Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А
Б
В
Га
Ги
Го
Гр
Гу
Гы
Гя
Гә
Гө
Гү
Д
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
| |
|
Гәб ф. ис. Гәп, сүз, сөйләшү, әңгәмә. Белдем эшнең асылын, инде бетте гәб (М.Гаф.)
| |
п. сущ. Разговор, беседа.
| |
|
Гәдай ф. ис. кара: гидай.
| |
п. сущ. см Гидай.
| |
|
Гәзаф ф. с. 1)Күп санлы, гадәттәнң тыш мул. 2) Нигезсез, мәгънәсез. Падиша назар кылмыш гәзаф ирмәс, әлбәттә. (Мәхмуд бине Гали.)
| |
п. прил. 1) Многочисленный; чрезмерно обильный. 2) Неоеновательный, бессмысленный.
| |
|
Гәнеҗ ф. ис. 1. Хәзинә; кыйммәтле нәрсә. 2. 1) Яшь, егет (кеше). 2) Яңа гына өлгергән.
| |
п. прил. 1. Клад. 2. 1) Молодой, юный; 2) Новый, свежий.
| |
|
Гәр ф. Әгәр („әгәр"дән кыскартылган). Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса гәр. (Г. Тук.)
| |
п. Если (сокращенное от „әгәр").
| |
|
Гәрд ф. ис. Тузан; порошок.
| |
п. сущ. Пыль, прах; порошок.
| |
|
Гәрдаб ф. ис. Упкын, чоңгыл. Олуг гәрдаб иде тәңре яраткан (Сайяди).
| |
п. сущ. Водоворот, омут, пучина.
| |
|
Гәшт (кәшт) ф. ис. Гизү, сәяхәт. Гәшт итеп гәздем бу татар иленең яктылыгын (Сайяди).
| |
п. сущ. Странствование, путешествие.
| |
|
Гәүһәр* ф. ис. 1) Җәүһәр, алмаз. 2) Асылташ. Авызың зәмзәм, ирнең кәүсәр, тешең гәүһәр. (Ш. Баб.)
| |
п. сущ. Драгоценный камень.
|
|
|