Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-
ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым.
Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А
Б
В
Г
Д
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җа
Җе
Җи
Җо
Җә
Җө
Һ
| |
|
Җибал Җәбәл-нең к.
| |
мн. от җәбәл.
| |
|
Җибилли с. Табигый, тумыштан, яратылыштан булган. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, табигатендә кабилияте җибиллисе булмаса, синең нәсыйхәтең әсәр итмәс — димәктер. (К. Нас.)
| |
прил. Врождённын, ири родный; прирождённый.
| |
|
Җибиллиять ис. Тумыштан булган сыйфат, кешенең тумыштан булган холкы (табигате).
| |
суш. Врождённое качество; характер, натура.
| |
|
Җибрил ис. дини Бер фәрештә исеме. Хәзрәте Җибрил бәшарәт әйләде дип: „я рәсүл". (Г. Тук.)
| |
суш. рел. Архангел Гавриил.
| |
|
Җибһә кара: жәбһә. Кипми нык шөбһә тире бу җибһәдән. (Г. Тук.)
| |
см. Җәбһә.
| |
|
Җивар ис. Күрше; тирә-як, тирә. Шәһәр җиварында — шәһәр тирәсендә.
| |
сущ. Соседство, близость, окрестность.
| |
|
Җивә ф. ис. Терекөмеш, күнә суы.
| |
п. сущ. Ртуть.
| |
|
Җигәр (җегәр) ф. ис. Бавыр, бәгырь. Ак җегәр—үпкә. Кара җегәр — талак.
| |
п. сущ. Печень, ливер.
| |
|
Җигәр хун — бавыр каны. Тотып күңелдә җигәр хун. (Г. Кан.)
| |
Кровь печени.
| |
|
Җидаль м. III. Кычкырышу, талашу, гауга, низаг чыгару, Һәм дә җәнҗалдан, җидальдән кыл кадәр ис кермәсен. (Г. Тук.)
| |
м. III. Спор, прения; скандал, ссора.
| |
|
Җидар ис. Койма, дивар, киртә.
| |
сущ. Стена, ограда, забор.
| |
|
Җид ис. 1) Тырышлык, тырышу, көч кую. 2) Җитдилек.
| |
сущ. 1) Усердие, старание, труд. 2) Серьёзность.
| |
|
Җидди* с. Чынлыклы, җитди, уен-көлке түгел.
| |
прил. Серьёзный, нешуточный.
| |
|
Җиддият Җиддиять-нең к.
| |
мн. от җиддиять.
| |
|
Җиддиять ис. Җитдилек, тырышучанлык, көч куючанлык, игътибар белән эш итучәнлек. Ул җитдиятъ вә самимиять белән сөйләп барды (Г. Газиз).
| |
сущ. 1) Серьёзность, усердие, старательность. 2) Внимательное отношение.
| |
|
Җиддән р. Чынлап, дөрестән, уен-көлкесез.
| |
н. Серьёзңо, ревностно.
| |
|
Җизия (җәзия) ис. тар. Ислам дәүләтләрендә мөселман булмаган кешеләр түли торган налог (салым).
| |
сущ. ист. Подушная подать, которую платили в мусульманских старанах иноверцы.
| |
|
Җила (җәлә) ис. 1) Ялтыравык. Күзгә куәт вә җила бирер. (К. Нас.) 2) Ялтыратылган.
| |
сущ. 1) Блеск, лоск, 2) Полированный.
| |
|
Җилвә ис. 1) Ялтырау, балку. 2) Торышта, хәрәкәттә матурлык. 3) Купшылык, көязлек. 4) Кыланчыклык, 5) Кызның киявенә беренче мәртәбә
йөзен күрсәтүе.
| |
сущ. 1) Блеск, сияние. 2) Статность, стройность. 3) Щегольство. 4) Кокетство, игривость. 5) Снятие покрывала с лица невесты.
| |
|
Җилвәгәр гф. с. 1) Балкучы; ялтыраучы, нурлы, нур чәчеп балкып тора торган. 2) Күренеп үтүче.
| |
ар.-п. прил. 1) Сияющий, лучезареый; блестящий. 2) Кажущййся, появляющийся.
| |
|
Җилвәкяр (җилвә саз) гф. с. 1) Нурлы, бал кулы. 2) Нәзакәтле; сокланырлык матур; купшы, көяз.
| |
ар.-п. прил. Лучистый, блестящий. 2) Йзящныи, прелестиый; прекрасный, щегольский.
| |
|
Җилвә фруш гф. с. 1) Чытлык, кыланчык. 2) Чытлыклык, кыланчыклык.
| |
ар.-п. прил. 1) Кокетлнвый, кокетка. 2) Кокетство, щегольство.
| |
|
Җилд ис. 1) Тире. .2) Китапның катыргы тышы. 3) Том (бер китапның аерым-аерым төпләнгән өлешләре). 4) Данә, китап хисабының берәмлеге.
| |
сущ. 1) Кожа, шкура. 2) Переплёт (книги). 3) Том, книга. 4) Экземпляр, нумератив при счёте книг.
| |
|
Җим ис. "Җ" хәрефенең исеме. Мимгә өс, җимгә сәкен һәм нун батыр ну, нун сәкен (мәҗнүн). (Ш. Баб.)
| |
сущ. Название буквы "җ".
| |
|
Җин* ис. миф. Җен, пәри.
| |
сущ. сббир. миф. Духи, демон.
| |
|
Җинан Җәннәт-нең к. Аяк баскан җирем барсы, гөлстан бер җинаннардан. (С.Рәми.)
| |
мн. от җәннәт.
| |
|
Җинас м. III. 1) Сүз уйнату, 2) Мәгънәдәш һәм аваздаш сүзләрне һәр ике мәгънәсен аңларлык итеп куллану.
| |
м. III. 1) Игра слов, 2) Созвучие двух сходпых по произношению слов.
| |
|
Җинаять* ис. Җинаять, закон бозу.
| |
сущ. Преступление, проступок.
| |
|
Җинаять пәрвәр гф. ис. Җинаятьче. Кем һөҗүм итте, пәдәр, һанки җинаять пәрвәран? (Г. Тук.)
| |
ар.-п. сущ. Преступник.
| |
|
Җинни с. Җен(гә бәйләнешле), җенле.
| |
прил. Сумасшедший, дьявольский» чудовищный.
| |
|
Җиран Җар-ның к.
| |
мн. от җар.
| |
|
Җирахи с. 1. Хирургия(гә бәйләнешле). 2. Хирург.
| |
прил. 1. Хирургичеекнй. 2. Хирург.
| |
|
Җисем* ис. 1) Җисем, 2) Гәүдә, тән. Калса исмең шул җитәр, җисемеңне монда саклама. (Ш. Баб.) 3) Матдә.
| |
сущ. 1) Тело. 2) Корпус. 3) Масса, вещество.
| |
|
Җисер ис. Күпер.
| |
сущ. Мост.
| |
|
Җисмани (җисмания) с. 1) Гәүдә(гә), тән(гә бәйләнешле). Язу рухани һәндәсәдер, аләте җисмания белән зоһур итте. (К. Нас.) 2) Физик. 3) Матдә(гә караган), матди.
| |
прил. 1) Телесный. 2) Физический. 3) Вещественный.
| |
|
Җисмән р. Гәүдә я гыннан, гәүдә буларак. Мин хәзер шундый кеше: җисмән дә кол, фикрән дә кол. (Г. Сөнг.)
| |
н. Телом.
| |
|
Җифә ис. Үләксә, үле тән. Ала карга кеби сез җифәләргә улдыгыз дәллял. (Г. Тук.)
| |
сущ. Падалъ, мертвечина, труп.
| |
|
Җиядәт ис. Бик шәплек, бик яхшылык, сафлык.
| |
сущ. Чистота, непорочность.
| |
|
Җиһад м. III. Изге сугыш, сугыш.
| |
м. III. Священная война.
| |
|
Җиһаз* ис. 1) Бер эш өчен кирәк булган әсбаплар, кораллар, әйберләр, берәр эш өчен кирәк-яраклар. 2) Өй кирәк-яраклары, мебель. Син беләмсең бу биналар, бу җиһазлар кемнеке? (Ә. Сәгъ.)
| |
сущ. 1) Всё необходимое; снаряжение; оборудование. 2) Домашние вещи, мебель.
| |
|
Җиһан* ф. ис. Дөнья, галәм. Кузгал, эшчеләр, таң калсын җиһан. (М. Гаф.)
| |
п. сущ. Мир, вселениая.
| |
|
Җиһанара ф. с. Бөтен дөньяны бизәп (нур биреп) тора торган, дөнья күрке, дөньяга зиннәт бирүче.
| |
п. прил. букв. Украшающий вселенную, освещающий своими лучами весь мир.
| |
|
Җиһанбаз ф. с. 1) дини Дөньяны саклап торучы (Алла). 2) Патша.
| |
п. прил. 1) рел. Миродержец; бог. 2) Хранитель мира; государь.
| |
|
Җиһангир ф. ис. Дөньяны үзенә каратучы, дөньяны яулап алучы.
| |
п. сущ. Повелитель вселенной, покоритель мира.
| |
|
Җиһандидә ф. с. Күпне күргән, күп яшәгән, күп гизгән; тәҗрибәле.
| |
п. прил. Много повидавший, поживший; опытный, бывалый.
| |
|
Җиһандар ф. с. Дөньяның иясе; хөкемдар, патша.
| |
п. прил. Обладатель мира, повелитель.
| |
|
Җиһанәфруз ф. с. Дөньяны яктыртып торучы, нурландыручы.
| |
п. прил. букв. Украшающий мир своими лучами.
| |
|
Җиһар ис. 1) Кычкырып уку (яки сөйләү). 2) Ачыклык, билгелелек.
| |
сущ. 1) Громкое чтение (или громкая речь). 2) Явность, известность, гласность.
| |
|
Җиһарән кара: жәһрән.
| |
см. Җәһрән.
| |
|
Җиһат Җиһәт-нең к. Ияртеп гаскәрен саф-саф тезеп һәр дүрт җиһатенә. (Г. Тук.)
| |
мн. от җиһәт.
| |
|
Җиһәт (җәһәт) ис. Як, тараф; җәһәт. Бер җәһәттән эш сорап, икенче яктан садака соранып, бераз нәрсәләр җыйды. (М. Гаф.)
| |
сущ. Бок, сторона; направление.
|
|
|