күңел биргем сәнең гыйшкыңда бидар.(Сәйәди).

п. прил. Бодрствующий, бдительный.


Бидгать ис. 1) Элеккесенә каршы килә торган яңа бер эш. 2) Яңа гадәт. Бакчада явыз бидгать уен күргән. (Ш.Баб.)

сущ. Нововведение, ересь.


Биддәфгат ст. Күп тапкыр, кабат-кабат.

сс. Несколько раз; в несколько приемов; повторно.


Би дил ф. с. 1) Күңелсез; кәефсезләнгән. 2) Рәхимсез, шәфкатьсез, җансыз. 3) Мәхәббәт утына дучар булган, мәхәббәт белән йончылган. Мәни би дил гариплектә йөрермен. (Сайяди).

п. прил. 1) Унылый, огорченный. 2) Бессердечный; бездушный. 3) Снедаемый любовью.


Бидиянәт гф. ст. Диндарсызлык; шәригать буенча эш итмәүчелек.

ар.-п. сс. Отсутсвие набожности; несоблюдения законов шариата.


Бизар ф. с. 1) Аптыраучы, йөдәүче, интегүче. Булмыш иде балыкыннан ул бизар. 2) Күңеле кайтучы, хәтере калучы.

п. прил. 1) Усталый, измученный. 2) Питаюий отвращение; избегающий.


Бизарур гф. ст. 1. Юкка, кирәксезгә. 2. Кирәксез.

ар.-п. сс. 1. Бесполезно; без необходимости. 2. Бесполезный, напрасный.


Биззат ст. Турыдан-туры үзе (үзем, үзең), башкаларга тапшырып (йөкләп) түгел.

сс. По необходимости, поневоле.


Биигътибар гф. ст. Игътибарсыз, игътибар итмичә.

ар.-п. сс. Без внимания.


Биирадә гф. ст. Теләмичә, көчләнеп, ирексездән.

ар.-п. сс. Безвольно.


Биихтияр гф. ст. 1) Үзе теләмичә, көчләп, ирексездән. 2) Ихтыярсыз.

ар.-п. сс. 1) Вынужденно, невольно. 2) Невольный.


Биитибаһ гф. ст. Шиксез, шөбһәсез.

ар.-п. сс. Без сомнения, без колебания.


Бикадәри халь ст. Көч җиткәнчә, көч җитәрлек кадәр.

сс. По мере возможности, по возможности.


Бикарар гф. ст. Карарсыз; тынчсыз, тынгысыз, башны кая куярга белмәүче. Бәс ул хальдә бикарар, бихуд булды. (К.Гал.)

ар.-п. сс. Беспокойный, непостоянный; неустойчивый.


Бикер ис. 1. Кызлык, кул тимәгәнлек. 2. Гыйффәтле кыз.

сущ. 1. Девственный, целомудренный. 2. Девственница.


Бикяр ф. с. 1) Эшсез, шөгыльсез. 2) Файдасыз, бушка вакыт үткәрүче.

п. прил. 1) Безработный. 2) Праздный.


Бикәс ф. с. Ташланган, ыргытылган, ярдәмсез, ялгыз калган. Ифтиракыңнан бирү бән бикәсем, биваяем. (Г.Тук.)

п. прил. Одинокий, оставленный, покинутый, заброшенный.


Билахир, билахирә ст. Ахырда, азакта, иң ахырда, иң азакта.

сс. Наконец, в конце концов.


Билбәдаһәт ст. 1) Кинәт, көтмәгәндә. 2) Хәзерлексез. Кятиб бәетне билбәдаһәт назым итте. (К.Нас.)

сс. 1) Экспромтом, сразу, вдруг, неожиданно. 2) Без подготовки.


Билвасыйт ст. Кеше аркылы, арадаш ярдәме белән, арадашлык белән; берәр нәрсә ярдәмендә.

сс. При помощи, при посредстве (чего, кого-либо); посредством.


Билгаен ст. Күз белән.

сс. Глазом.


Билгаен вәррәэс гыйб. Күзем, башым белән (дигән мәгънәдә булып, бездәге "баш өсте", "теләп", "бик риза булып" дигән сүзләргә туры килә). Җәмилә боларга өйдәш булып керүне бик яратканга күрә, билгаен вәррәэс кабул иттеләр. (М.Гаф.)

фр. Охотно, с удовольствием, с большим желанием.


Билгакес ст. Киресенчә, уйлаганның киресенчә. Без көнне кояшлы булыр дип уйлаган идек, ул, билгакес, яңгырлы булды. (Ф.Әмир.)

сс. Наоборот, напротив.


Билгамәл ст. Практик рәвештә, гамәлдә.

сс. Практически, делом.


Биликътибас ст. Башка бер чыганактан файдалану юлы белән, күчереп, файдаланып.

сс. Путем заимствования, используя какой-либо источник.


Биликътиза ст. Кирәклектән; кирәк булганда.

сс. По необходимости, при случае.


Билилтифат ст. Илтифат белән, игътибар белән; теләп.

сс. С вниманием, с интересом; благосклонно.


Билистикълял ст. Үзлегеннән, бәйсезлек белән, үз-үзенә, мөстәкыйл рәвештә.

сс. Независимо, самостоятелно.


Билистинад ст. 1) Сөялеп, таянып. 2) Ышанып.

сс. 1) Опираясь, облокачиваясь на что-либо. 2) Доверчиво.


Билистифадә ст. Берәр әйбердән файдаланып.

сс. Пользуясь (чем-либо), используя (что-либо).


Билиттифак ст. Берләшеп, берлектә, оешып; беравыздан, берсүздән, бер сүзгә килеп.

сс. По договоренности; сообща, совместно; единодушно, согласованно.


Билиштирак ст. Катнашып, бергәләшеп, бергә-бергә, уртаклашып.

сс. Сообща, совместно, вместе.


Билиҗбар ст. Көчәнеп, ихтыярсыз, мәҗбүри.

сс. Насильно, насильственным путем, принудительно.


Билкасд ст. 1)Алдан уйлап, ният итеп. 2) Теләп; атап, юри.

сс. 1) С целью. 2) Намеренно; умышленно.


Билкыям ст. Аягүрә торып.

сс. Стоя.


Билкөлли ст. Бөтенләй, бөтенләе белән, тулысынча, бөтен-бөтенгә. Малыңны бикөлли тәләф итүдән саклан! (К.Нас.)

сс. Совершенно, абсолютно, полностью, целиком.


Биллаһи ст. дини Алла белән ант итәм!

сс. Клянусь Аллахом!


Биллүр ис. Бәллүр, хрусталь.Эшче вә крестян гаммәсенеңхезмәт көрәше диңгезендә бәллүрләнепҗитешкән мәкальләр белән бизәлгән. (Г.Ибр.)

сущ. Хрусталь.


Билмуваҗәһә ст. Йөзгә-йөз килеп очрашып, күзгә-күз килеп, кара-каршы.

сс. Лицом к лицу, носом к носу.


Билмәҗбүриять ст. Ирегеннән тыш, көчләнеп, ихтыярсызлык белән.

сс. Вынужденно, принужденно, насильно.


Билмөнасафә ст. Уртаклашып, тигез итеп, урталай.

сс. Пополам, поровну.


Билмөнәсәбәтә ст. Берәр уңай белән.Билмөнәсәбәт язылмыш мәсьәләләр. (К.Нас.)

сс. По (какому-либо) случаю; кстати.


Билмөшарәкә ст. Бергәләшеп, кушылып, катнашып.

сс. Совместно, сообща.


Билмөшаһәдә ст. Күз белән күреп, карап торып.

сс. Наблюдением; рассматривая.


Билотфиһи ст. Аның ярдәме белән, мәрхәмәте белән.

сс. С его помощью, его добротой.


Бифигыль ст. Чынлыкта, чынлап. Бифигыль кулдан килерһичнәрсә юк. (Ак.)

сс. В действительности, фактически, на деле.


Билхак ст. Чынлыкта, дөреслектә, хакыйкатьтә.

сс. В действительности, на самом деле.


Билхасса, билхосус ст. Атап, төбәп, махсус рәвештә.

сс. Специально; в особенности.


Билхәер ст. Хәерлек белән, яхшылык булсын. Сабахәкөм билхәер - иртәгез хәерле булсын.

сс. букв: "С добром", по хорошему.


Биля грам. кис. Сүз алдында кулланылып, сүзгә юклык - булмау мәгънәсен бирә торган кисәкчә.Биля шәк - шиксез.

грам. Приставка без (употреляется в начале слова).


Биля васита ст. Арадашлык итүдән башка; турыдан-туры.

сс. Без посредничества; непосредственно.


Билҗөмлә ст. 1) Бөтенләе белән. 2) Барлык, бөтен, һәммә.

сс. 1) Вообще, одним словом. 2) Всё вместе взятое.


Бимаза* ф. с. 1. Тәмсез, ләззәтсез. 2. Тынычсызлык.Вакытсыз йөрмә әле бимазалап. (М.Гаф.)

п. прил. 1. Безвкусный, банальный; невкусный. 2. Беспокойство.


Бимал гф. ст. Акчасыз, малсыз; ярлы.

ар.-п. сс. Безденежный, небогатый; бедный.


Бимар ф. с. Авыру, хастә, чирле.

п. прил. Больной, хворый.


Бимарханә ф. ис. Больница, шифаханә, хастаханә.

п. сущ. Больница, лечебница.


Бимисал гф. ст. Охшашсыз, үрнәксез, мисалсыз.

ар.-п. сс. Несравненный, бесподобный, беспримерный.


Бимәгънә гф. с. 1) Мәгънәсез, эчтәлексез. 2) Буш, файдасыз. Калды инде барча әшгарем дә бимәгънә. (Г.Тук.)

ар.-п. прил. 1) Бессмысленный. 2) Бесполезный, пустой.


Бимәкян гф. с. 1. 1) Урынсыз. 2) Тораксыз, йортсыз-җирсез. Бимәкян вә бичарагорбәт чигеп. (М.Кол.) 2. Йолкыш, сукбай.

ар.-п. прил. 1. 1) Без места. 2) Бездомный. 2. Бродяга, босяк.


Бимәлял гф. Армый-талмый. Акар икән кичә-көндез бимәлял. (Ут.Им.)

ар.-п. Без усталости, не утомляясь.


Бин ис. Ул (угыл).

сущ. Сын.


Бина* ис. 1) Өй, йорт, корылма, каралты. 2) Төзелеш, корылыш. 3) Нигез, терәк.

сущ. 1) Строение, здание, постройка. 2) Строительство, сооружение. 3) Основа, опора.


Бинабәрин гф. ст. Шунлыктан, шуңа күрә, шуның өчен, шуңа нигезләнеп, шулай булгач.

ар.-п сс. Поэтому, ввиду этого, на том основании, что...


Бинаи рух из. Рух төзелеше, рух нигезе. Бел мөсавидер бинаи рухыбызтәхрибенә. (Дәрд.)

из. Основа психического склада.


Бинам ф. ис. 1) Исемсез, исеме билгесез; билгесез. 2) Дансыз, шөһрәтсез.

п. прил. 1) Безымянный; анонимный; Неизвестный. 2) Бесславный.


Бинахак гф. ст. 1) Хаксызга. 2) Урынсызга. Шулай бинахак рәнҗкткән өчен, үзләре бер көн хур булсыннар. (М.Гаф.)

ар.-п. сс. 1) Несправедливо. 2) Неуместно.


Биначар ф. ст. Чарасыз, мәҗбүр.Ки куркып шәрридин һәр гали биначар ихтирам саздыр. (Г.Чок.)

п. сс. 1) Беспомощный. 2) Вынужденный.


Бинаән р. Нигезләп, таянып. Бу карарга бинаән акча тупладылар. (М.Ак.)

н. Основываясь на, опираясь на (что-либо).


Бинаән галәйһи гыйб. Шуның өчен, шуңа күрә, шул нигездә, шул сәбәпле.

фр. На этом основании, основываясь на этом; по причине того, что...


Би нишан ф. с. Билгесез, билгеле булмаган. Сөҗүд әйләп һәммә би нишандин нишан эзләп. (Сайяди).

п.прил. Безвестный, неизвестный.


Биниһая* гф. с. Чиксез, очсыз-кырыйсыз, бик күп. Биниһая, бихисаптырм гаскәре Чыңгыз кеби. (Г.Тук.)

ар.-п. прил. Бесконечный, беспредельный, безграничный.


Бинисбә р. Чагыштырмача, ...гә карата.

н. Относительно, по отношению к...


Бинәтиҗә р. Нәтиҗәдә, нәтиҗәсендә.

н. В результате чего-либо.


Биноксан ф. с. Кимчелексез. Син-айны буилә биноксан яратты. (Хорәз.)

п. прил. Безукоризненный, непорочный.


Бинт ис. 1) Кыз. 2) Берәүнең кыз баласы, кызы.

сущ. 1) Девочка, девушка. 2) Дочь.


Бинәва ф. с. 1. Өлешсез, бәхетсез, ярдәмчесез. 2. Ярлы, фәкыйрь.

п. прил. 1. Обездоленный, несчастный, беспомощный. 2. Бедняк.


Бинәзыйр гф. с. Тиңсез, тиңдәшсез, охшашсыз.

ар.-п. прил. 1. Бесподобный, не имеющий себе равного. 2. Бесподобно, несравненно.


Бинәсыйп с. Өлешсез, насыйпсыз; өлештән, пайдан коры калган.

ар.-п. прил. Обездоленный, лишенный (чего-либо).


Бипаян ф. р. Иксез-чиксез, кырыйсыз.

п. н. Беспредельно, бесконечно.


Бипәрва ф. с. 1) Пәрвайсыз, игътибарсыз. 2) Тартынусыз, куркусыз.

п. прил. 1) Беззаботный, беспечный. 2) Безбоязненный, смелый.


Бипәрһиз ф. ст. 1) Тотанаксыз, тыйнаксыз, йөгәнсез. 2) Саксыз.

п. сс. 1) Невоздержанный, распущенный, разнузданный. 2) Неосторожный.


Бирия гф. ст. Риясыз, чын күңелдән, ихластан.

ар.-п. сс. 1. Просто, без притворства.2. Непритворный, искренний.


Бирян ф. ис. 1. Куырдак, кәбаб. 2. Кыздырылган, куырылган, пешерелгән.Бары өй кызлары һәм бигъре бирьян (Сайяди).

п. сущ. 1. Жаркое. 2. Жаренный, испеченный.


Бисат ис. 1) Келәм, палас. 2) Түшәлә (җәелә) торган нәрсә.

сущ. 1) Ковер. 2) Подстилка.


Бисмиллаһ гыйб. дини Бисмилла (төп мәгънәсе: Алла исеме белән). Китапның бисмилласызын чукынып укып йөри. (Х.Туф.)

фр. рел. С именем Бога.


Биссәвийя р. 1) Бертигез, бердәй. 2) Шундый ук.

н. 1) Поровну, одинаково. 2) Такой же.


Бисәр-вә-саман ф. гыйб. Мескен, ядәмчесез.Ләйля, Мәҗнүн дигән бисәр-вә-саманнар кан. (Сәйяди).

п. фр. Бедный, беспомощный.


Битап ф. с. Көчсез, куәтсез, хәлсез.

п. прил. Бессильный, слабый, хилый.


Битакать гф. с. Көчсез, куәтсез, чыдамсыз, такатьсез. Битакатьтән ике күзе яшь белән тулды. (К.Нас.)

ар-п. прил. 1. Бессильный, беспомощный, неэнергичный; безвольный. 2. Бессильно, безвольно.


Битараф* гф. с. Бер якка да кушылмаучы, нейтраль; объектив. "Газазил"дә шагыйрьнең битараф тасвирлары (Г.Ибр.)

ар-п. прил. Беспристрастный; объективный; нейтральный.


Битриккыйликътибас гыйб. Берәүдән үрнәк (күчереп) алу юлы белән.

фр. Путем заимсвования, перенятия; подражая (кому-либо.


Биттабгъ р. Табигате буенча, әлбәттә; табигый. Адәм биттабгъ мактанмакны сөяр. (К.Нас.)

н. Естественно; по своей природе; конечно.


Биттәвали ст. Өзлексез, тоташтан; бер-бер артлы. Тели күңлем тәгали биттәвали. (Г.Тук.)

сс. Беспрерывно, непрерывно; последовательно.


Биттәдриҗ ст. Акрынлык белән, эзлеклелек белән; берсе артыннан берсе.

сс. Постепенно; один за другим.


Биттәмам ст. Барысын бетереп, һәммәсен, бөтенләй; тулысынча.

сс. Полностью; окончательно, совсем.


Биттәслим ст. Тапшыруны үтенеп, тапшыру (шарты) белән.

сс. Прося выдать, вручить, передать вручением.


Биттәфсыйль ст. Җентекләп, бик ачык итеп; аерып-аерып, вагы-төяге белән аңлатып, бәйнә-бәйнә.

сс. 1. Подробно, детально. 2. Подробный.


Биттәшәккер ст. Яхшылыкка каршы рәхмәт әйтеп.

сс. С благодарностью, благодарно.


Биттәҗрибә ст. Тәҗрибә белән, тәҗрибә өстендә, тәҗрибәдә, сынау өстендә, сынауда.

сс. Практически, на опыте, имея навык.


Биттәкъсыйр гф. ст. (Эштә, киемдә, кыяфәттә) кимчелексез. Ул кыз кәмальдә биттәкъсыйр иде. (К.Нас.)

ар.-п. сс. Отсутствие недостака (в чем-либо).


Биттәмамиһа ст. Бөтенләе белән, бөтенләй, барысын бетереп, тәмам итеп.

сс. Окончательно, совсем, совершенно, полностью.


Биттәмиз гф. ст. Арусыз, пакь түгел, чиста түгел. Ишшк мескен әгәрчә битәмиздер. (Дәрд.)

п. сс. Нечистый, неопрятный, неаккуратный.


Битәәнни гф. ст. Кичекмәстән, озакка сузмыйча. Итәрдек битәәнни аны агяһ. (Ут.Им.)

ар.-п. сс. Без замедления, немедленно.


Бихак гф. ст. Хаксыз.

ар.-п. сс. Без права.


Бихаккый р. 1) Тулысынча, бөтенләе белән, тиешенчә. 2) Хаклык белән, хаклык өчен.

н. 1) Полностью, совсем. 2) По праву; за право.


Бихар ис. Бәхер-нең.к.

сущ. мн. от бәхер.


Бихисап* гф. с. Хисапсыз, исәпсез, бетмәс-төкәнмәс.

ар.-п. прил. Бессчетный, бисчисленный; нескончаемый.


Бихозур гф. с. Күңелсез, кәефсез.

ар.-п. прил. Невеселый.


Бихуд ф. Һушсыз, аңсыз, сиземсез. Ул ук сәгать бихуд улыб дөшәр имди. (К.Гал.)

п. Бесчувственный.


Бихәблилла гыйб. Алла бавына. Ябышырлар бихәблилла җәмига (барысы да). (Г.Тук.)

фр. (Цепляться) за веревку Аллаха ( в значении "с помощью Аллаха").


Бихәбәр гф. с. Хәбәрсез,белемсез... Кайда икәнлегеннән бихәбәр идек. (Г.Тук.)

ар-п. прил. Неосведлиленный, неведающий.


Бихәдд гф. с. Чиксез, очсыз-кырыйсыз.

ар-п. прил. Безмерный, безграничный.


Бихәсәбиттака гыйб. Көч җиткән кадәрле, хәл кадәренчә.

фр. По мере сил, по мере возможности.


Бихәсәбиттәкъдир гыйб. дини Язмыш буенча, язмыш ягыннан. Бихәсәбиттәкъдир фәкыйрь булсаң хәлеңне халыкка сөйләмә. (К.Нас.)

фр. рел. По воле судьбы, по предопределению судьбы.


Бихөкемиллаһ гыйб. дини Алла хөкеме белән, Алла (кушканча) теләгәнчә, Алла теләве белән.

фр. рел. По воле Божьей, по воле Аллаха, по велению Бога.


Бичара* ф. с. 1) Чарасыз. 2) Ярдәмсез, мескен, бәхетсез, кызганыч.

п. прил. Беспомощный; несчастный, жалкий.


Бишәк гф. р. Шиксез. Ишәк синнән күп артык эштә бишәк. (Дәрд.)

ар-п. н. Несомненно, без сомнения.


Биэр ис. Кое. Биэре милләт, маи зәмзәм, күзләдем еллар буе. (Дәрд.)

сущ. Колодец.


Биәдәб гф. с. Әдәпсез, тәрбиясез, оятсыз, тәртипсез, тупас.

ар.-п прил. Невоспитанный, невежливый, бесстыжий, неучтивый, грубый.


Биәйнихалән гыйб. Һәрхәлдә, ничек кенә булса да.

фр. Как бы то ни было, во всяком случае.


Биәман гф. с. 1) Тынычсыз, борчулы. 2) Рәхимсез.

ар.-п. прил. 1) Беспокойный. 2) Бепощадный.


Биәсас гф. р. Нигезсез, төпсез.

ар.-п. н. 1. Неосновательный. 2. Неосновательно.


Биҗаваб гф. с. 1. Җавапсыз. 2. Җавапсызлык.

ар.-п. прил. 1. Безответственный. 2. Безответственность.


Биһбуд ф. с. 1. 1) Яхшыру, төгәлләнү. 2) Бәхетлелек, хәл яхшылыгы.Үзени һәм тәкый биһбуди булыр (Сәйяди). 3) Хәнҗәрнең бер төре. 2. Көчле, сәламәт.

п. сущ. 1. 1) Улучшение, усовершенствование. 2) Благоденствие, хорошее состояние. 3) Бейбуд (род кинжала). 2. Сильный, здоровый.


Биһишт ф. ис. Җәннәт, оҗмах.

п. сущ. Рай.


Биһудә ф. с. Буш, файдасыз. Биһудәдер соры корттан көтмәк гыйлаҗ. (Г.Тук.)

п. прил. 1. Пустой, бесполезный. 2. Бесполезно.


Биһуш ф. с. Һушсыз, сиземсез, аңсыз. Биһуш әйләде өендә. (Г.Кан.)

п. прил. Бессознательный, бесчувственный.


Биһөнәр ф. с. 1) Һөнәрсез, эшлексез. 2) Сәләтсез, булдыксыз.

п. прил. 1) Без профессии, бездеятельный. 2) Бесталанный, бездарный.

 


Өскә
А Бa =>Би<= Бо Бр Бу Бү Бы Бә Бө В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ