Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ- ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җа Җе Җи Җо Җә Җө Һ

Җәбан с. Куркак, өркәк.

прил. 1. Трусливый, боязливый. 2. Трус.


Җәбанәт (җибанәт) ис. Куркаклык, курку, өркүчәнлек. „Мин арслан!" да синең малны тәләф иткәндә ул. Син аңар калсаң, „фәкыйрь мен",— ди, җәбанәт күрсәтә. (Г. Тук.)

сущ. Трусость, боязливость, боязнь, малодушие.


Җәббар с. 1) Бик көчле, бик куәтле, зур көч (куәт) иясе. 2) Алла. Аздырырмын дөньяны, бел Җәббарым. (Ш. Баб.) 3) Бик кысрыклаучы, җәберләүче. Ире Җәлальне хаксыз рәвештә үзенә хуҗалык итМмәктә булган бер залим, бер җәббар кебек тоя. (Г. Ибр.) 4) астр. Орион.

прил. 1) Могущественный, могучий. 2) Эпитет Аллаха. 3) Жестокий; немилосердный. 4) астр. Орион.


Җәбер* ис. 1) Золым, җәбер, каһәр; көчләү, ирексезләү, каһәрләү, кыерсыту. Нишлисең соң, безгә тәкъдирнең зәһәрле җәбере бу. (Ш. Баб.) 2) Алгебра.

сущ. 1) Гнёт, принуждение, насилие; обида. 2) Алгебра.


Җәбин I с. Куркак, йөрәксез.

прил. Трусливый, малодушный.


Җәбин II кара: җәбһә.

см. Җәбһә.


Җәбирә ис. мед. Яра өстенә ябылган нәрсә, яраны каплап бәйләгән чүпрәк.

сущ. мед. Лубок, шина, бандаж.


Җәбраил* кара: җибрил.

см. Җибрил.


Җәбри с. 1) Ирексездән, көчләнеп эшләнгән, 2) Алгебраик.

прил. 1) Принудительный, насильственный, вынужденный. 2) Алгебраический.


Җәбрән р. Ирексезләп, көчләп. Барласаң, җәбрән бирермез. (М. Ак.)

н. По принуждению, вынужденно, насильно.


Җәбә ф. ис. Корыч кием, күбә (сугыш киеме).

п. сущ. Доспехи, броня, латы.


Җәбәл ис. Тау.

сущ. Гора.


Җәбәли с. Тау(га караган), тау(га бәйләнешле).

прил. Горный.


Җәбәрут ис. Тулы көчлелек, һәммә нәрсәгә көч җитүчелек.

сущ. Мощь, сила, могущество.


Җәбһә ис. 1) Маңгай. 2) Йорт һәм өйләрнең ал ягы, фасад. 3) Фронт.

сущ. 1) Лоб. 2) Передняя часть з дан ия, фасад. 3) Фронт.


Җәвад ис. 1) Юмарт, киң күңелле кеше. 2) Аргамак, нәселле ат; йөгерек ат, тулпар.

сущ. 1) Щедрый, великодушный человек. 2) Аргамак; породистая лошадь; скакун, рысак.


Җәваз ис. Дөреслек, дөрес булу, ярау, эшләргә ярау. Театрга баруның җәвазына берәр гыйбарә таптыгызмыни соң. (Ф. Әмир.)

сущ. Допустимость, позволительность; законность, разрешение.


Җәвамиг Җамигъ-ның к.

мн. от жамигъ.


Җәван ф. ис. 1) Яшь. 2) Яшь егет. Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван, бик озын, бик көчле, гайрәтле җәван. (Г. Тук.)

п. сущ. 1) Молрдой, юный. 2) Юноша, молодой человек.


Җәванмәрд ф. с. Мөхтәрәм кеше; юмарт, шәфкатьле. Шөкер кыла белмәгән кешегә ихсан кыйсын җәванмәрдлек иткәннең җәзасы ошбудыр. (К. Нас.)

п. прил. Благородный, великодушный, щедрый.


Җәваниб Җәүһәр-нең к.

мн. от Җаниб.


Җәваһир Җаниб-нең к.

мн. от җәүһәр.


Җәвлан кара: җәвәлан.

см. Җәвәлан.


Җәвәлан ис. Әйләнеш, әйләнеп йөреш, хәрәкәт, эш итү.

сущ. 1) Блуждание; хождение. 2) Вращение; деятельность.


Җәвәләнгяһ ф. ис. Әйләнеп йөргән (эш иткән) урын; мәйдан, арена; сугыш кыры. Иске вакытлардан бирле төрек каумнарының җәвәләнгяһы булган киң сайраларда табылган иске язулар. (Р. Фәх.)

ар.-п. сущ. Арена, поле деятелыюсти; площадь; поле битвы.


Җәгъли ис. 1) Ясалма, уйдырма. 2) Охшатып эшләнгән, чын түгел. Сәедгәрәй шул җәгъли чалбар белән эре генә йөрергә чыккан иде (Г. Газиз).

сущ. 1) Искусственный, надуманный. 2) Поддельный; фальшивый.


Җәгърафи (җогърафи) с. География(гә бәйләнешле), географик.

прил. Географический.


Җәгърафия (җогърафия) ис. География.

сущ. География.


Җәдавил Җәдвәл-нең к.

мн. җәдвәл.


Җәдвәл ис. Таблица, расписание, җәдвәл. Үзләре чөн төзделәр иң әүвәле мәңгелек тәфсыйллы „шәйтан җәдвәле". (Ш, Баб.)

сущ. Таблица; парадигма; список; расписание.


Җәд ис. Дәү ата, дәү әти, баба, карт ата.

сущ. 1) Дед. 2) Предок.


Җәддә ис. Дәү ана, дәү әни, әби.

сущ. Бабушка.


Җәди ис. 1) Кәҗә бәтие. 2) Зодиак тамгасы буенча егерме икенче дека брьдан егерме икенче январьгача булган вакыт; Иран ел хисабы буенча 10 нчы ай.

сущ. 1) Козлёнок. 2) Козерог (знак зодиака, соответствующий 10-му месяцу иранского солнечного года, от 22 декабря до 22 января).


Җәдид*, җәдидә с. 1) Җәдит, яңа. 2) Яңалык, „җәдитлек" хәрәкәте ягындагы кешеләргә бирелгән исем. Мин түгел, ди, абразауни һәм түгелмен, ди, җәдид. (Г. Тук.)

прил. 1) Новый, новейший; недавний, последний. 2) Последователь „джадидизма" (общественное течение конца XIX и начала XX века среди тюркских народов России).


Җәдир с. Ятышлы, лаек.

прил. Достоиный, заслуживающий (чего-либо).


Җәдри ис. мед. Чәчәк (авыру).

сущ. мед. Оспа.


Җәдри кязиб ис. мед. Су чәчәге.

сущ. мед. Ветряная оспа.


Җәдәл ис. Бәхәсләшү, сүз көрәштерү, тартышу. Гыйльме җәдәл — логика нигезендә сүз көрәштерү гыйлеме, диалектика. Әбүйосыф гыйльме җәдәлне үгрәнмәк диндә зиндикълык пәйдә кылыр диде. (К. Нас.)

сущ. Спор, прения, дебаты. Диалектика.


Җәеб ис. 1) Синус. 2) Яка ачыклыгы. 3) Кесә. Дөрр мәгънә җәебеңә тулмак кирәк. (Ут. Им.)

сущ. 1) Синус. 2) Выем воротника. 3) Карман.


Җәзаэ* (җәза) ис. 1) Җәза. 2) Үч алу.

сущ. 1) На казакие; взыскание. 2) Возмездие.


Җәзаир Җәза йөзеннән, җәза итеп.

мн. от җәзирә.


Җәзаән р. Җәзирә-нең к.

н. Наказывая.


Җәзгъ ис. 1) Кәүсә; сабак. 2) Гәүдә, тән.

сущ. 1) Ствол; стебель. 2). Туловище, тело


Җәзеб ис. 1) Үзенә тарту. 2) Тартып алу, суырып тартып китерү. 3) дини Гыйбадәттә шашу дәрәҗәсенә җитү.

сущ. 1) Влечение. 2) Привлечение. 2) рел. Экстаз, исступление.


Җәзем ис. 1) Кисү. 2) Кискен карарга килү; кискен итеп сүз бирү. 3) грам. Киләчәк заман фигыленең ахыры киселеп (сәкен белән) укылу. 4) грам. Кисү билгесе — сәкен.

сущ. 1) Усечение. 2) Решительность; решимость. 3) грам. Постановка гла-гола в усечённом накло-нении. 4) грам. Значок безгласия — сукун.


Җәзер I ис. 1) Тамыр, үсемлек тамыры. 2) мат. Тамыр билгесе.

сущ. 1) Корень. 2) Основа. 3) мат. Корень.


Җәзер II ис. Диңгез суының кире кайтуы.

сущ. Отлив (морской).


Җәззар ис. 1) Сугымчы, итче. 2) күч. Кан эчүче, мәрхәмәтсез, кансыз.

сущ. 1) Мясник. 2) перен. Кровопийца, кровосос; жестокий.


Җәзил с. Күп, мул. Кәсептә әҗер җәзил булыр. (Г. Фәез.)

прил. Обильный.


Җәзирә ис. Атау, утрау. Ихлас дәрьясында йөзсен безнең караб, китсен тeгры гыйрфан җәзирәсен карап. (Г. Тук.)

сущ. Остров.


Җәзәгъ ис. 1) Сабырсызлану. 2) Каушау. 3) Курку. 4) Кайгыру, кайгыга төшү. Әгәр хәйлә белән дә мөмкин түгел икән, җәзәгъ, фәзгъ кыйлма. (К. Нас.) 5) Елау, кычкырып елау.

сущ. 1) Нетерпение. 2) Встревоженность, озабоченноеть. 3) Смущение; испуг. 4) Печаль; скорбь. 5) Плач, рыдание.


Җәйед с. Бик шәп, бик яхшы.

прил. Отличный, превосходный.


Җәйш ис. Гаскәр, армия.

сущ. Армия, войско.


Җәйхун ис. Аму-Дарья.

сущ. Аму-Дарья.


Җәлеб* ис. Үзенә таба тарту, үзенә карату, җәлеп итү. Җәлеб итәрлек тиречеләр дикъкатен. (Г. Тук.)

сущ. 1) Привлечение. 2) Навлечение.


Җәлил с. 1) Зур. 2) Бөек; олы дәрәҗәле, кадерле, мәртәбәле. 3) Данлы, шөһрәтле.

прил. 1) Большой, огромный. 2) Великий, величественный, славный, великолепный, важный. 3) Знатный, уважаемый; почтенный.


Җәлилә с. Җәлил-нең мнс.

жен. от җәлил.


Җәлис с. Бергә утыручы, утырдаш, мәҗлестәш.

прил. Приятель; собеседник, компаньон.


Җәлле с. Олы, бөек.

прил. Большой, великий.


Җәлле вә әгъдя гыйб. Бик олы мәртәбәле.

фр. Очень важный, почтеннейший.


Җәлляд ис. 1) Баш кисүче, палач. Каенанасын күрә төшләрендә, җәлляд булып килә каршына. (М. Ук.) 2) Бик кансыз, мәрхәмәтсез кеше.

сущ. 1) Палач. 2) Жестокий человек; кровосос.


Җәлсә ис. 1) Утырыш, мәҗлес. 2) Бер утырып алу; утыру кыяфәте.

сущ. 1) Заседание, собрание. 2) Посадка, манера сидеть.


Җәлядәт ис. 1) Ныклык, чыдамлык. 2) Егетлек, батырлык, йөрәклелек, кыюлык.

сущ. 1) Стойкость, выносливость, терпение. 2) Смелость, мужество; храбрость.


Җәлял ис. Бөеклек, олылык.

сущ. Величие, блеск, великолепие.


Җәляләт ис. 1) Олылык. 2) Югары дәрәҗәлелек, галиҗәнаблык.

сущ. 1) Величие. 2) Превосходительство, величество (титулы).


Җәмагать* ис.1) Җыелган халык, җыелган кешеләр төркеме. 2) Бер урында бергә яшәүче халык. 3) Берәүнең хатыны. 4) Өй кешеләре.

сущ. 1) Группа людей, толпа. 2) Общество, община. 3) Жена. 4) Домашние.


Җәмад ис. Җансыз, органик булмаган әйбер.

сущ. Минерал, неорганическое вещество.


Җәмадат Җәмад-ның к.

мн. от җәмад.


Җәмал ис. Матурлык, чибәрлек, йөз матурлыгы, гүзәллек, ягымлылык, ямьлелек. Гүзәлсең алтын алмадай, җәмалең күңлем аулады. (Г. Кан.)

сущ. Красота, миловидность, привлекательность.


Җәмгань р. Бергәләп, барысы бергәләшеп, барысы бер булып, җыйнаулашып.

н. Вместе, совместно, сообща.


Җәмгъ ис. 1) Җыю, туплау. 2) мат. Кушу. 3) грам. Күплек. 4) Барысы, бөтенесе. Шунда картлар җәмгъ улып киңәштеләр. (Г. Тук.)

сущ. 1) Собирание, сбор. 2) мат. Сложение. 3) грам. Множественное число. 4) Всё, все.


Җәмгыяте бәшәрия ст. Кешелек җәмгыяте.

сс. Человеческое общество.


Җәмгыяте хәйрия ст. Ярдәм күрсәтү җәмгыяте.

сс. Благотворителыюе общество.


Җәмгыять* ис. 1) Җәмгыять. 2) Җыен, күп халык. 3) Җәмгыять, берләшмә, оешма, бер максат белән берләшкән халык төркеме.

сущ. 1) Общество. 2) Собрание, толпа. 3) Союз, ассоциация.


Җәмигъ с. Бөтен, барлык, һәммә. Җәмигъ авыл аны тәгъзыйм идеп ... (М. Ак.)

прил. 1) Весь, вся, всё. 2) Совокупность.


Җәмигань р. Барысы бергә, бары да.

н. В совокупности, вместе; целиком.


Җәмил, җәмилә с. Матур, гүзәл, күркәм, яхшы, чибәр. Әүсафе җәмилә— күркәм сыйфатлар.

прил. Красивый, прекрасный, миловидный, привдекателъный.


Җәммад кара: җәмад.

см. Җәмад.


Җәнаб* ис. Берәүне олылау йөзеннән әйтелә торган сүз.

сущ. Господин, превосходительство (обращение к высокопоставяенным лицам).


Җәнабе мән ләһелфәрман — боеру аның кулында булган зат. Бирер дәрмана дә шаять, җәнабе мән ләһелфәрман. (Г. Тук.)

Всемогущее существо (о боге).


Җәнабе гали ст. Өстенлек иясе, барыннан да өстен булган зат, бик хөрмәтле.

сс. 1) Превосходительство (титул). 2) Высокопоставленный, почтенный (о личности).


Җәназа* ст. 1) Күмәргә хәзерләнгән мәет, 2) Мәет күмү.

сущ. 1) Покойник, подготовленный для погребения, 2) Похороны, похоронная процессия.


Җәнан ис. Йөрәк, күңел.

сущ. Сердце, душа.


Җәнах ис. Канат.

сущ. Крыло.


Җәнеб кара: җаниб.

см. Җаниб.


Җәнин ис. Ана карынындагы яралгь. Бала җәнин мәшимә эчендә ике кулын тезенә куеп вә күзләрен ике кул аркасына куеп, туп кеби йомарлак булыр. (К. Нас.)

сущ. Зародыш, эмбрион.


Җәнк ф. ис. Сугыш, бәрелеш. Баһадирларча мөлакый булып җәнк кылдым. (К. Нас.)

п. сущ. Война, битва, сражение, бой.


Җәннәт* ис. 1) Бакча, 2) дини Оҗмах.

сущ. 1) Сад. 2) рел. Рай.


Җәнуб ис. Көньяк. Аккош китә "һаң" итеп, җәнүб таба юл тотып. (М. Ук.)

сущ. Юг.


Җәнүби с. Көньяк(ка бәйләнешле).

прил. Южный.


Җәнүбән р. Көньяктан.

н. С юга; южнее.


Жәнҗал* ф. ис. Гауга, шау-шу, ызгыш.

п. сущ. Скандал, гвалт, дрязги.


Җәрад ис. Саранча.

сущ. соб. Саранча.


Җәраид Җәридә-нең к. Ятар өстәлендә дөрле җәраид. (Г. Тук.)

мн. от җәридә.


Җәрахәт* ис. Яра.

сущ. Рана, язва.


Җәрех ис. 1) Яралау. 2) Рәнҗетү, хурлау, ялганга чыгару. Сүз сөйләмәс берәүне җәрех кылмай. (Ак.)

сущ. 1) Ранение, порез, 2) Оскорбление, клевета (на кого-либо).


Җәридә ис. Газета (төп мәгънәсе борьн заман салым җыючыларның салым салырга тиешле җирнең үлчәвен яза торган кәгазь яки дәфтәрләре). Җәридә файдасы чукча мөҗәррәбдер бу галәмгә. (Г. Тук.)

сущ. Газета.


Җәримә ис. 1) Гаеп, гөнаһ. 2) Штраф.

сущ. 1) Преступление, грех. 2) Штраф.


Җәриэ с. Кыю, батыр, куркусыз.

прил. Смелый, отважный, ңеустрашимый.


Җәр ис. 1) Өстерәү, тарту. 2) грам. Исемне кыек килештә кую. 3) Үз ягына тарту. Хруфе җәр— исемнәрне „и" белән укырга тиешле итә торган бәйлекләр.

сущ. 1) Волочение. 2) грам. Постановка существительного в родительном падеже. 3) Тянущий в свою сторону.


Җәррар ис. 1) Сорап йөдәтүче Һәм сораганын алмый китми торган теләнче. 2) Баер өчен теләнеп йөрүче теләнче.

сущ. 1) Надоедающи й просьбами; пристающий; надоедливый; 2) Нищенствование с целью наживы.


Җәрре әскаль ст. Механика фәне. Җәрре әскаль фәнендә Маһирләр ... агыр ташны бер җирдән икенче җиргә ансатлык белән китерерләр. (Г. Фәез.)

сс. Механика.


Җәрәян ис. 1) Агу, агып тору; үтү. 2) Бул, булаып узу. Халык арасында дөрле-дөрле тәфәккерләр җәрәян әйләде. (М. Ак.)

сущ. 1) Течение, ход; движение. 2) Прохождение.


Җәсамәт ис. Эрелек, зурлык, мәһабәтлек.

сущ. Большой размер, огромность, солидность.


Җәсарәт ис. Батырлык, кыюлык, йөрәклелек. Һичбер инсан аңа каршы дорырга җәсарәтләнмәс иде. (М. Ак.)

сущ. Смелость, храбрость, мужество, неустрашимость.


Җәсим с. 1) Эре, зур, олы. 2) Гәүдәле, күләмле, тулы гәүдәле.

прил. 1) Большой, огромный. 2) Дородный, солидный.


Җәсәд ис. Гәүдә. Без китәбез, сез каласыз дип — җырлармын, җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә. <Г. Тук.)

сущ. Тело, плоть.


Җәсүр ис. Батыр, гайрәтле, кыю. Алар алдарлар, алдансаң, җәсүр мөфти дә юк дирләр. (Г. Тук.)

сущ. Очень смелый, храбрый, дерзкий.


Җәфа* ис. 1) Җәфа, азап, авырлык. 2) Иза чигү.

сущ. 1) Притеснение, обида. 2) Мучение.


Җәфакяр гф. с. Җәфалаучы, җәфа чиктерүче.

ар.-п. прил. Притеснитель, мучитель.


Җәфакәш гф. ис. Җәфа чигүче, җәфаланучы.

ар.-п. сущ. 1) Притесняемый, угнетаемый. 2) Мученик, страдалец.


Җәфн (җәфен) ис. Күз кабагы.

сущ. Веко.


Җәффелкаләм гыйб. Уйламастан язып (сөйләп) ташлау, уйламыйча хөкем итү.

фр. Необдуманно сказать (написать, решить) что-либо.


Җәхед ис. 1) Танымау, инкарь итү. 2) Ышанмау. 3) грам. Киләчәк заман фигыленнән үткән заманның юклыгын ясау формасы.

сущ. 1) Отрицание, непризнание. 2). Неверие. 3) грам. Постановка глагола в усечёңңом наклонении (с отрицательной частицей „лям").


Җәхим ис. дини Тәмуг, җәһәннәм уты. Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбатә, ике дөнья җәхименнән нәҗатә. (Г. Тук.)

сущ. рел. Адский огонь.


Җәхуд ис. 1) Кире кагу, инкарь ятү; танымау, баш тарту. 2) Ышанмау. Ишеттөкчә сөннәти улма җәхуд. (Ут. Им.)

сущ. 1) Отрицание, непризнание. 2) Неверие.


Җәяф ис. Кабар зчьп кәфен талаучы кеше.

сущ. Грабитель могилы (снимающий одежду с покойников).


Җәүве ис. Җирне чолгап алган һава, атмосфера.

сущ. Воздух, атмосфера.


Җәүдәт ис. 1) Яхшылык, һич кимчелексез булу, саф булу. 2) Өстенлек.

сущ. 1) Доброта, непорочность. 2) Превосходство; высокое качество.


Җәүза ис. Игезәкләр (зодиак тамгасы, май ае тамгасы).

сущ. астр. Созвездие Близнецов.


Җәүр ис. Урынсыз азаплау, хаксыз рәнҗетү, золым, җәфалау, кысу, изү. Нидер бу дәүләт кем, шөкер итмәк чук; минем беркемгә җәүр итәр кечем юк. (Дәрд.)

сущ. Притеснение, насилие, жестокость, несправедливость; произвол.


Җәүф ис. 1) Эч, эчке як, урта, 2) Куышлык, бушлык.

сущ. 1) Полость, внутренность, недра. 2) Пустота.


Җәүһәр* (гәүһәр) ис. Кыйммәтле таш (алмаз, якут, зөбәрҗәт, фирүзә кебек ташлар); кыйммәтле әйбер. Кызны котлап җәүһәр муенсалар, беләзекләр бүләк иттеләр. (М. Җәл.) 2) Асыл, төп яратылыш, үзенчәлек.

сущ. 1) Драгоценный камень (алмаз, жемчуг,. бриллиант и т. п.), драгоценность. 2) Суть, сущность, существо, основное свойство.


Җәүһәре фәрд ст. Матдәнең артык бүленә алмый торган иң вак кисәге, атом.

сс. Неделимая часть вещества, атом.


Җәүһәр фруш гф. ис. Асыл ташлар белән сату итүче. Күрсәткел җәүһәр фрушкә бер йирдә хали. (Мөхм.)

ар.-п. сущ. Продавец драгоценных камней.


Җәүһәр шина гф. ис. Асыл ташлар белгече. Җәүһәр шинас диде: „Бу сиңа кандин килде". (Мөхм.)

ар.-п. сущ. Специалист по драгоценным камням, ювелир.


Җәһаләт ис. Наданлык, аң-белемсезлек. Иҗек илә башымызны катырдыгыз, җәһаләткә, сәфаләткә батырдыгыз. (М. Моз.)

сущ. Невежество, неведение, неопытность.


Җәһед ис. Тырышу, көч кую.

сущ. Старание, усилие.


Җәһел ис. Наданлык, томаналык, белемсезлек, белмәү, белмәүчелек. Якты көннәр алда әле, җәһел безне алдалый. (Г. Тук.)

сущ. Невежество; темнота; неопытность.


Җәһле мөрәккәб ст. 1) Белмәү белән бергә үзенең белмәтәнлеген дә белмәү. 2) Бернәрсә дә белмәүче, чип-чи надан.

сс. 1) Полное неведение, невежество. 2) Полнейший профан, невежда.


Җәһлән р. Белмичә, белмәгән хәлдә, наданлык белән.

н. Из-за невежества; не зная, не ведая.


Җәһр ис. Кычкыру; кычкырып уку (яки сөйләү).

сущ. Крик; громкое чтение или громкий разговор.


Җәһрән р. Ачыктан-ачык; кычкырып; тавыш белән. Итмәде тәэсир, чалыштым хәфьятән, җәһрән дә бән. (Г. Тук.)

н. Явно, открыто; громогласно.


Җәһәлә Җаһил-нең к.

мн. от җаһил.


Җәһәннәм* ис. Тәмуг.

сущ. Ад, преисподняя.


Җәһәннәми с. Җәһәннәмлек.

прил. Адский.


Җәһәт* (җиһәт) ис. Як, тараф. Һәр җәһәттән хөрриятләр ачылганга, бу көндә хәсрәтемнән шатлыгым күп. (М. Гаф.)

сущ. Сторона, бок, направление.


Җәһүл с. Бик надан, бик белексез.

прил. Крайне невежественный.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җа Җе Җи Җо =>Җә<= Җө Һ